Изге Язмаларда күп кенә искиткеч күренешләр бар, алар безгә күзгә күренмәс күкләргә күз салырга мөмкинлек бирә дип әйтеп була. Без сезне аларны җентекләп карап чыгарга чакырабыз. Бу күренешләрдә сурәтләнгән күп нәрсәне турыдан-туры аңларга кирәк түгел, шулай да алар сезгә рухи дөньяда яшәүчеләрне күз алдына китерергә дә һәм алар сезгә ничек тәэсир итә ала икәнен аңларга да ярдәм итәчәк.

ЙӘҺВӘ — ХОДАЙ ТӘГАЛӘ

«Күктә тәхет тора, ә тәхеттә кемдер утыра. Утыручы кыяфәте белән яшма һәм сердолик сыман, ә тәхетне зөбәрҗәткә охшаш салават күпере әйләндереп алган» (Ачылыш 4:2, 3).

«Аны бар яктан балкыш чолгап алган иде. Шул балкыш яңгырлы көнне болытларда хасил булган салават күперенә охшаш иде. Аны чолгап алган нурлы яктылык менә шундый иде. Ул Йәһвә данының чагылышына охшаш иде» (Йәзәкил 1:27, 28).

Рәсүл Яхъяга һәм Йәзәкил пәйгамбәргә бирелгән бу күренешләрдә Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең мәһабәтлеге без җиңел генә күз алдына китерә алган нәрсәләр белән — ялтырап торган кыйммәтле ташлар, салават күпере һәм бөек тәхет белән сурәтләнә. Бу күренешләр күрсәткәнчә, Йәһвә булган җирдә курку-хөрмәт уятырлык матурлык, күркәмлек һәм тынычлык хөкем сөрә.

Аллаһыны шулай итеп сурәтләү мәдхия җырлаучының мондый сүзләре белән туры килә: «Йәһвә бөек һәм иң зур мактауга лаек. Аның кебек курку-хөрмәт уятырдай бүтән илаһ юк. Халыкларның барлык илаһлары — файдасыз илаһлар, ә Йәһвә — күкләрне барлыкка китергән Ходай. Бөеклек һәм мәһабәтлек — аның хозурында, көч-куәт һәм матурлык — аның изге урынында» (Зәбур 96:4—6).

Йәһвә Ходай Тәгалә булса да, ул безне үзенә дога кылып якынлашырга чакыра һәм безне тыңлаганына ышандыра (Зәбур 65:2). Аллаһы безне шулкадәр ярата һәм кайгырта ки, рәсүл Яхъя болай дип язган: «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8).

ГАЙСӘ АЛЛАҺЫ БЕЛӘН БАСЫП ТОРА

«Изге рух белән сугарылган [мәсихче шәкерт] Стифән исә, күккә карагач, Аллаһы данын һәм Аллаһының уң ягында торучы Гайсәне күрде һәм: „Менә мин ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Улын күрәм“,— диде» (Рәсүлләр 7:55, 56).

Стифән бу күренешне күрер алдыннан Гайсә үтерелгән булган һәм аны Стифән мөрәҗәгать иткән кешеләрнең — дини җитәкчеләрнең котыртуы буенча үтергәннәр. Бу күренеш Гайсәнең тере булуын, аның үледән терелтелгәнен  һәм данланганын раслаган. Моның турында рәсүл Паул болай дип язган: «[Йәһвә] бу көчен [Гайсәне] үледән терелтеп һәм күкләрдә үзенең уң ягына утыртып кулланды. Ул аны бу дөнья төзелешендә һәркайсы хөкүмәт, хакимият, кодрәт, хакимлек һәм һәркайсы исемнән югарырак утыртты, һәм бу киләчәк төзелештә дә шулай калачак» (Эфеслеләргә 1:20, 21).

Изге Язмалар Гайсәнең югары урынын сурәтләп кенә калмый, ул шулай ук Гайсәнең Йәһвә кебек кешеләрне бик кайгыртканын да әйтә. Җирдә хезмәт иткәндә ул авыруларны савыктырган һәм үлеләрне терелткән. Үзенең корбан үлеме белән ул Аллаһыга һәм кешелеккә карата тирән мәхәббәтен күрсәткән (Эфеслеләргә 2:4, 5). Аллаһының уң ягында торып, Гайсә тиздән үз хакимлеген күрсәтәчәк һәм бар тыңлаучан кешеләргә мул фатихалар яудырачак.

ФӘРЕШТӘЛӘР АЛЛАҺЫГА ХЕЗМӘТ ИТӘ

«Мин [Даниял пәйгамбәр] карап торуымны дәвам иттем һәм тәхетләр куелып, борынгыдан яшәп килгән Затның [Йәһвәнең] үз тәхетенә утырганын күрдем... Миллион фәрештә аңа хезмәт итә һәм йөз миллион фәрештә аның хозурында тора иде» (Даниял 7:9, 10).

Күкләр күрсәтелгән бу күренештә Даниял бер фәрештәне генә түгел, ә гаять күп фәрештә күргән. Нинди курку-хөрмәт уята торган күренеш булгандыр ул! Фәрештәләр — данлыклы рухи шәхесләр, алар акылга һәм көчкә ия. Алар арасында серафимнар һәм керубимнар бар. Изге Язмаларда фәрештәләр турында 250 дән артык тапкыр әйтелә.

Фәрештәләр элек җирдә яшәгән кешеләр түгел. Аллаһы аларны кешеләргә караганда күпкә элегрәк барлыкка китергән булган. Җир барлыкка китерелгәндә фәрештәләр якында булып, моны күзәткән һәм куанып кычкырган (Әюп 38:4—7).

Тугры фәрештәләрнең Аллаһыга хезмәт итүдә башкарган эшләренең берсе — бүген җирдә башкарыла торган иң мөһим эш — Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне игълан итү эше (Маттай 24:14). Аларның бу эштә катнашулары рәсүл Яхъяга күренештә ачылган булган. Ул болай дип язган: «Мин күктә, югарыда очып  баручы башка бер фәрештәне күрдем. Аның җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен мәңгелек яхшы хәбәре бар иде» (Ачылыш 14:6). Үткәндә фәрештәләр кешеләр белән кайвакыт сөйләшкән булса да, бүген сөйләшми. Шулай да алар яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләргә эчкерсез йөрәкле кешеләрне табарга ярдәм итә.

ШАЙТАН МИЛЛИОННАРНЫ ЮЛДАН ЯЗДЫРА

«Күктә сугыш башланды: Микаил [Гайсә Мәсих] үз фәрештәләре белән аждаһага каршы, ә аждаһа үз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты. Әмма алар җиңә алмады, һәм күктә алар өчен урын инде табылмады. Шулай итеп бу зур аждаһа — бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан — җиргә ыргытылды. Аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылды» (Ачылыш 12:7—9).

Кайчандыр күктә тыныч булмаган. Кешеләр барлыкка китерелгәч, бер фәрештә башкаларның үзенә табынуларын тели башлаган һәм Йәһвәгә каршы баш күтәргән. Шулай итеп ул Шайтан, ягъни «Дошман», булып киткән. Соңрак башка фәрештәләр дә бу фетнәгә кушылып, җеннәр булып киткән. Үтә явыз бу рухи затлар Йәһвәгә каты каршы тора һәм күпчелек кешене Йәһвәнең ярату тулы җитәкчелегенә капма-каршы килгән юлдан алып бара.

Шайтан белән аның җеннәре бозык һәм мәрхәмәтсез. Алар кешелекнең дошманнары һәм җирдәге күп газаплар өчен гаепле. Мәсәлән, Шайтан тугры Әюпнең мал-туарын һәм хезмәтчеләрен үтергән. Аннары ул «көчле җил» чыгарып, Әюпнең ун баласы булган йортны җимергән, һәм алар һәлак булган. Шуннан соң Шайтан Әюпне «аяк табаныннан алып баш очына кадәр әрнеткеч үлекле шешләр белән зарарлаган» (Әюп 1:7—19; 2:7).

Әмма тиздән Шайтан юк ителәчәк. Җир тирәсенә бәреп төшерелгәннән бирле ул «вакыты аз калганын» белә (Ачылыш 12:12). Шайтан өметсез, һәм бу, һичшиксез, яхшы хәбәр!

ҖИРДӘН АЛЫНГАН КЕШЕЛӘР

«Син [Гайсә]... Аллаһы өчен һәр кабиләдән, телдән, халыктан һәм милләттән кешеләр сатып алдың, аларны Аллаһыбыз өчен патшалар һәм руханилар иттең. Алар җир өстеннән патшалык итәчәк» (Ачылыш 5:9, 10).

Гайсә күктәге тормыш өчен үледән терелтелгән булган кебек, башкалар да күктә яшәр өчен терелтеләчәк. Гайсә үзенең тугры рәсүлләренә әйткән:  «Мин сезгә урын әзерләргә барам. ...Сез дә мин булган урында булсын өчен, мин кабат килеп, сезне үз яныма алачакмын» (Яхъя 14:2, 3).

Күккә баручылар анда билгеле бер максат белән бара. Гайсә белән бергә алар Патшалыкны — хөкүмәтне тәшкил итәчәк һәм ахыр чиктә җирдәге бар кешеләр өстеннән идарә итеп, аларга фатихалар яудырачак. Гайсә үрнәк дога әйтеп, үз шәкертләренә бу Патшалык турында дога кылырга өйрәткән: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:9, 10).

КҮКТӘ ЯШӘҮЧЕЛӘР НӘРСӘ ЭШЛӘЯЧӘК

«Мин [рәсүл Яхъя] тәхеттән килгән көчле тавыш ишеттем. Ул болай диде: „Менә! Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә... Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте“» (Ачылыш 21:3, 4).

Бу пәйгамбәрлек күренеш Аллаһы Патшалыгы — Гайсә һәм күктәге тормышка терелтелгәннәр — Шайтанның идарәсен юк итәчәк һәм җирне оҗмахка әверелдерәчәк вакытны сурәтли. Кешеләргә шундый күп авырту, кайгы китергән нәрсәләр инде булмаячак. Хәтта үлем дә юкка чыгачак.

Ә күктәге тормышка терелтелмәячәк миллионлаган үлгән кеше турында нәрсә әйтеп була? Киләчәктә алар җирдәге шул оҗмахта мәңге яшәргә өмет белән терелтеп торгызылачак (Лүк 23:43).

Бу күренешләр Йәһвә Аллаһының һәм Гайсә Мәсихнең, шулай ук тугры фәрештәләрнең һәм җирдән сатып алынганнарның безнең хакта һәм иминлегебез турында кайгыртканына ышандыра. Аларның нәрсә эшләячәкләре турында күбрәк белер өчен Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез яисә сайтыбызга керегез.