Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Йәһвә билгеләгән көтүчеләргә тыңлаучан булыгыз

Йәһвә билгеләгән көтүчеләргә тыңлаучан булыгыз

«Сезнең арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләрне тыңлагыз һәм аларга күндәм булыгыз, чөнки алар... җаннарыгыз турында кайгыртып торалар» (ЕВР. 13:17).

1, 2. Ни өчен Йәһвәнең үзен көтүче белән чагыштыруы урынлы?

ЙӘҺВӘ үзен көтүче белән чагыштыра (Йәз. 34:11—14). Моны белеп, без Йәһвә нинди шәхес икәнен яхшырак аңлыйбыз. Көтүче үз көтүендәге һәр сарыкны саклау һәм аны кайгырту өчен җаваплы. Ул сарыкларны үләнле җиргә һәм су янына алып бара (Мәд. 22:1, 2); аларны көне-төне күзәтә (Лүк 2:8); аларны ерткычлардан яклый (1 Пат. 17:34, 35); яңа туган бәтиләрне карый (Ишаг. 40:11); югалганнарны эзли һәм яраланганнар турында кайгырта (Йәз. 34:16).

2 Борынгы заманнарда Йәһвә халкының тормышы көтү эше һәм игенчелек белән бәйле булган, шуңа күрә исраиллеләр Йәһвәнең үзен кайгыртучан көтүче белән чагыштыруын бик яхшы аңлаган булган. Алар шуны белгән: таза булсын өчен, сарыклар кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. Кешеләр дә Йәһвәнең үзләре турында кайгыртуына һәм үзләренә җитәкчелек бирүенә мохтаҗ (Марк 6:34). Йәһвәнең кайгыртуы һәм җитәкчелеге булмаганда, кешеләр авырлыклар кичерә: алар яклаусыз кала һәм яхшылыкны яманлыктан аера алмый. Алар «көтүче булмаган сарыкларга» охшаш (3 Пат. 22:17). Йәһвә исә үз халкын бар кирәкле нәрсә белән тәэмин итә.

3. Бу мәкаләдә без нәрсәне карап чыгарбыз?

3 Йәһвә, көтүче буларак, бүген дә үз халкы турында бик яхшы кайгырта. Әйдәгез, Йәһвә үз «сарыкларын» ничек җитәкли һәм аларның ихтыяҗларын ничек канәгатьләндерә икәнен карап чыгыйк. Без шулай ук Йәһвәнең кайгыртуы һәм җитәкчелеге үзебезгә файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә тиеш икәнен белербез.

 ЯХШЫ КӨТҮЧЕ ҮЗЕНӘ ЯРДӘМЧЕЛӘРНЕ БИЛГЕЛИ

4. Гайсә Йәһвәнең сарыклары турында ничек кайгырта?

4 Йәһвә Гайсә Мәсихне Җыелыш Башы итеп билгеләгән (Эфес. 1:22, 23). «Яхшы көтүче» буларак, Гайсә үз Атасыннан үрнәк ала. Ул сарыкларын ярата һәм алар турында кайгырта. Гайсә сарыклары өчен хәтта «үз җанын биргән» (Яхъя 10:11, 15). Гайсәнең йолымы кешеләр өчен искиткеч бүләк булып тора! (Мат. 20:28). Йәһвә «Улына иман итүче» беркемнең һәлак булмавын, ә һәркемнең «мәңгелек тормыш алуын» тели (Яхъя 3:16).

5, 6. а) Гайсә үз сарыклары турында кайгыртсыннар дип кемне билгеләгән, һәм сарыклар, Гайсәнең андый кайгыртуыннан файда алыр өчен, нәрсә эшләргә тиеш? б) Без җыелыш өлкәннәргә тыңлаучан булырга телибез. Моның төп сәбәбе нәрсәдә?

5 Сарыклар Гайсә Мәсихне үз Көтүчеләре итеп тануын ничек күрсәтә? «Минем сарыкларым минем тавышымны тыңлыйлар, мин аларны беләм, һәм алар миңа ияреп баралар»,— дигән Гайсә (Яхъя 10:27). Яхшы Көтүченең җитәкчелеге буенча эш итеп, без аның тавышын тыңлаганыбызны күрсәтәбез. Бу шулай ук ул билгеләгән көтүчеләр белән дә хезмәттәшлек итүне үз эченә ала. Гайсә сүзләре буенча, аның рәсүлләре һәм шәкертләре ул башлаган эшне дәвам итәргә тиеш булган. Гайсә аларга үз «бәрәннәрен» өйрәтергә һәм тукландырырга кушкан (Мат. 28:20; Яхъя 21:15—17 не укы). Яхшы хәбәр киң таралганга һәм шәкертләрнең саны үсә барганга, Гайсә җитлеккән мәсихчеләрне җыелышларда көтүчеләр итеп билгеләгән (Эфес. 4:11, 12).

6 Эфес шәһәрендәге җыелышның өлкәннәре белән сөйләшкәндә, рәсүл Паул аларга болай дигән: «Сез Аллаһы җыелышын көтсен дип, изге рух сезне шул көтүдә күзәтчеләр итеп билгеләде» (Рәс. 20:28). Бүген дә өлкәннәрне изге рух билгели. Ни өчен алай әйтеп була? Чөнки алар Аллаһы Сүзендәге изге рух ярдәмендә язылган таләпләргә туры килә. Шуңа күрә өлкәннәргә тыңлаучан булып, без ике иң бөек Көтүчеләргә — Йәһвәгә һәм Гайсәгә — хөрмәт күрсәтәбез (Лүк 10:16). Нәкъ моның өчен без өлкәннәргә күндәм булырга телибез. Ләкин шулай эшләр өчен башка сәбәпләр дә бар.

7. Өлкәннәр сезгә Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга ничек булыша?

7 Кардәшләрне дәртләндергәндә я аларга киңәш биргәндә, өлкәннәр моны һәрвакыт Изге Язмаларга нигезләнеп эшли. Өлкәннәр кардәшләргә һәр адым саен җитәкчелек биреп торырга теләми (2 Көр. 1:24). Киресенчә, алар кардәшләргә Изге Язмалар нигезендә күрсәтмәләр биреп, аларга акыллы карарлар кабул итәргә булышырга тели. Шулай итеп, өлкәннәр җыелышта тәртип һәм тынычлык саклый (1 Көр. 14:33, 40). Изге Язмаларда язылганча, өлкәннәр «җаннарыбыз турында кайгыртып торалар». Башкача әйткәндә, алар безгә Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга ярдәм итәргә тели. Берәр кардәшнең «ялгыш адым» ясарга торганын я инде ясаганын күреп, алар шунда ук ярдәм итәргә тырыша (Гәл. 6:1, 2; Яһүд 22). Моның барысы «безнең арабызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләрне» тыңлар өчен яхшы сәбәп түгелме? (Еврейләргә 13:17 не укы.)

8. Өлкәннәр Аллаһы көтүен яклар өчен нәрсә эшли?

8 Рәсүл Паул, үзе көтүче буларак, Көләсәйдәге кардәшләргә болай дип язган: «Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, ә кеше йолаларына һәм дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфә, буш алдау аша сезне беркем дә үз әсире итмәсен»  (Көл. 2:8). Паулның бу кисәтүе — өлкәннәрнең Изге Язмалар нигезендә бирелгән киңәшләренә игътибарлы булыр өчен тагын бер яхшы сәбәп. Көтүчеләр үз кардәшләрен Йәһвәдән читләштерә алган кешеләрдән яклый. Рәсүл Петер «тотрыксыз җаннарны юлдан яздырырга» тырышкан «ялган пәйгамбәрләр» һәм «ялган өйрәтүчеләр» турында алдан әйткән булган (2 Пет. 2:1, 14). Бүген дә өлкәннәр, кирәк булганда, кардәшләрне кисәтергә тиеш. Өлкәннәр — җитлеккән мәсихчеләр, һәм аларның тормыш тәҗрибәләре зур. Моннан тыш, алар, өлкән итеп билгеләнгәнче, үзләрендә рухи аңлау һәм өйрәтү сәләте барлыгын инде күрсәткән (1 Тим. 3:2; Тит. 1:9). Бу җитлеккән кардәшләр акыл белән эш итә һәм Изге Язмаларга нигезләнгән зирәклеккә ия, шуңа күрә алар көтүгә яхшы җитәкчелек бирә ала.

Өлкәннәр җыелышны, көтүче үз сарыкларын яклаган кебек, яклый (8 нче абзацны кара.)

ЯХШЫ КӨТҮЧЕ САРЫКЛАРНЫ ТУКЛАНДЫРА ҺӘМ ЯКЛЫЙ

9. Гайсә бүген җыелышны ничек тукландыра һәм җитәкли?

9 Йәһвә үзенең оешмасы аша бөтен дөнья буенча кардәшләргә мул итеп рухи ризык бирә. Аллаһы Сүзенә нигезләнгән киңәшләрнең күбесе басмаларыбызда язылган. Кайчак оешма өлкәннәргә хатлар җибәреп я күчеп йөрүче күзәтчеләр аша турыдан-туры күрсәтмәләр бирә. Шулай итеп, сарыклар ачык җитәкчелек ала.

10. Берәр кардәш җыелыштан читләшсә, кайгыртучан көтүчеләр нәрсә эшләргә тырышыр?

10 Мәсихче күзәтчеләр җыелышны якларга һәм аның турында наз белән  кайгыртырга тиеш. Алар рухи яктан хәлсезләнгән я җитди хата ясаган кардәшләр турында аеруча кайгырта. (Ягъкуб 5:14, 15 не укы.) Бу кардәшләрнең кайберләре, бәлки, җыелыштан читләшкән һәм Аллаһыга инде хезмәт итмидер. Андый кардәшләргә булышыр өчен, кайгыртучан өлкән нәрсә эшләр? Ул бар көчен куеп аларны табарга һәм көтүгә, ягъни җыелышка, кайтарырга тырышыр. Гайсә болай дигән: «Күктәге Атам... бу кечеләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми» (Мат. 18:12—14).

ӨЛКӘННӘРНЕҢ КИМЧЕЛЕКЛӘРЕНӘ ДӨРЕС КАРАШ САКЛЫЙК

11. Ни өчен кайберәүләргә өлкәннәргә буйсыну авыр булырга мөмкин?

11 Йәһвә һәм Гайсә — камил Көтүчеләр. Әмма җыелышта булган көтүчеләр камил түгел. Моның аркасында кайберәүләр өчен өлкәннәргә буйсыну авыр булырга мөмкин. Андый кардәшләр болай фикер йөртергә мөмкин: «Өлкәннәр дә камил түгел бит. Ни өчен без аларның киңәшләрен тыңларга тиеш?» Әйе, өлкәннәр камил түгел, әмма аларның кимчелекләренә һәм хаталарына дөрес караш сакларга тырышыйк.

12, 13. а) Үткәндә җаваплы вазифалар үтәгән Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре нинди хаталар ясаган? б) Ни өчен Йәһвә Изге Язмаларда үз хезмәтчеләренең хаталары турында хәбәр калдырган?

12 Үткәндә Йәһвә үз халкы белән җитәкчелек итәр өчен кулланган кешеләр хаталар кылган, һәм Изге Язмаларда моның турында ачык итеп әйтелә. Мәсәлән, Давыт Исраилнең патшасы итеп майланган булган. Ләкин ул, вәсвәсәгә бирешеп, үтерүдә һәм зина кылуда гаепле булып киткән (2 Пат. 12:7—9). Рәсүл Петернең дә мисалын карап чыгыйк. Аңа җыелышта зур җаваплылык ышанып тапшырылган булган, әмма ул да җитди хаталар ясаган (Мат. 16:18, 19; Яхъя 13:38; 18:27; Гәл. 2:11—14). Гайсәдән тыш Адәм белән Хаува гына камил булган.

13 Ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләренең хаталары турында Изге Язмаларда хәбәр калдырган? Моның белән Аллаһы шуны күрсәтергә теләгән: үз халкын җитәкләр өчен, ул һәрвакыт камил булмаган кешеләрне куллана. Шуңа күрә без, өлкәннәрнең кимчелекләренә карап, аларга хөрмәтсезлек күрсәтүебезне я алардан зарлануыбызны акларга тиеш түгел. Йәһвә без өлкәннәрне хөрмәт итәрбез һәм аларны тыңларбыз дип өметләнә. (Чыгыш 16:2, 8 не укы.)

14, 15. Үткәндә Йәһвә үз халкына күрсәтмәләрен ничек тапшырганыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләрне тыңлау бик мөһим. Үткәндә Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә ничек җитәкчелек биргәне турында уйлап карагыз. Исраиллеләр Мисырдан чыкканда, Йәһвә аларга күрсәтмәләр Муса һәм Һарун аша биргән. Унынчы җәзадан зыян күрмәс өчен, исраиллеләр мөһим күрсәтмәләргә колак салырга тиеш булган. Йәһвә аларга махсус ризык ашарга, суелган сарыкның канын ишек яңакларына һәм ишек башына сөртергә кушкан. Алар бу күрсәтмәләрне күктән тавыш ишетеп алмаган. Халык аларны — өлкәннәрдән, ә өлкәннәр аларны, үз чиратында, Мусадан алган (Чыг. 12:1—7, 21—23, 29). Ул вакытта Йәһвә халыкка үз күрсәтмәләрен тапшырыр өчен, Мусаны һәм Исраилдәге өлкәннәрне кулланган. Бүген дә өлкәннәр шундый ук хезмәт башкара.

15 Изге Язмаларда, Йәһвәнең үз халкына күрсәтмәләр бирер өчен, кешеләрне я фәрештәләрне кулланганын күрсәтүче башка очраклар да язылган. Сез андый очракларның  кайберләрен исегезгә төшерәсездер. Шул очракларның барысында Аллаһы үз вәкилләренә аның исеменнән сөйләргә һәм халыкка куркыныч янаганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында әйтергә хак биргән. Бәлки, Армагеддон вакытында да Йәһвә шулай ук эш итәр. Шулай да өлкәннәр, Йәһвәнең я аның оешмасының вәкилләре буларак, үзләренә бирелгән хакимлекне законсыз кулланырга тиеш түгел.

«БЕР КӨТҮ ҺӘМ БЕР КӨТҮЧЕ»

16. Без нинди «тавышка» колак салырга тиеш?

16 Йәһвә халкы «бер көтүне» тәшкил итә, ә Гайсә Мәсих — аларның «көтүчесе» (Яхъя 10:16). Гайсә «бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт» шәкертләре белән булачагы турында әйткән (Мат. 28:20). Күктәге Патша буларак, ул Шайтанның явыз дөньясын хөкем итүгә алып барачак бар вакыйгаларны контрольдә тота. Бердәмлекне саклар өчен һәм Аллаһының көтүендә калыр өчен, без артыбызда яңгыраган «тавышны» тыңларга тиеш. Бу «тавыш» безгә нәрсә эшлисен әйтеп тора. Ул — Йәһвәнең Изге Язмаларда язылган өйрәтүләре һәм Йәһвә белән Гайсәнең өлкәннәр аша биргән җитәкчелеге. (Ишагыйя 30:21 *; Ачылыш 3:22 не укы.)

Өлкәннәр тулы булмаган гаиләләрне зыянлы аралашудан якларга тырыша (17, 18 нче абзацларны кара.)

17, 18. а) Аллаһы халкына нинди куркыныч яный, ләкин без нәрсәгә ышанабыз? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Аллаһы Сүзе буенча, Шайтан «үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Пет. 5:8). Ул кыргый һәм туемсыз ерткыч кебек, сак булмаган я көтүдән читләшкән сарыкларны сагалап йөри. Моны белеп без җыелышка һәм «җаннарыбызның көтүчесе һәм күзәтчесе» Йәһвәгә һәрвакыт якын торырга телибез (1 Пет. 2:25). Бөек афәттән чыккан кешеләр турында Ачылыш 7:17 дә болай әйтелә: «Бәрән [Гайсә] аларга көтүче булыр һәм аларны тормыш суы чишмәләренә алып барыр. Аллаһы аларның һәр күз яшен сөртер». Нинди искиткеч вәгъдә!

18 Өлкәннәрнең җыелышта көтүчеләр булып хезмәт итүләре бик мөһим. Алар Гайсәнең сарыклары белән йомшак кына мөгамәлә итәргә тиеш. Моның өчен алар нәрсә эшли ала? Бу сорау киләсе мәкаләдә каралачак.

^ 16 абз. Ишагыйя 30:21: «Әгәр дә сез уңга тайпылсагыз, я сулга тайпылсагыз, артыгызда: „Менә юл, шул юлдан барыгыз”,— дигән тавышны ишетеп торачаксыз».