• Сез файдалы ризык белән тукланырга булдыгыз, әмма бу туңдырма шулкадәр тәмле булып күренә.

  • Сез тәмәке тартуны ташларга карар иттегез, әмма дустыгыз, андый гадәттән арынырга тырышканыгызны белсә дә, кабат сезгә тәмәке тәкъдим итә.

  • Сез бүген күнегүләр ясарга планлаштырдыгыз, әмма спорт өчен аяк киемегезне эзләп табар өчен бөтен шкафны актарып чыгарга туры килер!

Сез бу өч очракта охшаш якны күрәсезме? Тәҗрибә янә шуны күрсәтә: үз-үзебез өчен булдырган шартлар я без бергә вакыт үткәргән кешеләр яхшы гадәтләрне үстерүебездә һәм начар гадәтләрдән арынуыбызда никадәр уңышлы булачагыбызга тәэсир итә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

Изге Язмалар безгә алдан уйлап эш итәргә киңәш итә. Шулай эшләп, без, үз максатларыбызга ирешергә комачаулаган ситуацияләрне абайлап, алардан кача алырбыз һәм үзебез өчен уңай шартлар булдыра алырбыз (2 Тимутигә 2:22). Башкача әйткәндә, тиешле шартлар булдырып, без зирәк эш итәрбез.

Начар гадәт буенча эш итү — авыррак, ә яхшы гадәт буенча эш итү җиңелрәк булсын

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

  • Начар гадәт буенча эш итү авыррак булсын өчен, кирәкле чаралар күрегез. Мәсәлән, зыянлы ризыкны ашамаска булсагыз, андый ризыкны өегездә тотмагыз. Шулай итеп, зыянлы ризыкны ашау вәсвәсәсе туса, бирешмәүгә караганда, бирешү күбрәк тырышлыклар таләп итәр.

  • Яхшы гадәт буенча эш итү җиңелрәк булсын өчен дә, кирәкле чаралар күрегез. Әйтик, сез иртән физик күнегүләр ясарга планлаштырдыгыз, ди. Спорт киемегезне кичтән әзерләп, аны карават янына куегыз. Күнегүләрне ясый башлар өчен барысы да әзер булса, сезгә үз максатыгызга ирешү җиңелрәк булыр.

  • Дусларны игътибар белән сайлагыз. Гадәттә, без бергә вакыт үткәргән кешеләргә охшаш булып китәбез (1 Көринтлеләргә 15:33). Шуңа күрә начар гадәтләргә котыртучы кешеләр белән азрак аралашырга, ә яхшы гадәтләргә дәртләндерүчеләр белән ешрак аралашырга тырышыгыз.