Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Кыю булыгыз, ярдәмчегез — Йәһвә!

Кыю булыгыз, ярдәмчегез — Йәһвә!

«Без кыюланып: „Йәһвә — минем ярдәмчем...“ — дип әйтә алабыз» (ЕВР. 13:6).

1, 2. Өйләренә кайткач, күп кенә эмигрантлар нинди авырлыклар кичерә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

«ЧИТ илдә эшләгәндә, минем җаваплы эшем бар иде һәм мин әйбәт кенә акча ала идем,— дип исенә төшерә Эдуардо *.— Әмма Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин мөһимрәк нәрсә өчен җаваплы икәнемне аңладым. Мин гаиләмне матди яктан гына түгел, рухи яктан да кайгыртырга тиешмен. Шуның өчен мин гаиләм янына кире кайттым» (Эфес. 6:4).

2 Эдуардо, үз гаиләсенә яңадан кушылгач, Йәһвә аның бу адымын хуплый икәнен белгән. Ләкин аңа, узган мәкаләдә искә алынган Мэрелинга кебек, гаиләдәге мөнәсәбәтләрен яхшырту җиңел булмаган. Яшәгән җирләрендә икътисади хәл алай ук яхшы булмаганлыктан, аңа хатынын һәм балаларын тәэмин итеп тору авыр булган. Ул ничек акча эшли алыр? Җыелыштагылар аңа ничек ярдәм итәр?

МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ ҺӘМ РУХИЛЫКНЫ ЯХШЫРТУ

3. Атаның я ананың ерак яшәве балаларына ничек тәэсир итә?

3 «Мин балаларыма, алар үгет-нәсыйхәтемә һәм яратуыма бик мохтаҗ булганда, тиешенчә игътибар бирмәгәнемне аңладым,— дип әйтә Эдуардо.— Мин аларга Изге Язмалардагы хикәяләрне укыр өчен, бергәләп догалар кылыр өчен, аларны кочаклар өчен һәм бергә уйнар өчен алар янында булмадым»  (Кан. 6:7). Иң олы кызлары Анна болай исенә төшерә: «Өйдә әти булмаганлыктан, мине беркем дә яратмый дип үземне хис иттем. Ул кайткач, без аны йөзе һәм тавышы буенча гына таныдык. Ул мине кочаклап алганда, миңа уңайсыз булып китте».

4. Үз гаиләсе янында булмавы ирнең гаилә башы ролен үтәвенә ничек тәэсир итә?

4 Әти кешенең үз гаиләсеннән ерак булуы аның гаилә башы ролен үтәвенә дә тәэсир итмичә калмый. Эдуардоның хатыны Руби мондый сүзләр әйтә: «Мин әни дә, әти дә булдым. Гаиләдәге карарларның күбесен мин үзем кабул итә идем. Эдуардо өйгә кайткач, миңа иремә буйсынырга өйрәнергә туры килде. Хәтта хәзер дә кайчак миңа, ирем монда минем белән, дип исемә төшерергә туры килә» (Эфес. 5:22, 23). «Кызлар берәр нәрсә эшләргә рөхсәтне әниләреннән сорарга ияләшкән,— дип өсти Эдуардо.— Без хатыным белән балаларыбызны бергәләшеп тәрбияләргә тиеш икәнен аңладык, һәм миңа, мәсихчегә буларак, җитәкчелекне үз өстемә алырга өйрәнергә туры килде».

5. Бер әти кеше өенә кайткач, гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләрен яхшыртыр өчен нәрсә эшләгән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

5 Гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләрен җайга салыр өчен һәм аларның рухилыкларын ныгытыр өчен, Эдуардо көченнән килгәннең барысын эшләргә тәвәккәл булган. «Мин балаларыма сүзем һәм үрнәгем белән хакыйкатьне сеңдерергә омтылдым,— ди ул.— Минем Йәһвәне яратам дип әйтеп торасы гына түгел, ә моны күрсәтәсе дә килә иде» (1 Яхъя 3:18). Йәһвә Эдуардоның тырышлыкларын фатихалаганмы? «Аның яхшы әти булыр өчен куйган тырышлыкларын һәм безгә яңадан якынлашып баруын күрү зур үзгәрешләргә китерде,— ди Эдуардоның кызы Анна.— Аның җыелышта өстәмә вазифалар алырга омтылуын күргәндә, без аның белән горурлана идек. Бу дөнья безне Йәһвәдән аерырга тырышты. Ләкин без әти-әниебезнең үз игътибарларын хакыйкатькә туплап торганнарын күрә идек, шуңа күрә без дә алар кебек эш итәргә булдык. Әти безне бүтән беркайчан да калдырмаска вәгъдә итте һәм калдырмады да. Калдырган булса, мин бүген Йәһвә оешмасында, бәлки, инде булмас идем».

ГАЕПНЕ ТАНУ

6. Кайбер ата-аналар сугыш вакытында нәрсәне аңлаган?

6 Балкан территориясендә булган сугыш вакытындагы кайбер очраклардан күренгәнчә, андагы Йәһвә Шаһитләренең балалары, тормыш шартлары бик авыр булса да, бәхетле булган. Ни өчен? Эшкә бара алмаганга, ата-аналар өйләрендә калып балалары белән өйрәнгәннәр, уйнаганнар һәм аралашканнар. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Балалар акчага я бүләкләргә караганда күбрәк ата-аналарының үзләре белән булуларына мохтаҗ. Чыннан да, Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, ата-аналар балаларына игътибар бирсә һәм аларны өйрәтсә, алар файда күрә (Гыйб. сүз. 22:6).

7, 8. а) Өйләренә кире кайткан кайбер ата-аналар нинди хата эшли? б) Балалары белән мөнәсәбәтләрен яхшыртыр өчен, ата-аналар нәрсә эшли ала?

7 Кызганычка каршы, өйләренә кайткан кайбер ата-аналар, балаларының үпкәләгәннәрен һәм аларны санга сукмаганнарын күреп, аларга болайрак дип әйтергә мөмкин: «Ни өчен сез шундый рәхмәтсез? Сез бәхетле булсын дип эшләп йөрдем!» Әмма балалар, ата-аналары яннарында булмаганга, үзләрен шулай тотарга мөмкин. Балалары белән бозылган мөнәсәбәтләрен җайга салыр өчен, ата я ана нәрсә эшли ала?

8 Йәһвәгә дога кылып, ул үзегезгә гаилә әгъзаларыгызның хисләрен аңларга ярдәм итсен дип сорагыз. Шуннан соң, гаиләгез белән сөйләшкәндә, килеп чыккан хәлдә үзегезнең дә гаебегез бар икәнен таныгыз. Чын йөрәктән гафу үтенү дә ярдәм итә. Тормыш иптәшегез һәм балаларыгыз сезнең барысын җайга салырга тырышканыгызны күреп, эчкерсез булуыгызны сизәр. Тәвәккәл һәм түземле булып сез әкрен-әкрен гаиләгезнең яратуын һәм хөрмәтен яуларсыз, мөгаен.

 ГАИЛӘ ИХТЫЯҖЛАРЫН КАЙГЫРТУ

9. Ни өчен без тормыш өчен кирәклесе белән канәгать булырга тиеш?

9 Рәсүл Паул, олы яшьтәге мәсихчеләр үз ихтыяҗларын кайгырта алмаганда, аларны балалары һәм оныклары кайгыртырга тиеш дип язган булган. Ләкин Паул бар мәсихчеләрне тормыш өчен кирәклесе, ягъни ризык, кием һәм яшәү урыны, белән канәгать булырга өндәгән. Без тормыш шартларыбызны яхшыртуга я киләчәктәге яхшы тормышка нигез салуга гел омтылып торырга тиеш түгел. (1 Тимутигә 5:4, 8; 6:6—10 укы.) Мәсихчегә, үз гаиләсенең ихтыяҗларын кайгыртыр өчен, тиздән үтеп китәчәк бу дөньяда байлык артыннан куарга кирәкми (1 Яхъя 2:15—17). «Күпләрне алдаучы байлык» я «тормыш мәшәкатьләре» аркасында без гаиләбезнең яңа дөньяда булачак «чын тормышка нык тотынып» торуын куркыныч астына куярга тиеш түгел! (Марк 4:19; Лүк 21:34—36; 1 Тим. 6:19)

10. Ни өчен бурычка кермәү акыллы?

10 Йәһвә безгә акча кирәк икәнен белә. Ләкин акча, Йәһвәдән килгән зирәклектән аермалы буларак, безгә яклау да, ярдәм дә бирә алмый (Вәг. 7:12; Лүк 12:15). Күп очракларда кешеләр чит илгә барып эшләү үзләренә никадәр кыйммәткә төшәчәгенә төшенми, һәм аларның анда акча эшләп алачакларына беркем дә гарантия бирә алмый. Чынында, андый эшнең күп кенә куркыныч яклары бар. Эмигрантлар еш кына чит илдән хәтта зуррак бурычларга батып кайта. Ирекле булып Аллаһыга хезмәт иткәнче, алар бурычка бирүченең хезмәтчеләре булып китә. (Гыйбрәтле сүзләр 22:7 укы.) Бурычка алудан качу һәрвакыт акыллы.

11. Бюджет буенча яшәү гаиләләргә финанс авырлыкларын җайга салырга ничек ярдәм итә ала?

11 Чит илдән кайтканнан соң Эдуардога, үз гаиләсен кайгырта алыр өчен, акчаны акыллы тотарга туры килгән. Ул хатыны белән, үзләренә чыннан да нәрсә кирәк икәнен исәпкә алып, бюджет төзегән. Әлбәттә, шул бюджет буенча яшәп, алар инде элеккегечә күп әйберләр сатып ала алмаган. Шулай да гаиләдәгеләрнең барысы да бер-берсе белән хезмәттәшлек иткән һәм акчаларын мөһим булмаган нәрсәләргә сарыф итмәгән *. «Мәсәлән,— дип әйтә Эдуардо,— мин балаларымны үзләре укыган түләүле мәктәпләрдән алып, аларны яхшы дәүләт мәктәпләренә күчердем». Ул рухи эшләренә комачауламаган эшне табар өчен Йәһвәдән ярдәм сораган. Гаиләсе дә моның турында дога кылган. Йәһвә аларның догаларына җавап биргәнме?

12 «Беренче ике ел дәвамында без көнне көнгә көчкә ялгап бардык,— дип исенә төшерә Эдуардо.— Булган акчабыз бетә барды, ә җитәр-җитмәс эш хакым чыгымнарыбызны кайчак капламый иде, һәм мин бик арый идем. Әмма без бар җыелышларга һәм вәгазьгә бергәләп йөри алдык». Эдуардо гаиләсеннән айлар я еллар буе аерым яшәргә мәҗбүр иткән эш турында хәтта уйламаска карар иткән. «Моның урынына,— ди ул,— мин, бер эш булмаганда башкасына тотыныр өчен, төрле эшләр башкарырга өйрәндем».

Үз гаиләгезне тәэмин итәр өчен, сез төрле эшләр башкарырга өйрәнә аласызмы? (12 нче абзацны кара.)

12, 13. Бер әти кеше үз гаиләсен тәэмин итәр өчен нәрсә эшләгән, һәм Йәһвә аның гади тормыш алып барырга тәвәккәл булуын ничек фатихалаган?

13 Эдуардо үз бурычларын кыска вакыт эчендә каплый алмаганга, аңа зур процентлар түләргә туры килгән. Ләкин Эдуардо моны эшләргә риза булган, чөнки шулай итеп ул Йәһвәгә гаиләсе белән бергә хезмәт итә алган. «Хәзерге эш хакым элек алган акчамның 10 процентыннан да кимрәк,— ди Эдуардо,— әмма без ач йөрмибез. Йәһвәнең кулы кыскармаган. Без хәтта пионер хезмәтен башладык. Шунысы кызык, моннан соң материаль хәлебез җайлаша башлады һәм гаиләне тәэмин итү күпкә җиңелрәк булып китте» (Ишаг. 59:1).

ТУГАННАРНЫҢ БАСЫМЫНА БИРЕШМӘҮ

14, 15. Туганнар материаль әйберләрне рухи нәрсәләрдән өстен куярга этәргәндә, гаиләләр нәрсә эшли ала? Аларның яхшы үрнәкләре нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин?

14 Күп кенә җирләрдә кешеләр үзләрен  туганнарына һәм дусларына акча я бүләкләр бирергә бурычлы дип саный. «Безнең өчен бу гадәти нәрсә, һәм башкаларга бүләкләр бирү безгә ошый»,— аңлата Эдуардо. Әмма ул болай дип өсти: «Һәммә нәрсәнең чиге бар. Мин туганнарыма ипләп кенә шуны аңлаттым: бирә алганымны бирермен, әмма моның гаиләмнең рухи ихтыяҗларын кайгыртуыма һәм рухи эшләребезгә комачаулап торуына юл куймам».

15 Өйләренә кайткан эмигрантларның һәм чит илгә барып эшләүдән баш тарткан кешеләрнең туганнары аларга еш кына ачулана, үз канәгатьсезлекләрен белдерә һәм алардан көлә. Кайберәүләр аларны эгоист дип тә атый. Ни өчен? Чөнки туганнар аларга тәэмин итүчеләргә кебек карый (Гыйб. сүз. 19:6, 7). «Моңа карамастан,— ди Эдуардоның кызы Анна,— туганнарыбызның кайберәүләре, безнең материаль нәрсәләрне рухи эшләрдән өстен куймаганыбызны күреп, иртәме-соңмы мәсихче тормышыбыз никадәр мөһим икәнен аңларга мөмкин. Ләкин без туганнарыбыз теләгәнчә эш итсәк, алар моны ничек аңлар?» (1 Петер 3:1, 2 белән чагыштыр.)

АЛЛАҺЫГА ИМАН ИТҮ

16. а) Кеше үзен «ялган фикер йөртүләр белән» ничек алдарга мөмкин? (Ягък. 1:22) б) Йәһвә нинди карарларны фатихалый?

16 Ире белән балаларын калдырып акча эшләр өчен башка илгә килгән бер апа-кардәш өлкәннәргә болай дигән: «Минем монда килүем гаиләбездән зур корбаннар таләп итте. Иремә хәтта өлкән булып хезмәт итүен калдырырга туры килде. Шуңа күрә Йәһвә күченүемне фатихалар дип өметләнәм». Әйе, Йәһвә безнең иман белән кабул иткән карарларыбызны һәрвакыт фатихалый. Ләкин карарыбыз аның ихтыярына каршы килсә, ул аны ничек фатихалый алсын? Аеруча без җаваплы вазифаларны бер сәбәпсез калдырсак, ул моның белән канәгать булырмы? (Еврейләргә 11:6; 1 Яхъя 5:13—15 укы.)

17. Ни өчен без Йәһвәнең җитәкчелеген карарлар кабул итәр алдыннан эзләргә тиеш, һәм моны ничек эшләп була?

17 Йәһвәнең җитәкчелеген карарлар кабул иткәннән соң түгел, ә аларны кабул итәр алдыннан эзләгез. Дога кылып аңардан изге рух, зирәклек һәм җитәкчелек сорагыз (2 Тим. 1:7). Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин Йәһвәне һәрвакыт  тыңларга әзерме? Мин аңа эзәрлекләүләр кичергәндә дә буйсынырга әзерме?» Шулай булса, гадирәк тормыш шартларында яшәргә туры килгәндә, сез аңа буйсынырсызмы? (Лүк 14:33) Өлкәннәрдән ярдәм сорагыз, һәм аларның Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләре буенча эш итегез. Шулай итеп сез Йәһвәгә иман итүегезне күрсәтерсез, ә ул безгә ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Өлкәннәр сезнең өчен карарлар кабул итә алмый, әмма алар сезгә бәхетле тормышка алып барачак карарлар кабул итәргә ярдәм итә ала (2 Көр. 1:24).

18. Гаиләне тәэмин итү өчен кем җаваплы? Без башкаларга ярдәм итәр өчен нәрсә эшли алабыз?

18 Йәһвәнең нияте буенча, гаилә башы өйдәгеләрне көн дә кайгырту «йөген» тартырга тиеш (Гәл. 6:5). Күпләр башкаларның басымына бирелмичә һәм, күбрәк акча эшләү мөмкинлеге туса да, тормыш иптәшен я балаларын калдырмыйча, гаиләдәге вазифаларын үти. Безгә андый кешеләрне мактарга һәм алар өчен дога кылырга кирәк. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, мәсәлән, табигать афәтләре я ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, безнең бер-беребезгә туганнарча ярату күрсәтергә мөмкинлегебез туа (Гәл. 6:2; 1 Пет. 3:8). Берәр кардәшнең материаль хәле бик авыр булып китсә, сез аңа акчалата ярдәм итә аласызмы я аңа яшәгән җирдә эш табарга булыша аласызмы? Ярдәм итсәгез, аңа, бәлки, гаиләсен калдырып ерак җирләрдә эш эзләргә туры килмәс (Гыйб. сүз. 3:27, 28; 1 Яхъя 3:17).

ЙӘҺВӘ СЕЗНЕҢ ЯРДӘМЧЕГЕЗ ИКӘНЕН ОНЫТМАГЫЗ!

19, 20. Ни өчен мәсихчеләр Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә шикләнми?

19 Изге Язмаларда безнең өчен мондый чакыру язылган: «Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: „Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам“,— дигән. Шуңа күрә без кыюланып: „Йәһвә — минем ярдәмчем, курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?“ — дип әйтә алабыз» (Евр. 13:5, 6). Йәһвәнең бу вәгъдәсе тормышыбызда ничек үтәлә?

20 «Кешеләр еш кына Йәһвә Шаһитләре никадәр бәхетле икәненә игътибар итә,— дип әйтә экономик яктан артта калган бер илдә яшәүче өлкән.— Алар шулай ук хәтта ярлы Йәһвә Шаһитләренең әйбәт киенгәннәрен күрми калмый, һәм аларга кардәшләребез башкалардан яхшырак яши кебек тоела». Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Гайсә Патшалыкны беренче урынга куеп яшәгәннәргә нәкъ моны вәгъдә иткән дә (Мат. 6:28—30, 33). Әйе, күктәге Атагыз Йәһвә сезне ярата һәм үзегезгә дә, балаларыгызга да иң яхшысын гына тели. «Йәһвә, үзенә бөтен йөрәктән буйсынучыларның файдасына үз көчен кулланыр өчен, бөтен җирне күздән кичерә» (2 Елъ. 16:9). Аның безгә биргән күрсәтмәләре, шул исәптән гаилә тормышына һәм матди ихтыяҗларыбызга кагылган күрсәтмәләре, безнең файдабызга гына бара. Алар буенча эш итеп, без Йәһвәне яратуыбызны һәм аңа иман итүебезне күрсәтәбез. «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3).

21, 22. Ни өчен сез Йәһвәгә иман итәргә тәвәккәл?

21 Хатыныннан һәм балаларыннан еракта яшәгән вакыт турында Эдуардо болай дип әйтә: «Үткәнне инде кайтарып булмый. Ләкин ул вакыт турында мин артык уйламыйм. Элек минем белән бергә эшләгән күп кенә кеше хәзер бай, әмма бәхетле түгел. Алар зур авырлыклар кичереп яши. Әмма безнең гаиләбез бик бәхетле! Илебездәге башка кардәшләр, ярлы булсалар да, рухи нәрсәләрне беренче урынга куеп яши. Моны күрү мине таң калдыра. Без барыбыз да Гайсә вәгъдәсенең тормышка ашуын күреп торабыз». (Маттай 6:33 укы.)

22 Кардәшләр, кыю булыгыз! Йәһвәгә буйсыныгыз һәм аңа иман итегез. Аллаһыны, тормыш иптәшегезне һәм балаларыгызны яратуыгыз сезне гаиләгез алдында булган рухи вазифаларыгызны үтәргә дәртләндерсен. Ул чакта сез «Йәһвә — минем ярдәмчем» дип әйтә алырсыз.

^ 1 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 11 абз. «Ни өчен акчаны акыллы тотарга кирәк?» (рус) дигән брошюраны кара.