ГАЙСӘДӘН ваз кичкәннән соң Петер үкереп елаган. Рәсүлгә яңадан рухи яктан нык булып китәр өчен тырышлыклар куярга кирәк булса да, Гайсә аның аша башкаларга ярдәм итәргә теләгән. Шуңа күрә ул аңа: «Син тәүбә иткәч, кардәшләреңне ныгыт»,— дип әйткән (Лүк 22:32, 54—62). Соңрак Петер беренче гасырдагы җыелышның терәкләре дип саналганнарның берсе булып киткән (Гәл. 2:9). Шуны ук элек өлкән булып хезмәт иткән, әмма ул вазифадан азат ителгән кардәшләр турында әйтеп була. Алар яңадан бу җаваплы вазифага ия була ала һәм имандашларны рухи яктан ныгытып шатлык таба ала.

Кайчак берникадәр вакыт күзәтче булып хезмәт иткән кардәшләр үз вазифаларын югалта, һәм моның аркасында аларның рух төшенкелегенә бирелүе ихтимал. Көньяк Америкада 20 елдан артык өлкән булып хезмәт иткән Хулио * исемле бер кардәш болай дигән: «Тормышымның зур гына өлешен нотыклар әзерләп, кардәшләргә килеп китеп һәм җыелыш әгъзаларын көтеп үткәрдем! Боларның барысын кинәт кенә югалткач, тормышым бушап калгандай булды. Бу күңел газаплары кичергән чакларым иде». Бүген Хулио яңадан өлкән булып хезмәт итә.

«МОНЫ ШАТЛЫК БЕЛӘН КАБУЛ ИТЕГЕЗ»

Шәкерт Ягъкуб: «Кардәшләрем, төрле сынаулар белән очрашканда, моны шатлык белән кабул итегез»,— дип язган (Ягък. 1:2). Ягъкуб әйткәнчә, безнең сынауларга дучар ителүебез эзәрлекләүләр һәм камил булмавыбыз аркасында була. Ул эгоистик теләкләр, кешеләргә бертигез карамау һәм башка нәрсәләрне телгә алган (Ягък. 1:14; 2:1; 4:1, 2, 11). Йәһвәдән «тәрбия бирелгәндә», бу авырту китерергә мөмкин (Евр. 12:11). Әмма андый сынаулар шатлыгыбызны урламасын!

Җыелышта җаваплы вазифаларыбызны югалтсак та, иманыбыз әле дә нык икәнен һәм Йәһвәне әле дә яратабыз икәнен исбатлый алабыз. Без шулай  ук хезмәт иткәнебезнең сәбәпләре турында уйлана алабыз. Без андый хөрмәтле вазифаларга үзебезгә файда эзләгәнгәме я Аллаһыны яратканга һәм аның җыелышы назлы кайгыртуга лаек икәнен аңлаганга омтылдыкмы? (Рәс. 20:28—30) Аллаһыга шатлык белән хезмәт итүләрен дәвам итеп, элек өлкәннәр булган кардәшләр барысына, шул исәптән Шайтанга, Йәһвәгә яратулары эчкерсез икәнен күрсәтә.

Давыт патшага кылган гөнаһлары өчен җәза бирелгәч, ул шелтәне кабул иткән һәм кичерелгән. Давыт болай дип җырлаган: «Җинаятьләре кичерелгән, гөнаһлары бетерелгән кешеләр сәгадәтле. Гөнаһын Ходай кичергән кеше, теле белән юмаламаган кеше бәхетле» (Мәд. 31:1, 2). Җәза Давытка файдага барган, һәм моның ярдәмендә ул һичшиксез Аллаһы халкының тагы да яхшырак көтүчесе булып киткән.

Яңадан өлкән булып хезмәт итә башлаган кардәш еш кына тагы да яхшырак көтүче булып китә. «Хәзер мин хата кылганнарны ничек кайгыртырга икәнен тагы да яхшырак аңлыйм»,— дип әйткән андый өлкәннәрнең берсе. Башка бер өлкән: «Кардәшләргә хезмәт итү хөрмәтен мин хәзер күбрәк кадерлим»,— дип уртаклашкан.

СЕЗ КАБАТ ХЕЗМӘТ ИТӘ АЛАСЫЗМЫ?

«[Йәһвә] ачуын һаман тотмас»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Мәд. 102:9). Шуңа күрә Аллаһы җитди хата кылган кешегә кабат беркайчан да ышанмас, дип уйламыйк. Рикардо исемле бер кардәш күп еллар өлкән булып хезмәт итеп җаваплы вазифаларын югалткан. «Кылган хатам күңелемә без булып кадалды,— дип әйтә ул.— Үземне яраксыз кеше итеп хис итүем миңа кардәшләргә хезмәт итәр өчен яңадан күзәтче булырга бик озак комачаулады. Мин кардәшләрнең ышанычларын беркайчан да казанмам дип уйлаган идем. Әмма башкаларга хезмәт итүдән шатлык тапканга, мин Изге Язмалар өйрәнүен үткәрдем, Патшалык Залында кардәшләрне дәртләндереп тордым һәм вәгазь эшендә алар белән хезмәттәшлек иттем. Моның ярдәмендә мин үз көчемә яңадан ышана башладым һәм хәзер кабат өлкән булып хезмәт итәм».

Йәһвә абый-кардәшләргә яңадан шатлык кичерергә һәм хезмәт итү теләген уятырга ярдәм итә

Үпкә саклау абый-кардәшнең өлкән булып хезмәт итүенә киртә куярга мөмкин. Әмма Йәһвә хезмәтчесе Давыттан үрнәк алу күпкә яхшырак! Ул көнчел Шаул патшадан качып йөргән һәм,  мөмкинлекләр туса да, аңардан үч алмаган (1 Иш. 24:4—7; 26:8—12). Шаул сугышта вафат булгач, Давыт кайгырып елаган. Ул Шаулны һәм улы Йонафанны «күңелгә якын һәм кадерле» кешеләр итеп искә алган (2 Иш. 1:21—23). Давыт үпкә сакламаган.

Сез аңлашылмаучанлык я гаделсезлек корбаны булып киттегез дип уйласагыз, уй-фикерләрегездә үпкә хисе өстенлек итмәсен. Мәсәлән, Британиядә яшәүче Уильям, якынча 30 ел өлкән булып хезмәт иткәннән соң шул вазифаны югалткач, кайбер өлкәннәргә үпкәләгән. Уильямга бу хисләрне җиңеп чыгарга нәрсә булышкан? «Әюб китабын уку рухымны күтәрде,— ди ул.— Йәһвә Әюбкә өч иптәше белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм иткән икән, ул миңа да мәсихче өлкәннәр белән татулашырга, һичшиксез, ярдәм итәр!» (Әюб 42:7—9)

ЯҢАДАН КӨТҮЧЕЛӘР БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТӘ БАШЛАГАННАР ФАТИХАЛАР УРА

Көтүче вазифасын үз ихтыярыгыз белән үтәүдән туктасагыз, сезгә ни өчен шулай эшләгәнегез турында уйлану яхшы булыр иде. Бәлки, сез ул чакта үз проблемаларыгызга баткан булгансыздыр. Я тормышыгызда башка нәрсәләр мөһимрәк булып киткәндер. Ә, бәлки, сез башкаларның камил булмаулары аркасында рух төшенкелегенә бирелгәнсездер. Нәрсә генә булмасын, шуны истә тотыгыз: өлкән булып хезмәт иткәндә, сезнең башкаларга ярдәм итәр өчен мөмкинлекләрегез күбрәк булган. Сезнең нотыкларыгыз аларны ныгыткан, үрнәгегез дәртләндергән, ә өлкән буларак килеп китүегез аларга авырлыкларны кичереп чыгарга ярдәм иткән. Тугры өлкән булып хезмәт итүегез Йәһвәнең йөрәген дә, үз йөрәгегезне дә сөендергән (Гыйб. сүз. 27:11).

Изге хезмәттә шатлык белән катнашып Йәһвәне яратканыгызны раслагыз

Йәһвә абый-кардәшләргә яңадан шатлык кичерергә һәм кабат җыелышта җитәкчелекне үз өсләренә алу теләген уятырга ярдәм итә. Көтүче вазифаларын үтәүдән үз ихтыярыгыз белән туктадыгызмы я сезне андый җаваплылыктан азат иттеләрме, сез кабат «күзәтче вазифасына омтыла» аласыз (1 Тим. 3:1). Паул, Көләсәйдәге мәсихчеләр Аллаһы ихтыяры турында төгәл белем белән сугарылып һәрнәрсәдә Йәһвәне сөендерсен һәм аңа «лаеклы булып яшәсен» дип, «бертуктаусыз дога кылган» (Көл. 1:9, 10). Сез өлкән булу хөрмәтенә яңадан лаек булган булсагыз, Йәһвәдән көч, түземлек һәм шатлык сорагыз. Бу соңгы көннәрдә Аллаһы халкы кайгыртучы көтүчеләрнең рухи ярдәмнәренә мохтаҗ. Сез кардәшләрегезне ныгыта аласызмы һәм моны эшләргә әзерме?

^ 3 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.