«Каланы Ходай сакламаса, сакчының сакта уяу торуы да бушка» (МӘД. 126:1б).

1, 2. а) Ни өчен 24 000 исраилле фатихаларын югалткан? б) Ни өчен бу борынгы вакыйга безгә кагыла?

ИСРАИЛ халкы Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан дистәләгән мең ир «Моаб кызлары белән зина кылган». Нәтиҗәдә, Йәһвә кулыннан 24 000 кеше вафат булган. Күз алдыгызга китерегез, исраиллеләр озак көткән мирасларына бик якын булсалар да, вәсвәсәгә бирелеп искиткеч фатихаларын югалткан (Сан. 25:1—5, 9).

2 Һәлакәткә китергән бу очрак безнең өчен сабак булып тора, һәм ул «безгә, дөнья төзелешләренең ахырында яшәүчеләргә, кисәтү итеп язылган» (1 Көр. 10:6—11). Хәзер соңгы көннәрнең азаккы өлешендә Аллаһы хезмәтчеләре тәкъва яңа дөньяның бусагасында басып тора (2 Тим. 3:1; 2 Пет. 3:13). Әмма кызганычка каршы, Йәһвә хезмәтчеләренең кайберәүләре уяу булып калмаган. Алар әхлаксызлыкка бирелгән һәм ачы нәтиҗәләр урган. Андый кардәшләр тәүбә итмәсә, мәңгелек фатихаларын югалтыр.

3. Ни өчен ирләр белән хатыннар Йәһвәнең җитәкчелегенә һәм яклавына мохтаҗ? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Бүген әхлаксызлык киң таралган. Шуңа күрә ирләр белән хатыннар, никахларын ныгытыр өчен куйган тырышлыклары юкка булмасын өчен, Йәһвәнең җитәкчелегенә  һәм яклавына мохтаҗ. (Мәдхия 126:1 укы.) Ир белән хатын үз йөрәкләрен саклап, Аллаһыга якынлашып, яңа шәхес булып киенеп, якын аралашып һәм бер-берсенә карата үз бурычларын үтәп үз никахларын ничек ныгыта ала? Әйдәгез, бу сорауны карап чыгыйк.

ЙӨРӘГЕГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ

4. Кайбер мәсихчеләр нәрсә аркасында гөнаһ кылган?

4 Мәсихче әхлаксызлык кылу вәсвәсәсенә ничек бирелергә мөмкин? Һәлакәткә илтүче әхлаксызлык сукмагы еш кына күзләрдән башлана. Гайсә болай дигән: «Хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була» (Мат. 5:27, 28; 2 Пет. 2:14). Гөнаһ кылган күп кенә мәсихчеләр порнография карап, эротик әдәбият укып я Интернеттан моның белән бәйле башка әшәке материал карап, үз әхлакый нормаларын түбәнәйткән. Башкалар, күңел ачабыз дип, әхлаксыз фильмнар, спектакльләр я телетапшырулар караган. Ә кайберәүләр стриптиз карарга, төнге клубларга я җенси теләк уятучы массаж ясала торган махсус урыннарга йөргән.

5. Ни өчен безгә йөрәгебезне сакларга кирәк?

5 Кайберәүләр тормыш иптәшләреннән тыш башка кешенең игътибарын эзләп вәсвәсәгә бирелә. Без үз-үзләрен кулда тотмаган һәм әхлаксызлыкның төрле төрләрендә рәхәтлек тапкан кешеләр арасында яшибез. Йөрәгебез мәкерле һәм дуамал булганга да, кеше үз тормыш иптәшенә түгел, ә башка кешегә карата романтик хисләрне бик җиңел үстерергә мөмкин. (Иремия 17:9, 10 укы *.) Гайсә болай дигән: «Явыз уйлар, үтерү, зина, фахишәлек... кешенең күңеленнән чыга» (Мат. 15:19).

6, 7. а) Мәкерле йөрәк кешене гөнаһлы юл буенча барырга ничек этәрергә мөмкин? б) Әхлакый бозыклыктан ничек качып була?

6 Әйтик, бер ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә тартыла башлаган, ди. Аларның тормыш иптәшләре бар. Әмма алар бер-берсенә ошый һәм аларның мәкерле йөрәкләрендә начар теләкләр тамыр җәя башлый. Нәтиҗәдә, алар үз тормыш иптәшләре белән генә сөйләшергә тиеш темалар буенча фикер алыша башлый. Вакыт узу белән алар, бергә булыр өчен, башка мөмкинлекләр эзли, һәм андый «очраклы» очрашулар ешрак кабатлана. Хисләре үскән саен, алар үз әхлакый нормаларын түбәнәйтә бара. Һәм гөнаһ сукмагы буенча ераграк киткән саен, аларга артка чигенергә, дөрес эшләмәгәннәрен белсәләр дә, тагы да авыррак булып китә (Гыйб. сүз. 7:21, 22).

7 Ир-ат белән хатын-кызның бозык теләкләре һәм аралашулары тотынышу, үбешү, назлау, бер-берсенең җенси әгъзаларын иркәләү һәм башка төрле иркәләүләргә китергәндә, кешене яклап торучы рухи «стеналар» әкрен-әкрен ишелә бара. Ә андый мөнәсәбәтләр ирле-хатынлылар арасында гына булырга тиеш. Ахыр чиктә, аларның үз теләкләре үзләрен «кызыктырып юлдан яздыра». Теләк үсә баргач, ул «гөнаһ тудыра», ягъни бу очракта фахишәлеккә китерә (Ягък. 1:14, 15). Нинди аяныч хәл! Шул ике кеше бу әхлакый бозыклыктан ничек кача алыр иде? Әгәр алар, никах изгелегенә тагы да зуррак хөрмәт белән караган булса һәм Йәһвәгә бу яктан булышырга юл биргән булса, кача алыр иде. Әмма никахка тагы да зуррак хөрмәт белән карар өчен, нәрсә эшләп була?

 АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАШЫГЫЗ

8. Йәһвә белән дус булу безне әхлакый яктан ничек яклый?

8 Мәдхия 96:10 укы. Йәһвә белән дус булу безне әхлакый яктан саклый ала. Без аның күркәм сыйфатлары турында белергә, аның «сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк» алырга һәм «Мәсих безне яраткан кебек, яратып яшәргә» тырышабыз. Шулай эшләп, без фахишәлекне һәм һәртөрле нәҗеслекне кире кагарга тагы да тәвәккәлрәк булырбыз (Эфес. 5:1—4). Ирле-хатынлылар «зиначыларны һәм хыянәтчеләрне Аллаһының хөкем итәчәген» белә, шуңа күрә алар үз никахларын ихтирам итәр өчен һәм саф килеш саклар өчен күп көч куя (Евр. 13:4).

9. а) Йосыф вәсвәсәгә ничек каршы тора алган? б) Без Йосыфның мисалыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

9 Аллаһының кайбер тугры хезмәтчеләре эштән соң бу дөнья кешеләре — хезмәттәшләре белән аралашып әхлакый нормаларны бозган. Вәсвәсәгә бирелү теләге хәтта эш вакытында да туарга мөмкин. Андый хәл Йосыф исемле бер чибәр егет белән булган. Нәкъ эш вакытында хуҗасының хатыны аңа бәйләнеп торган. Ул аны көн саен вәсвәсәгә тарткан. Ахыр чиктә «хуҗабикә янә: „Минем белән йокларга ят!“ — дип, кулы белән Йосыфның киеменнән эләктереп алган». Әмма Йосыф аңардан качып киткән. Йосыфка үз рухилыгын сакларга нәрсә булышкан? Ул Аллаһы белән дуслыгын бозмаска тәвәккәл булган, һәм бу аңа сафлыгын сакларга ярдәм итеп торган. Нәтиҗәдә, ул үз эшен югалткан һәм аны төрмәгә утыртканнар, ләкин Йәһвә аны фатихалаган (Ярат. 39:1—12; 41:38—43). Мәсихче, эштәме я берәр кеше белән генә калгандамы, тормыш иптәше булмаган кеше белән вәсвәсәгә бирелүдән качарга тиеш.

ЯҢА ШӘХЕС БУЛЫП КИЕНЕГЕЗ

10. Яңа шәхес булып киенү ничек никахны ныгытырга ярдәм итә?

10 «Яңа шәхес... чын тәкъвалык белән тугрылыкка нигезләнгән Аллаһы ихтыяры буенча яратыла», шуңа күрә ул ирле-хатынлыны әхлаксызылыктан саклый (Эфес. 4:24). Яңа шәхес булып киенгән кешеләр «фахишәлек, нәҗеслек, җенси нәфес, зарарлы теләк һәм потка табыну белән бер булган комсызлык тудыра торган әгъзаларын үтергән». (Көләсәйлеләргә 3:5, 6 укы.) «Үтерегез» дигән сүз без әхлаксыз теләкләргә каршы көрәшер өчен каты чаралалар күрергә тиеш дигәнне аңлата. Без тормыш иптәшебез булмаган кешегә карата җенси теләк тудырган һәр нәрсәдән баш тартырбыз (Әюб 31:1). Тормышыбызны Аллаһы ихтыярына туры китереп яшәргә тырышканга, без «явызлыкка җирәнеп карарга» һәм «яхшылыкка ябышырга» өйрәнәбез (Рим. 12:2, 9).

11. Яңа шәхескә киенү никахны ничек ныгыта ала?

11 Яңа шәхес «үзен Булдыручыга охшаш» булган шәхесне — Йәһвәне чагылдыра (Көл. 3:10). Ирләр белән хатыннар «назлы хисләр белән кызгануны, игелек, тыйнаклык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй кигәндә», үз никахларын ныгыта. Бу чыннан да аларга зур фатихалар китерә! (Көл. 3:12) Шулай ук аларның «йөрәкләрендә Мәсихтән килгән тынычлык хакимлек иткәндә», алар тыныч-тату яши (Көл. 3:15). Ирле-хатынлы бер-берсен «назлы итеп яратканда», алар чын мәгънәдә бәхетле була! Аларга бер-берсенә «ихтирам күрсәтүдә беренче булырга» рәхәтлек китерә (1 Пет. 5:6).

12. Сезнеңчә, бәхетле никах корыр өчен, нинди сыйфатлар мөһим?

12 Сид исемле бер абый-кардәштән,  сезгә никахыгызны бәхетле итәргә нинди сыйфатлар булыша, дип сорагач, ул болай җавап биргән: «Без һәрвакыт төп сыйфат — мәхәббәт үстерергә тырышабыз. Без шулай ук юаш булу бик мөһим икәнен аңладык». Аның хатыны Соня ризалашып болай өсти: «Игелек тә мөһим сыйфат. Шулай ук без басынкылыкны, авыр булса да, күрсәтергә тырышабыз».

ЯКЫН АРАЛАШЫГЫЗ

13. Бәхетле никах ачкычларының берсе нинди һәм ни өчен?

13 Ягымлы сөйләшү — һичшиксез бәхетле никах ачкычларының берсе. Кызганычка каршы, кайбер ирләр һәм хатыннар бер-берсе белән әллә ни хөрмәт күрсәтмичә аралаша. Алар таныш булмаган кешеләр белән я хәтта эт-мәчеләре белән күпкә хөрмәтлерәк сөйләшә! Никахта «усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелеккә» урын булса, ирле-хатынлы әкренләп үз никахларын «җимерә» (Эфес. 4:31). Бер-берсен тәнкыйтьләп я чәнчүле сүзләр әйтеп никахтагы үз мөнәсәбәтләрен какшатыр урынына ир белән хатынга аларны ныгытырга кирәк. Алар моны бер-берсенә игелекле сүзләр әйтеп, назлы булып һәм хисләрен исәпкә алып эшли ала (Эфес. 4:32).

14. Без нинди эшләрдән качабыз?

14 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «дәшмәү вакыты бар» (Вәг. 3:7). Бу без йөзек кабып утырырга тиеш дигәнне аңлатмый, чөнки аралашу никахта бик зарур. «Андый вакытларда,— дип әйтә Германиядә яшәүче бер хатын,— сөйләшмичә йөрү юлдашыңны рәнҗетә ала». Әмма ул болай өсти: «Стресс кичергән чакта, тыныч булып калу кайчак җиңел булмаса да, „пар чыгару“ акыллы булмас. Шулчак син уйламыйча нәрсәдер әйтеп куеп я нәрсәдер эшләп, тормыш иптәшеңне рәнҗетерсең, ә бу хәлне начарайтыр гына». Ахыр чиктә, ир белән хатын кычкырганга я бер-берсе белән аралашмый торганга, авырлыкларын чишмичә кала. Ә бер-берсе белән риза булмаганда чишү юлларын эзләп һәм бу хәлне бәхәскә әйләндермичә, алар үз никахларын ныгыта.

15. Яхшы аралашу никахны ничек ныгыта?

15 Ирле-хатынлылар үз хисләре һәм  фикерләре белән уртаклашырга вакыт бүлеп куйса, никахтагы мөнәсәбәтләр ныгый. Безнең әйткән сүзебез дә, моны ничек әйтүебез дә мөһим. Шуңа күрә, хәтта авыр вакытларда да, әйткән сүзләрегез ягымлы булсын. Моны тавыш тоныгыз белән дә, сайлаган сүзләрегез белән дә эшләргә тырышыгыз. Моның ярдәмендә тормыш иптәшегезгә үзегезне тыңларга җиңел булыр. (Көләсәйлеләргә 4:6 укы.) Изге Язмаларда мондый сүзләр язылган: «Тыңлаучыларны ныгытыр өчен, кирәкле сүзләрне очрагына карап сөйләгез, сүзләрегез аларга файда китерсен». Ирле-хатынлы бу киңәш буенча эш итсә, үз никахын ныгытыр (Эфес. 4:29).

Ир белән хатын якын аралашып никахларын ныгыта ала (15 нче абзацны кара.)

НИКАХТАГЫ БУРЫЧЫГЫЗНЫ ҮТӘГЕЗ

16, 17. Ни өчен ирле-хатынга бер-берсенең эмоциональ һәм җенси теләкләрен канәгатьләндерү мөһим?

16 Ир я хатын үзе турында гына түгел, ә тормыш иптәше турында да уйлап яшәп аңа файда эзләсә, никахын ныгыта ала (Флп. 2:3, 4). Ирләр дә, хатыннар да тормыш иптәшләренең эмоциональ һәм җенси ихтыяҗларына игътибарлы булсын. (1 Көринтлеләргә 7:3, 4 укы.)

17 Кызганычка каршы, кайбер ирле-хатынлылар никахта назлы булудан я җенси мөнәсәбәтләрдән баш тарта. Кайбер ирләр иркәләү — үзләрен ирләрчә тотмау дип саный. Изге Язмаларда болай диелә: «Ирләр, сез дә хатыннарыгызны яхшы аңларга тырышып бергә гомер итегез» (1 Пет. 3:7). Иргә шуны аңларга кирәк: никахтагы бурыч үз эченә якынлык кылудан тыш күбрәкне ала. Ир тормыш иптәше белән җенси мөнәсәбәтләргә кергәндә генә түгел, ә һәрвакыт хатыны белән ярату һәм наз белән мөгамәлә итсә, хатын никахтагы якынлыктан рәхәтлек табар. Икесе дә бер-берсенең хисләрен исәпкә алса, алар бер-берсенең эмоциональ һәм физик ихтыяҗларын канәгатьләндерә алыр.

18. Ир белән хатын никахларын ничек ныгыта ала?

18 Хыянәт итүне акларлык бернәрсә дә юк, шулай да иргә я хатынга никахта наз җитмәсә, ул иркәләүне башка кешедән эзләр, һәм башка кеше белән җенси мөнәсәбәткә керергә теләр (Гыйб. сүз. 5:18; Вәг. 9:9). Шуңа күрә Изге Язмаларда ирле-хатынлыга мондый киңәш бирелә: «Бер-берегезне бу яктан [бурычтан] мәхрүм итмәгез. Нибары ике якның ризалыгы белән билгеләнгән вакытка гына». Ни өчен? «Шайтан тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне вәсвәсәли алмасын өчен» (1 Көр. 7:5). Ир белән хатын Шайтанга «тотнаксызлыкларыннан» файдаланырга юл бирсәләр, һәм шулай итеп вәсвәсәгә бирелеп зина кылсалар, бик аяныч булыр иде! Әмма һәр тормыш иптәше «үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсә» һәм никахтагы җенси мөнәсәбәтләргә бурычка кебек түгел, ә ярату күрсәтүгә кебек караса, андый җенси мөнәсәбәтләр никахны ныгытыр гына (1 Көр. 10:24).

НИКАХЫГЫЗНЫ САКЛАП ТОРЫГЫЗ

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш һәм ни өчен?

19 Без тәкъва яңа дөньяның бусагасында басып торабыз. Шуңа күрә тән теләкләренә бирелү, 24 000 исраиллеләр өчен Моаб тигезлекләрендә һәлакәтле булган кебек, безнең өчен дә фаҗигале булыр. Бу оятсыз һәм коточкыч вакыйга турында әйтелгәннән соң Аллаһы Сүзендә мондый кисәтү бирелә: «Нык торам дип уйлаучы, егылмас өчен, сак булсын» (1 Көр. 10:12). Шуңа күрә күктәге Атабызга һәм тормыш иптәшебезгә тугры калып, никахыбызны ныгыту мөһим (Мат. 19:5, 6). Безгә «Аллаһы безнең тапсыз, кимчелексез һәм тыныч-тату яшәвебезне күрсен өчен», көчебездән килгәнне тагы да тырышыбрак эшләргә кирәк (2 Пет. 3:13, 14).

^ 5 абз. Иремия 17:9, 10: «Кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк һәм дуамал. Кем аны белә ала? Мин, Йәһвә, һәркемгә аның юлына һәм эшләренең җимешләренә карап әҗерен бирер өчен, йөрәген тикшерәм һәм бөерләрен сыныйм».