КӨН кичкә авышканда, Рабига үтүе кыен булган ташлык җирләрне күздән кичерә. Дөягә атланып, ул инде берничә атна сәяхәт итә һәм, ниһаять, дөянең әкрен-әкрен тирбәлеп баруына ияләшә. Аның балачагы үткән Харан шәһәрендәге өй артта, төньяк-көнчыгышка таба йөз километр ераклыкта калган. Ул, бәлки, үз гаиләсен инде беркайчан күрмәс. Киләчәктә аны нәрсә көтә? Бу сорау аны бик борчый, аеруча хәзер, сәяхәте үз ахырына якынлашканда.

Кәрван Кәнган җиренең зур өлешен инде үткән һәм хәзер чүлле җирләр буйлап, Нәгеб аша бара (Яратылыш 24:62). Күрәсең, Рабига күзенә сарык көтүләре чагылып китә. Мондагы җир игенчелек өчен яраклы түгел булса кирәк — ул эшкәртелмәгән һәм коры, ләкин монда җитәрлек көтүлекләр бар. Аның олы яшьтәге юлбашчысы өчен бу яклар яхшы таныш. Һәм аның үз хуҗасына яхшы яңалыкларны тизрәк сөйлисе килә: озакламый Рабига Исхакның хатыны булып китәчәк! Әмма Рабига, ахрысы, башка нәрсә турында уйлый: бу җирдә ул нинди тормыш алып барыр? Аның кияве Исхак нинди? Аларның бит бер-берсе белән беркайчан да очрашканы юк! Исхак аны күргәч, шатланырмы? Һәм Рабиганың аңа карата мәхәббәт хисләре кабынып китәрме?

Күп кенә илләрдә килешү буенча никахлар сәер булып күренергә мөмкин. Ләкин башка илләрдә андый никахлар киң таралган. Яшәгән җирләрегездә гореф-гадәтләр нинди генә булмасын, сез, бәлки, Рабиганың киләчәге билгесез булып күренгәне белән ризалашырсыз. Әйе, ул кыз искиткеч кыюлык һәм иман күрсәткән. Тормышыбызда үзгәрешләр кичергәндә, безгә бу сыйфатларның икесе дә кирәк була. Әмма Рабиганың иманнан тыш башка күркәм һәм сирәк очрый торган сыйфатлары булган.

«ДӨЯЛӘРЕҢНЕ ДӘ ЭЧЕРТИМ ӘЛЕ»

Рабиганың тормышында зур үзгәрешләр аның өчен гадәти булып күренә алган вакыйгадан башланган. Ул Месопотамиядәге Харан шәһәрендә я аның янында туып үскән. Аның әти-әнисе Харанда яшәгән кешеләрнең күбесеннән аерылып торган. Алар ай илаһы Синга табынмаган. Аларның Аллаһысы Йәһвә булган (Яратылыш 24:50).

Рабига төскә-биткә чибәр кыз булып үскән, әмма ул үз матурлыгы белән мавыккан булмаган. Ул эшчән булган һәм әхлакый сафлыгын саклап яшәгән. Аның бай әти-әнисе хезмәтчеләр тотса да, Рабиганы, принцессаны кебек, иркәләп үстермәгән; алар аны авыр эшкә өйрәтеп торган. Ул вакыттагы күп кенә хатыннар кебек, Рабига авыр өй эшләре башкарган, мәсәлән, гаилә өчен су ташыган. Кич җитү белән ул җилкәсенә су чүлмәге күтәреп, кое янына су алырга килә торган булган (Яратылыш 24:11, 15, 16).

Бер кичне, ул үзенең су чүлмәген инде тутыргач, аның каршына олы яшьтәге бер кеше йөгереп килеп, аңардан: «Миңа чүлмәгеңнән бераз су эчәргә бирмәссеңме?» — дип сораган. Ул үз үтенечен зур хөрмәт һәм басынкылык белән әйткән! Рабига бу ирнең ерактан килгәнен аңлаган. Шуңа күрә су чүлмәген җилкәсеннән тиз генә төшереп, бу кешегә эчәргә биргән, һәм бер генә йотым түгел, ә туйганчы салкын, чиста су белән эчерткән. Рабига шулай ук аның якында гына ятучы ун дөясе дә барын күргән һәм аларны эчертер өчен улакта су булмаганына игътибар иткән. Таныш булмаган бу кеше аңа игътибар белән карап торган, аның күз карашында игелек чагылган. Һәм Рабиганың юмартлык күрсәтеп, кулыннан килгәннең барысын эшлисе килгән. Шуңа күрә ул: «Кая, дөяләреңне дә эчертим әле, туйганчы эчсеннәр»,— дип әйткән (Яратылыш 24:17—19).

 Игътибар иткәнсездер, Рабига ун дөяне эчертергә генә түгел, ә туйганчы эчертергә тәкъдим иткән. Сусаган бер дөя 100 литрга якын су эчә ала! Әгәр дә бар ун дөя сусаган булса, Рабигага берничә сәгать авыр эш башкарырга туры килер иде. Әмма соңрак ачыкланганча, дөяләр бик сусаган булмаган икән *. Ләкин Рабига дөяләрне эчертергә булгач, моның турында белгәнме? Юк. Ул бу олы яшьтәге кешегә кунакчыллык күрсәтер өчен авыр эш башкарырга әзер булган. Олы яшьтәге кеше Рабиганың тәкъдимен кабул иткән. Рабига чүлмәген су белән тутырып һәм аны улакка бушатып, тегендә-монда йөргәндә, ул аңа игътибар белән карап торган (Яратылыш 24:20, 21).

Рабига эшчән һәм кунакчыл булган

Рабига безгә яхшы үрнәк калдырган. Без яшәгән чорда эгоизм бик киң таралган. Пәйгамбәрлек ителгәнчә, кешеләр «үзләрен генә сөючән» булып киткән (2 Тимутигә 3:1—5). Алар башкалар өчен берәр нәрсә эшләргә бер дә теләми. Андый йогышлы рухның тәэсиренә бирелмәскә тырышкан мәсихчеләр өчен Изге Язмаларда язылган Рабиганың — су ташып тегендә-монда йөргән кызның мисалын җентекләп карап чыгу яхшы булыр.

Рабига бу олы яшьтәге кешенең аны игътибар белән күзәтеп торганын һичшиксез абайлаган. Әмма ул кешенең алай эшләве бер дә начар булмаган; аның карашында соклану, гаҗәпләнү һәм шатлык чагылган. Рабига дөяләрне эчертеп бетергәч, теге таныш булмаган кеше аңа бүләк — кыйммәтле бизәкләр биргән! Шуннан соң ул аңардан: «Әйтче, син кем кызы? Безгә кунар өчен атаң йортында берәр урын табылмасмы?» — дип сораган. Рабига аңа үз гаиләсе турында сөйләгәч, тегесенең шатлыгы тагы да арткан. Рабига, күрәсең, илһамланып аңа: «Бездә салам да бар, терлек азыгы да җитәрлек, кунар урын да табылыр»,— дигән. Аның тәкъдиме яхшы булган, чөнки бу олы яшьтәге кеше белән башка сәяхәтчеләр дә булган. Шунда Рабига өенә йөгереп кайтып, бу хәлләрне әнисенә сөйләп биргән (Яратылыш 24:22—28, 32).

Шик тә юк, Рабиганы кунакчыл булырга өйрәткәннәр. Әмма бүгенге көндә кешеләр бу сыйфатны сирәгрәк күрсәтә. Шуңа күрә бу игелекле кызның иманын үрнәк итеп тоту мөһим. Аллаһыга иман итү безне кунакчыл булырга этәрергә тиеш. Йәһвә — кунакчыл Аллаһы, чөнки ул бар кешеләргә юмарт, һәм  ул үз хезмәтчеләренең шулай ук эш итүләрен тели. Без хәтта үз рәхмәтләрен беркайчан да кайтара алмаган кешеләргә кунакчыллык күрсәткәндә күктәге Атабызны шатландырабыз (Маттай 5:44—46; 1 Петер 4:9).

«УЛЫМ ӨЧЕН ХАТЫН АЛЫП КАЙТ»

Кое янындагы теге олы яшьтәге кеше кем булган соң? Ул Ибраһимның — Рабига бабасының бертуганының хезмәтчесе булган. Шуңа күрә аны Рабиганың әтисе Битуил өендә җылы каршы алганнар. Мөгаен, бу Илгазәр исемле хезмәтче булгандыр *. Хуҗалар аңа ашап алырга тәкъдим иткән, әмма ул үзенең килү максатын аңлатып бирмичә, ашарга тотынмыйм да дигән (Яратылыш 24:31—33). Аның дулкынланып сөйләгәнен күз алдына китерегез. Ул бит яңа гына Йәһвәнең аны бу мөһим эштә фатихалаганына көчле дәлил алган. Ничек итеп?

Илгазәр үзе белән булган хәлләрне сөйләгәндә, Рабиганың әтисе Битуил һәм абыйсы Лабанның аны бирелеп тыңлап утырганнарын күз алдыгызга китерегез. Ул аларга Йәһвәнең Ибраһимны Кәнган җирендә мул фатихалаганы хакында һәм Ибраһим белән Сараның уллары Исхак аларның бар милкен мирас итеп алачак икәнлеге турында сөйләгән. Ибраһим үз хезмәтчесенә бер бик мөһим эш тапшырган: ул Харанда яшәгән Ибраһимның туганнары арасыннан Исхак өчен хатын алырга тиеш булган (Яратылыш 24:34—38).

Ибраһим Илгазәрне Исхак өчен Кәнган кызлары арасыннан хатын алмаска ант иттергән. Ни өчен? Чөнки кәнганлылар Йәһвә Аллаһыга табынмаган һәм аны хөрмәт итмәгән. Ибраһим Йәһвәнең кәнганлыларга явыз эшләре өчен җәза бирергә ниятләгәнен белгән. Ул үзенең яраткан улы Исхакның андый кешеләр белән һәм аларның әхлаксыз гореф-гадәтләре белән бәйле булуын бер дә теләмәгән. Ул шулай ук аның улы Аллаһы вәгъдәләренең үтәлүендә мөһим роль уйнаячак икәнен белгән (Яратылыш 15:16; 17:19; 24:2—4).

Илгазәр сүзен дәвам итеп, үзенең Харан тирәсендәге кое янына җиткәч Йәһвә Аллаһыга дога кылганы турында сөйләгән. Асылда ул Йәһвәдән Исхак өчен хатын сайлап алырга ярдәм сораган. Ничек? Илгазәр Йәһвәдән Ул Исхакка хатын итеп сайлаган кызны кое янына китерсен дип ялварган. Моннан тыш Илгазәр эчәргә су сорагач, ул кыз аны гына түгел, ә дөяләрен дә эчертергә тәкъдим итәргә тиеш булган (Яратылыш 24:12—14). Кое янына килгән һәм нәкъ шулай эшләгән кыз Рабига булган! Илгазәрнең шул очрак турында аның гаиләсенә сөйләгәнен ишеткән булса, Рабиганың кичерә алган хисләрен күз алдыгызга китерегез!

Илгазәрнең сөйләгәне Битуил белән Лабанны дулкынландырып җибәргән. Алар: «Бу эш Йәһвәдән»,— дигәннәр. Ул замандагы гадәт буенча, алар Рабига белән Исхакны ярәшеп куеп, никах килешүе төзегән (Яратылыш 24:50—54). Бу Рабиганың шул сорауга кагылышлы үз фикерен белдерү хокукы булмаганын аңлатамы?

Берничә атна элек Илгазәр Ибраһим белән сөйләшкәндә, нәкъ шул мәсьәлә буенча сорау күтәргән. Ул болай дигән: «Ә кызның минем белән барасы килмәсә?» Ибраһим аңа: «Син биргән антыңнан азат булырсың»,— дип җаваплаган (Яратылыш 24:39, 41). Битуил өендә дә бу кызның фикерен исәпкә алганнар. Үзенә бирелгән эш-вазифаны үтәүдә уңышлы булуы Илгазәрне шулкадәр рухландырып җибәргән ки, киләсе көнне иртән ул Рабига белән Кәнган җиренә тизрәк кайтып китәргә рөхсәт сораган. Әмма Рабиганың гаиләсе кызның ун көн булса да үзләре янында калуын теләгән. Ахыр чиктә алар болай дип тәкъдим иткән: «Әйдәгез, кызны чакырыйк та аның үзеннән сорыйк» (Яратылыш 24:57).

Рабигага үз тормышын үзгәртә алган мөһим карар кабул итәргә кирәк булган. Ул ни дияр? Ул әтисе белән абыйсыннан үзен жәлләсеннәр һәм таныш булмаган җиргә җибәрә күрмәсеннәр дип үтенерме? Я ул Йәһвәнең җитәкчелеге ап-ачык күренгән вакыйгаларда катнашу — хөрмәт дип санармы? Аның биргән җавабыннан тормышындагы көтмәгәндә килеп чыккан, бәлки, куркыта торган үзгәрешләргә карашы ачыкланган. Ул: «Әйе, риза»,— дигән (Яратылыш 24:58).

Нинди искиткеч рух күрсәткән ул! Бүгенге көндә никах белән бәйле йолалар ул вакыттагы йолалардан бик аерылып торса да, без әле дә Рабигадан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Аның өчен иң мөһиме үз теләкләре түгел, ә Йәһвә Аллаһының ихтыяры булган. Гаилә кору турында әйткәндә, Аллаһы Сүзендә бирелгән җитәкчелек бүген дә иң яхшысы булып тора.  Мәсәлән, анда үзеңә тормыш иптәше ничек сайларга һәм яхшы ир я хатын ничек булырга икәнлеге турында әйтелә (2 Көринтлеләргә 6:14, 15; Эфеслеләргә 5:28—33). Әйдәгез, Рабигадан үрнәк алып, Аллаһының ихтыяры буенча эш итик.

«КАРШЫБЫЗГА КИЛҮЧЕ ТЕГЕ КЕШЕ КЕМ УЛ?»

Туганнары яраткан Рабиганы фатихалап, юлга озатканнар. Ул үзе, сөт анасы Дебора һәм аның башка хезмәтче кызлары Илгазәр һәм аның кешеләре белән бергә юлга чыккан (Яратылыш 24:59—61; 35:8). Тиздән инде Харан артта калып күздән югалган. Аларга 800 километр ара үтәргә кирәк булган, һәм сәяхәтләре, күрәсең, өч атнага сузылган. Сәяхәт иткәндә уңайсызлыклар да булгандыр. Рабига үз тормышында дөяләрне күп күргән, ләкин ул дөягә атланып тәҗрибәле йөрүче булган дип әйтер өчен нигез юк. Изге Язмалардан күренгәнчә, ул дөя кәрваннары йөртүче сәүдәгәрләр гаиләсеннән түгел, ә көтүчеләр гаиләсеннән булган (Яратылыш 29:10). Дөягә атланып йөрергә ияләшмәгән кешеләр андый йөрү еш кына уңайсызлык китергәне турында әйтә, хәтта бик кыска юл үтсәң дә!

Һәрхәлдә, Рабига алга өмет белән караган һәм Илгазәрдән Исхак белән аның гаиләсе турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырышкан. Кич белән учак янында шул олы яшьтәге кешенең Рабига белән сөйләшкәнен һәм аңа Йәһвәнең үз дусты Ибраһимга биргән вәгъдәсе турында сөйләгәнен күз алдыгызга китерегез. Аллаһы, Ибраһим нәселеннән токым чыгачак һәм аның аша бөтен кешелек фатиха алачак, дип вәгъдә иткән. Рабига Йәһвәнең вәгъдәсе аның булачак ире Исхак аша, димәк, аның үзе аша да үтәләчәге турында белгәч, күңеле курку-хөрмәт белән тулгандыр! (Яратылыш 22:15—18)

Рабига күркәм һәм сирәк очрый торган сыйфатны — басынкылыкны күрсәткән

Менә мәкаләнең башында сурәтләнгән көн килеп җиткән. Кәрван Нәгеб җире аша бара, һәм кич җиткәч, Рабига кыр буйлап килүче бер кешене күрә. Ул үз уйларына баткан кеше булып күренә. Аны күреп, Рабига «тиз генә дөядән төшә», һәм ул моны, күрәсең, дөянең тезләнгәнен дә көтмичә эшли. Аннары Рабига үзенең юлбашчысыннан: «Кыр буйлап каршыбызга килүче теге кеше кем ул?» — дип сорый. Бу Исхак икәнен белгәч, ул башын бөркәнчеге белән каплый (Яратылыш 24:62—65). Ни өчен? Әлбәттә, бу аның булачак иренә хөрмәт күрсәтү билгесе була. Бүген андый буйсынуны кайберәүләр заманча түгел дип санарга мөмкин. Ләкин моңа карамастан, ирләр дә, хатыннар да Рабиганың басынкылыгыннан үрнәк ала ала. Безгә барыбызга да бу күркәм сыйфатны тагы да яхшырак күрсәтергә өйрәнергә кирәк.

Ул вакытта якынча 40 яшендә булган Исхак, әнисе Сараны өч ел элек югалтканга, әле дә кайгы кичергән. Бу шуны күрсәтә: Исхак игелекле һәм назлы кеше булган. Аның өчен шундый эшчән, кунакчыл һәм басынкы кызны үзенә хатынлыкка алу зур фатиха булган! Алар бер-берсен ошатканмы? Изге Язмаларда болай диелә: «Исхак аңа гашыйк булды» (Яратылыш 24:67; 26:8).

Безгә дә, якынча 4 000 ел үткән булса да, Рабиганы ярату җиңел. Аның кыюлыгы, уңганлыгы, кунакчыллыгы һәм басынкылыгы безне сокландырмыймы әллә? Әйдәгез, барыбыз да — яшьләр һәм олы яшьтәгеләр, хатыннар һәм ирләр, никахта торучылар һәм ялгызлар — Рабиганың иманын үрнәк итеп тотарга тырышыйк!

^ 10 абз. Инде кич җиткән. Изге Язмаларда Рабиганың кое янында берничә сәгать булганы турында әйтелми. Рабига суны өйгә алып килгәннән соң гаиләсенең инде йоклап киткәне, я берәрсенең ни өчен ул тоткарлана икәнен белер өчен аның артыннан килгәне турында да сүз юк.

^ 15 абз. Яратылыш китабының 24 нче бүлегендә бу хезмәтченең исеме язылмаса да, күрәсең, бу Илгазәр булган. Бервакыт Ибраһим, аның улы тумаган булса, үзенең бар милкен Илгазәргә мирас итеп калдырырга җыенган. Шуңа күрә Ибраһимның хезмәтчеләре арасында ул иң өлкән һәм ышанычлы булган дигән нәтиҗә ясау урынлы була. Китерелгән өзектә ул нәкъ шулай сурәтләнгән дә (Яратылыш 15:2; 24:2—4).