«Соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак» (1 КӨР. 15:26).

1, 2. Адәм белән Хаува башта нинди шартларда яшәгән, һәм нинди сораулар туа?

АДӘМ белән Хаува яратылгач, аларның бер дошманы да булмаган. Алар оҗмахта яшәгән һәм камил булган. Алар Барлыкка Китерүчеләре белән, аның угылы һәм кызы буларак, якын мөнәсәбәтләргә шатланган (Ярат. 2:7—9; Лүк 3:38). Аллаһы аларга бер мөһим йөкләмә биргән. (Яратылыш 1:28 укы.) «Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз» дигән әмерне үтәр өчен, күпмедер вакыт кирәк булган. Әмма «җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыр» өчен, Адәм белән Хаува мәңге яшәргә тиеш булган. Алар бу йөкләмәне мәңге үти алыр иде.

2 Ни өчен соң бүгенге шартлар бөтенләй башка? Нәрсә аркасында шулкадәр күп дошманнар, ә аларның иң көчлесе — үлем, безнең бәхетебезгә яный башлаган? Аллаһы бу дошманнарны юк итәр өчен, нәрсә эшләячәк? Бу сорауларга һәм алар белән бәйле башка сорауларга җавапны Изге Язмалардан табып була. Әйдәгез, кайбер мөһим өзекләрне карап чыгыйк.

 ЯРАТУ БЕЛӘН БИРЕЛГӘН КИСӘТҮ

3, 4. а) Йәһвә Адәм белән Хаувага нинди әмер биргән? б) Бу әмергә буйсыну никадәр мөһим булган?

3 Мәңге яшәргә мөмкинлекләре булса да, Адәм белән Хаува үлемсез булмаган. Яшәр өчен аларга суларга, эчәргә, йокларга, ашарга кирәк булган. Барысыннан да мөһимрәге — аларның тормышлары Яшәү Бирүчеләре белән мөнәсәбәтләрдән торган (Кан. 8:3). Аллаһының җитәкчелеген кабул итеп кенә алар рәхәтлектә яшәүләрен дәвам итә алган. Йәһвә моны Адәмгә, әле Хауваны барлыкка китергәнче, ап-ачык аңлаткан: «Аңа әйтте: „Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең“» (Ярат. 2:16, 17).

4 «Яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачы» шуны символлаштырган: Аллаһының гына яхшылык белән яманлык нәрсә икәнен билгеләргә хакы бар. Адәм Аллаһыга охшаш итеп яратылганга һәм аның вөҗданы булганга, әлбәттә, яхшылыкны яманлыктан инде аера белгән. Шул агач Адәм белән Хауваның исләренә алар Йәһвәнең җитәкчелегенә һәрвакыт мохтаҗ булачакларын төшереп торырга тиеш булган. Бу агачтан ашаган булсалар, алар асылда Аллаһыга, безгә синең әмерләрең кирәк түгел, дип әйткәндәй булыр иде. Моның нәтиҗәсе, үзләре һәм булачак токымнары өчен, бик аяныч булыр иде. Аллаһының әмере һәм аны бозу өчен биреләчәк җәза андый юлга басу никадәр зур гөнаһ булганын күрсәткән.

ҮЛЕМ ДӨНЬЯГА НИЧЕК ҮТЕП КЕРГӘН?

5. Адәм белән Хаува Йәһвәгә ничек тыңламаучанлык күрсәткән?

5 Хаува яратылганнан соң, Адәм аңа Аллаһы әмерен җиткергән. Хаува аны яхшы белгән һәм яттан әйтә алган (Ярат. 3:1—3). Ул шул әмерне еланга, табигате буенча сак булган хайванга кабатлаган. Үзен елан итеп күрсәткән Шайтан Иблис Аллаһының бер рухи угылы булган. Ул үзендә бәйсезлек рухына һәм хакимлеккә ия булу теләгенә үсәргә юл куйган. (Ягъкуб 1:14, 15 белән чагыштыр.) Үзенең начар максатларына ирешер өчен, ул Аллаһыны ялганда гаепләгән. Ул Хауваны, Аллаһыдан бәйсез булу үлемгә түгел, ә Аллаһы кебек булуга китерәчәк, дип инандырган (Ярат. 3:4, 5). Хаува аңа ышанган һәм җимешне ашап үзенең бәйсез булганын күрсәткән. Ул шулай ук Адәмгә үзенә кушылырга тәкъдим иткән (Ярат. 3:6, 17). Иблис аны алдаган. (1 Тимутигә 2:14 укы.) Адәм тыелган агачның җимешен ашау дөрес булмаганын белгән, шулай да «хатынының сүзен тыңлаган». Елан, ягъни Шайтан Иблис, дус булып кыланган булса да, асылда ул аяусыз дошман булган һәм үзенең Хаувага ясаган тәкъдиме һәлакәтле нәтиҗәләр китерәчәген белгән.

6, 7. Йәһвә гөнаһ кылган затларның эшләрен ничек хәл иткән?

6 Эгоистик теләкләрдән чыгып, Адәм белән Хаува үзләренә тормыш һәм бар яхшы нәрсәне биргән Йәһвәгә каршы фетнә күтәргән. Йәһвә, әлбәттә, барысын күреп торган (1 Елъ. 28:9; Гыйбрәтле сүзләр 15:3 укы). Әмма ул Адәм, Хаува һәм Шайтанга үзенә карата булган хисләрен белдерергә юл биргән. Алар, һичшиксез, Аталары Йәһвәнең күңелен әрнеткән. (Яратылыш 6:6 белән чагыштыр.) Шуннан соң ул Хөкемче буларак эш иткән һәм гөнаһ кылган затларга гадел хөкем карары чыгарган.

7 Аллаһы Адәмгә болай дигән: «Ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең». Адәм, бәлки, бу «көн» 24 сәгатьлек көн дип аңлаган булгандыр.  Аллаһы канунын бозгач, ул Йәһвәнең кояш баеганчы эш итәчәген көткәндер. Шул көннең җиләс вакытында Йәһвә Адәм белән Хаувага мөрәҗәгать иткән (Ярат. 3:8). Гадел Хөкемче буларак, ул башта аларның әйткәннәрен тыңлаган (Ярат. 3:9—13). Шуннан соң ул гөнаһ кылганнарга хөкем карары чыгарган (Ярат. 3:14—19). Аллаһы Адәм белән Хауваны шунда ук юк иткән булса, аның аларга һәм токымнарына карата нияте үтәлмәгән булыр иде (Ишаг. 55:11). Гөнаһ нәтиҗәләре озак көттерми күренә башлаган булса да, Йәһвә Адәм белән Хаувага озаграк яшәп балалар тудырырга рөхсәт иткән. Шулай итеп аларның токымнарына киләчәктә яхшырак тормыш күрергә мөмкинлек ачылган. Аллаһы күзлегендә Адәм белән Хаува гөнаһ кылган көнне үк үлгән булган. Йәһвә өчен 1 000 ел бер көнгә тиң булганга, алар бер «көн» эчендә үлгән дип әйтеп була (2 Пет. 3:8).

8, 9. Адәмнең гөнаһы аның токымнарына ничек тәэсир иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

8 Адәм белән Хауваның кылган эшләре балаларына тәэсир иткәнме? Әйе. Римлыларга 5:12 дә болай диелә: «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән». Беренче булып тугры Һабил үлгән (Ярат. 4:8). Аннары Адәмнең башка токымнары картаеп үлгән. Алар үлемнән тыш гөнаһ мирас итеп алганмы? Рәсүл Паул болай җавап бирә: «Бер кешенең тыңламаучанлыгы аша күпләр гөнаһлы булып киткән» (Рим. 5:19). Шулай итеп Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһ белән үлем кешелекнең аяусыз дошманнары булып киткән. Һәм камил булмаган кешеләр алардан үзләре генә котыла алмый. Без гөнаһ белән үлем Адәмнең балаларына ничек күчкәнен төгәл белмибез, әмма аларның нәтиҗәләре ап-ачык.

9 Изге Язмаларда мирас итеп алынган гөнаһ белән үлем «бар халыкларны каплаган япма һәм барлык халыклар өстендә яткан тукыма» белән чагыштырыла, һәм бу бик урынлы (Ишаг. 25:7). Бу буып торган тукыма, ягъни япма, бар кешеләрне каплый. Чыннан да «Адәм аркасында һәркем» үлә (1 Көр. 15:22). Шуңа күрә Паул мондый сорау бирә: «Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?» Паулны кем дә булса коткара алганмы? * (Рим. 7:24)

ГӨНАҺ БЕЛӘН ҮЛЕМ ЮК ИТЕЛӘЧӘК

10. а) Йәһвә Адәмнән мирас итеп алынган үлемне юк итәчәк икәне Изге Язмалардагы кайсы шигырьләрдән күренә? б) Бу шигырьләр Йәһвә һәм аның Улы турында нәрсәне ачыклый?

10 Йәһвә генә Паулны коткара алган. «Япма» дигән сүзне искә алганнан соң Ишагыйя болай дип язган: «Ул үлемне мәңгегә юк итәчәк, һәм Аллаһы Тәгалә Йәһвә бар кешеләрнең йөзеннән күз яшен сөртәчәк» (Ишаг. 25:8). Әти кеше баласы кичергән газапларның сәбәбен юк иткән кебек һәм аның күз яшьләрен сөрткән кебек, Йәһвәгә Адәмнән мирас итеп алынган үлемне юк итү шатлык китерәчәк! Бу эштә аның бер хезмәттәше бар. Беренче Көринтлеләргә 15:22 дә болай диелә: «Адәм аркасында һәркем үлгән кебек, Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк». Паул «Мине кем коткарыр?» дигән сорауны биргәннән соң охшаш фикерне белдергән: «Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһыга  рәхмәт яусын!» (Рим. 7:25). Шунысы ап-ачык: Йәһвәне кешеләрне барлыкка китерергә этәргән мәхәббәт Адәм белән Хауваның фетнәсе аркасында суынмаган. Һәм Йәһвә белән бергә беренче парны барлыкка китерү эшендә катнашкан Гайсә дә кешеләрне әле дә ярата (Гыйб. сүз. 8:30, 31). Әмма кешеләр гөнаһ белән үлемнән ничек котыла алыр?

11. Кешелеккә ярдәм итәр өчен, Йәһвә нинди чара күргән?

11 Адәм гөнаһ кылгач, Йәһвә аны үлемгә хөкем иткән. Нәтиҗәдә, бар кешеләр гөнаһлы булып туа һәм үлемне мирас итеп ала (Рим. 5:12, 16). Римлыларга 5:18 дә болай дип әйтелә: «Бер гөнаһ аша һәркайсы кеше хөкем ителгән». Йәһвә үз нормаларын бозмыйча кешеләргә ярдәм итәр өчен нәрсә эшли алган? Бу сорауга җавапны без Гайсәнең сүзләрендә табабыз: «Кеше Улы... күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде» (Мат. 20:28). Йәһвәнең беренче рухи Улы җирдә камил кеше булып туып «йолым» түли алган. Бу йолым Йәһвәнең гаделлек нормаларына туры килгәнме? (1 Тим. 2:5, 6)

12. Нинди йолым гаделлек нормаларына туры килгән?

12 Камил кеше буларак, Гайсә мәңге яши алган. Нәкъ моны Йәһвә Адәм өчен теләгән. Йәһвә нияте буенча җир Адәмнең камил токымнары белән тулырга тиеш булган. Шуңа күрә Гайсә, үз Атасына һәм Адәмнең токымнарына тирән ярату күрсәтеп, җирдәге тормышын корбан итеп китергән. Әйе, Гайсә Адәм югалткан камил кеше тормышыннан баш тарткан. Шуннан соң Йәһвә үз Улын рухи зат буларак тормышка кайтарган (1 Пет. 3:18). Бердәнбер камил кеше Гайсәнең йолым корбаны, ягъни сатып алу бәясе, Йәһвәнең гадел нормаларына туры килгән, һәм Ул аны кабул иткән. Гайсә моны Адәмнең гаиләсен сатып алыр өчен һәм аларга Адәм югалткан мәңгелек тормышны бирер өчен эшләгән. Ниндидер мәгънәдә Гайсә Адәмне алмаштырган. Паул моны болай аңлата: «Шулай дип язылган да: „Беренче кеше Адәм тере җан булды“. Соңгы Адәм тормыш бирүче рух булды» (1 Көр. 15:45).

Беренче булып үлгән Һабил Гайсә йолымыннан файда күрәчәк (13 нче абзацны кара.)

13. «Соңгы Адәм» үлгән кешеләр өчен нәрсә эшләячәк?

13 Бик якын арада «соңгы Адәм» кешелек өчен — Адәм токымнары өчен — «тормыш бирүче рух» булып эш итәчәк. Алар санына үлеп киткән кешеләрнең күбесе керәчәк. Алар җирдә яшәр өчен терелтеләчәк, ягъни яңадан тормышка кайтарылачак (Яхъя 5:28, 29).

14. Кешеләр камилсезлектән ничек азат ителәчәк?

14 Кешелек мирас итеп алган камилсезлектән ничек азат ителер? Моның өчен Йәһвә Патшалык урнаштырган. Бу күктәге хөкүмәткә «соңгы Адәм» һәм кешеләр арасыннан сайлаган хезмәттәшләр керә. (Ачылыш 5:9, 10 укы.) Гайсә белән бергә күктә хезмәттәшлек итүче затлар, үзләре элек камил булмаганга, Патшалык гражданнарының хәлләренә керә алачак. Мең ел дәвамында аларның бергәләшеп идарә итүләре җирдәгеләргә файда китерәчәк: Патшалык кешеләргә алар җиңә алмаган камилсезлекләре белән көрәшергә булышачак (Ачыл. 20:6).

15, 16. а) «Соңгы дошман — үлем» нәрсә ул, һәм ул кайчан юк ителәчәк? б) Беренче Көринтлеләргә 15:28 буенча, Гайсә вакыт узу белән нәрсә эшләячәк?

15 Патшалыкның Меңьеллык идарә итүе ахырында тыңлаучан кешеләр гөнаһ белән үлемнән азат ителәчәк. Изге Язмаларда болай диелә: «Адәм аркасында һәркем үлгән кебек, Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк. Ләкин һәркем үз чираты белән: беренче җимеш — Мәсих, ә аннан соң, аның килү чорында,  аныкылар [аның хакимдәшләре] тереләчәк. Шуннан соң, ахырда, ул, һәр хөкүмәтне, һәр хакимиятне һәм һәр кодрәтне юкка чыгаргач, Патшалыкны Атасына — Аллаһыга тапшырачак. Чөнки ул, Аллаһы барлык дошманнарны аягы астына салганчы, патша булып идарә итәргә тиеш. Һәм соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак» (1 Көр. 15:22—26). Әйе, Адәмнән мирас итеп алынган үлем ниһаять юк ителәчәк. Бөтен кешелекне каплаган «япма» мәңгегә юкка чыгарылачак (Ишаг. 25:7, 8).

16 Рәсүл Паул үз сүзен болай дип тәмамлый: «Угыл, үзенә һәр нәрсә буйсындырылгач, үзе дә һәрнәрсәне аңа Буйсындыручыга буйсына башлаячак, шулай итеп Аллаһы бар кешеләр өчен бар нәрсә булачак» (1 Көр. 15:28). Угылның идарә итүе үз максатына ирешәчәк. Шуннан соң ул үз хакимлеген Йәһвәгә кире кайтарырга һәм камил кешелекне аның кулына тапшырырга шат булыр.

17. Шайтан белән нәрсә булачак?

17 Ә бар кешелек газапларында гаепле булган Шайтан турында нәрсә әйтеп була? Җавапны Ачылыш 20:7—15 тә табып була. Бар камил кешеләр соңгы тапкыр сыналганда Шайтанга аларны юлдан яздырып карарга рөхсәт ителер. Иблисне һәм аңа буйсынганнарны «икенче үлем» көтә. Алар мәңгегә үләчәк (Ачыл. 21:8). Шул үлем беркайчан да юк ителмәячәк, чөнки «икенче үлемнән» соң кешеләр янә беркайчан да яшәмәячәк. Әмма Барлыкка Китерүчеләрен яраткан һәм аңа хезмәт иткән кешеләр өчен «икенче үлем» куркынычы янамас.

18. Адәмгә бирелгән йөкләмә ничек үтәләчәк?

18 Аннары Йәһвә хуплавын алган камил кешеләр мәңгелек тормыш алырга лаек булачак. Аларга бернинди дә дошман янамаячак. Адәмгә бирелгән йөкләмә аңардан башка үтәләчәк. Аның токымнарына җирне һәм хайваннарны кайгырту рәхәтлек китерәчәк. Йәһвәнең соңгы дошманны — үлемне юк итәчәге безгә зур шатлык китерә, һәм без Аңа моның өчен бик рәхмәтле!

^ 9 абз. Галимнәр кешеләрнең картаюлары белән үлүләренең сәбәбен аңлатырга тырыша. Моның турында «Изге Язмаларны аңлау» (инглиз) дигән энциклопедиядә болай диелә: «Алар беренче парны үлемгә тартырга дигән карарны Барлыкка Китерүче үзе чыгарганын күздән ычкындыра». Шул сәбәптән кешеләр картаю белән үлү процессын аңлап бетерә алмый (2 нче том, 247 б.).