Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

«Якыныңны үзеңне яраткандай ярат»

«Якыныңны үзеңне яраткандай ярат»

«Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“» (МАТ. 22:39).

1, 2. а) Гайсәнең сүзләре буенча, Канундагы мөһим әмерләрнең икенчесе нинди булган? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

ГАЙСӘНЕ сынарга теләп бер фарисей аңардан болай дип сораган: «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» Узган мәкаләдән белгәнебезчә, Гайсә «Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» дигән әмерне «беренче һәм иң мөһим әмер» дип атаган. Аннары Гайсә болай дип өстәгән: «Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“» (Мат. 22:34—39).

2 Гайсә әйткәнчә, без якыннарыбызны үзебезне яраткандай яратырга тиеш. Шуңа күрә үзебезгә мондый сораулар бирик: кем безнең якыныбыз? Без якыныбызга ярату ничек күрсәтә алабыз?

КЕМ БЕЗНЕҢ ЯКЫНЫБЫЗ?

3, 4. а) «Минем якыным кем соң?» дигән сорауга Гайсә нинди мисал китереп җавап биргән? б) Бер самарияле таланган, кыйналган һәм үлем хәлендә калдырылган кешегә ничек ярдәм иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Якыныбыз хакында әйткәндә, без, бәлки, күрше һәм ярдәмчел дус турында уйлыйбыздыр (Гыйб. сүз. 27:10). Әмма үзен тәкъва дип санаган бер кеше: «Минем якыным кем соң?» — дип сорагач, Гайсәнең аңа нинди җавап биргәнен карап чыгыйк. Ул игелекле самарияле мисалын китергән. (Лүк 10:29—37 укы.) Бер яһүд кешесен талаганнар, кыйнаганнар  һәм үлем хәлендә калдырып киткәннәр. Әмма үзләрен игелекле якыннар итеп тотарга тиеш булган исраилле рухание һәм левиле аны күргән булса да, берни булмагандай аны читләтеп үткән. Яраланган кешегә бер самарияле ярдәм иткән. Ул вакытта самариялеләр Муса канунын хөрмәт иткән, яһүдләр исә аларга җирәнеп караган (Яхъя 4:9).

4 Игелекле самарияле шул кешенең яраларына май белән шәраб сөрткән. Шуннан соң аны кунак йортына алып килгән һәм шул йортның хуҗасына, яраланган кешене кайгыртсын өчен, ике динар, ягъни ике көнлек эш хакына тиң булган акча биргән (Мат. 20:2). Шулай итеп, яраланган кешегә кем якын булганын күрү авыр түгел. Гайсә мисалы безне якыннарыбызны кызганырга һәм яратырга өйрәтә.

Йәһвә хезмәтчеләре үз якыннарына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер (5 нче абзацны кара.)

5. Күптән түгел булган афәттә Йәһвә хезмәтчеләре үз якыннарына ничек ярату күрсәткән?

5 Игелекле самариялегә охшаш кызганучан кешеләр бик сирәк очрый, аеруча бу «соңгы көннәрдә». Бүген күпләр — «кешене яратмаучы... рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы» (2 Тим. 3:1—3). Табигать афәтләре аркасында еш кына кешеләр зур бәла-казалар күрә. Мәсәлән, Нью-Йоркта 2012 елның октябре ахырында «Сэнди» давылы купкач нәрсә булганын карап чыгыйк. Шәһәрнең зур зыян күргән бер өлешендә кешеләр утсыз, җылысыз һәм башка уңайлыкларсыз калган. Җитмәсә, анда мародерлар кешеләрне талый башланган. Ә Йәһвә Шаһитләре шул җирдә бер-берсенә дә, башкаларга да булышыр өчен ярдәм итү программасын оештырган. Мәсихчеләр якыннарын яратканга шулай эш итә. Якыннарыбызга ярату күрсәтер өчен тагын нинди мөмкинлекләр бар?

ЯКЫНЫБЫЗГА НИЧЕК ЯРАТУ КҮРСӘТЕП БУЛА?

6. Ни өчен вәгазь эшебезне игелекле эш дип атап була?

6 Кешеләргә рухи яктан ярдәм күрсәтегез. Кешеләргә «Язмалар аша бирелгән юанычка» игътибар итәргә булышып, без аларның күңелләрен җылыта алабыз (Рим. 15:4). Һичшиксез, башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләгәндә, без игелек эшлибез (Мат. 24:14). «Өмет бирүче Аллаһыдан» бирелгән яхшы хәбәрне вәгазьләү — безнең өчен зур хөрмәт! (Рим. 15:13)

7. Алтын кагыйдә нәрсә ул, һәм аның буенча эш итсәк, нинди файда күрербез?

7 Алтын кагыйдә буенча эш итегез. Гайсә Таудагы вәгазендә бу кагыйдәне мондый сүзләр белән аңлаткан: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез, чөнки Канунда һәм пәйгамбәрләр китапларында язылганның асылы шул» (Мат. 7:12). Башкалар белән Гайсә киңәш иткәнчә мөгамәлә итсәк, без «Канунның» (Яратылыштан алып Канун китабына хәтле) һәм «пәйгамбәрләр китапларының» (Еврей Язмаларының пәйгамбәрлек китаплары) рухы буенча эш итәрбез. Бу китаплардан Аллаһы башкаларга ярату күрсәткән кешеләрне фатихалый икәне ачык күренә. Мәсәлән, Йәһвә Ишагыйя пәйгамбәр аша болай дигән: «Гаделлекне саклагыз һәм дөрес эш итегез. Шулай эшләүче кеше... бәхетле» (Ишаг. 56:1, 2). Якыннарыбыз белән ярату һәм игелек белән мөгамәлә итсәк, без, һичшиксез, фатихалар алырбыз.

8. Ни өчен без дошманнарыбызны яратырга тиеш, һәм моның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

8 Дошманнарыгызны яратыгыз. Гайсә болай дигән: «Сез: „Якыныңны ярат, дошманыңны нәфрәт ит“,— дип әйтелгәнне беләсез. Ә мин сезгә шуны әйтәм: дошманнарыгызны яратып, ә эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез. Шулай эшләп, сез күктәге Атагызның балалары булырсыз» (Мат. 5:43—45). Рәсүл Паул охшаш фикер белдергән: «Дошманың ач булса, ашат, сусаган булса, эчер» (Рим. 12:20; Гыйб. сүз. 25:21). Муса кануны  буенча кеше, үз дошманының ишәге йөк авырлыгыннан егылганын күрсә, дошманына ишәкнең йөген бушатырга ярдәм итәргә тиеш булган (Чыг. 23:5). Шулай итеп элекке дошманнар хезмәттәшлек итеп яхшы дуслар булып китә алган. Дошманнарыбызга карата мәсихчеләрчә күрсәтелгән яратуыбыз кайберәүләренең күңелләрен йомшарта. Дошманнарыбызга, хәтта котырынган эзәрлекләүчеләргә, ярату күрсәткәнгә аларның берсе дә булса хакыйкатьне кабул итсә, без бик куанабыз!

9. Гайсә кардәшләребез белән татулашу турында нәрсә әйткән?

9 «Бар кеше белән тыныч-тату яшәргә... омтылыгыз» (Евр. 12:14). Әлбәттә, бу кешеләр санына кардәшләребез дә керә. Гайсә болай дигән: «Корбан китерү урынына бүләк китергәндә, кардәшеңнең сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып тор. Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң гына кире кайтып, бүләгеңне китер» (Мат. 5:23, 24). Кардәшләребезне яратсак һәм алар белән кичектермичә татулашсак, Йәһвә Аллаһы безне фатихалаячак.

10. Ни өчен без тәнкыйтьчел булмаска тиеш?

10 Тәнкыйтьчел булмагыз. «Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез,— дигән Гайсә,— чөнки сезне үзегез хөкем иткәнчә хөкем итәрләр һәм сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр. Ни өчен син кардәшеңнең күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? Үз күзеңдә бүрәнә булып та, ничек син кардәшеңә: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың? Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шунда кардәшеңнең күзеннән чүпне ничек алырга икәнен ачык күрерсең» (Мат. 7:1—5). Гайсәнең шул мисалыннан бик яхшы сабак алып була: без башкаларны кечкенә хаталары өчен тәнкыйтьләмәскә тиеш, чөнки үзебез җитди хаталар эшләргә мөмкин.

ЯРАТУ КҮРСӘТЕР ӨЧЕН ИСКИТКЕЧ МӨМКИНЛЕК

11, 12. Якыныбызга ярату күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек нинди?

11 Якыннарыбызга ярату күрсәтер өчен күп мөмкинлекләр бар. Әмма Гайсә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп, безгә андый мөмкинлекләрнең  иң яхшысын күрсәткән (Лүк 8:1). Гайсә үз шәкертләренә: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»,— дип кушкан (Мат. 28:19, 20). Бу эштә катнашып, без якыныбызга һәлакәткә илтүче киң һәм иркен юлны калдырырга һәм тормышка алып баручы тар юлга басарга ярдәм итәргә тырышабыз (Мат. 7:13, 14). Йәһвә безнең бу тырышлыкларыбызны һичшиксез бүләкли.

12 Гайсә кебек без кешеләргә үз рухи ихтыяҗларын танырга ярдәм итәбез (Мат. 5:3). Яхшы хәбәргә колак салган кешеләргә «Аллаһының яхшы хәбәрен» вәгазьләп, без аларның шул ихтыяҗларын канәгатьләндерәбез (Рим. 1:1). Патшалык хакындагы хәбәрне кабул иткән кешеләр Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән татулаша (2 Көр. 5:18, 19). Якыныбызга ярату күрсәтеп, яхшы хәбәрне вәгазьләү — чыннан да мөһим эш.

13. Патшалык вәгазьчеләре буларак вәгазь эшендә катнашуыгыз сездә нинди хисләр тудыра?

13 Уңышлы кабат килеп китүләр һәм Изге Язмалар өйрәнүләре ярдәмендә без кешеләргә үз тормышларын Аллаһының тәкъва нормаларына туры китерергә булышабыз. Нәтиҗәдә, өйрәнүче үз тормышын тулысынча үзгәртергә мөмкин (1 Көр. 6:9—11). Аллаһының басынкы кешеләргә кирәкле үзгәрешләр ясарга һәм үзе белән якын мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итеп торганын күрү күңелебезне җылыта (Рәс. 13:48). Күп кенә очракларда өйрәнүчеләрнең шатлыклары рух төшенкелегеннән өстен чыга, ә зур борчылуларына алмашка күктәге Атабызга иман итү килә. Хакыйкатькә яңа килгән кешеләрнең рухи яктан үсә баруларын күрү бик күңелле! Патшалык хакындагы хәбәрне вәгазьләп якыныбызга ярату күрсәтү безнең өчен әллә фатиха түгелме?

ПАУЛ ТАСВИРЛАГАН ЯРАТУ

14. Паулның 1 Көринтлеләргә 13:4—8 дә язганына нигезләнеп үз сүзләрегез белән яратуның кайбер якларын сөйләп бирегез.

14 Якыныбыз белән мөгамәлә иткәндә, Паул ярату турында әйткән сүзләр буенча эш итсәк, күп кенә проблемалардан качарбыз, бәхетле булырбыз һәм Аллаһыдан фатихалар алырбыз. (1 Көринтлеләргә 13:4—8 укы.) Әйдәгез, Паулның ярату турында әйткән сүзләрен кыскача карап чыгыйк һәм якыныбыз белән мөгамәлә иткәндә аның сүзләрен ничек кулланып була икәнен белик.

15. а) Ни өчен без түземле һәм игелекле булырга тиеш? б) Ни сәбәпле без көнчелектән һәм масаеп китүдән сакланырга тиеш?

15 «Мәхәббәт түземле һәм игелекле». Аллаһы камил булмаган кешеләр белән мөгамәлә иткәндә үзен түземле һәм игелекле тота. Безгә дә башкалар хаталар кылса я үзләрен игелексез, хәтта тупас тотса, аларга карата түземле һәм игелекле булырга кирәк. «Мәхәббәт көнчел түгел», шуңа күрә чын мәхәббәт безне башка кешенең мал-мөлкәтенә я җыелыштагы өстенлекләренә нәфес сузудан тыеп торыр. Кардәшләребезне чыннан да яратсак, без шулай ук мактанып я масаеп йөрмәбез. Моннан тыш, «тәкәббер күз карашы һәм масаючан йөрәк яман кешегә хас, бу сыйфатлар — гөнаһ саналадыр» (Гыйб. сүз. 21:4).

16, 17. Без 1 Көринтлеләргә 13:5, 6 буенча ничек эш итә алабыз?

16 Ярату безне якыныбыз белән үзебезне әдәпле тотарга этәрер. Без аны алдамабыз, аның әйберләрен урламабыз я аңа Йәһвә кануннарына һәм принципларына каршы булган башка берәр нәрсә эшләмәбез. Ярату шулай ук безне үз файдабызны гына эзләргә түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәргә дәртләндереп торыр (Флп. 2:4).

17 Чын ярату тиз ярсып китми һәм, кешенең безгә каршы кылган хаталарын дәфтәргә язып исемлек төзегәндәй, «яман  эшләрне санап бармый» (1 Тис. 5:15). Ачу саклап торсак, Аллаһы безне хупламас. Өстәвенә, ачуыбызның кайнар күмерләре ут чыгарып, үзебезгә дә, башкаларга да зыян китерер (Лев. 19:18). Ярату хакыйкатькә сөенә, ә «тәкъвасызлыкка сөенми». Мәсәлән, безне нәфрәт иткән кеше белән начар мөгамәлә итсәләр я аңа гаделсезлек кылсалар, без моңа шатланып тормабыз. (Гыйбрәтле сүзләр 24:17, 18 укы.)

18. Без 1 Көринтлеләргә 13:7, 8 дән мәхәббәт турында нәрсәгә өйрәнәбез?

18 Паулның мәхәббәт турында әйткән киләсе сүзләренә игътибар итик. Ул мәхәббәт «барысына сабыр итә» дип әйткән. Берәрсе безне рәнҗетсә, әмма соңрак гафу үтенсә, мәхәббәт безне аны кичерергә этәрер. Мәхәббәт Аллаһы Сүзендә язылганнарның «барысына ышана», һәм ул безне рухи ризык өчен рәхмәтле булырга дәртләндерә. Мәхәббәт Изге Язмаларда әйтелгәннәрнең «барысына өметләнә» һәм һәркем алдында өметебезне якларга этәрә (1 Пет. 3:15). Без шулай ук сынаулар кичергәндә дога кылабыз һәм барысы яхшы тәмамланыр дип өметләнәбез. Безгә каршы гөнаһ кылган булсалар, эзәрлекләсәләр я башка сынаулар кичерсәк, мәхәббәт «һәрчак нык кала». Алай гына да түгел, «мәхәббәт мәңгелек». Йәһвәгә тыңлаучан кешеләр якыннарына ярату мәңге күрсәтеп яшәячәк.

ЯКЫНЫҢНЫ АЛГА ТАБА ДА ҮЗЕҢНЕ ЯРАТКАНДАЙ ЯРАТ

19, 20. Изге Язмалардагы кайсы шигырьләр без якыныбызны алга таба да яратырга тиеш икәнен күрсәтә?

19 Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып без якыныбызга ярату һәрвакыт күрсәтә алырбыз. Андый ярату үз милләттәшләребезне генә түгел, ә бар кешеләрне дә яратырга этәрә. Безгә шулай ук Гайсәнең «якыныңны үзеңне яраткандай ярат» дигән сүзләрен исебездә тотарга кирәк (Мат. 22:39). Аллаһы да, Мәсих тә без якыныбызны яратырбыз дип өметләнәләр. Теге я бу очракта якыныбыз белән ничек мөгамәлә итәргә икәнен белмәсәк, әйдәгез, Аллаһыдан изге рухы аша җитәкчелек сорап дога кылыйк. Шулай эшләп без Йәһвәнең фатихаларын алырбыз, һәм ул безгә ярату күрсәтергә ярдәм итәр (Рим. 8:26, 27).

20 Якыныбызны үзебезне яраткан кебек ярату әмере «патша кануны» дип атала (Ягък. 2:8). Муса канунының кайбер әмерләрен телгә алгач, Паул бар әмерләр «„якыныңны үзеңне яраткандай ярат“ дигән әмердән гыйбарәт» дип әйткән. Һәм болай өстәгән: «Яратучы кеше үз якынына явызлык кылмый, шуңа күрә башкаларны яратучы канунны үти» (Рим. 13:8—10). Шулай итеп, безгә якыныбызга алга таба да ярату күрсәтеп торырга кирәк.

21, 22. Ни өчен без Аллаһыны һәм якыныбызны яратырга тиеш?

21 Ни өчен без якыныбызга ярату күрсәтергә тиеш? Моның турында уйлаганда, Гайсәнең үз Атасы хакында әйткән мондый сүзләрен исебездә тотыйк: «Ул кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Мат. 5:43—45). Якыныбыз гадел кешеме, юкмы, без аңа ярату күрсәтергә тиеш. Югарыда әйтеп кителгәнчә, андый ярату күрсәтер өчен иң яхшы юл — Патшалык хакындагы хәбәрне вәгазьләү. Якыныбыз, яхшы хәбәрне бөтен йөрәге белән кабул итсә, мул фатихалар урыр!

22 Әйе, Йәһвәне бөтен йөрәгебез, җаныбыз һәм акылыбыз белән яратыр өчен күп сәбәпләр бар. Якыныбызга да ярату күрсәтер өчен күп мөмкинлекләр бар. Аллаһыга һәм якыныбызга ярату күрсәтеп, без Гайсә телгә алган ике иң мөһим әмерне үтибез. Ә иң элек, без яратучы күктәге Атабыз Йәһвәнең хуплавын алабыз.