«Иман ярдәмендә Муса, үсеп җиткәч, фиргавен кызының угылы дип аталудан ваз кичкән» (ЕВР. 11:24).

1, 2. а) Муса 40 яшендә нинди карар кабул иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Ни өчен Муса Аллаһы халкы белән бергә газап чигәргә булган?

МУСА үзенең Мисырда нинди киләчәге булачагын белгән. Ул бай кешеләрнең зиннәтле зур йортларын күреп торган. Ул патша гаиләсендә үскән. Ул «мисырлыларның бар зирәклегенә», шул исәптән, күрәсең, гуманитар фәннәр, астрономия, математика һәм башка фәннәргә өйрәтелгән булган (Рәс. 7:22). Муса гади мисырлы хыялда гына күргән байлыкка, хакимлеккә һәм төрле өстенлекләргә ия була алган!

2 Шулай да 40 яшендә Муса бер карар кабул иткән. Аның карары үзен уллыкка алган фиргавен гаиләсенә акылсыз дип күренгәндер. Ул хәтта гади мисырлылар алып барган тормыш белән яшәргә түгел, ә коллар белән бергә яшәргә булган! Ни өчен? Чөнки Мусаның иманы булган. (Еврейләргә 11:24—26 укы.) Иманы ярдәмендә ул күзгә күренә торган нәрсәләрдән күбрәкне күргән. Рухи кеше буларак, ул «күзгә күренми торган» Йәһвәгә һәм аның ниятләренең үтәлешенә иман иткән (Евр. 11:27).

3. Бу мәкаләдән без нинди өч сорауга җавап алырбыз?

3 Безгә дә күренә торган нәрсәләрдән күбрәкне күрергә кирәк. Без «иманга ия булган кешеләр» булырга тиеш (Евр. 10:38, 39). Иманыбызны ныгытыр өчен, әйдәгез, Еврейләргә 11:24—26 да Муса турында язылганны карап чыгыйк һәм мондый сорауларга җавап табарга тырышыйк: иман Мусага тән  теләкләренә бирелмәскә ничек ярдәм иткән? Мәсхәрәләүгә дучар булганда, иман аңа Йәһвәгә хезмәт итүен югары бәяләргә ничек булышкан? Һәм аңа «алачак әҗерен күздән ычкындырмаска» нәрсә ярдәм иткән?

УЛ ТӘН ТЕЛӘКЛӘРЕН КИРЕ КАККАН

4. Муса гөнаһ кылудан килгән ләззәт турында нәрсә белгән?

4 Иман күзләре белән Муса гөнаһ кылудан килгән ләззәт кыска вакытлы икәнен күргән. Башкаларның карашлары исә Мусаныкыннан аерылып торгандыр. Ни өчен? Алар Мисырның — потка табынуга һәм сихерчелеккә баткан җирнең — бөтендөнья державасы дәрәҗәсенә ирешә барганын, ә Йәһвә халкының коллар булып газап чиккәнен күреп торган. Әмма Муса Аллаһы барысын үзгәртә ала икәнен белгән. Үз теләкләрен генә канәгатьләндереп яшәгән кешеләрнең тормышлары уңышлы булып күренгән булса да, Муса бозыкларның юк ителәчәгенә ышанган. Нәтиҗәдә, ул «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт» алу вәсвәсәсенә бирешмәгән.

5. Безгә «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт» алудан баш тартырга нәрсә булышыр?

5 Сезгә «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт» алудан баш тартырга нәрсә ярдәм итә ала? Безгә андый ләззәт бер мизгеллек кенә икәнен беркайчан да онытмаска кирәк. Иман күзләре белән «дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә» икәнен күрегез (1 Яхъя 2:15—17). Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыларның киләчәкләре турында да уйланыгыз. Алар «тайгак юлларда» йөри, һәм аларның ахыры коточкыч булыр (Мәд. 72:18, 19). Гөнаһ кылу вәсвәсәсе туганда, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин үз киләчәгемнең нинди булуын телим?»

6. а) Ни өчен Муса «фиргавен кызының угылы дип аталудан ваз кичкән»? б) Ни өчен Мусаның кабул иткән карары дөрес булган дип әйтеп була?

6 Мусаның иманы үзенә тормыш юлын сайлар өчен юнәлеш биргән. «Иман ярдәмендә Муса, үсеп җиткәч, фиргавен кызының угылы дип аталудан ваз кичкән» (Евр. 11:24). Муса, патша йортында дәрәҗәле урынга ия булып Аллаһыга хезмәт итәрмен һәм аннан соң үз байлыгымны һәм өстенлекләремне кулланып исраилле кардәшләремә ярдәм итәрмен дип фикер йөртмәгән. Ул Йәһвәне бик яраткан, шуңа күрә аңа бөтен йөрәге, җаны, кодрәте белән хезмәт итәргә тәвәккәл булган (Кан. 6:5). Мусаның кабул иткән карары аны җан газабыннан саклаган. Соңрак исраиллеләр Мисырның күп кенә байлыкларын үзләре белән алып чыккан! (Чыг. 12:35, 36). Фиргавен исә кимсетелгән һәм һәлак ителгән булган (Мәд. 135:15). Ә Муса турында нәрсә әйтеп була? Ул исән калган, һәм Аллаһы аны халыкны коткарыр өчен һәм җитәкләр өчен кулланган булган. Аның тормышы чын мәгънәгә ия булган.

7. а) Ни өчен без, Маттай 6:19—21 буенча, планнарыбызны мәңгелеккә корырга тиеш? б) Материаль әйберләр һәм рухи байлыклар арасындагы аерманы күрсәтә торган мисал китерегез.

7 Син Йәһвәнең яшь хезмәтчесеме? Синеңчә, иман сиңа тормыш юлын сайларга ничек ярдәм итә ала? Киләчәккә планнар кор. Ләкин Аллаһының вәгъдәләренә иманың сине берникадәр вакытка гынамы я мәңгелеккә планнар корырга этәрәчәкме? (Маттай 6:19—21 укы.) Андый мәсьәләне Софи исемле сәләтле бер балет биючесенә чишәргә кирәк булган. Бөтен Кушма Штатлар буенча киң танылган төрле балет труппалары аңа укуы өчен түләргә тәкъдим иткәннәр һәм үзләрендә эшләргә чакырганнар. «Кешеләрнең үзем белән соклануларын күрү бик дулкынландыргыч иде. Дөресен әйткәндә, мин үземне башка биючеләрдән сәләтлерәк дип саный идем,— ди ул.— Әмма мин бәхетсез идем». Шуннан соң Софи «Яшьләрнең сораулары. Үз тормышымны нәрсәгә багышларга?» дигән фильмны караган. «Дөнья миңа уңыш һәм фанатларның соклануларын тәкъдим итте, әмма мин моның барысына омтылып торсам, Йәһвәгә бөтен йөрәгем белән гыйбадәт кылып булмас икәнен аңлый идем,— дип сөйли Софи.— Мин аңа кайнар догалар кылдым һәм бию карьерасын калдырырга  булдым». Апа-кардәшебез үзенең кабул иткән карары турында нәрсә уйлый? «Мин элеккеге тормышымны бер дә сагынмыйм. Бүген мин 100 процентка бәхетле. Без ирем белән пионерлар булып хезмәт итәбез. Без атаклы да түгел, бай да түгел. Ләкин безнең Йәһвә Аллаһы, өйрәнүчеләр һәм рухи максатлар бар. Мин һичнәрсәгә дә үкенмим».

8. Изге Язмалардагы нинди киңәш яшь кешегә тормыш юлын сайларга ярдәм итә ала?

8 Йәһвә синең өчен нәрсә иң яхшысы икәнен белә. Муса болай дигән: «Раббы Аллаһыгыз сездән нәрсә тели? Бары тик Раббы Аллаһыгыздан куркып, Аны хөрмәт итүне, һәрвакыт Аның юлыннан баруны, бар йөрәгегез һәм җаныгыз белән Аны яратуыгызны, Аңа хезмәт күрсәтүегезне, бүген сезгә ирештергән әмерләрне, кагыйдәләрне үтәвегезне тели. Боларны эшләсәгез, сезгә яхшы булыр» (Кан. 10:12, 13). Яшьләгеңдә синең Йәһвәне яратырга һәм аңа «бар йөрәгең һәм җаның белән» хезмәт итәргә мөмкинлекләрең булсын өчен, тормыш юлыңны сайлаганда акыл белән эш ит. Ул чакта сезгә һичшиксез «яхшы булыр».

УЛ ҮЗ ХЕЗМӘТЕН ЮГАРЫ БӘЯЛӘГӘН

9. Ни өчен Мусага үзенә бирелгән йөкләмәне үтәү авыр булган дип әйтеп була? Аңлатыгыз.

9 Муса «Мисыр хәзинәләренә караганда майланган зат буларак мәсхәрәләүне зуррак байлык дип санаган» (Евр. 11:26). Нинди мәгънәдә ул «майланган зат» булган? Йәһвә аны Исраил халкын Мисырдан алып чыгар өчен сайлаган. Муса бу йөкләмәне башкару авыр булачагын һәм үзенә хәтта «мәсхәрәләүне» кичерергә туры киләчәген белгән. Моңа кадәр исраиллеләрнең берсе Мусага мыскыллап болай дигән: «Безнең өстән баш һәм хаким итеп сине кем куйды?» (Чыг. 2:13, 14). Соңрак Муса үзе Йәһвәгә: «Мине... фиргавен тәгаен тыңларга теләмәс!» — дигән (Чыг. 6:12). Буласы каршылыкларга әзерләнер өчен, Муса Йәһвәгә үз куркуларын һәм борчылуларын сөйләгән. Йәһвә аңа авыр йөкләмәсен башкарырга ничек ярдәм иткән?

10. Йәһвә Мусага үз йөкләмәсен үтәргә ничек булышкан?

10 Беренчедән, Йәһвә Мусаны: «Мин синең белән бергә булачакмын!» — дип ышандырган (Чыг. 3:12). Икенчедән, Йәһвә үзенең тирән мәгънәле исеменең бер ягын аңлатып: «Кем буласым килсә, шул булам»,— дип аңа ышаныч өстәгән * (Чыг. 3:14, ЯД). Өченчедән, ул, башкалар аны Аллаһы җибәргән икәненә ышансын өчен, аңа могҗизалар кылырга көч биргән (Чыг. 4:2—5). Дүртенчедән, Йәһвә, Мусага үз йөкләмәсен башкарырга ярдәм итсен дип, аңа хезмәттәш һәм вәкил итеп Һарунны биргән (Чыг. 4:14—16). Гомере азагында Муса шуңа инанган: Аллаһы үз хезмәтчеләренә нинди генә йөкләмә бирсә дә, аларга ярдәм итеп торачак. Муса Йәһвәгә шулкадәр таянган ки, Йошуага мондый сүзләр әйтә алган: «Раббы Үзе синең алдан бара, Үзе синең белән бергә булачак, Ул сине ташлап калдырмас, курыкма һәм борчылма» (Кан. 31:8).

11. Ни өчен Муса үз йөкләмәсен югары бәяләгән?

11 Муса Йәһвәнең ярдәмен тоеп торган һәм авыр йөкләмәсен «Мисыр хәзинәләренә караганда... зуррак байлык дип санап» аны югары бәяләгән. Чыннан да, Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Ул Мисыр принцы булуына караганда Йәһвәнең майланган заты булуын күбрәк кадерләгән. Муса дөрес карашлы булганга бүләкләнгән. Аның Йәһвә белән бик якын мөнәсәбәтләре булган. Аллаһы Мусаны, ул исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә алып барганда, «куркыныч эшләр» башкарырга сәләтле иткән (Кан. 34:10—12).

12. Йәһвәнең үзебезгә ышанып тапшырган нинди хөрмәтле вазифаларны без кадерләргә тиеш?

12 Безнең дә йөкләмәбез бар. Үзенең Улы аша Йәһвә, рәсүл Паулны һәм башкаларны хезмәткә билгеләгән кебек, безне дә хезмәткә билгели. (1 Тимутигә 1:12—14  укы.) Безнең барыбыз да яхшы хәбәрне игълан итү хөрмәтенә ия (Мат. 24:14; 28:19, 20). Кайберәүләр тулы вакытлы хезмәттә катнаша. Җитлеккән абый-кардәшләр җыелышта хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр булып башкаларга хезмәт итә. Әмма сезнең иман итмәгән туганнарыгыз һәм башкалар бу вазифалар бер дә хөрмәтле түгел дип санарга мөмкин. Алар сезне андый фидакарьлек рухыгыз өчен хәтта тәнкыйтьлидер дә (Мат. 10:34—37). Ә шуның аркасында рухыгыз төшсә, корбаннарым бушка гына я вазифаларымны башкара алмыйм, дип уйлый башлавыгыз бар. Үзегез белән алай була калса, иман сезгә нык булып калырга ничек ярдәм итәчәк?

13. Йәһвә безгә теократик вазифаларны үтәргә ничек ярдәм итә?

13 Йәһвәдән ярдәм сораганда, аның булыша алганына иман итегез. Аңа үз куркуларыгызны һәм борчылуларыгызны сөйләгез. Сезгә бу вазифаны Йәһвә биргән, шуңа күрә ул үзе сезгә уңышлы булырга ярдәм итәр. Ничек итеп? Ул Мусага ярдәм иткән кебек, сезгә дә ярдәм итә ала. Беренчедән, Йәһвә сезне мондый сүзләр белән ышандыра: «Мин сине ныгытачакмын, һәм сиңа булышачакмын, һәм сине үз тәкъвалыгымның уң кулы белән нык тотып торачакмын» (Ишаг. 41:10). Икенчедән, ул үз вәгъдәләре ышанычлы икәнен исегезгә төшереп тора: «Мин әйттем һәм моны гамәлгә ашырачакмын. Мин моны ниятләдем һәм моны үтәячәкмен» (Ишаг. 46:11). Өченчедән, сез хезмәтегезне башкара алсын өчен, Йәһвә сезгә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә (2 Көр. 4:7). Дүртенчедән, хезмәтегезне башкарырга ярдәм итәр өчен, кайгыртучан Атабыз сезгә «бер-берсен дәртләндереп һәм ныгытып торган» бөтендөнья кардәшлекне бирә (1 Тис. 5:11). Йәһвә сезгә вазифаларыгызны башкарырга ярдәм иткәндә, сезнең аңа иманыгыз үсә барыр һәм сез хезмәттәге вазифаларыгызны җирдәге теләсә кайсы байлыклардан кыйммәтлерәк дип санарсыз.

«УЛ АЛАЧАК ӘҖЕРЕН КҮЗДӘН ЫЧКЫНДЫРМАГАН»

14. Ни өчен Муса үз әҗерен алачагына ышанган?

14 Муса «алачак әҗерен күздән ычкындырмаган» (Евр. 11:26). Әйе, Мусаның киләчәк турында белемнәре чикле булса да, бу белемнәр аңа карарлар кабул иткәндә юнәлеш биреп торган. Ата-бабасы Ибраһим кебек Муса Йәһвәнең үзен үледән терелтә алганына ышанган (Лүк 20:37, 38; Евр. 11:17—19). Булачак фатихаларга өмет иткәнгә, ул 40 ел буе качкын булып һәм 40 ел буе чүлдә йөреп тормышны юкка сарыф иттем дип уйламаган. Аллаһы вәгъдәләренең  үтәлешенә кагылышлы күп нәрсәләрне белмәгән булса да, ул иман күзләре белән күзгә күренмәгән әҗерне күрә алган.

15, 16. а) Ни өчен без бар игътибарыбызны әҗеребезгә тупларга тиеш? б) Сез булачак фатихаларның кайсыларын зарыгып көтәсез?

15 Ә сез алачак әҗерегезне «күздән ычкындырмаска» тырышасызмы? Муса кебек без дә Аллаһы вәгъдәләренең ничек үтәләчәген төгәл белмибез. Мәсәлән, без бөек афәт өчен «билгеләнгән вакытның кайчан киләчәген белмибез» (Марк 13:32, 33). Шулай да без Мусага караганда булачак оҗмах турында күпкә күбрәк беләбез. Без кайбер үзенчәлекләрне белмәсәк тә, Йәһвә безгә яңа дөньяда булачак тормышка кагылышлы вәгъдәләр бирә. Алар ярдәмендә без игътибарыбызны «алачак әҗеребезгә» туплый алабыз. Оҗмахта нәрсә буласын күз алдыбызга ачык итеп китерергә тырышсак, без иң элек Патшалыкны эзләрбез. Ни өчен шулай әйтеп була? Уйлап карагыз: сез берәр йорт турында аз белсәгез, аны сатып алыр идегезме? Әлбәттә, юк! Шулай ук без дә чын булмаган нәрсәләргә өметләр баглап тормыйбыз. Иманыбыз безгә Патшалык идарәсе астында булачак тормышыбызны күрергә ярдәм итәргә тиеш.

Муса кебек тугры хезмәтчеләр белән аралашу бик дулкынландыргыч булачак! (16 нчы абзацны кара.)

16 Патшалык идарәсе астында булачак тормышны ачык итеп күз алдыгызга китерә алыр өчен, оҗмахта яшәгәнегезне күрергә тырышыгыз. Мәсәлән, сез Еврей Язмаларында телгә алынган кешеләрнең тормышларын өйрәнгәндә, яңа дөньяда алардан нәрсә турында сорар идегез икәне хакында уйланыгыз. Алар үзегездән соңгы көннәрдә булган тормышыгыз турында нәрсә сорый ала? Яңа дөньяда гасырлар элек яшәгән ата-бабаларыбызны каршылау һәм аларны Аллаһының үзләре өчен нәрсә эшләгәненә өйрәтү бик дулкынландыргыч булыр! Иминлек хөкем сөргән җирдә кыргый хайваннарны күзәтеп, алар турында күбрәк белем алу китерәчәк шатлыкны күзаллагыз. Камиллеккә ирешә барган саен, сез Йәһвәгә тагы да якынрак булып китәрсез. Моның хакында да уйланыгыз.

17. Күзгә күренмәгән әҗеребез турында уйлану безгә бүген нинди файда китерә?

17 Күзгә күренмәгән әҗеребезне күз алдында тоту безгә нык калырга, шатланырга һәм мәңгелек тормышны исәпкә алып карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Паул майланган мәсихчеләргә болай дип язган: «Күзгә күренмәгән нәрсәгә өметләнәбез икән, ул чакта моны чыдамлылык белән көтеп яшибез» (Рим. 8:25). Ләкин бу сүзләр майланганнарга гына түгел, ә мәңге яшәргә өметләнгән бар мәсихчеләргә дә кагыла. Әҗеребезне әле алмаган булсак та, иманыбыз шулкадәр нык ки, без чыдамлылык белән «алачак әҗеребезне» көтәбез. Йәһвәгә хезмәт итеп, без Мусадан үрнәк алып вакытыбызны бушка уздырабыз дип уйламыйбыз. Киресенчә, без «күренгәне вакытлыча, ә күренмәгәне — мәңгелек» икәненә ышанабыз. (2 Көринтлеләргә 4:16—18 укы.)

18, 19. а) Ни өчен без иманыбызны саклар өчен көрәшергә тиеш? б) Киләсе мәкаләдә без нәрсәне карап чыгарбыз?

18 Иман безгә «күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына ачык дәлилләр» күрергә булыша (Евр. 11:1). Үз теләкләре буенча яшәүче кеше Йәһвәгә хезмәт итүне кадерләми. Аның өчен рухи байлыклар «акылсыз нәрсә» булып тора (1 Көр. 2:14). Без исә дөнья күрә алмаганны — мәңгелек тормышны һәм үлгән кешеләрнең терелүләрен күрергә өметләнәбез. Фәлсәфәчеләр Паулны надан «лыгырдык» дип санаган. Бүген дә кешеләрнең күбесе без вәгазьләгән өметне юк-бар нәрсә дип саный (Рәс. 17:18).

19 Без иман итмәгән кешеләр арасында яшәгәнгә, иманыбызны саклар өчен көрәшергә тиеш. Йәһвәдән «иманым кимемәсен дип» ялварып сорагыз (Лүк 22:32). Мусадан үрнәк алып, гөнаһ кылуның нәтиҗәләре, мәңгелек тормышка өмет һәм Йәһвәгә хезмәт итү никадәр кадерле икәнен онытмагыз. Без Муса иманыннан тагын кайсы яклардан үрнәк ала алабыз? Киләсе мәкаләдә без аның иманы үзенә «күзгә күренми торган Аллаһыны» күрергә ничек булышканын карап чыгарбыз (Евр. 11:27).

^ 10 абз. Аллаһының Чыгыш 3:14 тә язылган сүзләре турында Изге Язмаларның бер белгече болай дип язган: «Аңа үз ниятен үтәр өчен бернәрсә дә комачаулый алмый... Бу исем [Йәһвә] Исраилнең ныгытмасы булган». Бу исемдә алар үзләренә кирәкле өмет һәм юату таба алган.