Бүген кайбер авырлыклардан сакланып та, аларны хәл итеп тә булмый. Мәсәлән, якыныгыз үлгән булса я сезнең хроник авыруыгыз булса, әрнү-авыртуыгызны кичерү юллары эзләүдән башка чара калмый. Андый авыр хәлләрдә Изге Язмалар булыша аламы?

ХРОНИК АВЫРУ

Роуз болай ди: «Мин каты һәм өзлексез авырту-сызланулар китерә торган генетик авырудан интегәм. Хәзер сәламәтлегем кискен начарланды». Ул кайвакыт Изге Язмаларны өйрәнүгә һәм гыйбадәте белән бәйле нәрсәләргә игътибарын туплый алмаган; бу аның иң зур борчылуларының берсе булган. Ләкин Гайсәнең Маттай 19:26 да язылган: «Аллаһы барысын да булдыра ала»,— дигән сүзләре аңа зур ярдәм булып киткән. Роуз өйрәнер өчен төрле юллар барлыгын белеп алган. Кайвакыт сызланулары аркасында ул укый алмый диярлек, шуңа күрә ул аудиоязма рәвешендә Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны тыңлый башлаган. «Андый мөмкинлек булмаса, Аллаһы белән мөнәсәбәтләрне ничек сакларга икәнен мин белмәс идем»,— дип әйтә ул.

Роуз, кайчандыр эшли алган нәрсәләрне эшли алмаганы өчен күңелсезләнгәндә, 2 Көринтлеләргә 8:12 дәге мондый сүзләрдән юаныч таба: «Аллаһыны аеруча чын күңелдән бирелгән бүләк сөендерә, чөнки ул кеше булмаганын түгел, ә булганын бирер дип көтә». Бу сүзләр Роузның исенә төшереп тора: Аллаһыны Роузның башкарган эшләре шатландыра, чөнки ул үз мөмкинлекләреннән чыгып, булдыра алганның барысын эшли.

 КАЙГЫ

Элегрәк искә алынган София исенә төшерә: «18 яшьлек кызым үлгәч, әрнүем шулкадәр көчле булды ки, мин моннан ары яши алганыма ышана алмадым. Бар нәрсә үзгәргән иде». Әмма ул Зәбур 94:19 дагы сүзләрдән зур юаныч тапкан. Анда мәдхия җырлаучы Аллаһыга: «Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең»,— дип әйткән. «Мин Йәһвәгә авыртуымны тынычландырырга ярдәм итәчәк эшләр табарга булышсын дип дога кылдым»,— дип әйтә София.

Ул үзен тулысынча ирекле хезмәткә багышлаган. Вакыт узу белән ул үзен акбур белән чагыштыра башлаган, хәтта сынган акбур кисәкләре белән дә язып була бит. Ул, үзен шулай ук сынган кебек сизгән булса да, башкаларга һаман да ярдәм итә алганын аңлаган. Ул болай дип исенә төшерә: «Мин кинәт шуны аңладым: өйрәнүчеләремне юатыр өчен Изге Язмалардагы принципларны һәм фикерләү рәвешен кулланганда, Йәһвә шулай итеп мине тынычландыра һәм юата иде». Ул Изге Язмаларда искә алынган авыр кайгылар кичергән кешеләр исемлеген төзегән. «Алар барысы өзлексез дога кылган»,— дигән нәтиҗәгә килгән ул. Ул шулай ук «Изге Язмаларың ябык булса, җавап алып булмый» икәненә өйрәнгән.

Изге Язмаларны өйрәнү Софияне тагын бер нәрсәгә — игътибарны үткәнгә түгел, ә киләчәккә тупларга өйрәткән. Рәсүлләр 24:15 тә әйтелгән мондый өмет аны юаткан: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк». Йәһвә аның кызын терелтәчәк икәненә ул никадәр ышана? София болай ди: «Мин кызымны киләчәктә күрәм. Безнең „очрашу“, минем Атамның календаренда язылгандай, инде билгеләп куелган. Мин безне бергә безнең бакчабызда ап-ачык, аны туган көнне күргәндәй, күрәм».

Изге Язмалар иң авыр вакытларда да юаныч табарга ярдәм итә