«Кадерле балаларым, бер-беребезне яратыйк. Яратуыбызны сүз һәм тел белән генә түгел, ә эшләребез белән, эчкерсез күрсәтик» (1 ЯХЪЯ 3:18).

1, 2. а) Күп кенә гаиләләр нинди авырлыкларга очрый, һәм аларның моның белән бәйле нинди сораулары туа? б) Ата-аналар һәм балалар гаилә шартларының үзгәрүенә әзер булыр өчен нәрсә эшли ала?

КАЙЧАНДЫР көчле булган ата-ананың үз-үзләрен кайгырта алмаганын күрү күңелне әрнетә. Олыгайган ата-аналар төрле хәлләргә эләгергә мөмкин: егылып төшеп сөякләрен сындырулары, хәтерләре начарланганга, югалып адашулары бар; я алар каты авырып китәргә мөмкин. Олыгайган кешегә дә, сәламәтлеге начарланганга я башка сәбәпләр аркасында кайбер нәрсәгә көче җитмәгәнен тану авыр (Әюб 14:1). Шул чакта нәрсә эшләп була? Олыгайган ата-аналарны без ничек кайгырта алабыз?

2 Олы яшьтәгеләрне кайгырту турындагы бер мәкаләдә болай диелә: «Картлык аркасында туа алган проблемалар хакында сөйләшү авыр булса да, алдан фикер алышкан һәм билгеле бер планнар корган гаиләгә, нинди генә хәлләр килеп чыкса да, аларны чишү җиңелрәк булыр». Картлык тудырган авырлыклардан качып булмый. Моны танысак, андый сөйләшүнең мөһимлеген ачыграк аңларбыз. Сөйләшеп без авырлыкларга алдан әзерләнербез һәм билгеле бер карарларга килербез. Бер-берсенә ярату күрсәтеп һәм үзара хезмәттәшлек итеп, гаиләләр андый авырлыкларга алдан әзерләнә ала. Әйдәгез, моны ничек эшләп булганын карап чыгыйк.

 «АВЫР КӨННӘРГӘ» ӘЗЕРЛӘНҮ

3. Ата-аналар тагы да күбрәк ярдәмгә мохтаҗ булып китсә, гаилә әгъзаларына нәрсә эшләргә кирәк булыр? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Картайган кешеләрнең күбесе үзләрен инде кайгырта алмый һәм башкаларның ярдәменә мохтаҗ. (Вәгазьче 12:1—7 укы.) Андый очракларда карт ата-аналар үз балалары белән бергә кайгыртуның иң яхшы юлын сайларга һәм нәрсә эшли алганнарын хәл итәргә тиеш. Гаилә әгъзалары бер-берсе белән ничек хезмәттәшлек итәр? Моның турында һәм ихтыяҗлар турында бергә җыелып сөйләшү акыллы булыр. Барысы да, аеруча ата-аналар, ярдәмгә мохтаҗ булганнарын танып үз хисләрен ачык белдерергә тиеш. Ата-аналар берәрсе аларга ярдәм итеп торса, үз өйләрендә яшәвен дәвам итә аламы? Моның турында да фикер алышып була *. Ата-ананы кайгыртыр өчен гаиләнең һәр әгъзасы нәрсә эшли ала? Моны да карап чыгыгыз (Гыйб. сүз. 24:6). Мәсәлән, кемдер көндәлек эшләрне башкарса, башкалар, бәлки, материаль яктан ярдәм итә алыр. Барысы шуны аңларга тиеш: һәркемнең үз роле бар. Шулай да вакыт узу белән рольләр үзгәрергә мөмкин, һәм башкарасы вазифаларны яңадан карап чыгарга туры килер.

4. Гаилә ярдәмне кайдан таба ала?

4 Әтиегезне я әниегезне карый башлагач, аның авыруы турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырышыгыз. Аның хәле начарлана барса, сезгә нинди эшләр башкарырга туры киләчәк? Моның турында мәгълүмат җыегыз (Гыйб. сүз. 1:5). Олы яшьтәгеләргә ярдәм итә торган дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгать итегез. Үз вазифагызны яхшырак башкарыр өчен һәм моны эшләү җиңелрәк булсын өчен, дәүләт нинди ярдәм күрсәтә ала икәне турында белешегез. Гаиләгездә килеп чыккан үзгәрешләр аркасында сезнең тискәре хисләр, мәсәлән, моңсулану, аптырау һәм каушау хисләре туарга мөмкин. Үз борчылуларыгызны якын дустыгыз белән уртаклашыгыз. Иң мөһиме, күңелегезне Йәһвәгә бушатыгыз. Нинди генә хәлне кичерергә туры килсә дә, Аллаһы сезгә җан тынычлыгы бирә ала (Мәд. 54:23; Гыйб. сүз. 24:10; Флп. 4:6, 7).

5. Ата-аналарны кайгырту турында әйткәндә, ни өчен гаиләләргә нәрсә эшләячәкләрен алдан планлаштыру акыллы?

5 Ата-аналарны кайгыртуга килгәндә, кайбер гаиләләр акыллы эш итеп нәрсә эшләячәкләрен алдан планлаштыра. Мәсәлән, алар әтиләренә (әниләренә) балаларның берсе белән торыргамы я үзләре яшәгән җирдә башка мөмкинлекләрне куллану уңайлы булырмы икәнен хәл итә ала. Алар, туа алган авырлыкларны алдан күреп, аларга әзерләнә (Мәд. 89:10). Гаилә алдан план кормаса, берәр хәл кинәт килеп чыкканда, катлаулы карарларны тиз арада кабул итәргә туры киләчәк. Ә андый вакытта, бер белгеч әйткәнчә, «карарлар кабул итү, гадәттә, бик авыр була». Андый хәлгә эләгеп, гаилә әгъзалары стресска дучар була һәм аларның үзара тынычлыгы бозылырга мөмкин. Ләкин барысын алдан планлаштыру гаиләгә, көтмәгәндә берәр хәл килеп чыкса, нәрсә эшләргә дип аптырап калмаска ярдәм итә (Гыйб. сүз. 20:18).

Гаилә, бергә җыелып, килеп чыккан хәлдә нәрсә эшләп була икәне турында сөйләшә ала (6—8 нче абзацларны кара.)

6. Ни өчен булачак үзгәрешләр һәм ата-ананың кайда торачаклары турында алдан сөйләшү һәркем өчен файдалы?

6 Ата-анагыз белән өйләрендә булачак үзгәрешләр һәм, бәлки, күченү турында сөйләшү авыр булырга мөмкин. Шулай да, күпләр андый сөйләшүләрнең соңрак бик файдалы булганын таныган. Ни өчен? Чөнки, берәр авырлык килеп чыкканчы, аларга авыр сораулар турында сөйләшү, бер-береңне хөрмәт белән тыңлау һәм планнар кору җиңелрәк булган. Бер-берсенә ярату һәм игелек күрсәтеп, үз фикерләрен алдан белдергәнгә, аларга кирәкле вакытта карарлар кабул итү әллә ни авыр булмаган. Бәлки, олы яшьтәгеләр мөмкин кадәр озаграк үзләре генә яшәргә теләр.  Әмма андый чакта да ата-аналарга балалары белән сөйләшеп алу һәм кайсы яклардан балалар ярдәм итәчәк икәнен билгеләү файдалы булыр.

7, 8. Гаиләләргә нәрсә турында алдан сөйләшергә кирәк һәм ни өчен?

7 Ата-аналар, гаиләгез белән җыелып сөйләшкәндә үз теләкләрегезне, тәкъдимнәрегезне белдерегез һәм материаль мөмкинлекләрегез турында әйтегез. Шулчак, сез бервакыт үзегез карарлар кабул итә алмый башласагыз, балаларыгыз, теләкләрегезне исәпкә алып һәм сезне чикләмәскә тырышып, дөрес карарлар кабул итә алыр (Эфес. 6:2—4). Мәсәлән, сез балаларыгызның берсе сезгә үзенә күченергә тәкъдим итәр дип көтәсез, ди. Я, бәлки, сез башка нәрсәгә өметләнәсез, ди. Булдырып булмаганны көтмәгез һәм шуны онытмагыз: кешеләр бер үк нәрсәгә төрлечә карый. Шунлыктан я сезгә үз карашыгызны, я балаларыгызга үз карашларын үзгәртергә кирәк булыр, ә моның өчен вакыт таләп ителә.

8 Гаиләдәгеләр, алдан планнар корып һәм төрле сораулар турында фикерләшеп, күп кенә авырлыклардан кача ала (Гыйб. сүз. 15:22). Сөйләшкәндә, дәвалану белән бәйле сорауларны һәм теләкләрегезне игътибарсыз калдырмагыз. Йәһвә Шаһитләре куллана торган «Ихтыяр белдерү» документында телгә алынган сораулар турында да сөйләшү мөһим. Һәр кешенең үзенә тәкъдим ителгән дәвалау ысуллары турында белү, аларга ризалашу я алардан баш тарту хокукы бар. Андый теләкләрен олы кеше «Ихтыяр белдерү» документына язып куя ала. Үзегез ышанган берәр кешене (закон рөхсәт итсә) вәкил итеп сайлап, сез аңа, кирәк булса, дәвалау белән бәйле сорауларны, ихтыярыгызны исәпкә алып, хәл итәргә хокук бирәсез. Кирәк булганда кулланыр өчен, сезнең үзегезнең, сезне караган кешеләрнең һәм сайлаган вәкилләрегезнең «Ихтыяр белдерү» документыгызның копияләре булса, яхшы булыр. Кайбер олы яшьтәгеләр «Ихтыяр белдерү» документын башка мөһим документлары белән бергә, мәсәлән, иминият белән бәйле документлар, васыятьнамә, финанс документлары һәм дәүләт учреждениеләренең контактлары белән бергә саклый.

ҮЗГӘРЕШЛӘРГӘ КҮНЕГҮ

9, 10. Ата-аналар күбрәк ярдәмгә кайчан мохтаҗ була башларга мөмкин?

9 Ата-ана үзе турында кайгырта алса, аларның еш кына балаларыннан бәйсез яшисе килә, һәм балалар да күп кенә очракларда моңа каршы түгел. Бәлки, алар үзләре ашарга пешерә, өйләрен җыештыра, дарулар эчә һәм үз фикерләрен ачык белдерә ала. Ул чакта балалар моны исәпкә алып эш итәр. Әмма вакыт узу белән ата-аналар начар йөри башласа, мәсәлән, инде кибеткә дә чыга алмаса, я хәтерләре шактый нык начарланса, балалар аларга ярдәм итәр өчен кирәкле чаралар күрер.

10 Олы яшьтәгеләрнең зиһеннәре чуалуы һәм депрессиягә бирелүе бар. Аларның колаклары ишетми я күзләре күрми башларга, хәтерләре начарланырга я алар бәвелен тота алмый башларга мөмкин. Сәламәтлек белән андый я башка проблемалар килеп чыкса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк булыр. Кайчак бу сорауны хәл итәр өчен балалар үзләре эш итәргә  тиеш. Балаларга әтисе я әнисе кайчандыр үзе башкарган шәхси эшләрне башкарырга да туры килер. Ата-аналарына сыйфатлы ярдәм күрсәтелсен өчен, балаларга аларның хокукларын якларга, документлар белән ярдәм итәргә, үзләрен кирәкле җирләргә машина белән алып барырга һәм башка нәрсәләр эшләргә кирәк булыр (Гыйб. сүз. 3:27).

11. Ата-анагызга үзгәрешләргә күнегергә җиңел булсын өчен, нәрсә эшләп була?

11 Ата-анагызның сәламәтлек белән бәйле проблемаларын хәл итеп булмаса, аларны башкача кайгыртырга я өйләрен ихтыяҗларына карап җайлаштырырга кирәк булыр. Гадәттә, зур булмаган үзгәрешләргә күнегү җиңелрәк. Яшәгән урыныгыз ата-анагызга бик якын булмаса, аларның имандашы я күршесе яннарына кереп торса һәм хәлләре турында сезгә хәбәр итеп торса, шул җитәрлек булмасмы? Ата-анагызга ашарга пешереп һәм өйләрен җыештырып торырга гына кирәк түгелме? Аларга йөрергә, юынырга һәм башка эшләрне башкарырга җиңел һәм куркынычсыз булсын өчен, өйләрендә кайбер үзгәрешләр ясап булмыймы? Олы яшьтәгеләрнең алга таба да әзме-күпме мөстәкыйльлекләре кала алсын өчен, аларга, бәлки, социаль хезмәткәрнең ярдәме генә кирәктер. Әмма аларга берүзләренә яшәү авыр була башласа, аларга даими ярдәм күрсәтергә кирәк булыр. Һәрхәлдә, ата-анагыз яшәгән җирдә олы яшьтәгеләргә нинди ярдәм күрсәтелә икәне турында белешегез *. (Гыйбрәтле сүзләр 21:5 укы.)

КАЙБЕРӘҮЛӘР АВЫРЛЫКЛАРНЫ НИЧЕК ҖИҢӘ?

12, 13. Ата-анасыннан ерак яшәгән кайбер балалар ата-аналарын хөрмәт иткәннәрен күрсәтер өчен һәм кайгыртыр өчен нәрсә эшли?

12 Кайгыртучан балалар ата-аналарының барысы яхшы булуын тели. Ата-аналарын кайгырталар икәнен белү балаларга җан тынычлыгын бирә. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында күп кенә балалар үз ата-анасы янында яшәми. Андый очракларда кайберәүләр отпуск кулланып ата-анасы янына барып кайта һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтә. Даими рәвештә, хәтта мөмкин булса көн саен, шалтыратып торуыгыз яисә почта я интернет аша хатлар язып торуыгыз аларны яратуыгызга ышандырыр (Гыйб. сүз. 23:24, 25).

13 Хәтта ата-анагыздан ерак яшәсәгез дә, сезгә аларның көндәлек ихтыяҗлары турында уйларга кирәк булыр. Ата-анагыз Йәһвә Шаһитләре булса, сез аларның җыелышындагы өлкәннәр белән сөйләшеп киңәшләшә аласыз. Моның турында дога кылырга онытмагыз. (Гыйбрәтле сүзләр 11:14 укы.) Ата-анагыз Йәһвә Шаһите булмаса да, сез аларны «хөрмәт итәргә» тиеш (Чыг. 20:12; Гыйб. сүз. 23:22). Әлбәттә, бар гаиләләр дә бер үк төрле карарлар кабул итми. Кайберәүләр әтиләрен я әниләрен үзләренә ала, я алар үзләренә якынрак күченсен өчен чаралар күрә. Ләкин һәр очрак үзенчәлекле. Кайбер ата-аналарның үз балалары һәм аларның гаиләләре белән яшисе килми; аларның, башкаларга йөк булмыйча, бәйсез тормыш алып барасы килә. Кемдер, мөмкинлеге булса, үзе турында кайгыртсын өчен берәр кешене яллар һәм үз өендә генә яшәргә булыр (Вәг. 7:12).

14. Ата-анасын караган кешенең нинди авырлыклары туарга мөмкин?

14 Күп кенә гаиләләрдә ата-ананы карау үзләренә якынрак яшәгән улының я кызының җилкәсенә төшә. Шулай да андый балалар үз гаиләләренең ихтыяҗларын да кайгыртырга тиеш. Һәр кешенең вакыты һәм көче чикле. Ата-анасын караган кешенең шартлары да үзгәрергә мөмкин. Ул чакта гаилә әгъзаларына башкарган вазифаларын яңадан карап чыгарга туры килер. Гаилә әгъзаларының берсе үзенә чамадан тыш күп вазифалар алмадымы? Башка балалар күбрәк ярдәм итә алмыймы? Мәсәлән, алар ата-аналарын чиратлашып кайгырта аламы?

15. Ата-анасын караган кешегә хәлдән таймас өчен нәрсә эшләп була?

 15 Әтисен я әнисен караган кешенең хәлдән таюы бар (Марк 6:31). Кайгыртучан балалар ата-аналары өчен кулларыннан килгәннең барысын эшләргә теләсә дә, аларны карау үзләре өчен күтәрә алмаслык йөк булып китәргә мөмкин. Андый хәлгә җиткән кешегә, көчләре чикле икәнен танып, башкалардан ярдәм сорарга кирәк булыр. Аңа тәмам арып бетмәс өчен, бәлки, башкаларның вакыт-вакыт ярдәм итеп торулары җитәр.

16, 17. Олы яшьтәге ата-аналарын караган балалар нинди авырлыклар кичерергә мөмкин, һәм аларны җиңәр өчен алар нәрсә эшли ала? («Кайгыртуга дөрес караш» дигән рамканы кара.)

16 Яраткан ата-ананың картлык аркасында газапланганын күрү күңелне сызлата. Еш кына ата-анасын караган кешенең моңсу, борчылу, ачу, гаеп хисләре туа, кәефләре бозыла, алар хәтта ярсырга мөмкин. Кайчак олы яшьтәге әти я әни рәнҗетерлек сүзләр әйтергә я рәхмәтсез булырга мөмкин. Сезнең очрагыгызда шулай булса, үпкәләргә ашыкмагыз. Бер психолог болай ди: «Теләсә нинди хисне, аеруча тискәре берәр хисне җиңәр өчен, иң яхшы юл — аның үзегездә барлыгын тану. Бу хис сездә бар икәнен инкяр итмәгез һәм аның өчен үзегезне каты хөкем итмәгез». Күңелегезне тормыш иптәшегезгә, берәр туганыгызга я якын дустыгызга бушатыгыз. Андый сөйләшүләр сезгә җан тынычлыгын саклап калырга ярдәм итәр.

17 Кайчак гаиләләрнең, үз ата-аналарына алга таба да кирәкле кайгыртуны күрсәтер өчен, материаль яктан мөмкинлекләре дә калмаска, тиешле белемнәре дә булмаска мөмкин. Ул чакта аларга ата-аналарын өзлексез карар өчен ярдәм кирәк булыр. Кайбер илләрдә олы яшьтәгеләргә профессиональ кайгырту күрсәтә торган учреждениеләр бар. Һәм кайберәүләр, ата-аналарының ихтыяҗлары тиешенчә канәгатьләндерелсен өчен, аларны шунда урнаштырырга карар итә. Бер апа-кардәшебез үз анасы янына андый учреждениегә көн саен диярлек йөргән. Ул үз гаиләсе турында болай ди: «Әнине тәүлек буе кайгыртырга кирәк иде, ә без моны булдыра алмый идек. Аны махсус учреждениегә бирү җиңел булмады. Эмоциональ яктан бу бик авыр иде. Ләкин әни өчен тормышының соңгы айларында анда тору яхшырак булды, һәм ул үзе дә моңа риза булды».

18. Ата-аналарын караган кешеләр нәрсәгә ышана ала?

18 Ата-ананы карау төрле яктан, шул исәптән эмоциональ яктан, җиңел булмаска мөмкин. Бу вазифаны үтәүгә килгәндә, дөрес карарлар җыелмасы юк. Шулай да барысын зирәклек белән планлаштырып, гаиләдәгеләр белән хезмәттәшлек итеп, ачык аралашып һәм, иң элек, чын күңелдән дога кылып, сез, яраткан ата-анагызны кайгыртып, аларны хөрмәт иткәнегезне күрсәтә алырсыз. Шулай эшләп сез, аларга кирәкле кайгырту күрсәтелә һәм игътибар бирелә икәнен белеп, канәгать булырсыз. (1 Көринтлеләргә 13:4—8 укы.) Иң мөһиме, сез Йәһвәнең үз ата-анасын хөрмәт иткән кешеләргә биргән фатихасын алырсыз. Ул сезне җан тынычлыгы белән бүләкләр (Флп. 4:7).

^ 3 абз. Ата-аналар һәм балалар кабул итәчәк карарлар җирле культурага бәйле булырга мөмкин. Кайбер илләрдә балаларның олыгайган ата-аналары белән һәм әби-бабалары белән бергә торулары я алар белән тыгыз бәйләнештә булулары — гадәти нәрсә, һәм анда бергә яшәү хәтта яхшырак дип санала.

^ 11 абз. Әтиегез я әниегез әле дә үз өендә яши икән, аны кайгыртуда ярдәм иткән ышанычлы кешеләрнең шул өйдән ачкычлары булса, яхшы булыр. Берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, алар ул өйгә керә алыр.