КАЙБЕР диннәрдә, мәсәлән, Рим католик чиркәвендә, кайбер православие чиркәүләрендә һәм буддизмда, дини җитәкчеләрдән һәм руханилардан никахка кермәү таләп ителә. Ләкин күптән түгел генә җәмгыятькә төрле дин әһелләренең җенси бозыклыгы турында хәбәрләр бер-бер артлы явып торды. Күпләр моның сәбәбе никахка керүне тыю дип уйлый.

Шуңа күрә мондый сорау урынлы: никахка кермәү Аллаһы хезмәтчеләре өчен Изге Язмаларга нигезләнгән таләпме? Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, бу таләпнең кайдан килеп чыкканын һәм ничек үсеш алганын, шулай ук Аллаһының моңа карашын карап чыгыйк.

ДИН ТАРИХЫ ҺӘМ НИКАХКА КЕРМӘҮ

2006 елны Рим папасы Бенедикт XVI Рим куриясенә мөрәҗәгать иткәндә, никахка кермәү бурычы «рәсүлләрдән соңгы чорга туры килгән йола» дип әйткән.

Әмма беренче гасыр мәсихчеләре арасында никахка кермәү йоласы булмаган. Асылда, беренче гасырда яшәгән рәсүл Паул имандашларын «юлдан яздыручы иңдерелгән сүзләр» әйтәчәк һәм «никахлашырга рөхсәт итмәячәк» кешеләр турында кисәткән (1 Тимутигә 4:1—3).

Никахка кермәү йоласы икенче гасырда мәсихчеләр диненә керә башлаган. Соңрак исә бу дин Рим католик чиркәвенә әверелгән. Бер китап буенча, бу йоланы тота башлау «Рим империясендә барлыкка килгән яңа юнәлеш белән туры килгән: җенси тотнаклылыкка хуплап карый башлаганнар» («Celibacy and Religious Traditions»).

Аннан соңгы гасырларда чиркәү соборлары һәм чиркәү аталары руханиларның никахка керүләре тыелсын өчен тырышлыклар куйган. Алар  җенси мөнәсәбәтләр руханиларның бурычларын нәҗесли дип уйлаган. Шулай да, бер энциклопедиядә әйтелгәнчә, «әле X гасырда күп руханиларның һәм хәтта кайбер епископларның да хатыннары булган» («Encyclopædia Britannica»).

1123 һәм 1139 елларда Римда үткән Латеран соборлары руханиларның никахка керүен тыйган, һәм бу Рим католик чиркәвенең бүгенгә кадәр рәсми карашы булып кала. Шулай итеп католик чиркәве үз хакимлегенең һәм табышының югалуына юл куймаган, ягъни чиркәү милкен өйләнгән руханиларның балаларына мирас итеп калдырылуына ирек бирмәгән.

АЛЛАҺЫНЫҢ НИКАХКА КЕРМӘҮ ЙОЛАСЫНА КАРАШЫ

Аллаһының никахка кермәү йоласына карашы аның Сүзе Изге Язмаларда ачык итеп белдерелгән. Анда без Гайсәнең, үзе кебек, «күкләр Патшалыгы хакына» ялгыз булып калган кешеләр турында әйткән сүзләрен укыйбыз (Маттай 19:12). Шул рәвешчә рәсүл Паул да үзенең үрнәгенә иярергә булган һәм «яхшы хәбәр хакына» никахка кермәгән мәсихчеләр турында әйткән (1 Көринтлеләргә 7:37, 38; 9:23).

Әмма Гайсә дә, Паул да Аллаһының хезмәтчеләренә никахка кермәү йоласын үтәргә кушмаган. Гайсә ялгыз булуны «бары тик кемгә Аллаһы биргән, шул гына кабул итә ала» дип әйткән. Паул никахка кермәгәннәр турында язганда, моңа карата ачык итеп: «Хуҗабыздан әмерем юк, әмма үз фикеремне... әйтәм»,— дип таныган (Маттай 19:11; 1 Көринтлеләргә 7:25).

Өстәвенә, Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, беренче гасырда Аллаһының хезмәтчеләре, шул исәптән рәсүл Петер дә, өйләнгән булган (Маттай 8:14; Марк 1:29—31; 1 Көринтлеләргә 9:5). Асылда, Паул, Рим дөньясында азгынлык киң таралган булганга, мәсихче күзәтче, өйләнгән булса, «бер генә хатынның ире» һәм аның «балалары буйсынучан» булырга тиеш дип язган (1 Тимутигә 3:2, 4).

Бу никахларда җенси мөнәсәбәтләр булган, чөнки Изге Язмаларда ачык итеп «ир — хатынына... карата үз бурычын үтәсен» һәм ирле-хатынлылар бер-берсен җенси якынлыктан «мәхрүм итмәсен» дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 7:3—5). Күренеп тора, никахка кермәү йоласы Аллаһыдан түгел, һәм аны тоту Аллаһының хезмәтчеләреннән таләп ителми.

ЯХШЫ ХӘБӘР ХАКЫНА

Никахка кермәү йоласы мәҗбүри түгел икән, ни өчен соң Гайсә һәм Паул ялгыз булу турында хуплап сөйләгән? Чөнки ялгыз булу кешегә яхшы хәбәрне сөйләргә күбрәк мөмкинлекләр бирергә мөмкин. Ялгызлар, өйләнгән кешеләрдәге мәшәкатьләрдән азат булганга, яхшы хәбәр хакына күбрәкне башкара ала (1 Көринтлеләргә 7:32—35).

Дэйвид мисалына игътибар итик. Ул Коста-Рика янындагы авыл җирләренә күчеп, андагы кешеләргә Изге Язмаларны өйрәтер өчен, Мехико шәһәрендәге акчалы эшен калдырып китәргә булган. Ялгыз булу Дэйвидка моны эшләргә ярдәм иткәнме? «Һичшиксез,— дип әйтә ул.— Яңа культурага һәм икенче тормыш шартларына ияләшү авыр, ләкин, үзем генә булганга, миңа ияләшү җиңелрәк булды».

Вәгазьчеләр кирәк булган җиргә хезмәт итәр өчен күчкән Клаудия исемле бер мәсихче болай ди: «Аллаһыга хезмәт итү миңа шатлык китерә. Аллаһының минем турында кайгыртканын күргәндә, минем иманым һәм аның белән мөнәсәбәтләрем ныгый».

«Аермасы юк, син кияүдәме я берүзеңме. Йәһвә Аллаһыга иң яхшысын бирсәң, син бәхетле булачаксың» (Клаудия).

Никахтан тыелу йөк булырга тиеш түгел. Клаудия болай дип өсти: «Аермасы юк, син кияүдәме я берүзеңме. Йәһвә Аллаһыга иң яхшысын бирсәң, син бәхетле булачаксың» (Зәбур 119:1, 2).