Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмый

Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмый

«Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый... Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз» (МАТ. 6:24).

1—3. а) Күпләр матди яктан нинди авырлыклар кичерә, һәм кайберәүләр аларны ничек хәл итәргә тырыша? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Баланы тәрбияләү турында әйткәндә, ата-аналар нәрсә турында борчыла?

«ИРЕМ Джеймс көн саен эштән арып кайта иде, ә алган акчасы көндәлек ихтыяҗларыбызны чак кына каплый иде,— дип сөйли Мэрели́н *.— Минем аның йөген җиңеләйтәсем килгән иде, шулай ук улыбыз Джи́ммига сыйныфташларында булган кебек кайбер яхшы әйберләрне сатып аласым килә иде». Мэрелинның башка туганнарына да ярдәм итәсе һәм киләчәккә акча туплыйсы килгән. Аның күп кенә дуслары күбрәк акча эшләр өчен башка илләргә киткән. Ул үзе дә моның турында уйлана башлаган, әмма алай эшләү дөрес булырмы, юкмы дип икеләнеп торган. Ни өчен?

2 Мэрелин үзенең кадерле гаиләсен калдырырга бик курыккан. Аларның Йәһвәгә регуляр рәвештә бергәләп гыйбадәт кылулары тормышларының мөһим өлеше булган. Шулай да ул, башкалар берникадәр вакытка чит илгә киткәч, гаиләләре рухи зыян күрмәгән бит, дип уйлаган. Ләкин ул, еракта булып Джиммины ничек тәрбияли алырмын, дип борчылган. Ул үз улын Интернет аша «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерә һәм үгетләп акылга өйрәтә» алырмы? (Эфес. 6:4)

3 Мэрелин җитәкчелек эзләгән. Ире аңа, сине туктатып тормам, дип әйткән булса да, аның китүен теләмәгән. Өлкәннәр һәм кайбер җыелыштагылар аңа китмәскә киңәш иткән,  әмма берничә апа-кардәш аны чит илгә барып эшләргә өндәгән. «Гаиләңне яратсаң, барырсың,— дип әйткән алар аңа.— Син анда да Йәһвәгә хезмәт итә аласың». Мэрелинның шикләре булса да, ул Джеймс белән Джиммины үбеп саубуллашкан һәм чит илгә киткән. «Мин озакка китмим»,— дип вәгъдә иткән ул.

ГАИЛӘДӘГЕ ВАЗИФАЛАР ҺӘМ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР

4. Ни өчен күпләр чит илгә китә, әмма андый кешеләрнең балаларын еш кына кемгә тәрбияләргә туры килә?

4 Йәһвә үз хезмәтчеләренең фәкыйрьлектә яшәүләрен теләми (Мәд. 36:25; Гыйб. сүз. 30:8). Миграция — ярлылыктан качар өчен элек-электән килгән ысулларның берсе. Ачлыктан интекмәс өчен, ыруг башлыгы Ягъкуб та үз улларын Мисырга ризык сатып алырга җибәргән (Ярат. 42:1, 2) *. Бүген исә гаиләләрен калдырып чит илгә китүчеләрнең күбесе андый карарны кабул иткәндә, китүләренең сәбәбе ачлыктан интегү түгел. Аларның кайберәүләре андый адымга, бәлки, бурычка батканга барадыр. Башкалары гаиләләренең яшәү шартларын яхшыртыр өчен генә шул карарга килә. Икътисади хәле кыен булган илләрдә күпләр, үз максатларына ирешер өчен, үз гаиләләрен калдырып башка шәһәргә я чит илгә китәргә булган. Еш кына алар, кечкенә балаларын карасыннар дип, аларны үз хатыннарына я ирләренә, олы балаларына, әби-бабаларына, башка туганнарына яисә дусларына калдыралар. Тормыш иптәшен я баласын калдыру авырту китерсә дә, чит илгә киткән күп кеше башкача эшләү мөмкин түгел дип уйлый.

5, 6. а) Бәхет белән иминлек турында әйткәндә, Гайсә нәрсәгә өйрәткән? б) Материаль әйберләргә килгәндә, Гайсә үз шәкертләрен нәрсә хакында дога кылырга өйрәткән? в) Йәһвә безне ничек фатихалый?

5 Гайсә көннәрендә дә күпләр ярлы булган һәм мохтаҗлыкта яшәгән, һәм алар, күбрәк акчабыз булса гына, тормышыбыз бәхетлерәк һәм иминрәк булыр, дип фикер йөрткәндер (Марк 14:7). Әмма Гайсәнең кешеләргә үз өметләрен башка нәрсәләргә тупларга булышасы килгән. Ул аларның мәңгелек байлык чыганагы — Йәһвәгә таянуларын теләгән. Үзенең Таудагы вәгазендә ул шуны аңлаткан: чын бәхет һәм иминлек материаль әйберләрдән дә, үз тырышлыкларыбыздан да түгел, ә күктәге Атабыз белән дуслыгыбыздан тора.

6 Гайсәнең үрнәк догасыннан күренгәнчә, ул безне уңайлы тормыш хакында дога кылырга чакырмый. Ул «көнлек икмәгебез», ягъни көндәлек ихтыяҗларыбыз, хакында дога кылырга өйрәтә. Ул тыңлаучыларына шуны ап-ачык әйткән: «Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз. [...] Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз» (Мат. 6:9, 11, 19, 20). Йәһвә безне фатихаларга вәгъдә иткән, һәм без моңа ышана алабыз. Аллаһы безне фатихалаганда, ул безгә үз хуплавын да күрсәтә, без мохтаҗ булган һәрнәрсәне бирәчәгенә дә ышандыра. Әйе, акчага түгел, ә кайгыртучы Атабызга гына таянсак, без чын бәхет белән иминлеккә ия була алырбыз. (Маттай 6:24, 25, 31—34 укы.)

7. а) Йәһвә балаларны тәрбияләү җаваплылыгын кемгә йөкләгән? б) Ни өчен ата-аналарның икесенә дә балаларны үстерүдә катнашырга кирәк?

7 «Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп» яшәү — гаиләдәге вазифаларны Йәһвә теләгәнчә үтәү дә. Муса канунында мәсихчеләргә кагылган бер принцип бар: ата-аналар үз балаларына рухи тәрбия бирергә тиеш. (Канун 6:6, 7 укы.) Аллаһы бу җаваплылыкны балаларының әби-бабаларына я башка берәүләргә түгел, ә ата-аналарга йөкләгән. Сөләйман патша болай дигән: «Улым! Атаң нәсыйхәтен тыңла, анаң васыйәтен кире какма» (Гыйб. сүз. 1:8). Йәһвә нияте буенча, балаларына үгет-нәсыйхәт бирер өчен һәм аларны өйрәтер өчен, әтисе дә, әнисе дә алар янында булырга тиеш (Гыйб. сүз. 31:10, 27, 28).  Балалар ата-аналарыннан күп нәрсәләргә, аеруча рухи нәрсәләргә өйрәнә. Алар, ата-аналарының көн дә Йәһвә турында сөйләшкәннәрен ишетеп һәм аңа хезмәт итүләрен күреп, алардан үрнәк алып үсә.

КӨТЕЛМӘГӘН АВЫРЛЫКЛАР

8, 9. а) Атаның я ананың үз гаиләсеннән ерак яшәве еш кына нинди үзгәрешләргә китерә? б) Ата-аналар үз балалары белән бергә яшәмәгәндә, аларның барысы эмоциональ һәм әхлакый яктан нинди зыян күрә?

8 Чит илгә китү турында уйланган кешеләр анда бару берәр проблемалар тудырырга мөмкин һәм кайбер корбаннар таләп итәчәк икәнен таный. Ләкин андый карар гаиләләренә чынында ничек тәэсир итәчәк? Моны алдан исәпләп чыгып булмый (Гыйб. сүз. 22:3) *. Гаиләсен калдырып чит илгә китү белән Мэрелин күңел сызлавыннан газаплана башлаган. Иренә дә, улына да авыр булган. Кечкенә Джимми һәрвакыт аңардан сорап торган: «Нигә син мине калдырдың?» Мэрелин берничә айга гына киткән булса да, китүе берничә елга сузылган. Һәм ул, үз гаиләсендә кайбер үзгәрешләр күреп, борчыла башлаган. Джимми, үз эченә йомылып, әнисеннән читләшә барган. Шул чакларны ачы тойгы белән исенә төшереп: «Аның яратуы суынды»,— дип әйтә Мэрелин.

9 Ата-аналар балалар белән бергә яшәмәгәндә, аларның барысы эмоциональ һәм әхлакый яктан зыян күрә *. Балалар никадәр кечкенә булса һәм ата-аналары аларны никадәр озак вакытка калдырып китсә, зыяны да шулкадәр булыр. Мэрелин улы Джиммига үзенең чит илгә китүе аның файдасына булачак дип аңлаткан. Әмма Джиммига әнисе аны ташлап киткән дип тоелган. Башта ул әнисенә аның янында булмаганы өчен үпкәләп йөргән. Ә соңрак, әнисе кайтканда, ул инде аның өйдә булуына канәгать булмаган. Джимминың үз-үзен тотышы ташлап калдырылган балаларга хас булган. Ул әнисен тыңламый һәм яратмый башлаган, чөнки әнисе инде моңа лаек түгел дип уйлаган. (Гыйбрәтле сүзләр 29:15 укы.)

Баланы Интернет аша кочаклап булмый (10 нчы абзацны кара.)

10 Мэрелин үзенең улы янында булмавын акча белән бүләкләр җибәреп капларга тырышкан. Шулай да ул Джимминың үзеннән ераклашып барганын һәм үзе дә сизмәстән аны материаль әйберләрне рухи нәрсәләрдән һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләрдән өстен күрергә өйрәткәнен абайлаган (Гыйб. сүз. 22:6). «Кире кайтма,— дип әйтә торган булган аңа Джимми.— Бүләкләр генә җибәреп тор». Мэрелин хатлар җибәреп, шалтыратып я видеоэлемтә ярдәмендә сөйләшеп кенә үз улын тәрбияли алмый  икәненә төшенә башлаган. Ул болай ди: «Интернет аша балаңны кочаклап та, йоклар алдыннан үбеп тә булмый».

Тормыш иптәшегездән ерак яшәгәндә, сезгә нинди куркыныч янарга мөмкин? (11 нче абзацны кара.)

11 Мэрелинның шулай ук Йәһвә белән дә, ире Джеймс белән дә мөнәсәбәтләре зыян күргән. Ул җыелыш очрашуларына һәм вәгазьгә атнага бер тапкыр гына я тагы да азрак йөри башлаган. Аңа начальнигының әхлаксыз тәкъдимнәрен дә кире кагып торырга кирәк булган. Андый авырлыклар белән очрашканда, таяныр өчен янында тормыш иптәше булмаганга, Мэрелинның да, Джеймсның да күңелләре башка кешеләргә тартыла башлаган, һәм алар чак кына әхлаксызлык кылмаган. Мэрелин шуны аңлаган: гөнаһ кылмаган булсалар да, аерым яшәп, алар, Изге Язмалар кушканча, бер-берсенең эмоциональ һәм җенси теләкләрен канәгатьләндерә алмаган. Аларның бергә булып аралашу, бер-берсенә карап алу я елмаеп кую, назлы гына бер-берсен кулыннан тоту, җылы гына кочаклап алу, бер-берсен «иркәләү», ягъни «үз бурычын үтәү» мөмкинлеге булмаган (Җыр. 1:2; 1 Көр. 7:3, 5). Алар шулай ук Йәһвәгә уллары белән бергә гыйбадәт кыла алмаган. «Конгресста булганда, мин Йәһвәнең бөек көнендә исән калыр өчен безгә гаилә белән гыйбадәт кылуны даими рәвештә үткәрү мөһим икәнен белдем һәм өйгә кайтырга кирәк икәнен аңладым,— дип исенә төшерә Мэрелин.— Мин рухилыгымны һәм гаиләмне ныгыта башладым».

ЯХШЫ КИҢӘШ ҺӘМ НАЧАР КИҢӘШ

12. Үз гаиләләреннән ерак яшәүчеләрне Изге Язмалар ярдәмендә нәрсәгә үгетләп була?

12 Мэрелин өйгә кайтырга булгач, танышлары моңа төрлечә караган. Аның йөргән җыелышындагы өлкәннәр аны иманы һәм кыюлыгы өчен мактаган. Әмма шулай ук гаиләләрен калдырып киткән кайберәүләр аның үрнәгенә иярер урынына: «Тиздән син монда кире кайтырсың,— дип, өйгә кайтмаска әйдәп торган.— Өеңдә ничек очын очка ялгарсың?» Күңелне төшерә торган мондый сүзләрне әйтер урынына мәсихчеләр «яшь хатыннарны үз ирләрен, балаларын яратырга» үгетләргә тиеш. Шулай ук аларны үз өйләрендә «тырыш хуҗабикә... булырга өйрәтергә» кирәк. «Шул чакта Аллаһы сүзе хурланмас». (Титуска 2:3—5 укы.)

13, 14. Ни өчен туганнарының теләкләре буенча эш итмәс өчен иман кирәк? Мисал китерегез.

13 Чит илләргә киткән күп кенә кешеләрнең үзләре үскән культураларында гореф-гадәтләрне һәм гаилә алдында, аеруча ата-аналары алдында, бурычларны бар нәрсәдән өстен күрәләр. Киң таралган гореф-гадәтләргә һәм туганнарның теләкләренә каршы торыр өчен, Йәһвәнең хуплавын алырга теләгән мәсихчеләргә нык иман кирәк.

14 Ка́ринның очрагын карап чыгыйк.  Ул болай дип әйтә: «Улым Дон туганда, мин ирем белән чит илдә эшли идем һәм Изге Язмаларны яңа гына өйрәнә башлаган идем. Бар туганнарым, без аякка басканчы, улым Донны әти-әниемә җибәрермен дип уйлаган». Донны үзем карыйм дип үз сүзендә торганда, туганнары, шул исәптән ире дә, Каринны ялкау дип атаган һәм аңардан көлгән. Аларның фикеренчә, Каринның иренә ярдәм итәсе килмәгән. «Чынында, ул вакытта мин Донны әти-әниемдә берничә елга калдырсам, ни зыяны булыр икәнен аңлап бетерми идем,— дип сөйли Карин.— Әмма Йәһвә улыбызны тәрбияләү вазифасын безгә, аның әти-әнисенә, тапшырган икәнен мин белә идем». Карин яңадан балага узгач, иман итмәүче ире аңардан аборт ясавын таләп иткән. Каринның элегрәк кабул иткән дөрес карары аның иманын ныгыткан, һәм бу очракта да ул бирешмәгән. Хәзер ул үзе дә, ире белән балалары да бергә калганнарына бик сөенә. Карин балаларының берсен я икесен дә башкаларга тәрбияләр өчен җибәргән булса, нәтиҗәсе бөтенләй башка булыр иде.

15, 16. а) Бер апа-кардәшнең балачакта алган тәрбиясе турында сөйләп бирегез. б) Ни өчен ул үз кызын башкача тәрбияләргә булган?

15 Вики исемле бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Берничә ел мине әбием үстерде, ә сеңелем әти-әниләрем белән булды. Әти-әниләрем белән яңадан яши башлаганчы, аларга карата хисләрем инде үзгәрде. Сеңелем әти-әниләрем белән үзен иркен тота иде һәм аларны кочаклый иде. Аның алар белән мөнәсәбәтләре якын иде. Мин исә әти-әниемне чит кешеләр итеп күрә идем, һәм үсеп җиткәч тә алар белән үз хисләремне уртаклашу авыр иде. Без сеңелем белән әти-әниебезне картлык көннәрендә карарбыз дип ышандырдык. Әмма сеңелем аларны яратканга кайгыртса, мин моны алар алдында бурычлы булганга эшләрмен».

16 «Әнием, мине үз әнисенә җибәргән кебек, хәзер мин дә кызымны аңа җибәрермен дип көтә. Мин алай эшләмәскә булдым һәм аларга моның турында ипләп кенә әйттем,— дип сөйли Вики.— Безнең ирем белән балабызны Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерәсебез килә. Минем кызым белән киләчәктә булачак мөнәсәбәтләремне бозасым килми». Вики шуны аңлаган: Йәһвәне һәм аның принципларын материаль әйберләрдән һәм туганнарның теләкләреннән өстен кую — бердәнбер дөрес юл. Гайсә ачыктан-ачык мондый сүзләр әйткән: «Берәү дә ике хуҗаның [Аллаһының да, Байлыкның да] колы була алмый» (Мат. 6:24; Чыг. 23:2).

ЙӘҺВӘ ЭШЛӘРЕБЕЗНЕ «УҢЫШЛЫ» ИТӘ

17, 18. а) Мәсихчеләрнең нинди сайлау мөмкинлеге бар? б) Киләсе мәкаләдә без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

17 Патшалыкны һәм аның тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәсәк, күктәге Атабыз Йәһвә, үзе вәгъдә иткәнчә, бар ихтыяҗларыбызны кайгыртачак (Мат. 6:33). Шуңа күрә мәсихчеләрнең һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Йәһвә безгә «котылу юлын» күрсәтергә вәгъдә бирә. Шуңа күрә без, нинди генә авырлыклар белән очрашсак та, Изге Язмалардагы принципларны бозмыйча тугрылык саклый алабыз. (1 Көринтлеләргә 10:13 укы.) Йәһвәдән зирәклек белән җитәкчелек сорап, аның күрсәтмәләре һәм принциплары буенча эш итеп, без аны өметләнеп көткәнебезне һәм аңа таянганыбызны күрсәтәбез (Мәд. 36:5, 7). Ул безнең үзенә генә, бердәнбер чын Хуҗабызга, хезмәт итәр өчен чын йөрәктән куйган тырышлыкларыбызны фатихалап торачак. Тормышыбызда аны беренче урынга куйсак, ул бар эшләребезне «уңышлы» итәчәк. (Яратылыш 39:3 белән чагыштыр.)

18 Бер-берсеннән ерак яшәгәнгә, гаилә әгъзалары күргән зыянны каплар өчен нәрсә эшләп була? Өйдәгеләрне калдырмыйча, аларны тәэмин итәр өчен нинди адымнар ясап була? Һәм башкаларның андый хәлләре туганда, без ярату күрсәтеп аларны дөрес карарлар кабул итәргә ничек дәртләндерә алабыз? Киләсе мәкаләне карап чыгып, без бу сорауларга җавап табарбыз.

^ 1 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 4 абз. Мисырга барган саен, Ягъкуб уллары гаиләләрен өч атнадан артык вакытка калдырмаган. Соңрак Ягъкуб үз уллары белән Мисырга күченгәч, алар үзләре белән хатыннарын да, балаларын да алып килгән (Ярат. 46:6, 7).

^ 8 абз. «Иммигрантлар. Хыяллар һәм чынбарлык» (рус) дигән брошюраны кара.

^ 9 абз. Күп илләрдә күзәтелгәнчә, тормыш иптәшеннән я балалардан китеп чит илдә эшләү сәбәпле еш кына зур проблемалар туа. Андый проблемалар арасында шундыйлар: тормыш иптәшенә хыянәт итү, гомосексуализм я якын туган белән якынлык кылу. Балаларның да тәртипләре бозыла, алар начар укый башлый, ачу һәм борчылу хисләренә, депрессиягә бирелә; аларның үз-үзләренә кул салу турында уйлары туа.