ДӨНЬЯДА сабыйга караганда ярдәмгә күбрәк мохтаҗ берәрсе бармы? Туганнан соң әти-әниләребез безнең хакта бар яктан да кайгыртып тормаса, без яши алмас идек. Әле йөрергә өйрәнгәндә, кешеләр безгә гигантлар булып тоелган иде. Әти-әни янәшәдә булмаганда, без шул чит кешеләрдән курка идек. Ләкин әниебезнең я әтиебезнең кулыннан тоткач, без үзебезне тыныч хис итә идек.

Балачакта имин булуыбыз әти-әниебезнең яратуыннан һәм дәртләндергеч сүзләреннән торды. Әти-әниебезнең яратуын сизгәндә, бу безгә үз көчебезгә ышануны үстерергә булыша иде. Алар безне мактап торганда, без киләчәккә ышаныч белән карап, уңышларга ирешә идек.

Азрак үскәч, якын дуслар да үз көчебездә шикләнмәскә ярдәм итте. Алар безнең янда булганда, без үзебезне уңайлы хис иттек, алар белән бергә мәктәптәге авырлыкларны җиңеп чыгу да җиңелрәк булды.

Өстә сурәтләнгәннәрнең барысы балачаклары яхшы узган кешеләрдә була. Ләкин кайбер балаларның яхшы дуслары юк, һәм күп кенә балалар әти-әниләреннән аз ярдәм күрә. Мелисса * исемле хатын-кыз болай дип әйтә: «Мин, бергә ниндидер эш белән шөгыльләнүче гаиләләрнең рәсемнәрен күргәндә, болай дип уйлап куям: „Бала чагымда минем дә шундый ук гаиләм булган булса иде!“» Бәлки, сезнең дә шундый ук хисләр туадыр.

ДӨРЕС БУЛМАГАН ТӘРБИЯ

Бәлки, бала чагыгызда сезгә үз көчегезгә ышану җитмәгәндер. Яисә сезгә ярату күрсәтеп, дәртләндергеч сүзләр әйтеп тормаганнардыр. Ә, бәлки, сезгә әти-әниегезнең бетмәс бәхәсләшүләрен ишетергә һәм аерылышуларын күрергә туры килгәндер. Кайбер бала әти-әнисенең аерылышуында үзен гаепли башлый. Ә кайбер баланы әти-әнисе сүз белән я физик яктан җәберләп торган.

Балаларга бу ничек тәэсир итә? Аларның кайберләре наркотиклар куллана һәм күп эчә башлый. Башкалар исә, хөрмәт казанырга омтылып, җинаятьчеләр белән бәйләнешкә керә. Кайчак андый балалар, яратуны сизәргә теләп, каршы җенестәге кешеләр белән романтик мөнәсәбәтләр үстерә. Ләкин андый мөнәсәбәтләр еш кына озакка сузылмый, һәм бу яшүсмернең үз-үзенә ышанычын киметә.

Андый тозакларга эләкмәгән яшүсмерләрнең дә үз-үзләренә карата хөрмәтләре җитмәскә мөмкин.  «Әнием миңа һәрвакыт мин юньсез дип әйтеп торды, шуңа күрә мин үземне файдасыз дип саный башладым,— ди Анна.— Ул мине мактамады да, яратуын да күрсәтмәде».

Кешенең үз көченә ышанмавы балачактагы авырлыклары аркасында гына түгел, ә шулай ук әти-әнисенең аерылышуы аркасында, тормыш авырлыклары һәм хәтта үз тышкы кыяфәте аркасында була ала. Сәбәпләр нинди генә булмасын, андый хисләр безне бәхетсез итә һәм башкалар белән мөнәсәбәтләрне җимерә ала. Бу хисләрне ничек җиңеп була?

АЛЛАҺЫ БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА

Һәрберебез башкаларның ярдәменә мохтаҗ. Аллаһы үзе безгә булыша ала һәм моны эшләргә тели дә.

Аллаһы үз пәйгамбәре аша мондый хәбәр җиткергән: «Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен, сине гаделлегем буенча уң кулым белән тотып торырмын» (Ишагыя 41:10, 13). Образлы тел белән әйткәндә, Аллаһы безне кулдан тотып барырга тели. Моны белү никадәр юата! Безгә борчыласы юк!

Аллаһының кайбер хезмәтчеләре борчуга төшкән, ләкин Аллаһы кулына тотынырга өйрәнгән дип әйтелә Изге Язмаларда. Мәсәлән, Ишмуилның әнисе Һанна, бала таба алмаганга, үзен булдыксыз дип санаган. Кысыр булганга күрә, аңардан көлгәннәр. Нәтиҗәдә, Һаннаның ашау теләге югалган, һәм ул еш кына елаган (1 Ишмуил 1:6, 8). Ләкин ул үз күңелен Аллаһыга бушаткан һәм күңел тынычлыгын тапкан (1 Ишмуил 1:18).

Мәдхия җырлаучы Давыт та кайвакыт үз көчендә шикләнгән. Еллар буе Шаул патша аны тотарга теләп, артыннан куып барган. Берничә тапкыр Давытны үтерергә тырышканнар. Аңа кайвакыт, ул үз проблемаларына баткан, дип тоелган (Зәбур 54:4—6; 68:1, 2). Моңа карамастан, Давыт болай дип язган: «Берьюлы тыныч ятып йоклармын, чөнки Син, Ходай, мине үзем генә өметләнгәнгә урнаштырасың» (Зәбур 4:9).

Һанна да, Давыт та үз борчылуларын Йәһвәгә тапшырган һәм Йәһвәнең чыннан да булышканын  күргән (Зәбур 54:23). Ә без бүген моны ничек эшли алабыз?

ҮЗ КӨЧЕГЕЗГӘ ЫШАНЫЧЫГЫЗНЫ ӨСТӘР ӨЧЕН ӨЧ КИҢӘШ

1. Йәһвәгә Атага таянган кебек таянырга өйрәнегез.

Гайсә пәйгамбәр безне үз күктәге Атасы — «бердәнбер хак Аллаһы» турында белем алырга дәртләндергән (Яхъя 17:3). Рәсүл Паул: «Ул [Аллаһы] бит һәрберебезгә якын»,— дигән (Рәсүлләр 17:27). Ә шәкерт Ягъкуб: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип язган (Ягъкуб 4:8).

Күктәге Атабыз безне ярата һәм кайгырта икәнен белү — борчу хисләрен җиңәр өчен бик мөһим адым. Әйе, андый ышануны үстерер өчен вакыт кирәк, шулай да күпләр бу чыннан да тынычланырга булыша дип тапкан. «Йәһвәгә Атама кебек карый башлагач, мин аңа үз хисләремне бушата алдым. Миңа җиңел булып китте»,— дип әйтә Каролина.

«Мин әти-әнисез калгач, Йәһвә миңа үз көчемә ышанычымны югалтмаска булышып торды,— дип исенә төшерә Рейчел.— Мин аның белән сөйләшеп, авырлыкларымны чишәр өчен ярдәм сорый алдым. Ул миңа булышты» *.

2. Рухи гаилә табыгыз.

Гайсә үз шәкертләрен бер-берсенә абый һәм апаларга караган кебек карарга өйрәткән. Ул аларга: «Сез исә бөтенегез дә — кардәшләр»,— дигән (Маттай 23:8). Ул үз шәкертләренең бер-берсен яратуларын һәм зур рухи гаилә булып китүләрен теләгән (Маттай 12:48—50; Яхъя 13:35).

Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында рухи гаиләгә хас җылылык һәм эчкерсез ярату хөкем сөрә (Еврейләргә 10:24, 25). Эмоциональ яктан яраланган күп кенә кеше өчен җыелыш очрашулары бәлзәм кебек булып тора.

«Җыелышта минем бик якын дустым бар иде. Ул мин кичергән авыртуны аңлый иде,— дип исенә төшерә Ева.— Ул мине тыңлады, миңа Изге Язмалар өзекләрен укыды, һәм без бергә дога кылдык. Дустым мине ялгыз калдырмады. Мин аңа күңелемне бушатып тора идем. Ул миңа ярдәм иткәнгә, минем үз көчемә ышаныч өстәлде». «Мин җыелышта „әни белән әтиемне“ таптым,— дип әйтә Рейчел.— Мин  үземне чыннан да яратканнарын сиздем һәм иминлек тоя башладым».

3. Башкаларга яхшы мөнәсәбәт күрсәтегез.

Кешеләргә мәхәббәт һәм яхшы мөнәсәбәт күрсәтсәгез, сез яхшы дуслар булып китә алырсыз. Гайсә: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән (Рәсүлләр 20:35). Без башкаларны күбрәк яраткан саен, безне дә күбрәк яратырлар. «Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер»,— дип өйрәткән Гайсә үз шәкертләрен (Лүк 6:38).

Башкаларны яратып һәм үзебезне яратканнарын сизеп, без үз көчебездә тагы да ныграк ышанырбыз. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «мәхәббәт мәңгелек» (1 Көринтлеләргә 13:8). «Мин үз-үзем турында уйлаган кайбер тискәре карашларым дөрес түгел икәнен беләм,— дип таный Мария.— Башкаларга булышып һәм үз хисләрем турында онытып, мин андый фикер йөртүемнән качам. Башкалар өчен нәрсәдер эшләгәндә, мин һәрвакыт канәгатьлек сизәм».

ҺӘР КЕШЕНЕҢ ҮЗ-ҮЗЕНӘ ДӨРЕС КАРАШ БУЛАЧАК

Өстә китерелгән киңәшләр шунда ук булыша торган ниндидер бер «сихри формула» булып тормый. Шулай да алар булыша ала. «Мин бүген дә үз көчемдә кайвакыт шикләнәм,— ди Каролина.— Ләкин хәзер мин үземне күбрәк хөрмәт итәм. Аллаһы минем турында кайгырта икәнен беләм, дусларым да үз көчемә ышанырга булыша». Рейчелның да хисләре моңа охшаш: «Вакыт-вакыт кайгылы хисләр мине биләп ала, ләкин мин рухи кардәшләремә киңәш сорап мөрәҗәгать итә алам. Алар миңа уңай караш сакларга булыша. Моннан тыш, күктәге Атам белән һәр көн сөйләшәм. Бу бик ярдәм итә».

Изге Язмаларда яңа дөнья турында әйтелә. Анда һәрберебезнең үз көченә ышанычы булачак

Бу проблема тиздән мәңгегә чишеләчәк. Изге Язмаларда якынлашып килгән яңа дөнья турында әйтелә. Анда һәрберебезнең үз көченә ышанычы булачак. Аллаһы Сүзендә мондый вәгъдә язылган: «Аларның һәрберсе үз йөзем агачы һәм үз инҗир агачы астында утырыр, аларны беркем дә куркытмас» (Микай 4:4). Ул вакытта беркем дә безне куркытмаячак һәм зыян китермәячәк. Күңелдә булган хәтта тирән элеккеге яралар «искә төшмәс» (Ишагыя 65:17, 25). Аллаһы һәм аның улы Мәсих Гайсә «чын тәкъвалыкны» урнаштырыр. Нәтиҗәдә, «дәвамлы тынычлык һәм иминлек булыр» (Ишагыя 32:17).

^ 5 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 21 абз. Аллаһыга якынлашырга теләгән кешеләргә Йәһвә Шаһитләре түләүсез Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итә.