Ачык нотыкка чакыруларны Токиода таратканнар. Осакада самолеттан ыргытканнар

1926 елның 6 сентябрендә бер пилигрим (күчеп йөрүче күзәтче), чыгышы буенча япон, миссионер булып хезмәт итәр өчен Кушма Штатлардан Япониягә кире кайткан. Аны Кобе шәһәрендә Изге Язмаларны өйрәнер өчен төркем оештырган кеше каршы алган. Ул «Күзәтү Манарасы» даими рәвештә алып укучы кеше иде. 1927 елның 2 гыйнварендә Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең беренче конгрессы үткән. Анда 36 кеше булган һәм 8 кеше суга чумдырылу үткән. Нинди искиткеч башлангыч! Әмма бу кечкенә төркем Япониядә яшәгән 60 миллион кешегә Изге Язмалардагы хакыйкатьнең яктылыгын ничек җиткерә алыр?

1927 елда, май аенда тапкыр Изге Язмаларны Тикшерүчеләр кешеләрне Изге Язмалардагы докладларга чакырыр өчен иҗтимагый урыннарда актив вәгазьли башлаган. Абый-кардәшләр Осака шәһәрендәге кешеләрне бөтен шәһәрдә урнашкан плакатлар һәм зур афишалар ярдәмендә беренче нотыкка чакырганнар. Алар шулай ук күренекле кешеләргә 3 000 чакыруны җибәргән. Абый-кардәшләр 150 000 листовка тараткан. Нотык турында мәгълүмат Осака шәһәрендәге төп газеталарда һәм 400 000 поезд билетында урнаштырган булган. Нотык яңгыраган көнендә бөтен шәһәр буйлап ике самолеттан 100 000 чакыру таратылган булган. «Осака Асахи Холл» дигән залы шыгрым тулы булган. «Аллаһы Патшалыгы якынлашты» дигән нотыкны якынча 2 300 кеше тыңлаган. Якынча 1 000 кеше залга сыймаган һәм аларга китәргә туры килгән. Нотыктан соң анда булган 600 артык кеше сорауларны бирер өчен залда калган. Киләсе айларда Изге Язмаларга нигезләнгән ачык нотыклар Киотода һәм башка шәһәрләрдә яңгыраган.

1927 елда, октябрь аенда Изге Язмаларны Тикшерүчеләр андый нотыкларны Токиода оештырганнар. Чакыруларны күренекле кешеләргә: премьер-министрга, парламент әгъзаларына, дини җитәкчеләренә, хәрби начальникларга һәм башкаларга җибәргәннәр. Нотыклар турында плакатлардан һәм газет белдерүләреннән белеп булган. Шулай ук 710 000 листовка таратылган булган. Япон башкаласында яңгыраган 3 нотыкны 4 800 кеше ишеткән.

АШКЫНУЧАН КИТАП ТАРАТУЧЫЛАР

Кацуо белән Хагино Миура

Һәр өйгә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне таратыр өчен китап таратучылар (пионерлар) мөһим роль уйнаган. Япониядәге беренче китап таратучыларның берсе Мацуэ Исии үз ире Дзизо белән илнең шактый зур территориясен үткән: төньякта урнашкан Саппоро шәһәреннән алып Сендай, Токио, Йокохама, Нагоя, Осака, Киото, Окаяма һәм Токусима шәһәрләренә кадәр вәгазьләгән. Исии исемле апа-кардәш һәм аннан олырак Сакико Танака исемле апа-кардәш чиновникларга килеп китәр өчен матур кимоно кигәннәр. Чиновникларның берсе төрмәдәге китапханәләр өчен «Аллаһы арфасы» һәм «Котылу» дигән һәр китапның 300 экземпляры сораган.

 Кацуо һәм Хагино Миура китапларны Исии исемле апа-кардәштән алган һәм хакыйкатьне теләп кабул иткән. 1931 елда алар суга чумдырылу үтәп, китап таратучылар булып киткән. 1930 елына кадәр Патшалык турында хәбәрне Харуити һәм Танэ Ямада, шул исәптән аларның күп кенә туганнары, кабул иткән. Танэ белән Харуити китап таратучылар булып киткән, ә аларның Юкико исемле кызы Токиода урнашкан Вефильдә хезмәт итә башлаган.

ЗУР ҺӘМ КЕЧКЕНӘ «ЯХЫЙЛАР»

«Зур Яхый» 6 пионерны сыйдыра алган

Шул вакытта автомобильләр кыйбат, ә юллар начар булган. Шуңа күрә Кадзуми Миноура һәм тагын бер яшь китап таратучы двигательсез тәгәрмәчле йортларны кулланган. Алар бу йортларны арбада тиз баручы һәм Исраил патша булып киткән кеше хөрмәтенә «Яхыйлар» дип атаганнар (2 Пат. 10:15, 16). Өч «Зур Яхыйның» һәрберсе 6 пионер сыйдыра алган. Аларның озынлыгы 2,2 метр, киңлеге 1,9 метр, биеклеге 1,9 метр булган. Моннан тыш Япониядәге филиалда 11 «кечкенә Яхыйны» ясаганнар. Анда 2 кеше сыйган һәм ул велосипедка беркетелгән. «Яхыйларны» ясарга ярдәм иткән Киити Ивасаки болай дип исенә төшерә: «„Яхыйларның“ һәрберсендә яшәү өчен урын һәм ут булсын өчен автомобиль аккумуляторы бар иде». Китап таратучылар төньяктагы Хоккайдодан көньяктагы Кюсюгә кадәр таулар белән үзәнлекләр буйлап «Яхыйларны» кулланып япон кешеләренә хакыйкатьне тараткан.

«Кечкенә Яхый» 2 кешене сыйдыра алган

Икумацу Ота исемле китап таратучы болай дигән: «Берәр шәһәргә килгәндә, без „Яхыйбызны“ яр буенда яки ачык кырда куя идек. Башта без күренекле кешеләргә, мәсәлән мэрга, килеп китә идек, аннары әдәбиятыбызны тәкъдим итеп өйдән-өйгә вәгазьли идек. Бөтен шәһәрне әйләнеп чыккач, без киләсе шәһәргә китә идек».

Мәкалә башында искә алынган 36 Изге Язмаларны Тикшерүче Кобе шәһәрендә беренче конгрессны үткәргәндә бу көн — «тыйнак башлангыч көне» булган иде (Зәк. 4:10). Биш ел узгач, 1932 елда, Япониядә 103 вәгазьче һәм китап таратучы отчет биргән. Алар 14 000 китап тараткан. Безнең көннәрдә Япониядә зур шәһәрләрдә иҗтимагый урыннарда вәгазьләү яхшы оештырылган, һәм якынча 220 000 вәгазьче үз яктылыгына «иртәнге кояш илендә» балкырга мөмкинлек бирә. (Япониядәге архибыздан.)

Япония Вефилендә «Яхыйларны» ясаган Киити Ивасакиның эскизлары