«Без дә аларга каршы җиде көтүче, әйе, кешеләр арасыннан сигез җитәкче күтәрербез» (МИХ. 5:5).

1. Ни өчен Исраил һәм Сурия патшалары үз ниятен тормышка ашыра алмаган?

БЕЗНЕҢ эрага кадәр VIII гасыр урталарында Исраил һәм Сурия патшалары бергә Яһүд патшалыгына каршы сугыш башлаган. Алар Иерусалимга һөҗүм итеп Әһәз патшаны тәхеттән төшерергә һәм аның урынына, күрәсең, Давыт патшаның токымыннан булмаган башка бер кешене утыртмакчы булган (Ишаг. 7:5, 6). Ләкин алар уңышка ирешә алмаган. Йәһвә вәгъдә иткәнчә, Давыт нәселеннән чыккан патшалар һәрвакыт идарә итәргә тиеш булган, ә Аллаһы сүзе беркайчан да үтәлмичә калмый (Йошуа 23:14; 2 Пат. 7:16).

2—4. Ишагыйя 7:14, 16 да язылган пәйгамбәрлекнең а) б. э. к. VIII гасырда, б) б. э. I гасырында ничек үтәлгәнен аңлатыгыз.

2 Башта Сурия белән Исраил патшаларына алар сугышта җиңәчәк дип тоелган. Бер көн эчендә генә Әһәзнең 120 000 кыю сугышчысы үтерелгән булган! Аның улы Маасия́ дә үлгән (2 Елъ. 28:6, 7). Ләкин Йәһвә барысын күреп торган. Ул Давытка биргән вәгъдәсен истә тоткан һәм Ишагыйя пәйгамбәр аша дәртләндерә торган сүзләр әйткән.

3 Ишагыйя пәйгамбәр болай дигән: «Менә, гыйффәтле кыз балага узачак һәм ир бала табачак һәм аңа Иммануил исеме кушачак. Чөнки малай начарлыкны кире кагарга һәм яхшылыкны танырга өйрәнгәнче, син нык курыккан ике патшаның [Суриянең һәм Исраилнең] җире тулысынча калдырылыр» (Ишаг. 7:14, 16). Без бу пәйгамбәрлекнең беренче өлеше Мәсих туганда үтәлгәнен беләбез (Мат. 1:23). Ләкин Сурия һәм Исраил патшалары б. э. I гасырында Яһүдиягә һөҗүм итмәгән. Шуның өчен Иммануил турындагы пәйгамбәрлек шулай ук Ишагыйя заманында үтәлергә тиеш булган.

4 Ишагыйя бу хәбәрне игълан иткәннән соң озак та үтмәстән, аның хатыны балага узган һәм угыл тудырган. Аңа Маһир-Шалал-Хаш-Баз дигән исем кушканнар. Күрәсең, бу бала Ишагыйя әйткән  «Иммануил» булган да *. Ул вакытта балага еш кына ике исем биргәннәр. Берсе сабый туганда бирелгән булган һәм, күрәсең, берәр әһәмиятле вакыйга белән бәйле булган, ә икенчесен әти-әниләре һәм туганнары аңа дәшкәндә кулланганнар (2 Пат. 12:24, 25). Ә Гайсә турында әйткәндә, Иммануил дигән исем аңа карата кайчан да булса кулланылган булган дип әйтер өчен нигез юк. (Ишагыйя 7:14; 8:3, 4 не укы *.)

5. Әхәз патша нинди акылсыз карар кабул иткән?

5 Исраил һәм Сурия Яһүд патшалыгына һөҗүм иткәндә, Ассирия дә бу җирләрне яулап алырга омтылган. Ул рәхимсез һәм ныгая барган патшалык булган. Ишагыйя 8:3, 4 буенча, ассириялеләр, көньяк Яһүд патшалыгын яулап алганчы, «Дәмәшекънең байлыкларын» һәм «Самариядән алынган табышны» алып китәргә тиеш булган. Ишагыйя аша әйтелгән Аллаһының сүзенә ышаныр урынына, имансыз Әхәз акылсыз эш итеп Ассирия белән килешү төзегән. Нәтиҗәдә, ассириялеләр Яһүднең мәрхәмәтсез хакимнәре булып киткән (4 Пат. 16:7—10). Әхәз, яһүдләрнең җитәкчесе һәм көтүчесе буларак, үз халкын якларга тиеш булган. Әмма ул моны эшләмәгән. Без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: мөһим карар кабул иткәндә, мин Йәһвәгәме яисә кешеләргә таянаммы? (Гыйб. сүз. 3:5, 6).

ЯҢА КӨТҮЧЕ БАШКАЧА ЭШ ИТӘ

6. Әһәзнең һәм Һизәкиянең идарә итүләре бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торган?

6 Әхәз б. э. к. 746 елда вафат булганнан соң, тәхеткә аның улы Һизәкия утырган. Ул вакытта яһүд халкы ярлы булган һәм Йәһвәгә инде гыйбадәт кылмаган. Һизәкия, патша буларак, нәрсә эшләр? Ул беренче чиратта илнең икътисадый хәлен яхшыртырга тырышырмы? Юк. Һизәкия рухи кеше һәм үз халкы өчен яхшы көтүче булган. Иң элек ул кешеләргә яңадан Йәһвәгә гыйбадәт кыла башларга булышкан. Аллаһы үзеннән нәрсә көткәнен аңлагач, Һизәкия тоткарланмыйча эш итә башлаган. Ул безнең өчен бик яхшы үрнәк калдырган! (2 Елъ. 29:1—19).

7. Ни өчен левилеләр яңа патшаның ярдәменә мохтаҗ булган?

7 Левилеләр саф гыйбадәт кылуны торгызу өчен җаваплы булган. Шуның өчен Һизәкия левилеләр белән очрашып аларга ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Ул болай дигән: «Йәһвә сезне үзе алдында басып тору, үз хезмәтчеләре булып хезмәт итү... өчен сайлап алды» (2 Елъ. 29:11). Шул очрашуда булган тугры левилеләрнең патшаның сүзләрен ишетү белән шатлыкларыннан күз яшьләре ага башлагандыр. Әйе, левилеләргә халыкка саф гыйбадәт кылуда булышырга әмер бирелгән булган!

8. Һизәкия халыкка Йәһвәгә кире кайтырга булышыр өчен тагын нәрсә эшләгән, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

8 Һизәкия Яһүд һәм Исраил патшалыгындагы бар кешеләрне әһәмиятле Пасах бәйрәмен үткәрергә чакырган. Аннан соң җыелган кешеләр җиде көнлек Төче икмәк бәйрәмен дә үткәргән. Халык шулкадәр шат булган ки, хәтта тагы җиде көнгә калып бәйрәм иткән. Изге Язмаларда моның турында болай дип язылган: «Иерусалимда зур шатлык хөкем сөрде, чөнки Давыт улының Исраил патшасы Сөләйманның көннәреннән бирле Иерусалимда андый хәлнең булганы юк иде әле» (2 Елъ. 30:25, 26). Бөтен халык бу рухи бәйрәмдә бик дәртләнеп киткәндер! 2 Елъязма 31:1 дә без болай дип укыйбыз: «Бәйрәмнән соң... алар... изге агач баганаларны кисеп ташлады, изге биеклекләрне һәм  мәзбәхләрне җимерде». Шулай итеп, халык яңадан Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаган. Бу аларга тиздән булачак вакыйгаларга әзерләнергә ярдәм иткән.

ПАТША АВЫР ВАКЫТЛАРГА ӘЗЕРЛӘНӘ

9. а) Ни сәбәпле исраиллеләрнең ниятләре тормышка ашмаган? б) Яһүдкә каршы сугыша башлагач, Синахериб нинди уңышларга ирешкән?

9 Ишагыйя пәйгамбәр әйткәнчә, ассириялеләр Исраил патшалыгын яулап алган һәм анда яшәүче халыкны туган җиреннән чыгарып әсирлеккә алып киткән. Шуңа күрә исраиллеләрнең Давыт токымыннан булмаган кешене Яһүд патшасы итеп кую ниятләре тормышка ашмаган. Ә ассириялеләр нәрсә эшләргә ниятләгән? Хәзер инде аларның Яһүдне яулап аласы килгән. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Һизәкиянең патшалык итүенең ундүртенче елында Ассирия патшасы Синахериб Яһүднең барлык ныгытылган шәһәрләренә каршы чыгып, аларны яулап алды». Синахериб 46 Яһүд шәһәрен басып алган. Әйтик, сез Иерусалимда ул вакытта яшисез, ди. Ассирия гаскәре тиз генә Яһүд шәһәрләрен бер-бер артлы яулап, сезнең өегезгә якынлашып бара! Сез үзегезне ничек хис итәр идегез? (4 Пат. 18:13).

10. Ни өчен Михей 5:5, 6 да язылган сүзләр Һизәкияне ныгыткан дип әйтеп була?

10 Әлбәттә, Һизәкия үзләренә янаган куркыныч турында белгән. Ләкин ул, мөртәт булган әтисе Әһәздән аермалы буларак, куркуга бирелмәгән һәм мәҗүси халыктан ярдәм эзләмәгән. Һизәкия Йәһвәгә таянган (2 Елъ. 28:20, 21). Ул Михей пәйгамбәрнең алдан әйткән мондый сүзләрен белгәндер: «Без дә аларга [ассириялеләргә] каршы җиде көтүче, әйе, кешеләр арасыннан сигез җитәкче күтәрербез. Алар Ассирия җирен... аның керү юлларында кылыч белән җәзалар» (Мих. 5:5, 6). Йәһвә тарафыннан әйтелгән бу сүзләр Һизәкияне, күрәсең, ныгыткандыр. Алардан ул Йәһвәнең гадәти булмаган гаскәрне кулланып ассириялеләрне камап алачагын белгән.

11. Җиде көтүче белән сигез җитәкче турындагы пәйгамбәрлекнең иң мөһим үтәлеше кайчан булачак?

11 Җиде көтүче белән сигез җитәкче турындагы пәйгамбәрлекнең төп, ягъни иң мөһим, үтәлеше кайсы вакытка карый? Бу сүзләр күп еллар узгач, «чыгышы белән борынгы заманнардан» булган «Исраилдә идарәче» Гайсәнең тууыннан соң үтәлергә тиеш. (Михей  5:1, 2 не укы *.) Бу пәйгамбәрлек бүгенге «ассириялеләр» Йәһвә хезмәтчеләренә һөҗүм иткәндә үтәләчәк. Йәһвә үз дошманнарын тар-мар итәр өчен Улы җитәкчелегендәге нинди гаскәрне кулланачак? Бу мәкаләдән без бу сорауга җавапны табарбыз. Ләкин башта, әйдәгез, шуңа игътибар итик: ассириялеләр Яһүдкә һөҗүм иткәндә Һизәкиянең эш итүеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

ҺИЗӘКИЯ АКЫЛЛЫ ЭШ ИТӘ

12. Һизәкия һәм башкалар Аллаһы халкын яклар өчен нәрсә эшләгән?

12 Без берәр проблеманы хәл итә алмаганда, Йәһвә һәрвакыт безгә ярдәм итәргә әзер, ләкин ул бездән кулыбыздан килгәнне эшләвебезне дә көтә. Һизәкия шулай эшләгән дә. Ул «үзенең мирзалары һәм гаскәриләре» белән киңәшләшкән һәм алар бергәләшеп «шәһәр читендәге су чыганакларын бетерергә карар иткән... [...] Өстәвенә, ул [Һизәкия] тәвәккәллек белән стенаның җимерек урыннарын төзәткән һәм анда манаралар торгызган, ә тыштан тагын бер кат стена төзегән. Ул... күп-күп кораллар белән калканнар эшләгән» (2 Елъ. 32:3—5). Йәһвә ул вакытта, үз халкын яклар өчен һәм көтәр өчен, берничә кыю ирне — Һизәкияне, аның мирзаларын һәм тугры пәйгамбәрләрне кулланган.

13. Һизәкия халыкны ассириялеләрнең һөҗүменә әзерләр өчен нәрсә эшләгән? Ни өчен бу мөһим булган?

13 Әйе, Һизәкия суларны туктаткан һәм шәһәр стеналарын ныгыткан. Әмма ул тагы да мөһимрәк бер нәрсә эшләгән. Ул яхшы көтүче булганга, халыкны җыеп, аны мондый сүзләр белән ныгыткан: «Ассирия патшасыннан... курыкмагыз һәм котыгыз алынмасын, чөнки безнең белән булганнар аның белән булганнардан күбрәк. Алар белән кеше кулы, ә безнең белән, безгә ярдәм итәр өчен һәм безнең хакка сугышыр өчен, Аллаһыбыз Йәһвә». Һизәкия халыкка Йәһвә алар өчен көрәшәчәк дип әйткән. Аның бу искә төшерүе аларга Аллаһыга таянырга һәм кыю булырга ярдәм иткән. Һизәкия, аның мирзалары һәм кыю кешеләре, Михей һәм Ишагыйя пәйгамбәрләр, Йәһвә алдан әйткәнчә, үзләренең яхшы көтүчеләр булуын раслаган (2 Елъ. 32:7, 8; Михей 5:5, 6 ны укы *).

Һизәкиянең сүзләре халыкны ныгыткан (12, 13 нче абзацларны кара.)

14. Рабсак халыкка нәрсә әйткән, һәм халык үзен ничек тоткан?

14 Ассирия патшасы үз гаскәре белән Иерусалимнан көньяк-көнбатышта урнашкан Лакиш шәһәрендә тукталган. Шул җирдән Синахериб Иерусалимга өч кешесен хәбәр белән җибәргән. Ул шәһәрнең үзенә сугышсыз бирелүен таләп иткән. Рабсак титулын йөрткән вәкилләрнең берсе Иерусалимдагы халыкка туган телләрендә мөрәҗәгать иткән. Башта ул аларны Һизәкияне тыңламаска һәм ассириялеләргә буйсынырга өндәргә тырышкан. Шуннан соң ул аларны, мул тормыш булган җиргә алып китәрмен, дип алдаган. (4 Патшалык 18:31, 32 не укы *.) Моннан тыш рабсак аларга, халыкларның илаһлары үз хезмәтчеләрен яклый алмаган кебек, Йәһвә дә аларны ассириялеләрнең кулыннан коткара алмас дип әйткән. Халык акыллы эш итеп, бу алдауларны һәм нахак гаепләүләрне ишетсә дә, бер сүз дә җавап кайтармаган. Бүген Йәһвә  хезмәтчеләре шулай ук эш итәргә тырыша. (4 Патшалык 18:36 ны укы *.)

15. Иерусалимда яшәүчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булган, һәм Йәһвә шәһәрне ничек коткарган?

15 Һизәкиянең рухы төшкән. Ләкин башка халыктан ярдәм сораганчы, ул Ишагыйя пәйгамбәр аша Йәһвәдән ярдәм эзләгән. Ишагыйя Һизәкиягә болай дигән: «Ул [Синахериб] бу шәһәргә кермәячәк һәм монда үз угын атмаячак» (4 Пат. 19:32). Иерусалимда яшәүчеләргә кыю булырга һәм бирешмәскә генә кирәк булган. Йәһвә Яһүд өчен үзе көрәшәчәк дип вәгъдә иткән. Һәм ул шулай эшләгән дә! «Шул ук төнне Йәһвә фәрештәсе чыгып, ассириялеләрнең лагеренда йөз сиксән биш мең кешене үтергән» (4 Пат. 19:35). Һизәкия шәһәр суларын туктатып аның стеналарын ныгыткан булса да, яһүд халкы моның аркасында түгел, ә Йәһвәнең көче белән коткарылган булган.

БЕЗ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘ АЛАБЫЗ?

16. Бүген а) Иерусалимда яшәүчеләр, б) «ассириялеләр» һәм в) җиде көтүче вә сигез җитәкче кемне символлаштыра?

16 Җиде көтүче һәм сигез җитәкче турындагы пәйгамбәрлекнең төп үтәлешен без бүгенге көндә күрәбез. Үткәндә ассириялеләр Иерусалимда яшәүчеләргә һөҗүм иткән булган. Киләчәктә дә «ассириялеләр» Йәһвә хезмәтчеләрен юк итәргә теләп, аларга һөҗүм итәчәк. Изге Язмаларда бу һөҗүм «Магог җиреннән Гогның» һөҗүме, «төньяк патшаның» һөҗүме һәм «җир патшаларының» һөҗүме дип атала (Йәз. 38:2, 10—13; Дан. 11:40, 44, 45; Ачыл. 17:14; 19:19). Бу шигырьләрдә сүз бер үк һөҗүм турында барамы? Анысы билгесез. Изге Язмаларда бер үк һөҗүм төрле исемнәр белән аталырга мөмкин. Йәһвә явыз дошманнарга, ягъни «ассириялеләргә», каршы нинди гаскәрне кулланачак? Аллаһы гадәти булмаган гаскәрне — «җиде көтүче» һәм «сигез җитәкчене» кулланачак (Мих. 5:5). Бу гаскәр — җыелыштагы өлкәннәр (1 Пет. 5:2). Бүген Йәһвә алар аша үзенең кыйммәтле сарыкларын көтә һәм ныгыта. Шулай итеп, ул аларны «ассириялеләрнең» якынлашып барган һөҗүменә әзерли *. Михей пәйгамбәрлеге буенча, бу гаскәр «Ассирия җирен... кылыч белән җәзалар» (Мих. 5:6). Алар «кулланган коралларның» берсе — «рух кылычы», ягъни Аллаһы Сүзе (2 Көр. 10:4; Эфес. 6:17).

17. Өлкәннәр бу мәкаләдән нәрсәгә өйрәнә ала?

17 Өлкәннәр, югарыда әйтелгәннәрдән сез нәрсәгә өйрәнә аласыз? 1) Якынлашып барган «ассириялеләрнең» һөҗүменә әзерләнер өчен, иң мөһиме, сезгә үз иманыгызны ныгытырга һәм кардәшләргә шуны ук эшләргә ярдәм итәргә кирәк. 2) Сезнең, «ассириялеләр» һөҗүм иткәндә, Йәһвәнең үз халкын коткарачагына ышанычыгыз нык булырга тиеш. 3) Ул вакытта Йәһвә оешмасы тарафыннан сезгә бирелгән җитәкчелек сәер булып күренергә мөмкин. Ничек кенә булмасын, һәрберебез биреләчәк күрсәтмәләргә колак салырга әзер булырга тиеш. 4) Берәрсе дөньяви белемгә, материаль әйберләргә я кеше оешмаларына таянып яшәсә, аңа хәзер фикер йөртү рәвешен үзгәртергә кирәк. Өлкәннәр, иманнары зәгыйфь булган кардәшләргә ярдәм күрсәтегез.

18. Һизәкия заманында Аллаһы халкы белән булган хәл турында уйлану безгә киләчәктә нинди файда китерер?

18 Вакыт җиткәч, Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре, Һизәкия заманында Иерусалимдагы халык кебек, ярдәмсез булып күренер. Ул вакытта һәрберебезгә Һизәкия әйткән сүзләр көч өстәр. Дошманнарыбыз белән «кеше кулы, ә безнең белән, безгә ярдәм итәр өчен һәм безнең хакка сугышыр өчен, Аллаһыбыз Йәһвә». Әйдәгез, моны һәрвакыт исебездә тотыйк! (2 Елъ. 32:8).

^ 4 абз. Ишагыйя 7:14 тә «гыйффәтле кыз» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе кияүдә булган хатынга да, гыйффәтле кызга да кулланылган булган. Шулай итеп, бу сүз Ишагыйянең хатынына да, Мәрьямгә дә кагылырга мөмкин.

^ 4 абз. Ишагыйя 7:14; 8:3, 4: «Шуңа күрә Йәһвә сиңа мондый билге бирер: „Менә, гыйффәтле кыз балага узачак һәм ир бала табачак һәм аңа Иммануил исеме кушачак“. Аннары мин пәйгамбәр-хатыным белән якынлык кылдым, һәм ул балага узып, угыл тудырды. Шунда Йәһвә миңа болай диде: „Аңа Маһир-Шалал-Хаш-Баз дигән исем куш, чөнки бала „әти“ һәм „әни“ дип әйтергә өйрәнгәнче, Дәмәшекънең байлыкларын һәм Самариядән алынган табышны Ассирия патшасына алып китәрләр“».

^ 11 абз. Михей 5:1, 2: «[...] Исраил судьясының яңагына таяк белән сугачаклар. Һәм син, Бәйтлеһем-Ефрафа, Яһүдтәге меңләгәннәр арасында шулкадәр кечкенә, хәтта алар арасында исәпләнә дә алмыйсың. Синнән минем өчен Исраилдә идарәче булачак зат чыгачак, ул чыгышы белән борынгы заманнардан, элекке көннәрдән булачак».

^ 13 абз. Михей 5:5, 6: «Һәм ул тынычлык китерер. Ассириялеләр безнең илебезгә килеп, без яшәгән манараларны таптый башлагач, без дә аларга каршы җиде көтүче, әйе, кешеләр арасыннан сигез җитәкче күтәрербез. Алар Ассирия җирен һәм Нәмруд җирен аның керү юлларында кылыч белән җәзалар. Ассириялеләр илебезгә килеп, җиребезне таптый башлагач, ул безне коткарыр».

^ 14 абз. 4 Патшалык 18:31, 32: «Һизәкияне тыңламагыз, чөнки Ассирия патшасы болай ди: „Минем белән тынычлык килешүе төзегез һәм бирелегез, һәм һәрберегез үзенең йөзем һәм инҗир агачларының җимешен ашар һәм үз коесыннан су эчәр. Аннары мин килеп, сезне үзегезнең җирегезгә охшаш җиргә, ашлык белән яңа шәраб, икмәк белән йөзем бакчалары, бал белән зәйтүн агачлары булган җиргә алып китәрмен. Шулчак сез үлмәссез, яшәрсез. Һизәкияне тыңламагыз, чөнки ул: „Йәһвә безне коткарачак“,— диеп, сезне ялгыштыра».

^ 14 абз. 4 Патшалык 18:36: «Әмма халык дәшмәде һәм җавап итеп аңа бер сүз дә әйтмәде, чөнки патша: „Аңа җавап бирмәгез“,— дип боерган иде».

^ 16 абз. Изге Язмаларда җиде дигән сан, гадәттә, берәр нәрсәнең тулылыгын аңлата. Сигез дигән сан (җидедән бергә артык) кайчак берәр нәрсәнең муллыгын символлаштыра.