СЕЗ КИЛӘЧӘГЕГЕЗНЕ ЧЫННАН ДА ҮЗЕГЕЗ САЙЛЫЙ АЛАСЫЗМЫ? Кайбер кешеләр тормышларын язмыш билгели дип ышана. Билгеле бер максатларына ирешә алмагач, алар бу котылгысыз булган дип уйлый һәм: «Язмыштан узмыш юк»,— дип әйтә.

Башкалар дөньядагы гаделсезлек белән мәрхәмәтсезлекне күргәндә, аларның өметләре өзелә. Алар үз тормышларын яхшыртырга теләсә дә, сугышлар, җинаятьчелек, табигать афәтләре һәм авырулар кат-кат аларның тырышлыкларын җимерә. Шунда алар: «Барысы бушка. Көч куясы юк»,— диләр.

Әйе, тормышыбыздагы шартлар планнарыбызга нык тәэсир итә ала (Вәгазьче 9:11). Ләкин, мәңгелек киләчәгебез турында әйткәндә, безнең сайлау ирегебез бар. Изге Язмалардан күренгәнчә, үз киләчәгегезне сез үзегез сайлый аласыз. Анда нәрсә әйтелгәнен карап чыгыйк.

Борынгы Исраил җитәкчесе Муса, халык Вәгъдә ителгән җиргә кергәнче, аларга Йәһвә исеменнән болай дигән: «Мин бүген сиңа тормыш һәм үлем, фатиха һәм ләгънәт тәкъдим иттем. [...] Син үзең һәм токымнарың яши алсын өчен, тормышны сайла. Аллаһың Йәһвәне ярат, аны тыңла һәм аңа тугры бул» (Канун 30:15, 19, 20).

«Мин бүген сиңа тормыш һәм үлем, фатиха һәм ләгънәт тәкъдим иттем. [...] ...Тормышны сайла» (Канун 30:19).

Аллаһы исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан чыгарган һәм аларга Вәгъдә ителгән җиргә кереп, азатлыкта һәм бәхеттә яшәргә өмет биргән. Ләкин бу фатихаларны алыр өчен, алар «тормышны сайларга» тиеш булган. Ничек итеп? «Аллаһы Йәһвәне яратып, аны тыңлап һәм аңа тугры булып».

Бүген сез дә охшаш сайлау алдында торасыз. Сайлавыгыз киләчәгегезгә тәэсир итәчәк. Аллаһыны яратырга, аны тыңларга һәм аңа тугры булырга сайласагыз, сез, асылда, тормышны — җирдәге оҗмахта мәңге яшәүне сайлаячаксыз. Бу адымнарның һәрберсе нәрсәне үз эченә ала?

АЛЛАҺЫНЫ ЯРАТ

Ярату — Аллаһының төп сыйфаты. «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип язган рәсүл Яхъя (1 Яхъя 4:8). Шуңа күрә бер кеше Гайсә пәйгамбәрдән нинди әмер иң мөһим дип сорагач, тегесе болай дигән: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (Маттай 22:37). Йәһвә Аллаһы белән чын мөнәсәбәтләр куркуга нигезләнми һәм уйланмыйча буйсынуны аңлатмый. Чын мөнәсәбәтләр яратуга нигезләнә. Әмма ни өчен без Аллаһыны яратырга тиеш?

Йәһвәнең кешелеккә карата яратуын әти-әнинең үз балаларына карата яратуы белән чагыштырып була. Әти-әниләр, камилсез булсалар да, үз балаларының бәхетле һәм уңышлы булуларын теләгәнгә, аларны өйрәтә, төзәтә, ныгыта һәм аларга ярдәм итә. Ә балаларыннан алар нәрсә көтә? Әти-әниләр балалары үзләрен яратыр һәм нәсыйхәтләрен күңелгә салыр дип көтә. Күктәге камил Әтиебез дә безне кайгыртып күп нәрсә эшли. Шуңа күрә ул да безнең аңа карата ярату белдереп, рәхмәтле булуыбызны көтә.

 АНЫ ТЫҢЛА

Изге Язмалар язылган телдә «тыңлау» дигән сүз «буйсыну» дигәнне аңлата. Без дә балага: «Әти-әниеңне тыңла»,— дигәндә, шуны ук күздә тотабыз, шулай бит? Шуңа күрә Аллаһыны тыңлау аның әйткәннәрен белүне һәм үтәүне аңлата. Без туры мәгънәдә Аллаһы әйткәннәрен ишетә алмасак та, аның Сүзен — Изге Язмаларны укып һәм укыганны тормышта кулланып, Аллаһыны тыңлый алабыз (1 Яхъя 5:3).

Аллаһыны тыңлау никадәр мөһим икәнен күрсәтер өчен, Гайсә болай дип әйткән: «Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш» (Маттай 4:4). Әйе, ризыксыз яшәп булмый, ә Аллаһы биргән белем тагы да мөһимрәк. Ни өчен? Акыллы Сөләйман патша болай дип аңлаткан: «Зирәклек тә, акча да яклау бирә. Ләкин белемнең өстенлеге шунда: зирәклек үз иясенең гомерен саклый» (Вәгазьче 7:12). Аллаһы биргән аң-зирәклек безгә инде бүген яклау бирә һәм киләчәктә мәңгелек тормышка китерәчәк сайлауны ясарга ярдәм итә.

АҢА ТУГРЫ БУЛ

Моннан алдагы мәкаләдә каралган Гайсәнең сүзләренә кайтыйк: «Тормышка алып баручы юл тар, капкасы да кысан, һәм шул юлны азлар гына таба» (Маттай 7:13, 14). Тар юлдан барганда, максатыбызга ирешергә теләсәк, бу юлны яхшы белгән кеше янында бару акыллы булыр иде. Нәкъ шулай ук мәңгелек тормышка ирешер өчен, безгә Аллаһыга якын һәм тугры булу мөһим (Зәбур 16:8). Ничек без аңа якынлаша алабыз?

Көн саен безгә күп эшләр башкарырга туры килә һәм, вакытыбыз булса, без хәтта күбрәкне дә эшләр идек. Без бу эшләр белән шулкадәр мавыгырга мөмкин, безнең хәтта Аллаһы ихтыяры турында уйланыр өчен вакыт бик аз калыр я бөтенләй калмас. Менә ни өчен Изге Язмаларда мондый кисәтү сүзләре язылган: «Акылсызлар кебек түгел, ә зирәкләр кебек гомер итәр өчен, үз тәртибегезгә бик игътибарлы булыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз, явыз көннәрдә яшибез бит» (Эфеслеләргә 5:15, 16). Әйе, Аллаһыга тугры булыр өчен, безгә аның белән мөнәсәбәтләребезне беренче урынга куярга кирәк (Маттай 6:33).

САЙЛАУ ЯСАГЫЗ

Сез үткәнне үзгәртә алмасагыз да, үзегезнең һәм яраткан кешеләрегезнең киләчәге яхшы булсын өчен, күп нәрсә эшли аласыз. Изге Язмаларда күктәге Әтиебез Йәһвә Аллаһы безне нык ярата икәнлеге һәм аның бездән нәрсә көткәне күрсәтелә. Микай пәйгамбәрнең сүзләренә игътибар итик:

«И кеше, ул сиңа нәрсә яхшы икәнен әйтте. Йәһвә синнән нәрсә таләп итә? Ул тик гадел эш итүеңне, тугрылыкны сөюеңне, Аллаһың юлында тыйнак йөрүеңне тели!» (Микай 6:8)

Әйе, Йәһвә безне үз юлыннан йөреп, мәңгелек фатихалар алырга чакыра. Сез бу чакыруны кабул итәрсезме? Үзегез сайлагыз!