Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Алга таба да сабырлык белән көтеп торыйк

Алга таба да сабырлык белән көтеп торыйк

«Мин исә... сабырлык белән көтәм» (МИХ. 7:7).

1. Нәрсә аркасында без сабырлыкны югалтырга мөмкин?

МӘСИХ җитәкчелегендәге Патшалык 1914 елда урнаштырылгач, Шайтан дөньясының соңгы көннәре башланган. Шул елны күктә сугыш башланган, һәм Гайсә Иблисне җеннәре белән җиргә бәреп төшергән. (Ачылыш 12:7—9 ны укы.) Шайтан үзенә «вакыт аз калганын» белә (Ачыл. 12:12). Ләкин бу «вакыт» инде 100 ел диярлек дәвам ителә, һәм кайберәүләр соңгы көннәр озакка сузылган дип уйларга мөмкин. Без Йәһвәнең бу дөньяны юк итәчәген көтеп сабырлыгыбызны югалтмадыкмы?

2. Бу мәкаләдә без нинди сорауларга җавап табарбыз?

2 Сабырлыкны югалту куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ни өчен? Чөнки безнең уйламыйча эш итә башлавыбыз ихтимал. Бу мәкаләне карап чыгу безгә Йәһвәне алга таба да сабырлык белән көтеп торырга тәвәккәл булырга ярдәм итәр. Әйдәгез, киләсе сорауларга игътибар итик: 1) Михей пәйгамбәр безгә сабырлык күрсәтүдә нинди үрнәк калдырган? 2) Нинди вакыйгалар ахыр якын икәненә билге булып торачак? 3) Йәһвәнең сабырлыгын кадерләгәнебезне күрсәтер өчен, без нәрсә эшли алабыз?

МИХЕЙ ПӘЙГАМБӘРДӘН ҮРНӘК АЛЫЙК

3. Михей заманында Исраил нинди хәлдә булган?

3 Михей 7:5, 6 ны укы *. Әһәз патшаның идарә итүе вакытында рухи яктан сүлпәнәеп барган Исраил бөтенләй Йәһвәдән читләшкән. Михей пәйгамбәр моны күреп аларны «чәнечкеле куак» һәм «чәнечкеле киртә» белән чагыштырган. «Чәнечкеле куак» я «чәнечкеле киртә» арасына берәрсе керсә, ул яраланыр. Исраиллеләр дә, башкалар белән  начар мөгамәлә итеп, аларга авырту китергән. Аларның хәлләре шулкадәр аяныч булган, хәтта гаиләдәгеләрнең дә аралары бозылган. Бу хәлне үзе үзгәртә алмаганын белеп, Михей Йәһвәгә күңелен бушатып дога кылган. Шуннан соң ул, Йәһвәнең үз вакытында барысын җайга салачагына бер дә шикләнмичә, Аны сабырлык белән көткән.

4. Без нинди авырлыклар кичерәбез?

4 Безгә Михейга кебек үзләрен генә сөючән кешеләр арасында яшәргә туры килә. Күп кенә кеше яхшылыкның кадерен белми, тугры түгел, башкаларны яратмый (2 Тим. 3:2, 3). Хезмәттәшләрнең, сыйныфташларның һәм күршеләрнең үзләре турында гына уйлап эш итүләре тормышыбызга стресс өсти. Ә кайберәүләребезнең хәле тагы да катлаулырак. Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, аның шәкертләренең гаиләдәгеләре үзләренә каршы чыгар. Аның сүзләре Михей 7:6 да язылган сүзләргә аваздаш. «Мин,— дип әйткән Гайсә,— аерырга дип килдем: улы атасына каршы, кызы анасына каршы, килен каенанасына каршы булыр. Кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр» (Мат. 10:35, 36). Йәһвәгә хезмәт итмәгән туганнарыбызның бездән мыскыл итеп көлүләрен һәм безгә каршы чыгуларын кичерү бик авыр булырга мөмкин. Андый хәлдә булсак, аларның басымына бирешмик. Киресенчә, тугры булып калыйк һәм Йәһвәнең барысын да хәл итүенә өметләнеп сабырлык белән көтик. Аның ярдәмен өзлексез сорап торсак, ул безгә тугры булып калыр өчен көч һәм зирәклек бирәчәк.

5, 6. а) Йәһвә Михейны ничек фатихалаган? б) Михей нәрсәгә шаһит булмаган?

5 Йәһвә Михейны сабырлыгы өчен фатихалаган. Михей Әһәз патшаның үлеменә һәм аның бозык идарәсенең юк ителүенә шаһит булган. Ул Әһәз патшаның улы Һизәкиянең тәхеткә утырганын һәм чын гыйбадәт кылуны торгызганын күргән. Михей шулай ук Самария турында хөкем хәбәрен язган. Аның үтәлешен ул, ассириялеләр төньяк Исраил патшалыгын яулап алгач, күргән (Мих. 1:6).

6 Ләкин Михей Йәһвә тарафыннан рухландырылып үзе язган бар пәйгамбәрлекләрнең үтәлешенә шаһит булмаган. Мәсәлән, ул болай дип язган: «Соңгы көннәрдә Йәһвә йортының тавы тау башларыннан югарырак урнашачак һәм калкулыклардан биегрәк күтәреләчәк, һәм аңа халыклар агылачак. Күп халыклар барачак һәм болай дип әйтәчәк: „Килегез, һәм Йәһвә тавына, Ягъкуб Аллаһысының йортына, меник“» (Мих. 4:1, 2). Бу пәйгамбәрлек үтәлгәндә, Михей инде күптән вафат булган. Шулай да ул, башкалар нәрсә генә эшләмәсен, үлеменә кадәр җан-тән белән бирелеп Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәл булган. Ул болай дип язган: «Барлык халыкларның һәрберсе үз илаһлары исеме хакына йөриячәк, ә без гасырлардан-гасырларга, мәңге безнең Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына йөриячәкбез» (Мих. 4:5). Михей авыр вакытларда Йәһвәне сабырлык белән көткән, чөнки ул Аның бар вәгъдәләрен үтәячәгенә тулысынча ышанган. Тугры Михей пәйгамбәр Йәһвәгә таянган.

7, 8. а) Ни өчен без Йәһвәгә таяна алабыз? б) Вакыт үзебез өчен тизрәк үтеп киткәнен теләсәк, нәрсә эшләргә кирәк?

7 Без Йәһвәгә, Михей таянган кебек, таянабызмы? Аңа таяныр өчен җитди сәбәп бар. Без Михей пәйгамбәрлегенең үтәлешен үз күзләребез белән күреп торабыз. «Соңгы көннәрдә» бар халыклардан булган төрле телләрдә сөйләшүче миллионлаган кеше «Йәһвә йортының тавына» агыла. Халыклар еш кына үзара тату яшәмәсә дә, Йәһвә хезмәтчеләре «үз кылычларыннан төрән» чүкеп ясый һәм сугышырга өйрәнүдән баш тарта (Мих. 4:3). Йәһвәнең бердәм халкының санына керү безнең өчен зур хөрмәт!

8 Әлбәттә, без Йәһвәнең бу бозык  дөньяны тизрәк юк итүен бик телибез. Сабырлык белән көтеп торыр өчен, без бар нәрсәгә Йәһвә күзлегеннән карарга кирәк. Ул, үзе сайлаган зат — Гайсә Мәсих — аша кешеләрне хөкем итәр өчен, көнне билгеләгән (Рәс. 17:31). Ләкин бу көн килеп җиткәнче, Аллаһы һәртөрле кешегә «хакыйкать турында төгәл белем» алырга, белгәннәрен кулланырга һәм котылырга мөмкинлек бирә. Безгә кешеләрнең тормышларына куркыныч янаганын истә тотарга кирәк. (1 Тимутигә 2:3, 4 не укы.) Башкаларга Аллаһы турында төгәл белем алырга булышып торсак, Йәһвәнең хөкем итү көненә кадәр калган вакыт үзебез өчен тизрәк үтеп китәчәк. Тиздән ахыр килеп җитәчәк. Ул вакытта без вәгазь эше белән мәшгуль булганыбызга шат булырбыз!

АХЫР ЯКЫН ИКӘНЕН КҮРСӘТӘЧӘК ВАКЫЙГАЛАР

9—11. 1 Тисалуникәлеләргә 5:3 тә язылган пәйгамбәрлек үтәлгәнме? Аңлатыгыз.

9 1 Тисалуникәлеләргә 5:1—3 не укы. Озакламый халыклар «тынычлык һәм иминлек!» дип игълан итәчәк. Бу сүзләрнең үзебез өчен көтмәгәндә яңгыравын теләмәсәк, безгә «уяу һәм аек фикерле булырга» кирәк (1 Тис. 5:6). Рухи яктан уяу булып торыр өчен, әйдәгез, моңа кадәр булачак вакыйгаларны кыскача карап чыгыйк.

10 Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларыннан соң, халыклар җирдә тынычлык булсын дип чаралар күргән. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң тынычлык урнаштырыр өчен Милләтләр Лигасы оештырылган булган. Соңрак, Икенче бөтендөнья сугышы беткәч, кешеләр Берләшкән Милләтләр Оешмасы тынычлык урнаштырыр дип өметләнгән. Сәяси һәм дини җитәкчеләр бу ике оешмага өметләнгән. Мәсәлән, Берләшкән Милләтләр Оешмасы 1986 елны Халыкара тынычлык елы дип игълан иткән. Ул елны күп кенә сәяси һәм дини җитәкчеләр, Ассизи (Италия) шәһәренә килеп, Рим папасы белән бергә тынычлык хакында дога кылган.

11 Ләкин тынычлык белән иминлек турындагы бу игълан итү дә, башка моңа охшаш игълан итүләр дә 1 Тисалуникәлеләргә 5:3 тә язылган пәйгамбәрлекнең  үтәлеше булмаган. Ни өчен? Чөнки «һич уйламаган чакта һәлак» итүгә вакыт әле җитмәгән.

12. «Тынычлык һәм иминлек» дип игълан итү турында без нәрсә беләбез?

12 Киләчәктә «тынычлык һәм иминлек» дип кем игълан итәчәк? Христиан дөньясының һәм башка диннәрнең җитәкчеләре бу игълан итүдә нинди роль уйнар? Дәүләтләрнең бу эштә катнашы булса, алар нәрсә эшләр? Моның турында Изге Язмаларда берни дә әйтелми. Ләкин без шуны беләбез: бу игълан итү никадәр ышанычлы яңгыраса да һәм кем генә аны мәгълүм итсә дә, ул тормышка ашмаячак. Бу дөнья төзелеше Шайтан идарәсе астында калачак; ул тәмам бозылып беткән һәм үзгәрмәячәк тә. Без Шайтан пропагандасына ышансак һәм мәсихче нейтралитетны саклап калмасак, бик аяныч булыр!

13. Ни өчен фәрештәләр җимергеч җилләрне тотып тора?

13 Ачылыш 7:1—4 не укы. Без 1 Тисалуникәлеләргә 5:3 тәге пәйгамбәрлекнең үтәлешен көтеп торганда, көчле фәрештәләр бөек афәтнең җимергеч җилләрен тотып тора. Ни өчен фәрештәләр бу җилләрне җибәрми? Моңа бер мөһим сәбәпне без рәсүл Яхъя язган сүзләрдән күрәбез. Ул майланган «Аллаһыбыз хезмәтчеләре» мәңгегә мөһерләнергә тиеш дип язган *. Бу мөһим вакыйгадан соң фәрештәләр җимергеч җилләрне җибәрәчәк. Шуннан соң нәрсә булачак?

14. Ни өчен без Бөек Бабылның юк ителүе якын дип әйтә алабыз?

14 Бөек Бабыл — ялган диннең бөтендөнья империясе юк ителәчәк, һәм ул моңа лаек та. Ул җимерелгәндә, «халыклар, кешеләрнең гаять зур төркемнәре, милләтләр һәм телләр» аңа бер дә булыша алмаячак. Хәзер без аның ахыры якын икәнен күреп торабыз (Ачыл. 16:12; 17:15—18; 18:7, 8, 21). Инде бүген без яңалыклардан кешеләрнең диннәрне һәм аларның җитәкчеләрен тәнкыйтьләгәннәрен ишетеп торабыз. Моңа карамастан, дин җитәкчеләре үзләренә куркыныч янамый дип уйлый. Алар бик ялгыша. Кешеләр: «Тынычлык һәм иминлек!» — дип игълан иткәч, дәүләтләр ялган дингә кинәт һөҗүм итеп аны юк итәчәк. Шуннан соң без Бөек Бабылны бүтән беркайчан да күрмәячәкбез! Бу булачак вакыйгаларны сабырлык белән көтү бик акыллы (Ачыл. 18:8, 10).

АЛЛАҺЫНЫҢ САБЫРЛЫГЫ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕ БУЛЫЙК

15. Ни өчен Йәһвә сабырлык белән көтә?

15 Кешеләр Йәһвәнең исеменә тап төшерсә дә, ул үзенең хөкем итү көнен сабырлык белән көтә. Йәһвә Аллаһы эчкерсез кешеләрнең юк ителүен теләми (2 Пет. 3:9, 10). Без дә шундый ук фикердә торабызмы? Йәһвә көне килгәнче, без аңа сабырлыгы өчен рәхмәтебезне төрлечә белдерә алабыз.

16, 17. а) Ни өчен без актив булмаган мәсихчеләргә булышырга телибез? б) Ни өчен актив булмаган мәсихчеләргә Йәһвә янына кичектермичә кире кайту мөһим?

16 Актив булмаган мәсихчеләргә булышыгыз. Гайсә әйткәнчә, бер генә сарык табылганда, күктә зур шатлык була (Мат. 18:14; Лүк 15:3—7). Билгеле, Йәһвә үз исеменә ярату күрсәткән һәрбер кеше турында, хәтта ул хәзерге вакытта актив булмаса да, бик кайгырта. Без андый мәсихчеләргә җыелышка кире кайтырга булышканда, Йәһвә һәм аның фәрештәләре шатлана.

17 Әйтик, сез хәзер Аллаһыга актив хезмәт итмисез, ди. Берәрсе сезне җыелышта рәнҗеткәндер, һәм шуның аркасында сез җыелыш очрашуларына йөрми башладыгыз. Алай булса, үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: минем тормышым яхшырып киттеме, һәм мин хәзер бәхетлерәкме? Мине Йәһвә я камил булмаган кешеләр  рәнҗеттеме? Йәһвә Аллаһының кайчан да булса миңа начарлык кылганы бармы? Ул безгә һәрвакыт яхшылык кына эшли. Үз тормышын Аллаһыга багышлаган кеше аңа биргән вәгъдәсе буенча яшәми башласа да, Йәһвә барыбер аңа яхшы нәрсәләрне биреп тора (Ягък. 1:16, 17). Тиздән Йәһвә көне килеп җитәчәк. Шунлыктан хәзер кайгыртучан күктәге Атабызга һәм җыелышка кире кайтырга вакыт. Бу соңгы көннәрдә җыелышта гына ышык урын табып була (Кан. 33:27; Евр. 10:24, 25).

Аллаһы халкы актив булмаган кардәшләргә Йәһвә янына кире кайтырга тырышып ярдәм итә (16, 17 нче абзацларны кара.)

18. Ни өчен без җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләргә булышып торырга тиеш?

18 Җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләргә булышып торыгыз. Йәһвә кайгыртучан көтүче буларак, безгә җитәкчелек биреп тора һәм безне яклый. Ул үз Улын Баш Көтүче итеп билгеләгән (1 Пет. 5:4). Өлкәннәр 100 000 нән артык җыелышта хезмәт итеп Аллаһы сарыкларының һәрберсенә вакыт бүлеп куя (Рәс. 20:28). Җаваплы кардәшләргә булышып торганда, без Йәһвәгә һәм Гайсәгә безгә кылган бар эшләре өчен рәхмәтләребезне белдерәбез.

19. Сафта тыгыз торыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

19 Бер-берегезгә якынлашыгыз. Бу нәрсәне аңлата? Сугышка яхшы әзерләнгән гаскәргә дошман һөҗүм иткәндә, шул гаскәрдәге солдатлар сафта тыгыз, ягъни араларында буш урын калдырмыйча, иңгә-иң терәшеп тора. Шулай итеп, алар җиңелмәс гаскәр була. Бүген Шайтан Аллаһы халкына элеккегә караганда тагы да ныграк һөҗүм итә. Хәзер кардәшләребез белән «көрәшер» вакыт түгел. Киресенчә, хәзер без бер-беребезгә якынлашырга, кардәшләрнең кимчелекләренә игътибар итмәскә һәм Йәһвәнең җитәкчелегенә таянырга тиеш.

Иблискә һәм аның җеннәренә каршы торыр өчен, сафта тыгыз торыйк (19 нчы абзацны кара.)

20. Безгә хәзер нәрсә эшләргә кирәк?

20 Әйдәгез, рухи яктан уяу булыйк һәм Йәһвәне көтик. «Тынычлык һәм иминлек» дип игълан итүне һәм майланганнарның мәңгегә мөһерләнүләрен сабырлык белән көтик. Шуннан соң дүрт фәрештә җимергеч җилләрне җибәрәчәк, һәм Бөек Бабыл юк ителәчәк. Шул мөһим вакыйгаларны көтеп, Йәһвә оешмасында җаваплы кардәшләргә буйсыныйк. Иблискә һәм аның җеннәренә каршы торыр өчен, сафта тыгыз торыйк! Бүген безгә мәдхия җырлаучының мондый киңәшенә колак салырга кирәк: «Әй Ходайга өмет тотучылар, барыгыз да йөрәкле [кыю, ЯД] булыгыз, күңелегез нык булсын» (Мәд. 30:25).

^ 3 абз. Михей 7:5, 6: «Якын кешеңә ышанма. Якын дуска таянма. Куеныңда яткан хатыныңа сереңне ачма. Чөнки угыл атасын санга сукмый, кызы анасына — каршы, килен каенанасына каршы күтәрелә; кеше өчен өйдәгеләре — дошман».

^ 13 абз. Майланганнарның беренче һәм мәңгегә мөһерләнүләре арасындагы аерма турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 2007 ел, 1 гыйнвар, 30—31 нче битләрне кара.