«Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз» (1 ПЕТ. 2:10).

1, 2. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә нинди үзгәреш булган, һәм кем яңа халыкның әгъзалары булып киткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

БЕЗНЕҢ эраның 33 елының Илленче көн бәйрәме Йәһвә халкының тарихында мөһим вакыйга булган. Шул көнне кискен үзгәреш булган. Үз рухы ярдәмендә Йәһвә яңа халыкны — рухи Исраилне, ягъни «Аллаһы Исраилен» булдырган (Гәл. 6:16). Ибраһим көннәреннән соң беренче тапкыр Аллаһы халкындагы ирләрне сөннәткә утыртмый башлаганнар. Паул язганча, аларның йөрәкләре «рух белән» сөннәтләнгән булган (Рим. 2:29).

2 Аллаһының яңа халкы санына рәсүлләр һәм йөздән артык башка Мәсих шәкертләре кергән; алар ул вакытта Иерусалимда өске бүлмәдә бергә җыелган (Рәс. 1:12—15). Аларга изге рух иңгәч, алар Аллаһы угыллары булып киткән (Рим. 8:15, 16; 2 Көр. 1:21). Бу очрак шуны дәлилләгән: арадашчысы Мәсих булган яңа килешү гамәлгә кергән, һәм килешү аның каны белән расланган (Лүк 22:20; Еврейләргә 9:15 укы). Шулай итеп бу шәкертләр Йәһвәнең яңа халкының әгъзалары булып киткән. Башка халык кешеләре яһүдләрнең Атналар бәйрәмен, ягъни Илленче көн бәйрәмен уздырыр өчен, бөтен Рим империясеннән Иерусалимга килгән булган. Шәкертләр изге рух ярдәмендә яһүдләр һәм шул  халыкларның телләрендә вәгазьли алган. Рух белән тудырылган мәсихчеләр бу кешеләргә «Аллаһының мәһабәт эшләре турында» вәгазьләгән, һәм алар бу хәбәрне үз телләрендә ишеткән һәм аңлаган (Рәс. 2:1—11).

АЛЛАҺЫНЫҢ ЯҢА ХАЛКЫ

3—5. а) Илленче көн бәйрәмендә Петер яһүдләргә нәрсә турында әйткән? б) Яңа халык беренче елларында ничек үсә барган?

3 Йәһвә яһүдләрне һәм яһүдләр диненә күчкән кешеләрне үз яңа халкының, ягъни майланган мәсихчеләр җыелышының әгъзалары булырга чакырыр өчен рәсүл Петерне кулланган. Илленче көн бәйрәмендә Петер кыюлык белән яһүдләргә аларның үзләре «баганага кадаклаган» Гайсәне кабул итәргә тиешлеген әйткән, чөнки Аллаһы «шул Гайсәне Хуҗабыз һәм Мәсих» иткән. Халык нәрсә эшләргә кирәк дип сорагач, Петер аларга болай дип җавап биргән: «Тәүбә итегез, һәм һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, Гайсә Мәсихне танып суга чумдырылу үтсен, һәм сез Аллаһының юмарт бүләген — изге рухны кабул итәрсез» (Рәс. 2:22, 23, 36—38). Ул көнне якынча 3 000 кеше яңа халыкка — рухи Исраилгә кушылган (Рәс. 2:41). Шуннан соң рәсүлләрнең ашкынып вәгазьләүләре тагы да күбрәк җимеш китерә башлаган (Рәс. 6:7). Яңа халык үсә барган.

4 Соңрак Гайсәнең шәкертләре самариялеләргә вәгазьли башлаган. Филип күпләрне суга чумдырган, әмма алар изге рухны соңрак алган. Иерусалимдагы Җитәкче совет рәсүл Петер белән Яхъяны шул самарияле кардәшләренә җибәргән, һәм алар «аларның өсләренә кулларын куйгач, тегеләргә изге рух иңә башлаган» (Рәс. 8:5, 6, 14—17). Шуңа күрә бу самариялеләр дә рухи Исраилнең изге рух белән майланган әгъзалары булып киткән.

Петер Көрнилигә һәм аның гаиләсенә вәгазьләгән (5 нче абзацны кара.)

5 Б. э. 36 елны Аллаһы, башка төркемне яңа халыкка — рухи Исраилгә кушылырга чакырыр өчен, яңадан Петерне кулланган. Ул моны Рим гаскәренең йөзбашы Көрнилигә һәм аның туганнарына һәм дусларына вәгазьләгәндә эшләгән (Рәс. 10:22, 24, 34, 35). Изге Язмаларда болай диелә: «[Петер] сөйләгән вакытта сүзне тыңлаучыларның барысына да [башка халык кешеләренә] изге рух иңде. Петер белән бергә килгән сөннәткә утыртылган иман итүчеләр шаккаттылар, чөнки Аллаһының юмарт бүләге — изге рух башка халыклардан булган кешеләргә дә иңде» (Рәс. 10:44, 45). Шулай итеп, яңа халыкка — рухи Исраилгә — сөннәткә утыртылмаган мәҗүсиләр дә кушылган.

АНЫҢ «ИСЕМЕН ЙӨРТҮЧЕ ХАЛЫК»

6, 7. Яңа халыкның әгъзалары, Йәһвә «исемен йөртүче халык» буларак, нәрсә эшләргә тиеш булган, һәм аларның эшләре никадәр киң таралган булган?

6 Б. э. 49 елны Җитәкче советның очрашуында шәкерт Ягъкуб болай дигән: «Аллаһының, үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга беренче тапкыр игътибар иткәне турында Шимун [Петер] җентекләп сөйләп бирде» (Рәс. 15:14). Йәһвә исемен йөрткән бу яңа халык яһүдләрне дә, башка халыкларны  да үз эченә алырга тиеш булган (Рим. 11:25, 26а). Соңрак Петер мондый сүзләр язган: «Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз». Вазифалары турында әйткәндә, Петер болай дип аңлаткан: «Сез — караңгылыктан үзенең гаҗәеп яктылыгына чакыручының „күркәм сыйфатларын бөтен җирдә игълан итәр өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының милке итеп алынган кешеләр“» (1 Пет. 2:9, 10). Алар Аллаһы Тәгаләнең вәкилләре булган, шуңа күрә аларга аны мактарга һәм бөтен кешеләр алдында аның исемен данларга кирәк булган. Шулай итеп алар Йәһвәнең кыю шаһитләре булырга тиеш булган.

7 Йәһвә хәзер яңа халыкны — рухи Исраилне кулланган. Ул алар турында болай дия алган: «Мин ул халыкны мактауга лаек эшләремне игълан итсен өчен булдырдым» (Ишаг. 43:21). Ул вакытта бу беренче мәсихчеләр кешеләр табынган бар ялган илаһларны фаш итеп, Йәһвә — бердәнбер чын Аллаһы, дип кыюлык белән игълан иткән (1 Тис. 1:9). Алар «Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр» Йәһвә һәм Гайсә турында шаһитлек биргән (Рәс. 1:8; Көл. 1:23).

8. Рәсүл Паул беренче гасырда Аллаһы халкын нәрсә турында кисәткән?

8 Беренче гасырда Йәһвә «исемен йөртүче халык» әгъзаларының берсе кыю рәсүл Паул булган. Ул мәҗүси фәлсәфәчеләр алдында басып, батырлык белән Йәһвә хакимлеген яклаган. Ул Йәһвә турында болай дигән: «[Ул] дөньяны һәм андагы һәр нәрсәне бар иткән Аллаһы — ул күк белән җирнең Раббысы» (Рәс. 17:18, 23—25). Үзенең өченче миссионер сәяхәтенең ахырында Паул Аллаһының исемен йөрткән халыкны болай дип кисәткән: «Беләм, мин киткәч, сезнең арагызга ерткыч бүреләр керәчәк, алар көтүгә карата аяусыз булачак, һәм шәкертләрне үзләренә ияртер өчен, сезнең арагыздан хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр чыгачак» (Рәс. 20:29, 30). Алдан әйтелгән бу мөртәтлек инде беренче гасырның ахырында тарала башлаган (1 Яхъя 2:18, 19).

9. Йәһвә «исемен йөртүче халык» турында әйткәндә, рәсүлләр үлгәннән соң нәрсә булган?

9 Рәсүлләрнең үлеменнән соң мөртәтлек чәчәк аткан, һәм христиан дөньясының чиркәүләре барлыкка килгән. Йәһвә «исемен йөртүче халык» булыр урынына мөртәт булган христианнар күп кенә үз Изге Язмаларның тәрҗемәләреннән Аллаһы исемен юк иткән. Алар мәҗүси йолалар үзләштергән һәм Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълиматлары, «изге сугышлары» һәм әхлаксыз тәртипләре белән Аллаһының исемен хурлыкка төшергән. Шулай итеп, Йәһвәнең гасырлар буе җирдә берничә генә тугры хезмәтчесе булган, һәм алар «үз исемен йөртүче халык» итеп әле оештырылмаган булган.

АЛЛАҺЫ ХАЛКЫНЫҢ ЯҢАДАН «ТУУЫ»

10, 11. а) Гайсә үзенең бодай белән чүп үләне турындагы хикәясен сөйләгәндә, нәрсәне пәйгамбәрлек иткән булган? б) 1914 елдан соң Гайсәнең үз хикәясендә әйтелгән сүзләре ничек чынга ашкан?

10 Үзенең бодай белән чүп үләне турындагы кинаяле хикәясендә Гайсә, мөртәтлек аркасында дөньяны рухи караңгылык каплаячак, дип алдан әйткән булган. Ул әйткәнчә, «кешеләр йоклаганда», Кеше Улы бодай орлыкларын чәчкән кырга Иблис чүп үләнен чәчәчәк. Алар «бу дөнья төзелеше тәмамланганга» тикле бергә үсәргә тиеш булган. Гайсә бу хикәяне болай аңлаткан: «Яхшы орлыклар — ул Патшалык угыллары, чүп үләне — ул Явызның угыллары». Ахыр заманда Кеше Улы, символик бодайны чүп үләненнән аерыр өчен, үз «уручыларын», ягъни фәрештәләрне җибәрәчәк. Патшалык угылларын бергә җыячаклар (Мат. 13:24—30, 36—43). Бу вакыйгалар  ничек чынга ашкан? Һәм Йәһвәнең җирдәге халкына бу ничек кагыла?

11 «Дөнья төзелешенең тәмамлануы» 1914 елда башланган. Сугыш купкан шул елны берничә мең майланган мәсихче, ягъни «Патшалык угыллары», Бөек Бабылның рухи коллыгында булган. 1919 елны Йәһвә алар һәм «чүп үләне», ягъни ялган мәсихчеләр арасындагы аерманы ап-ачык күрсәтеп, аларны азат иткән. Ул «Патшалык угылларыннан» халык оештырган. Моның турында Ишагыйя болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Бер көндә берәр илнең туганы бармы? Яки берәр халык кинәт барлыкка килгәнме? Шулай да Сион, тудыра башлагач ук, үз улларын тудырган» (Ишаг. 66:8). Сион — рухи затлардан торган Йәһвә оешмасы майланган угылларын «тудырып», алардан бер халык оештырган.

12. Майланганнарның бүген Йәһвә «исемен йөртүче халык» булганнарын нәрсә күрсәтә?

12 Беренче мәсихчеләр Йәһвәнең шаһитләре булган кебек, майланган «Патшалык угыллары» да Йәһвәнең шаһитләре булырга тиеш булган. (Ишагыйя 43:1, 10, 11 укы *.) Асылда, алар үз мәсихче тәртипләре һәм «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәрне» вәгазьләүләре белән аерылып торырга тиеш булган (Мат. 24:14; Флп. 2:15). Шулай итеп, алар ярдәмендә күпләр, чынында исә миллионлаган кеше, Йәһвә алдында тәкъва булып киткән. (Данил 12:3 укы *.)

«БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН БАРАБЫЗ»

13, 14. Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен һәм хезмәт итәр өчен, рухи исраилле булмаган кешеләр нәрсә эшләргә тиеш? Моның турында Изге Язмаларда нәрсә алдан әйтелгән?

13 Узган мәкаләдән белгәнебезчә, борынгы  Исраилдә килмешәкләр Йәһвәгә гыйбадәт кыла алган, ләкин аларга моны Йәһвәнең килешүендә торган халык белән бергә эшләргә кирәк булган (1 Пат. 8:41—43). Бүген дә рухи исраиллеләр санына кермәгән кешеләр Йәһвә халкы белән — «Патшалык угыллары» белән — бергә гыйбадәт кылырга тиеш.

14 Ике борынгы пәйгамбәр бу ахыр заманда күп кенә кеше Йәһвәгә гыйбадәт кылуга агылачак дип алдан әйткән булган. Ишагыйя пәйгамбәр болай дигән: «Күп халыклар барачак һәм: „Йәһвә тавына — Ягъкуб Аллаһысы йортына меник. Ул безне үз юлларына өйрәтәчәк, һәм без аның юлларыннан йөриячәкбез“,— дип әйтәчәк. Чөнки Сионнан — канун, Иерусалимнан Йәһвә сүзе чыгачак» (Ишаг. 2:2, 3). Зәкәрия пәйгамбәр болай дип әйткән: «Күп халыклар һәм көчле милләтләр Гаскәрләр Иясе Йәһвәне эзләр өчен Иерусалимга килер һәм Йәһвәдән илтифат күрсәтүен үтенеп сорар». Зәкәрия аларны «бар халыклардан булган төрле телләрдә сөйләшүче ун кеше» итеп сурәтләгән. Алар рухи Исраилнең символик мәгънәдә итәгенә тотынып, болай диячәк: «Без сезнең белән барабыз, чөнки без Аллаһы сезнең белән икәнен ишеттек» (Зәк. 8:20—23).

15. «Башка сарыклар» нинди эштә рухи исраиллеләр белән бергә «бара»?

15 «Башка сарыклар» рухи исраиллеләр белән Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүдә бергә «баралар» (Марк 13:10). Алар «яхшы көтүче» Гайсә Мәсихнең җитәкчелеге астындагы Аллаһы халкының — майланганнар белән бергә булган «бер көтүнең» өлеше булып китә. (Яхъя 10:14—16 укы.)

АЛЛАҺЫ ХАЛКЫНДА ЯКЛАУ ТАБЫГЫЗ

16. Йәһвәнең нинди эшләре Армагеддонга китерер?

16 Бөек Бабылның юк ителүеннән соң Йәһвә халкына төрле яклардан һөҗүм итәчәкләр. Ул вакытта без аның яклавына аеруча мохтаҗ булачакбыз, һәм Йәһвә безгә аны бирәчәк тә. Үз вакытында Йәһвә җирдәге эшләргә катышачак. Бу «бөек афәтнең» соңгы этабына — Армагеддонга башлангыч бирәчәк (Мат. 24:21; Йәз. 38:2—4). Шул вакытта Гог «милләтләрдән җыелган халыкка», ягъни Йәһвә халкына, һөҗүм итәчәк (Йәз. 38:10—12). Гог Аллаһы халкына һөҗүм иткәндә, Йәһвә үз халкын яклар өчен шунда ук эш итәчәк һәм Гог белән аның гаскәрләренә каршы сугыш башлаячак. Йәһвә үз хакимлеген данлаячак һәм үз исемен изгеләндерәчәк, шуңа күрә ул болай ди: «Мин, һичшиксез... үземне билгеле итәрмен, шулчак алар минем Йәһвә икәнемне белергә мәҗбүр булыр» (Йәз. 38:18—23).

«Бөек афәт» вакытында безгә алга таба да үз җыелышыбыз белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк булыр (16—18 нче абзацларны кара.)

17, 18. а) Йәһвә халкы, Гог аңа һөҗүм иткәндә, нинди күрсәтмәләр алачак? б) Йәһвәнең үзебезне яклавын теләсәк, без нәрсә эшләргә тиеш?

17 Гог һөҗүм итә башлагач, Йәһвә үз хезмәтчеләренә болай диячәк: «Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кереп, үз артыңнан ишекләреңне яп. Ачу басылганчы, бер мизгелгә кач» (Ишаг. 26:20). Бу хәлиткеч вакытта Йәһвә безгә тормышны коткаручы күрсәтмәләр бирәчәк, һәм «эчке бүлмәләр» безнең үз җыелышларыбыз белән бәйле булырга мөмкин.

18 Шуңа күрә бөек афәт вакытында Йәһвәнең үзебезне яклавын теләсәк, без Аның җирдә халкы барлыгын һәм бу халык җыелышлар итеп оештырылганын танырга тиеш. Без алга таба да Аллаһы халкы белән булырга һәм җыелышларыбыз белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә тиеш. Әйдәгез, мәдхия җырлаучының мондый сүзләренә чын күңелдән кушылыйк: «Әй Раббы, син Үз халкыңны коткарасың, аларга фатиха да бирәсең» (Мәд. 3:9).

^ 12 абз. Ишагыйя 43:1, 10, 11: «Менә нәрсә дип әйтә Йәһвә — Сине Барлыкка Китерүче, и Ягъкуб, сине Булдыручы, и Исраил: „Курыкма, чөнки мин сине йолып алдым. Мин сине исемең буенча атадым. Син минеке“. „Сез минем шаһитләрем,— ди Йәһвә,— сез мине белсен өчен һәм миңа ышансын өчен, мин шул ук икәнен аңласын өчен, мин сайлаган хезмәтчем. Миңа кадәр Аллаһы булмаган һәм миннән соң да булмады. Мин, мин — Йәһвә, һәм миннән башка коткаручы юк“».

^ 12 абз. Данил 12:3: «Аңлау сәләте булган кешеләр, күк йөзе балкып торган кебек, һәм күпләрне тәкъвалыкка китерүчеләр, йолдызлар кебек, мәңге-мәңгегә балкып торачак».