«Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз» (1 ТИС. 5:11).

ҖЫРЛАР: 90, 111

1, 2. Ни өчен якыннарын югалткан кешеләрне ничек юатып булганын карап чыгу файдалы булыр? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

«УЛЫБЫЗ үлгәннән соң, без күңелебездә бер ел буе диярлек тирән әрнүле хисләр кичердек»,— дигән Сузи исемле апа-кардәш. Ә бер абый-кардәшнең хатыны кинәт үлеп киткәч, «түзә алмаслык физик авырту» тойганы турында әйткән. Әйе, якыннарын югалтканда күпләр шундый газап кичерә. Күп кенә мәсихчеләр, Армагеддонга кадәр үз якыннарын югалтырбыз дип, бер дә уйламагандыр. Бәлки, сез үзегез шундый кайгыны баштан үткәргәнсездер я берәр танышыгыз моны кичергәндер. Алайса, мондый сорау туарга мөмкин: «Кайгырган кешегә күңелендәге кайгысын басарга ничек ярдәм итеп була?»

2 Сезнең, бәлки, кайберәүләрдән, вакыт — дәва ул, дигәннәрен ишеткәнегез бардыр. Әмма вакыт үзеннән-үзе күңелдәге яраны чыннан да дәвалый аламы? Бер тол хатын болай дигән: «Минемчә, кешенең „савыгуы“ аның вакытны ничек итеп кулланганыннан тора дип әйтү дөресрәк булыр». Күңел ярасы, тән ярасы кебек үк, төзәлсен өчен, вакытны һәм дәвалауны таләп итә. Алайса, якын кешесен югалту сәбәпле кайгырган кешеләргә  әрнеткеч күңел яраларын дәваларга нәрсә ярдәм итә ала?

ЙӘҺВӘ — «ҺӘРТӨРЛЕ ЮАНЫЧ АЛЛАҺЫСЫ»

3, 4. Ни өчен Йәһвәнең кайгыбызны аңлаганына һич шикләнмәскә була?

3 Шик тә юк, күктәге Атабыз Йәһвә — чын юаныч бирүнең төп чыганагы. (2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы.) Йәһвә — кеше хәленә керә белүчән Аллаһы. Бу яктан ул иң яхшы үрнәк. Ул үз халкын: «Мин, мин үзем сезне юатам»,— дип ышандырган (Ишаг. 51:12; Зәб. 119:50, 52, 76).

4 Күктәге Атабыз югалтуның нәрсә икәнен яхшы белә. Мәсәлән, Ибраһим, Исхак, Ягъкуб, Муса һәм Давыт патша аның яраткан хезмәтчеләре булган (Сан. 12:6—8; Мат. 22:31, 32; Рәс. 13:22). Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә аларны юксына һәм аларның яңадан тормышка кайтарылачак вакытны зур түземсезлек белән көтә (Әюп 14:14, 15). Ул вакытта алар бәхеттә яшәп, камил сәламәтлеккә ия булачак. Аллаһының өзелеп яраткан Улы турында да уйлап карагыз. Күңел сөенече булган Улы газаплы үлем белән үлгән (Гыйб. сүз. 8:22, 30). Йәһвәнең ул вакытта нинди әрнү-сызланулар кичергәнен сүз белән дә әйтеп биреп булмый бугай (Яхъя 5:20; 10:17).

5, 6. Йәһвә безне ничек юата?

5 Без Йәһвәнең безне ярдәмсез калдырмаячагына тамчы да шикләнмибез. Шуңа күрә аңа догада үз кайгыбызны сөйләп, күңелебезне бушатырга һич тә икеләнеп тормыйк. Йәһвәнең хис-тойгыларыбызны аңлаганын һәм кирәкле юаныч бирергә әзер булганын белү күңелләребезне юата! Әмма Аллаһы ничек юата?

6 Йәһвә кулланган юлларның берсе — аның изге рухы (Рәс. 9:31). Аллаһының эш итүче көче юаныч алуда иң куәтле чыганак булып тора. Гайсә Аллаһының «үзеннән сораучыларга изге рухны» теләп бирәчәген вәгъдә иткән (Лүк 11:13). Югарырак искә алынган Сузи болай ди: «Ничәмә тапкырлар без тезләнгән хәлдә Йәһвәгә безне юатсын дип ялвардык. Һәр шундый очракта Аллаһы тынычлыгы күңелебезне һәм акылыбызны саклап торды». (Филипиялеләргә 4:6, 7 укы.)

ГАЙСӘ — ХӘЛЕБЕЗНЕ АҢЛАУЧЫ БАШ РУХАНИ

7, 8. Ни өчен Гайсәнең безне юата алганына һич шикләнмәскә була?

7 Җирдә чакта Гайсә сүзе белән дә, эше белән дә үз Атасының күркәм сыйфатларын камил рәвештә чагылдырган (Яхъя 5:19). Йәһвә Гайсәне «китек күңеллеләрне» һәм «кайгырганнарның барысын» юатырга дип җибәргән булган (Ишаг. 61:1, 2; Лүк 4:17—21). Гайсә башкаларга карата тирән шәфкатьлелек хисләрен чагылдырган: ул аларның кайгы-хәсрәтен аңлаган һәм газапларын чын күңелдән җиңеләйтергә теләгән (Евр. 2:17).

8 Яшь чакта Гайсә якыннарының һәм дусларының үлемен күрми калмагандыр. Аның үги атасы Йосыф, мөгаен, Гайсә чагыштырмача яшь булганда үлеп киткән *. Бәлки, үсмер яшьтән алып якынча 20 яшькә кадәрге яшьтә булган сизгер күңелле Гайсәгә якынны югалту кайгысын кичерү, шулай ук анасының һәм эне-сеңелләренең кайгырганнарын күрү никадәр авыр булганын уйлап кына карагыз.

9. Лазар үлгәч, Гайсә үз кызгануын ничек белдергән?

9 Җирдә хезмәтен башкарганда, Гайсә кеше хәленә керүчән һәм бик кызганучан  булуын күрсәткән. Мәсәлән, аның якын дусты Лазар очрагын алыйк. Бервакыт Лазар үлеп киткән. Аны терелтәчәген белсә дә, Гайсә үз йөрәгендә Мәрьям белән Марта күңелен биләп алган тирән хәсрәт кичергән. Күңелен телгәләгән әрнүле хисләр дулкыныннан Гайсәнең күзләреннән яшь бәреп чыккан (Яхъя 11:33—36).

10. Ни өчен без Гайсәнең күңелебездәге хисләрне аңлаганына һич шикләнмибез?

10 Гайсәнең кеше кайгысын сизә белүе безне бүген ничек юата ала? Изге Язмаларда ап-ачык әйтелә: «Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә һәм мәңгегә шул ук» (Евр. 13:8). «Тормышның Баш Җитәкчесе» булганга, Гайсә кайгының нәрсә икәнен яхшы белә һәм «сынаулар кичерүчеләргә ярдәм итә ала» (Рәс. 3:15; Евр. 2:10, 18). Шуңа күрә Мәсихнең кешеләрнең күңел кайгысын элеккегедәй аңлаганына һәм «ярдәм кирәк булганда» безгә юаныч бирә алганына һич шикләнмәскә була. (Еврейләргә 4:15, 16 укы.)

«ЯЗМАЛАР АША БИРЕЛГӘН ЮАНЫЧ»

11. Сезне нинди шигырьләр аеруча юата?

11 Аллаһы Сүзендә күңелләребезне юаткан күп кенә өзекләр һәм хәбәрләр бар. Лазар үлгәч, Гайсәнең тирән хәсрәт кичергәне турында тасвирланган хәл шуларның берсе генә. Андый өзекләрнең булуы бер дә гаҗәп түгел, чөнки «элек язылганнарның барысы да, чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (Рим. 15:4). Әгәр дә сез кайгырасыз икән, биредә китерелгән шигырьләр сезгә шулай ук юаныч бирә алыр:

  • «Йәһвә яралы күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара» (Зәб. 34:18, 19, иск.).

  • «Борчулар мине биләп алганда, син [Йәһвә] миңа юаныч һәм тынычлык бирдең» (Зәб. 94:19).

  • «Юмарт игелекле булганга безгә мәңгелек юаныч белән какшамас өмет биргән һәм безгә үз мәхәббәтен күрсәткән күктәге Атабыз Аллаһы белән Хуҗабыз Гайсә Мәсих үзе күңелләрегезне юатсыннар... сезне ныгытсыннар» (2 Тис. 2:16, 17) *.

ҖЫЕЛЫШ — ЧЫН ЮАНЫЧ ЧЫГАНАГЫ

12. Башкаларны ничек юатып була?

12 Кайгы-хәсрәт кичерүчеләр өчен юаныч чыганагы мәсихчеләр җыелышы да була ала. (1 Тисалуникәлеләргә 5:11 укы.) Рух төшенкелегенә бирелгән кешеләрне ничек ныгытырга һәм аларга ничек юаныч бирергә? (Гыйб. сүз. 17:22) Шуны онытмыйк: «Дәшми тору вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» (Вәг. 3:7). Далин исемле тол апа-кардәшебез болай ди: «Якынын югалткан кеше кайгылы күңелен бушатуга мохтаҗ. Шуңа күрә андый кешене сүзеннән бүлдермичә тыңлау мөһим». Абыйсы үз-үзенә кул салган Юния исемле апа-кардәшебез болай дип өсти: «Баштан кичергән кайгыларын тулысынча аңлый алмасагыз да, аларның хисләрен аңларга теләгәнегезне күрсәтү мөһим».

13. Кайгы турында әйткәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

13 Шулай ук шуны да онытмыйк, бөтен кешеләр дә кайгыны бер үк төрле кичерә һәм бер үк төрле белдерә дип әйтеп булмый. Кайчак кеше күңелендәге әрнүнең никадәр көчле булганын тик ул үзе генә аңлый, һәм аңа кайвакыт эчендәге хис-тойгыларын сүз белән белдерү авыр. Аллаһы Сүзендә: «Кеше үзенең йөрәк ачысын белә, һәм чит кеше аның шатлыгын уртаклаша алмас»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 14:10). Кеше үз хисләре белән  уртаклашса да, аның нәрсә әйтергә тырышканын аңлау кайвакыт җиңел түгел.

14. Кайгы кичерүчеләрне юатыр өчен нәрсә әйтеп була?

14 Алайса аңлашыла ни өчен кайгыга баткан кеше өчен туры килгән сүзләрне эзләп табу авыр. Шулай да Изге Язмаларда «зирәкнең теле дәвалый» диелгән (Гыйб. сүз. 12:18). Күпләр башкаларны юатырлык юанычлы фикерләрне, мәсәлән, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә» дигән брошюрадан тапкан *. Әмма еш кына иң файдалысы — «елаучылар белән бергә елау» (Рим. 12:15). Ирен югалткан Габи болай ди: «Күз яшьләре күңелемнең теле булып китте. Шуңа күрә дусларым минем белән бергә елаганда, миңа җиңелрәк булып китә. Шулчак мин кайгым белән бергә-бер калмаганымны сизәм».

15. Кешенең үзе белән сөйләшеп юату авыр булса, нәрсә эшләп була? ( «Күңелне юаткан сүзләр» дигән рамканы да кара.)

15 Әгәр дә сезгә кешенең үзе белән сөйләшү авыр булса, юату сүзләрен, бәлки, открытка, электрон хат, текстлы хәбәр я гади хат аша язып юллау җиңелрәк булыр. Кешенең кайгысын уртаклашу өчен Изге Язмалардан юатучы өзекләрне китереп, мәрхүмнең холкындагы кайбер үзенчәлекле сыйфатларын искә алып яки аның белән бәйле иң җылы истәлекләр белән уртаклашып була. Юния болай ди: «Рухландырган сүзләр язылган кыска гына хәбәрләр һәм имандашларымның бергә вакыт үткәрергә чакырулары миңа бик ярдәм итә. Мин аларның назлы кайгыртуын сизәм һәм үземне кадерле итеп тоям».

16. Башкаларны юатыр өчен нинди бик уңышлы ысул бар?

16 Безнең догаларыбыз да якынын югалткан имандашыбыз өчен зур әһәмияткә ия. Без аның өчен я хәтта аның белән  бергә дога кыла алабыз. Эмоциональ киеренкелек чагылган шундый шартларда аның өчен кылган догада уйларыгызны белдерү авыр була алса да, эчкерсез догагыз, елау катыш калтыравыклы тавыш белән әйтелсә дә, кайгыдан шифалы дәва була ала. Далин болай ди: «Апа-кардәшләр мине юатырга дип килгәндә, мин аларны кайчак, алар әзер булса, дога кылырга сорыйм. Дога кыла башлагач, алар еш кына башта дулкынлана, әмма берничә җөмлә әйткәннән соң аларның тавышлары ныгып китә, һәм алар үтә эчкерсез дога әйтә. Аларның нык иманнары, яратулары һәм кайгыртулары иманымны бик ныгыта».

АЛГА ТАБА ДА БАШКАЛАРГА ЮАНЫЧ БУЛЫП ТОРЫГЫЗ

17—19. Ни өчен кайгы кичергән кешеләргә юаныч бирүдән туктарга кирәк түгел?

17 Кешенең кайгысы күпмегә сузыласын төгәл әйтеп булмый. Якынын югалткан кешене беренче вакытта дуслары һәм туганнары янында булып юата. Әмма аннары алар үзләренең көндәлек тормышлары белән кайный башлый. Ә кайгырган кеше һаман да юатуга мохтаҗ булып кала. Шуңа күрә аңа ярдәм итәргә әзер булыйк. «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була»,— дип әйтелгән Гыйбрәтле сүзләр 17:17 дә. Кешенең кайгысы басылганчыга кадәр аның өчен юаныч чыганагы булырга кирәк. (1 Тисалуникәлеләргә 3:7 укы.)

18 Шуны онытмыйк, туй еллыклары, ниндидер истәлекле көннәр, билгеле бер җыр белән көйләр, фотографияләр, эш-шөгыльләр я хәтта таныш исләр, тавышлар я ел фасыллары якынын югалткан кешенең күңел ярасын кузгатып җибәрергә мөмкин. Тол булып калган кардәшкә элек һәрвакыт бергә эшләгән күп кенә эшләрдә катнашу, мәсәлән, җыелыш очрашуларына йөрү я Искә алу кичәсенә бару беренче вакытта күңеленә бик авыр була ала. «Хатыным үлгәннән соң туебызның беренче еллыгын кичерү бик авыр булыр дип күз алдыма китергән идем, һәм миңа чыннан да җиңел булмады,— дип әйтә бер абый-кардәш.— Әмма берничә иң якын дустым, ул көнне мин берүзем калмасын дип, бергә җыелырга планлаштырды».

19 Әмма якынын югалткан кеше аерым очракларда гына түгел, ә башка вакытта да юатуга мохтаҗ булганын онытмыйк. Юния болай ди: «Махсус көннәрдән тыш, гадәти көннәрдә дә башкаларның эчкерсез ярдәме һәм ихлас кайгыртуы бик кыйммәтле һәм кешегә зур юаныч китерә». Әйе, без кешене кайгысыннан тулысынча азат итә алмыйбыз, якын кешесен югалту сәбәпле барлыкка килгән бушлыкны да тутыра алмыйбыз. Шулай да гамәли чаралар күреп, кайгырган кешене ниндидер дәрәҗәдә юату мөмкин (1 Яхъя 3:18). Габи болай ди: «Мин Йәһвәгә тормышымның авыр чакларында миңа таяныч булган өлкәннәр өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Аларның кайгыртуы аша мин үземне Йәһвәнең кочагында булгандай итеп сиздем».

20. Ни өчен Йәһвәнең вәгъдәсе безнең өчен чын юаныч булып тора?

20 Гайсәнең «тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» вакыт җиткәч, һәртөрле юаныч Аллаһысы булган Йәһвә бөтен кайгыны мәңгегә юкка чыгарачак һәм чын юаныч бирәчәк (Яхъя 5:28, 29). Моны белү безне әллә юатмыймы?! Изге Язмаларда Аллаһының мондый вәгъдәсе язылган: «Ул [Йәһвә] үлемне мәңгегә юк итәр, Аллаһы Тәгалә Йәһвә бөтен кешеләрнең күз яшьләрен сөртер» (Ишаг. 25:8). Шул вакытта «елаучылар белән бергә елар» урынына җир йөзендәге һәркем «шатланучылар белән бергә шатланачак» (Рим. 12:15).

^ 8 абз. Изге Язмаларда Йосыф соңгы тапкыр Гайсәгә 12 яшь булганда искә алына. Гайсә туйда суны шәрабка әйләндереп, үзенең беренче могҗизасын кылган чакта Йосыф турында инде берни дә әйтелми. Җәфалану баганасында үлем кичергәндә Гайсә рәсүл Яхъяга Мәрьям турында кайгыртырга кушкан. Йосыф әле дә исән булган булса, Гайсә, мөгаен, алай эшләмәс иде (Яхъя 19:26, 27).

^ 14 абз. Шулай ук «Күзәтү манарасы» (рус) 2010 ел, 1 ноябрь, 9—11 нче битләрдәге мәкаләне кара.