«Без вөҗданыбызның саф булуына бер дә шикләнмибез һәм үзебезне бар яктан намуслы тотарга телибез» (Еврейләргә 13:18).

Изге Язмаларда кайвакыт «намуслылык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең туры мәгънәсе мондый: асылда яхшы булган нәрсә. Бу сүз шулай ук әхлакый яктан берәр искиткеч нәрсәне аңлата.

Мәсихчеләр Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләренә җитди карый. Без «үзебезне бар яктан намуслы тотарга телибез». Бу үз эченә нәрсә ала?

ЭЧКЕ КӨРӘШ

Кешеләрнең күбесе өйдән чыгар алдыннан көзгегә карый. Ни өчен? Чөнки алар матур булырга тели. Ләкин матур таралган чәчләргә я заманча киемгә караганда мөһимрәк нәрсә бар. Тышкы кыяфәтебез нинди генә булмасын, кешеләр, эчтә нинди булганыбызны күреп, безгә я тартыла, я читләшә башлый.

Аллаһы Сүзендә кешеләрнең явызлыкка һәвәсе бар дип ачыктан-ачык әйтелә. «Кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук килә»,— дип әйтелә Яратылыш 8:21 дә. Шуңа күрә намуслы кеше булыр өчен, безгә тумыштан килгән гөнаһлы теләкләр белән көрәш алып барырга кирәк. Рәсүл Паул үзенең андый гөнаһлы теләкләр белән көрәшүен сурәтләп биргән: «Күңелемнән Аллаһы канунына шатланам, әмма үз тәнемдә башка бер канун күрәм. Ул акылым канунына каршы көрәшә һәм мине тәнемдәге гөнаһ канунының әсире итә» (Римлыларга 7:22, 23).

Мәсәлән, йөрәгебез безне начар эшкә этәрсә, безнең үзебезне намуссыз тотарга көчле вәсвәсә туарга мөмкин. Андый чакта без йөрәгебезнең коллары булмаска тиеш. Безнең һәрвакыт сайлау ирегебез бар. Начар фикерне кире каксак, без башкаларның намуссыз булуларына карамастан, намуслы булып кала алырбыз.

КӨРӘШТӘ ҖИҢҮ

Намуслы булыр өчен, безгә әхлакый нормалар кирәк. Кызганычка каршы, күпләр әхлакый нормаларга караганда күбрәк үз килеш-килбәтләре турында уйлый. Нәтиҗәдә, алар кайбер очракларда намуссызлыкны аклый. «Намуссызлык турында дөрес мәгълүмат» дигән китапта менә нәрсә әйтелә: «Асылда, кеше, алдаса да, үзенең ниндидер нормалары буенча барыбер үз күзендә намуслы булып калырга тели» («The Honest Truth About Dishonesty»). Намуссызлыкның берәр дәрәҗәсе дөрес дип санала аламы? Никадәр намуслы булырга кирәк? Нинди дә булса әхлакый нормалар бармы? Әйе, бар!

Изге Язмаларда камил әхлакый нормалар язылган. Бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше бу нормаларны бик файдалы дип тапкан (Зәбур 18:8). Бу китапта гаилә тормышына, эшкә, әхлаклылыкка һәм рухилыкка кагылышлы ышанычлы җитәкчелек бар. Бу принциплар әле дә зур әһәмияткә ия. Изге Язмалардагы принциплар  һәм кануннар бар милләтләр, расалар һәм халыкларда кулланырлык. Изге Язмаларны укысагыз, анда язылганнар турында уйлансагыз һәм аның киңәшләрен куллансагыз, йөрәгегезне намуслылыкка өйрәтә алырсыз.

Ләкин, намуссызлык белән көрәшүдә җиңәр өчен, Изге Язмалардагы төгәл белемне алу гына җитми. Бозык дөнья, безгә басым ясап, үз нормаларын тага. Шуңа күрә, Аллаһыга дога кылып, көч һәм ярдәм сорагыз (Филипиялеләргә 4:6, 7, 13). Шул вакытта безнең, дөрес булганны башкарыр өчен һәм бар эшләрдә дә намуслы булып калыр өчен, кыюлык булыр.

НАМУСЛЫЛЫК ӨЧЕН ӘҖЕР

Беренче мәкаләдә искә алынган Хитоси намуслы эшче абруена ия булган, һәм бу аңа нәтиҗәдә файда китергән. Аның хәзерге начальнигы Хитосинең намуслылыгын кадерли. Хитоси болай ди: «Мин яхшы эш тапканыма шат. Бу эштә вөҗданым саф килеш кала».

Башкалар да аның хисләрен уртаклаша. «Үзебезне бар яктан намуслы тотарга телибез» дигән Изге Язмалардагы принципны кулланган кешеләрнең мисалларын карап чыгыйк.

  • Саф вөҗдан

    «13 яшьтә мин мәктәпне ташладым һәм караклар белән уртак эшләр алып бардым. Нәтиҗәдә, акчаларымның 95 проценты урланган акча иде. Соңрак мин кияүгә чыктым, һәм ирем белән бергә Йәһвә Шаһитләре ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнә башладык. Без Йәһвәнең * намуссызлыкны нәфрәт итүен белдек, шуңа күрә үз тормышыбызны үзгәртергә булдык. 1990 елда без Йәһвәгә багышландык һәм, суга чумдырылып, Йәһвә Шаһитләре булып киттек (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19).

    Элек йортым урланган әйберләр белән тулы иде, ләкин хәзер барысы да үзгәрде. Минем вөҗданым саф. Еллар буе намуссыз булганымны исемә төшереп, мин Йәһвәгә мәрхәмәте өчен бик рәхмәтле. Хәзер мин тыныч йоклыйм, чөнки Йәһвә мине хуплый» (Шерил, Ирландия).

    «Бер клиент ришвәт тәкъдим иткән булса да, мин аны кире каккан идем. Начальник, моның турында белгәч, болай диде: „Аллаһың сине ышанычлы кеше булырга өйрәтә! Компаниябездә эшләвеңә мин бик шат!“ Мин үземне бар яктан да намуслы тотарга тырышам, шуңа күрә минем Йәһвә Аллаһы алдында вөҗданым саф. Хәзер минем гаиләмне дә, башкаларны да намуслы булырга дәртләндерергә хокукым бар» (Сонни, Гонконг).

  • Җан тынычлыгы

    «Мин халыкара банкта эшлим. Еш кына андый бизнесста акчаны алу намуслылыктан мөһимрәк. Күпләр болай дип уйлый: «Азрак алдау сиңа күп акча китерсә һәм булган акчаңны сак тотарга булышса, бу начармыни?» Ләкин намуслы булып, мин җан тынычлыгын саклыйм. Намуслы булу нинди генә нәтиҗәләргә китермәсен, мин намуслы булып калырга тәвәккәл. Мөдирем шуны белә: мин аны да, аның хакына да беркайчан да алдамаячакмын» (Том, АКШ).

  • Үз-үзеңә карата хөрмәт

    «Эштә миңа җитмәгән товарлар турында алдарга куштылар, ләкин мин баш тарттым. Соңрак караклар табылгач, начальнигым миңа намуслылыгым өчен бик рәхмәтле булды. Намуссыз дөньяда намуслы булыр өчен, кыюлык кирәк. Ләкин ахыр чиктә башкалар безгә ышаныр һәм безне хөрмәт итәр» (Каори, Япония).

Саф вөҗдан, җан тынычлыгы һәм үз-үзеңә карата хөрмәт — моның барысы да намуслылык өчен әҗер. Чыннан да намуслы булыр өчен җитди сәбәпләр бар. Сез моның белән ризамы?

^ 18 абз. Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.