«Мине яратканы өчен, аны коткарырмын; ул Минем исемемне белде, аның өчен саклармын» (МӘД. 90:14).

1, 2. Төрле шартларда үскәнебез һәм хакыйкать белән төрлечә танышуыбыз турында нәрсә әйтеп була?

ЙӘҺВӘ гаиләгә нигез салган (Эфес. 3:14, 15). Хәтта бер гаиләдә үскән кешеләрнең холыклары һәм тормыш шартлары төрле була. Күпләрне әти-әнисе тәрбияләп үстергән. Кайберәүләрнең әти-әнисе чирләп, авариягә эләгеп я башка бәла-каза аркасында вафат булган. Ә кемдер үз әти-әнисен хәтта күрмәгән дә.

2 Йәһвә гаиләсенең әгъзалары да хакыйкать белән төрлечә танышкан. Сез, бәлки, хакыйкатьтә үскәнсездер, һәм Аллаһы принципларына сезне әти-әниегез өйрәткәндер (Кан. 6:6, 7). Я сез, күпләр кебек, хакыйкатьне Йәһвә хезмәтчеләреннән белгәнсездер (Рим. 10:13—15; 1 Тим. 2:3, 4).

3. Безнең һәрберебезнең нинди уртак якларыбыз бар?

3 Без хакыйкатькә төрлечә килгән булсак та, һәрберебезнең уртак яклары бар. Адәм Аллаһыга тыңлаучан булмаганга, камил кеше юк, һәркем гөнаһлы һәм үлемне мирас итеп алган (Рим. 5:12). Шулай булса да, без, чын гыйбадәт кылучылар буларак, Йәһвәгә «безнең Атабыз» дип мөрәҗәгать итә алабыз. Аллаһының сайланган халкы Исраил дә дога кылганда: «Йәһвә, син — безнең Атабыз»,— дип әйтә алган (Ишаг. 64:8). Өстәвенә, Гайсә үз үрнәк догасын  мондый сүзләр белән башлаган: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен» (Мат. 6:9).

4, 5. Күктәге Атабызга тагы да рәхмәтлерәк булыр өчен, без нәрсәне карап чыгарбыз?

4 Күктәге Атабыз безне кайгырта һәм яклый. Мәдхия җырлаучы Йәһвәнең мондый сүзләрен язып куйган: «Мине яратканы өчен, аны [чын гыйбадәт кылучыны] коткарырмын; ул Минем исемемне белде, аның өчен саклармын» (Мәд. 90:14). Әйе, дошманнарыбыз һөҗүм иткәндә, кайгыртучан Йәһвә Аллаһыбыз безне халык буларак юк ителүдән саклый.

5 Күктәге Атабызга карата рәхмәт хисебезне тирәнәйтер өчен, әйдәгез, Аның 1) Бүләк Бирүчебез, 2) Яклаучыбыз һәм 3) иң яхшы Дустыбыз икәненә игътибар итик. Бу өч якны карап чыгу безгә күктәге Атабыз белән мөнәсәбәтләребез турында һәм аны ничек данлый алганыбыз турында уйланырга булышыр. Йәһвә үзенә якынлашырга тырышкан кешеләргә фатихалар бирә. Моның турында да уйлану файдалы булыр (Ягък. 4:8).

ЙӘҺВӘ — БӨЕК БҮЛӘК БИРҮЧЕ

6. Йәһвәне «һәртөрле яхшы... бүләк» Бирүче дип атар өчен сәбәпләрнең берсе нинди?

6 Шәкерт Ягъкуб: «Һәртөрле яхшы һәм камил бүләк югарыдан, күктәге яктырткычлар Атасыннан килә»,— дип язган булган (Ягък. 1:17). Тормыш — Йәһвә биргән искиткеч бүләк (Мәд. 35:10). Тормышыбызны Аллаһыга багышлап, без мул фатихалар кичерәбез. Безнең шулай ук яңа дөньяда яшәргә өметебез бар (Гыйб. сүз. 10:22; 2 Пет. 3:13). Әмма Адәмнән гөнаһ мирас итеп алган кешеләр өчен боларның барысы ничек мөмкин була ала?

7. Аллаһы, без аның белән якын мөнәсәбәтләрдә була алсын өчен, нинди чара күргән?

7 Йәһвә үзенең Бүләк Бирүче икәнен күп тапкырлар раслаган. Мәсәлән, ул, юмарт игелекле булганга, безне коткара. Адәм аркасында һәрберебез камил түгел һәм гөнаһлы (Рим. 3:23). Ләкин Йәһвә безне ярата һәм, без аның белән якын мөнәсәбәтләрдә була алсын өчен, үзе беренче адым ясаган. Рәсүл Яхъя моның турында болай дип язган: «Аллаһы, без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен, аны дөньяга җибәрде. Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте. Мәхәббәтнең асылы шул: без Аллаһыны түгел, ә ул безне яратты һәм Улын үзе белән татулаштыручы, гөнаһларыбызны йолып алучы корбан итеп җибәрде» (1 Яхъя 4:9, 10).

8, 9. Йәһвә Ибраһим белән Исхак көннәрендә үзенең бөек Бүләк Бирүче икәнен ничек күрсәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

8 Б. э. к. XIX гасырда Ибраһим тормышында булган бер вакыйгадан Йәһвәнең кешеләргә ничек мәңгелек тормыш бирәчәген күреп була. Еврейләргә 11:17—19 да моның турында болай диелә: «Иман ярдәмендә Ибраһим, Аллаһы аны сынаганда, Исхакны корбанга инде китергән дип әйтеп була. Аңа, вәгъдәләрне шатлык белән кабул итүчегә: „Сиңа вәгъдә ителгән „нәсел“ Исхак аша киләчәк“,— диелсә дә, ул үзенең бердәнбер улын корбан итәргә әзер булган. Ибраһим, уйланып, Аллаһы Исхакны хәтта үледән терелтә ала дигән нәтиҗәгә килгән. Аның улы аңа кире кайтарылган, һәм бу киләчәк өчен символик образ булган». Ибраһим үз улы Исхакны корбанга китерергә әзер булган кебек, Йәһвә тыңлаучан кешеләр хакына үз Улы Гайсә Мәсихне корбанга китергән. (Яхъя 3:16, 36 укы.)

9 Үзенең корбанга китерелмәячәген аңлагач, нинди җиңеллек сизгәндер Исхак! Аллаһы аның урынына куаклыкта мөгезләре белән буталган бер сарык тәкәсен китерергә кушкач, Исхак, һичшиксез, бик рәхмәтле булган (Ярат. 22:10—13). Шуның өчен дә шул урын  «Аллаһы Үзе боерыр [«бирер», ЯД]» дип аталган булган (Ярат. 22:14).

ТАТУЛАШТЫРУ БҮЛӘГЕ

10, 11. «Татулаштыру хезмәте» кемгә тапшырылган, һәм алар аны ничек башкара?

10 Йәһвәнең безгә биргән бүләкләре турында уйлаганда, без шуны аңлыйбыз: Гайсә Мәсихнең корбаныннан башка без Аллаһы белән дуслар булып китә алмас идек. Паул да моны танып болай язган: «Без мондый нәтиҗәгә килдек: бер кеше барысы хакына үлгән, чөнки барысы инде үлгән булган. Ул, яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр дип, барысы хакына үлгән» (2 Көр. 5:14, 15).

11 Аллаһыны яратканга һәм аңа хезмәт итүне зур хөрмәт дип санаганга, беренче гасырдагы мәсихчеләр үзләренә тапшырылган «татулаштыру хезмәтен» башкарырга әзер булган. Аларның вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эше ярдәмендә эчкерсез кешеләргә Аллаһы белән татулашу, аның белән дуслашу һәм ахыр чиктә аның рухи балалары булып китү мөмкинлекләре ачылган. Бүген Йәһвәнең майланган хезмәтчеләре шул ук хезмәтне башкара. Алар Аллаһы һәм Мәсих исеменнән илчеләр булып хезмәт итә. Шулай итеп, хакыйкатьне кабул итәргә әзер кешеләр Йәһвәгә якынлашып аның хезмәтчеләре булып китә ала. (2 Көринтлеләргә 5:18—20 укы; Яхъя 6:44; Рәс. 13:48).

12, 13. Без Йәһвә биргән бүләкләр өчен рәхмәтле булуыбызны нәрсә эшләп күрсәтә алабыз?

12 Бөек Бүләк Бирүче Йәһвәгә рәхмәтле булганга, җирдә яшәргә өметләнгән бар мәсихчеләр майланганнар белән хезмәттәшлек итеп Патшалыкны вәгазьләү эшен башкара. Бу эштә катнашканда, без Аллаһының башка искиткеч бер бүләген — Изге Язмаларны кулланабыз (2 Тим. 3:16, 17). Аллаһы Сүзен оста кулланып, без башкаларга мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек ачабыз. Бу хезмәтне без Йәһвә Аллаһының тагын бер бүләге — изге рухы ярдәмендә башкарабыз (Зәк. 4:6; Лүк 11:13). Йәһвә Шаһитләренең һәр «Еллык басма»сында вәгазь эшендә ирешкән уңышларыбыз турында әйтелә. Аларны укып, без таң калабыз. Бу эштә катнашып Атабызны һәм Бүләк Бирүчебезне данлау — зур хөрмәт!

13 Аллаһы безгә шулкадәр күп бүләкләр биргән икән, үзебезгә мондый сораулар биреп уйланыйк: «Йәһвәгә биргән бүләкләре өчен никадәр рәхмәтле икәнемне күрсәтер өчен, мин хезмәтемдә көчемнән килгәннең барысын эшлимме? Яхшы хәбәрне тагы да сыйфатлырак вәгазьләр өчен, мин нәрсә эшли алам?» Аллаһының искиткеч бүләкләре өчен рәхмәтле булсак, без Патшалык эшләрен алга таба да беренче урынга куярбыз. Ул чакта Йәһвә бар ихтыяҗларыбызны кайгыртып торыр (Мат. 6:25—33). Без Аллаһының яратуын кадерлибез, шуңа күрә аның хуплавын алыр өчен һәм йөрәген сөендерер өчен барысын эшләргә телибез (Гыйб. сүз. 27:11).

14. Йәһвә үз халкының Коткаручысы булганын ничек күрсәткән?

14 Мәдхия җырлаучы Давыт болай дип җырлаган: «Мин ярлы, мин мескен, әмма Ходай минем өчен сагышланыр; Син — ярдәмчем минем, коткаручым» (Мәд. 39:18). Йәһвә үз халкының Коткаручысы булганын күп тапкыр күрсәткән. Ул аларны, аеруча дошманнары үзләрен каты эзәрлекләгәндә һәм кысрыклаганда, төркем буларак коткарып торган. Без Аллаһыга андый авыр вакытларда безгә ярдәмгә килгәне һәм һәрвакыт күп рухи бүләкләр биреп торганы өчен бик рәхмәтле!

 ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ЯКЛЫЙ

15. Кайгыртучан ата үз баласын һәрвакыт коткарырга әзер. Моны күрсәтә торган мисал китерегез.

15 Кайгыртучан ата үз балаларына кирәкле нәрсәләрне дә бирә һәм аларны яклый да. Алар куркыныч хәлгә эләксә, ул аларны шунда ук коткарырга тырыша. Бер абый-кардәш бәләкәй чагында үзе белән булган бер очракны исенә төшерә. Атасы белән вәгазьдән кайтып килгәндә, аларга елганы кичәргә кирәк булган. Иртән койган яңгыр аркасында елга сулары ташып чыккан. Елганы кичеп чыгар өчен таштан ташка сикерергә кирәк булган. Ул, атасы алдыннан барганда, ялгыш басып бер якка авышкан һәм, ярсып аккан ташкынга барып төшеп, бата башлаган. Атасы аны шунда ук иңбашыннан нык кына тотып алган да коткарган. Малай әтисенә моның өчен бик рәхмәтле булган! Күктәге Атабыз да безне бу бозык дөньяның ярсулы «ташкыннарыннан» коткарып тора һәм дөньяның хакиме Шайтаннан яклый. Шик тә юк, Йәһвә — тиңсез Яклаучыбыз (Мат. 6:13; 1 Яхъя 5:19).

16, 17. Исраиллеләр амалыклылар белән сугышканда, Йәһвә аларга ничек ярдәм иткән һәм аларны ничек яклаган?

16 Б. э. к. 1513 елда Йәһвә исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат иткән һәм аларны Кызыл диңгез аша үткәргәндә саклап торган. Халык чүл аша Синай тавына таба барганда Рефидимгә җиткән. Анда булган вакыйгалар Йәһвәнең кайгыртучан Яклаучы икәнен раслаган.

17 Яратылыш 3:15 тә пәйгамбәрлек ителгәнчә, Шайтан бар көчен куеп яклаучысыз булып күренгән исраиллеләргә һөҗүм итәргә тырышкан. Ул моны Исраил халкының дошманнарын — амалыклыларны — кулланып эшләргә тырышкан (Сан. 24:20). Әйдәгез, Йәһвәнең  Йошуа, Муса, Һарун һәм Хүр кебек тугры кешеләрне кулланып, үз халкын коткарыр өчен нәрсә эшләгәнен карап чыгыйк. Йошуа амалыклылар белән сугышканда, Муса, Һарун һәм Хүр якында гына бер калкулыкта торган. Муса үз кулларын күтәреп торганда, исраиллеләр җиңеп барган. Аның куллары авыраеп киткәч, Һарун белән Хүр аларны тотып торган. Шулай итеп, Йәһвәнең ярдәме һәм яклавы белән генә Йошуа «амалыклыларны җиңгән» булган (Чыг. 17:8—13). Муса шул урында мәзбәх төзеп, аны «Раббы — минем байрагым» дип атаган. (Чыгыш 17:14, 15 укы.)

ШАЙТАН ҺӨҖҮМНӘРЕННӘН ЯКЛАУ

18 Йәһвә үзен яраткан һәм тыңлаган кешеләрне яклый. Дошманнарыбыз безгә һөҗүм иткәндә, без, Рефидимдә булган исраиллеләр кебек, Аллаһының яклавына таянабыз. Йәһвә безне төркем буларак күп тапкыр саклаган һәм Иблис һөҗүмнәреннән коткарган. Аллаһының нейтралитет саклаган кардәшләребезне ничек яклап торганын искә төшерик. Мәсәлән, андый очраклар Германиядә һәм башка илләрдә 1930 елларда һәм 1940 елларның башында нацистлар режимы вакытында булган. Кардәшләребезнең тәрҗемәи хәлләреннән һәм «Еллык басма»ларыннан Аллаһының үз халкын эзәрлекләүләр вакытында ничек яклаганы турында укыганда, Сыендыручыбыз Йәһвәгә иманыбыз ныгый (Мәд. 90:2).

Йәһвә безгә авыр вакытларда тугры калырга ярдәм итәр өчен, имандашларыбызны куллана ала (18—20 нче абзацларны кара.)

18, 19. Безнең көннәрдә Аллаһы үз хезмәтчеләрен ничек яклый?

19 Йәһвә безне кайгыртып үз оешмасы һәм мәсихче басмалар аша мөһим нәрсәләрне исебезгә төшереп тора. Аллаһының шулай итеп безне соңгы елларда ничек саклап торганы турында уйланыйк. Бу дөнья әхлаксызлык, эчкечелек һәм порнография сазлыгына бата барганда, Йәһвә безне, андый куркыныч нәрсәләрдән үз вакытында кисәтеп, әхлакый яктан яклап тора. Мәсәлән, күктәге Атабыз безгә социаль челтәрләрдә «яманнар белән аралашудан» качарга киңәш бирә (1 Көр. 15:33) *.

20. Мәсихче җыелышта без нинди яклау һәм җитәкчелек табабыз?

20 Без Йәһвәнең өйрәтүен кабул итүебезне ничек күрсәтә алабыз? Аның әмерләрен җиренә җиткереп үтәп (Ишаг. 54:13). Җыелышыбызда — ышык урында — без кирәкле җитәкчелек һәм яклау табабыз. Тугры өлкәннәр безгә ярдәм кулын суза һәм Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр бирә (Гәл. 6:1). «Бүләк итеп» бирелгән бу кешеләр аша Йәһвә безне назлы кайгырта (Эфес. 4:7, 8). Шуңа күрә өлкәннәрнең киңәшләренә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш? Без аларны теләп тыңларга тиеш. Алай эшләсәк, Йәһвә безне фатихалаячак (Евр. 13:17).

21. а) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш? б) Киләсе мәкаләдә нинди сорау каралачак?

21 Әйдәгез, алга таба да изге рухка буйсынып күктәге Атабызның җитәкчелеген кабул итик. Шулай ук Гайсә Мәсихнең тормышы турында уйланып аның камил үрнәгенә иярергә тырышыйк. Гайсә, үлеменә кадәр тыңлаучан булганга, зур әҗер алган (Флп. 2:5—11). Йәһвәгә чын күңелдән иман итсәк, ул безне дә фатихалап торачак (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Шуның өчен, әйдәгез, тиңе булмаган Бүләк Бирүчебез һәм Яклаучыбыз Йәһвәгә һәрвакыт таянып торыйк. Аңа хезмәт итү — зур хөрмәт, һәм аны башкару безне бәхетле итә! Әмма Йәһвәнең безнең иң яхшы Дустыбыз икәне нәрсәдән күренә? Бу сорауга җавапны киләсе мәкаләдән алгач, Аллаһыга яратуыбыз тагы да үсәчәк.

^ 19 абз. Андый киңәшләрне «Алар Мәсихне көткән» дигән брошюраның 3—5 битләрендәге «Интернет. Глобаль челтәрне акыллы кулланыгыз» мәкаләсеннән һәм «Мин... сезнең белән» дигән брошюраның 20—29 битләрендәге «Иблиснең тозакларыннан сакланыгыз!» һәм «Шайтан тозакларыннан сакланып, аңа каршы торыгыз!» мәкаләләреннән табып була.