Тулы вакытлы хезмәттә үткәргән 65 елда минем күп кенә бәхетле көннәрем булды. Әйе, минем кайгылы көннәрем я күңелсез чакларым да булгалады (Мәд. 33:13; 93:19). Шулай да минем тормышым мәгънәле. Мин мул фатихалар урам!

1950 елның 7 сентябрендә мин Бруклиндагы Вефильдә хезмәт итә башладым. Ул вакытта Вефиль гаиләсен төрле милләттән булган 19—80 яшьтәге 355 кардәш тәшкил итә иде. Аларның күбесе майланган мәсихчеләр иде.

ЙӘҺВӘГӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ БАШЛЫЙМ

10 яшемдә, суга чумдырылганда

«Бәхетле Аллаһыга» хезмәт итәргә мин әниемнән өйрәндем (1 Тим. 1:11). Ул Йәһвәгә хезмәт итә башлаганда, мин әле кечкенә идем. 1939 елның 1 июлендә 10 яшемдә мин Колумбус шәһәрендә (АКШ, Небраска штаты) үткән зональ конгрессында (хәзерге район конгрессы) суга чумдырылдым. Арендага алынган бинада җыелган якынча 100 кеше Джозеф Рутерфордның «Фашизммы, иреклелекме?» дигән яздырылган нотыгын тыңлап утыра иде. Нотыкның яртысы инде яңгырагач, кечкенә залыбыз янында зур төркем җыела башлады. Алар залыбызга басып керде дә, безгә җыелышыбызны туктатырга һәм шәһәрдән чыгып китәргә кушты. Без бер кардәшебезнең шәһәрдән читендә урнашкан фермасына киттек һәм анда программаны тыңлап бетердек. Мин суга чумдырылу көнемне беркайчан да онытмам!

Әнием мине хакыйкатьтә тәрбияләргә тырышты. Әтием яхшы ир дә, әйбәт әти дә иде. Шулай да аның дингә исе китми иде, ул мине рухи яктан тәрбияләргә тырышмый иде. Иманымны әнием Омаха шәһәренең җыелышындагы имандашлары белән ныгытырга тырышты.

ТОРМЫШЫМ ҮЗГӘРӘ

Мәктәпне тәмамлар алдыннан минем: «Тормышымны нәрсәгә багышларга?» — дигән соравым туды. Җәйге каникулларда мин кайбер яшьтәшләрем кебек һәрвакыт ярдәмче пионер булып хезмәт итә башладым.

Галаад мәктәбендә күптән түгел генә укып чыккан ике яшь кенә абый-кардәшне — Джон Чимиклис белән Тед Ярачны — безнең якларга күчеп йөрүче күзәтчеләр итеп билгеләделәр. Аларга 20 ләр генә иде! Ул вакытта миңа 18 яшь иде. Мин мәктәпне тәмамлый идем. Чимилис кардәшнең: «Тормышыңны нәрсәгә багышларсың?» — дигән соравы әле дә хәтеремдә. Аңа җавап кайтаргач, ул: «Тулы вакытлы хезмәт юлына бас. Ул синең алдыңда  күп ишекләр ачар»,— диде. Аның киңәше дә, бу кардәшләрнең үрнәге дә миңа бик нык тәэсир итте. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, 1948 елны, мин пионер хезмәтен башладым.

ВЕФИЛЬДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ БАШЛЫЙМ

1950 елның июль аенда без әти-әнием белән Нью-Йорк шәһәрендәге «Янки» стадионына халыкара конгресска барып кайттык. Анда мин Вефиль хезмәте белән кызыксынган кешеләр өчен оештырылган очрашуга барып килдем. Шуннан соң мин Вефильдә хезмәт итәсем килә дип хат яздым.

Ул вакытта мин пионер булып хезмәт итә идем һәм өйдә яшәдем. Әтием моңа каршы тормады. Шулай да ул минем бүлмә һәм ашамлыклар өчен акча түләвемне тели иде. Шуңа күрә мин август башларында эш эзли башладым. Өйгә кайтышлый мин почта ящигыбызны ачып карадым. Анда мин Бруклиннан үземә килгән хатны күрдем. Бу хатны Нейтан Норр язган иде. Ул болай дип язган: «Вефиль хезмәте өчен анкетаңны без алдык. Мин аңлаганча, син Вефильдә күпме Хуҗа кушса, шулкадәр калырга риза. Шуңа күрә без сине 1950 елның 7 сентябреннән башлап Колумбия Хайтс урамы, 124 адрес буенча килеп, Бруклиндагы (Нью-Йорк шәһәре) Вефильдә хезмәт итәргә чакырабыз».

Ул көнне әтием өйгә кайткач, мин аңа эш таптым дидем. Ул: «Әйбәт. Кая эшләрсең инде?» — дип сорагач, мин: «Бруклиндагы Вефильдә. Аена 10 доллар алырмын»,— дидем. Ул башта шаккатты, әмма шуннан соң: «Шул эштә эшлисең килә икән, максатыңа ирешергә тырыш»,— дип әйтте. Озак тә үтмәстән, ул 1953 елны «Янки» стадионында үткән конгресста суга чумдырылды!

Пионер хезмәттәшем Альфред Нуссраллах белән

Бәхеткә, пионер хезмәте буенча хезмәттәшемне дә — Альфред Нуссраллахны да — Вефильгә чакырдылар. Шуңа күрә анда без икәү киттек. Соңрак ул Джоан исемле апа-кардәшкә өйләнде. Галаад мәктәбендә укып чыккач, алар Ливанда миссионер булып хезмәт итә башлаган, ә аннан соң Кушма Штатларда күчеп йөрүче күзәтче эшен башкарган.

ВЕФИЛЬДӘГЕ ВАЗИФАЛАРЫМ

Мине башта брошюралау цехына билгеләделәр. Минем беренче китабым «Дин кешелеккә нинди файда китергән?» дигән китап иде. Сигез айдан соң мине Хезмәт бүлегенә билгеләделәр. Анда мин Томас Салливан кардәш җитәкчелегендә эшләдем. Ул оешмада еллар буе хезмәт итеп зирәклек белән аңлау сәләтен туплаган, шуңа күрә аның белән эшләү рәхәт иде.

Өч елдан соң типография күзәтчесе Макс Ларсон миңа: «Норр кардәшнең сине күрәсе килә»,— дип әйтте. Мин нәрсәне дөрес эшләмәдем микән дип уйлана башладым. Әмма Норр кардәш миннән: «Син Вефильдән китәргә җыенмыйсыңмы?» — дип сорады. Мин җиңел сулап куйдым. Ул үз вазифаларын вакытлыча гына башкара алган кешене эзләгән икән. Шуңа күрә мин бу вазифаны башкара алмаммы дип сорады. Мин аңа Вефильдән китәргә җыенмаганымны әйттем. Ахыр чиктә мине аның офисына чакырдылар. Анда мин 20 ел буе хезмәт иттем.

Салливан һәм Норр кардәш белән, шул исәптән башка вефильчеләр белән, мәсәлән, Милтон Хеншель, Клаус Дженсен, Макс Ларсон, Хьюго Ример һәм Грант Сьютер белән хезмәттәшлек иткәндә, мин күптөрле белем алдым. Мин шул белем өчен һич тә түләп бетерә алмас идем *.

 Минем белән хезмәттәшлек иткән кардәшләр оешма хакына төрле эшләр башкарды һәм үз эшләрен яхшы оештыра иде. Норр кардәш тә армый-талмый эшләде. Ул Патшалык эшләренең алга таба баруын бик тели иде. Аның хезмәттәшләренә аңа мөрәҗәгать итү җиңел иде. Аның белән риза булмаган очракларда без аңа үз фикерләребезне әйтергә курыкмый идек һәм аның өметләре өзелмәячәк икәнен белә идек.

Бервакыт Норр кардәш миңа башкарасы вак эшләр турында әйтте һәм үзе белән булган бер очракны сөйләде. Ул әле типография күзәтчесе булганда, Рутерфорд кардәш аңа шалтыраткан да: «Норр кардәш, кичке аш артыннан барсаң, миңа берничә бетергеч китер әле. Аларны минем өстәлемдә калдырып китче»,— дип әйткән. Норр кардәш шундук кирәк-яраклар бүлмәсенә барган, бетергечләрне алган да, кесәсенә тыккан. Шуннан соң ул аларны Рутерфорд кардәш офисында калдырган. Ул әллә ни зур эш башкармаган, әмма Рутерфорд кардәшкә ярдәм иткән. Очракны сөйләп бетергәч, Норр кардәш миңа: «Миңа очланган карандашлар кирәк. Аларны минем өстәлемә иртә саен алып килче»,— диде. Күп еллар мин аның карандашлары очланган булсын өчен көч куеп тордым.

Норр кардәш еш кына әйтә иде: безгә берәр кардәш ниндидер эш куша икән, аны игътибар белән тыңларга кирәк. Бер тапкыр ул миңа нәрсә һәм ничек эшләргә кирәк икәнен аңлатты, ләкин мин аны тыңламадым. Нәтиҗәдә, мин аның өметен акламадым. Миңа оят иде, шуңа күрә аңа кыска гына хат язарга булдым. Мин эшләгәнемә үкенәм дип һәм, бәлки, миңа офистан китәргә кирәктер дип яздым. Шул ук иртәдә бераз соңрак Норр кардәш минем эш урыныма килде. «Роберт,— дип әйтте ул.— Мин синең хатыңны укыдым. Син хата эшләдең. Мин сиңа аның турында әйттем. Моннан ары игътибарлырак бул. Ә хәзер эшләргә вакыт». Мин аның йомшак сүзләре өчен бик рәхмәтле.

ӨЙЛӘНӘМ

Вефильдә сигез ел хезмәт иткәч тә, башымда Вефиль хезмәте генә иде. Әмма 1958 елны «Янки» һәм «Поло Граундс» стадионнарына халыкара конгресска барып кайткач, минем башыма башка уйлар керде. Анда мин Лоррейн Брукс исемле бер пионер апа-кардәш белән күрештем. Без аның белән 1955 елда — ул Монреаль шәһәрендә (Канада) пионер булып хезмәт иткәндә әле танышкан идек. Ул тулы вакытлы хезмәтне кадерли иде һәм, Йәһвә оешмасы кайда гына җибәрмәсә дә, анда хезмәт итәргә әзер иде. Аның андый карашы миңа бик ошады. Лоррейның Галаад мәктәбендә укыйсы килә иде. 22 яшендә ул 27 нче класста укып чыкты. 1956 елны мәктәпне тәмамлагач, аны миссионер итеп Бразилиягә җибәрделәр. 1958 елны Лоррейн белән икенче мәртәбә күрешкәч, мин аңа үземә кияүгә чыгарга тәкъдим иттем. Һәм ул ризалашты. Без киләсе елны өйләнешергә  булдык һәм икәүләшеп миссионер булып хезмәт итәрбез дип өметләнгән идек.

Мин Норр кардәшкә планнарыбыз турында әйттем, әмма ул безгә өч ел көтеп торырга һәм өйләнешкәч Вефильдә хезмәт итәргә киңәш итте. Ул вакытта Вефильдә каласы килгән яңа өйләнешкән парларга билгеле бер таләпләр куела иде: берсенең Вефильдәге стажы — 10 ел, икенчесенең ким дигәндә — өч ел булырга тиеш иде. Шуңа күрә Лоррейн Бразилия филиалында — ике ел һәм Бруклиндагы Вефильдә бер ел хезмәт итәргә ризалашты. Шуннан соң без өйләнешә алыр идек.

Ярәшүебездән соңгы ике ел без хатлар алышып кына аралаштык. Телефоннан сөйләшү бик кыйбатка төшә иде, ә электрон почтасы әле юк иде! 1961 елның 16 сентябрендә — туй көнебездә — Норр кардәш нотык сөйләде. Бу безнең өчен зур хөрмәт иде. Теге өч елны түзү авыр булса да, без инде 50 елдан артык шатланып көн күрәбез. Әйе, без юкка гына көтмәдек!

Туй көнебез. Сулдан уңга: Нейтан Норр, Патришия Брукс (хатынымның сеңлесе), без Лоррейн белән, Кёртис Джонсон, Фей һәм Рой Уоллен (әти-әнием)

ХӨРМӘТЛЕ ХЕЗМӘТ

1964 елны мине зональ күзәтчесе итеп башка илләргә килеп китәргә җибәрделәр. Ул вакытта хатыннарны ирләре белән андый сәяхәтләргә җибәрми иделәр. Әмма 1977 елдан башлап хатыннарны ирләре белән бергә җибәрә башладылар. Шул елда без, Эдит һәм Грант Сьютергә кушылып, Германия, Австрия, Греция, Кипр, Төркия һәм Израиль филиалларына барып кайттык. Мин, гомумән алганда, 70 илгә барып кайттым.

1980 ел без Бразилиягә килеп киттек. Гидыбыз безне экваторда урнашкан Беле́н дигән шәһәргә алып китте. Анда Лоррейн миссионер булып хезмәт иткән иде. Без шулай ук Манаус шәһәрендәге кардәшләр янына да килеп киттек. Анда килгәч, мин стадионда бер нотык сөйләдем. Тыңлаучыларым арасында бергә утыра торган бер төркем бар иде. Башка бразилияле Йәһвә Шаһитләреннән аермалы буларак, ул төркемдәге хатын-кызлар яңакларыннан үбешми иде, ә ир кешеләр кул кысышмый иде.

Ул кешеләр безнең имандашларыбыз булып чыкты. Алар Амазония тропик урманнарында урнашкан махаулы кешеләрнең бер колониясеннән иде. Алар, башкаларны чирләрен йоктырырга теләмәгәнгә, читтәрәк утыра иде. Ләкин без аларның шатлыктан балкып торган йөзләрен беркайчан да онытмабыз! Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Минем хезмәтчеләрем йөрәк шатлыгыннан кычкырачак»,— дигән сүзләре чыннан да хак! (Ишаг. 65:14).

МӘГЪНӘЛЕ ТОРМЫШ ҺӘМ БАШКА ФАТИХАЛАР

Без хатыным белән Йәһвәгә инде 60 елдан артык хезмәт итәбез. Без шундый бәхетле! Йәһвә безне мул итеп фатихалады: оешмасы ярдәмендә җитәкләп торды. Дөнья буенча сәяхәт итә алмасам да, мин Җитәкче советның ярдәмчесе булып хезмәт итәм. Шулай ук мин Координаторлар һәм Хезмәт комитетлары белән хезмәттәшлек итәм. Бөтендөнья кардәшлегебезгә әз генә булса да ярдәм итү минем өчен зур хөрмәт. Тулы вакытлы яшь кардәшләрнең саны артканнан-арта баруы безне бик шатландыра. Андый кардәшләр «Менә мин! Җибәр мине»,— дип әйткән Ишагыйя рухын чагылдыра (Ишаг. 6:8). Алар бер район күзәтчесенең: «Тулы вакытлы хезмәт юлына бас. Ул синең алдыңда күп ишекләр ачар»,— дигән сүзләренең хаклыгына инана.

^ 20 абз. Шул кардәшләрнең тәрҗемәи хәлләрен «Күзәтү манарасы» (ингл.) дигән журналның мондый саннарыннан белеп була: Томас Салливан (1965 ел, 15 август); Клаус Дженсен (1969 ел, 15 октябрь); Макс Ларсон (1989 ел, 1 сентябрь); Хьюго Ример (1964 ел, 15 сентябрь) һәм Грант Сьютер (1983 ел, 1 сентябрь).