«Йәһвә синнән нәрсә таләп итә? Ул тик гадел эш итүеңне, тугрылыкны сөюеңне, Аллаһың юлында тыйнак йөрүеңне тели!» (МИК. 6:8)

ҖЫРЛАР: 18, 43

1, 2. Давыт Аллаһыга тугры булуын ничек күрсәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ТӨН уртасында Давыт белән Абишай тавышсыз гына Шаулның 3 000 гаскәрие белән килеп урнашкан лагерена үтеп керә. Лагерь уртасында алар тирән йокыга талган Шаул патшаны күрә. Яһүд чүленә ул Давытны эзләп табып, үтерергә килгән. Абишай шыпырт кына: «Мин аны [Шаулны] сөңге белән җиргә кадап куям, бер кадауда үтерәм, кабатларга да кирәк булмас»,— дигән. Ләкин Давытның җавабы бөтенләй көтелмәгәнчә булган: «Тимә аңа. Кем Йәһвәнең майланганына кул күтәреп, гаепсез калыр?.. Ничек инде мин Йәһвәнең майланганына кул күтәрим? Бу бит Йәһвә алдында акылга сыймаслык эш!» (1 Иш. 26:8—12)

2 Давыт Аллаһыга тугры булу нәрсә аңлатканын яхшы белгән. Аның Шаулга зыян китерү нияте булмаган, чөнки Аллаһы Шаулны Исраилнең патшасы итеп майлаган булган. Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре хакимлек бирелгән кешеләрне хөрмәт итә. Әйе, Йәһвә үзенең барлык хезмәтчеләреннән «тугрылыкны сөюләрен» тели. (Микай 6:8 укы.)

3. Абишай Давытка үз тугрылыгын ничек күрсәткән?

 3 Абишай Давытка ихтирамлы булган. Бу нәрсәдән күренә? Битсәбия белән кылган гөнаһын яшерергә теләп, Давыт Абишайның бертуган энесе Йоһабны Битсәбиянең ире Урины сугышта үтерүне оештырырга кушкан (2 Иш. 11:2—4, 14, 15; 1 Елъ. 2:16). Абишай, күрәсең, моның турында нәрсәдер белгән булган, шулай да ул Давытны, Аллаһы тарафыннан билгеләнгән патша буларак, хөрмәт иткән. Өстәвенә, Абишай беркайчан да үзенең гаскәр башлыгы буларак хакимлеген Исраил тәхетенә омтылыр өчен кулланырга тырышмаган. Киресенчә, ул Давытка хезмәт итеп, аны хыянәтчеләрдән һәм башка дошманнардан яклаган (2 Иш. 10:10; 20:6; 21:15—17).

4. a) Давытның Аллаһыга тугры булганы нәрсәдән күренә? ә) Без тагын нинди мисалларга игътибар итәрбез?

4 Шаулга зыян китерүдән баш тартып, Давыт Йәһвәгә үз тугрылыгын күрсәткән. Яшь чакта Давыт «тере Аллаһының гаскәрен мыскыллаган» әзмәвер Голиатка каршы чыккан! (1 Иш. 17:23, 26, 48—51). Патша булып киткәч, Давыт зина кылып һәм кеше үтереп, авыр гөнаһлар кылган. Әмма Натан пәйгамбәрнең шелтәсен кабул итеп, тәүбә иткән (2 Иш. 12:1—5, 13). Олы яшькә җиткәч тә Давыт Аллаһыга тугрылыгын күрсәткән. Мәсәлән, ул Йәһвә гыйбадәтханәсенең төзелүенә бик юмарт иганә иткән (1 Елъ. 29:1—5). Әйе, Давыт җитди гөнаһлар кылган булса да, Аллаһыга тугры булган (Зәб. 50:6, 12; 85:2). Хәзер, әйдәгез, Давыт тормышындагы башка очракларга һәм аның замандашларының мисалларына игътибар итеп, мондый сорауларга җавап табыйк: без кемгә беренче чиратта тугры булырга тиеш? Тугрылык күрсәтер өчен нинди сыйфатлар кирәк?

КЕМГӘ КАРАТА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА ТУГРЫ БУЛЫРГА?

5. Абишайның мисалыннан нинди сабак алып була?

5 Шаул лагерена үтеп кергәч, Абишай Давытка үз тугрылыгын күрсәтергә тырышкан. Абишай Шаул патшаны үтерергә теләгән, ләкин Давыт «Йәһвәнең майланганына» кул күтәрү дөрес нәрсә булмаячагын белгәнгә, аны моны эшләүдән тыеп калган (1 Иш. 26:8—11). Бу очрактан без бер мөһим сабак алабыз: күңелләребездә берничә шәхескә карата тугрылыкның булуы дөрес булса да, алдынгылыкны кемгә бирергә икәнлеген карар иткәндә Изге Язмалардагы принциплар булыша ала.

6. Гаиләгә һәм дусларга карата тугры булу табигый нәрсә булса да, нәрсәне истә тоту мөһим?

6 Тугрылык йөрәктән килә, әмма кеше йөрәге мәкерле (Ирм. 17:9). Шуңа күрә Аллаһыга тугры булган кеше якын дустына я туганына, ул хәтта яман эшләр кылса да, иң җылы хисләр кичерергә мөмкин. Әмма иң элек Йәһвәгә тугры булу мөһим, һәм якын кешебез хакыйкатьне калдырганда без моны бигрәк тә истә тотарга тиеш. (Маттай 22:37 укы.)

7. Авыр хәлгә эләккән бер апа-кардәш Аллаһыга ничек тугры булып калган?

7 Берәр якын туганыбыз җыелыштан чыгарылганда, Аллаһыга тугрылыгыбыз сыналырга мөмкин. Энн [1] исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Бер көнне аңа җыелыштан чыгарылган әнисе шалтыраткан. Әнисе аңа гаилә белән бәйләнешләрнең булмавы аркасында үзен бик начар хис иткәне һәм шуңа күрә аңа кунакка килергә теләгәне турында әйткән. Энн бик күңелсезләнгән һәм аңа хат аша җавап бирергә вәгъдә иткән. Хатны язар алдыннан ул Изге Язмалардагы кайбер принциплар турында уйланган (1 Көр. 5:11; 2 Яхъя 9—11). Шуннан соң Энн хат язып әнисенә ярамаган эш кылганы һәм тәүбә итмәгәне аркасында ул үзе гаилә белән бәйләнешләрне өзеп ташлаганын йомшак кына исенә төшергән. «Йөрәгеңнең әрнүен баса алган бердәнбер чара — синең Йәһвәгә кире кайтуың»,— дип язган Энн (Ягък. 4:8).

8. Безгә Аллаһыга тугрылыкны сакларга нинди сыйфатлар булышачак?

 8 Давытның тугрылык күрсәткән замандашларының мисаллары Аллаһыга тугрылыгыбызны күрсәтергә булышкан өч сыйфатның булуы мөһим икәнлеген күрсәтә. Бу сыйфатлар — басынкылык, игелек һәм кыюлык. Әйдәгез, аларны бер-бер артлы карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫГА ТУГРЫ БУЛЫР ӨЧЕН БАСЫНКЫЛЫК КИРӘК

9. Ни өчен Абинир Давытны үтерергә тырышкан?

9 Давыт Голиатның чабып өзгән башын кулында тотып Шаул патша белән сөйләшкәндә, моны ким дигәндә ике кеше күреп торган. Аларның берсе — Давыт белән дуслык килешүе төзегән Шаулның улы Йонафан, икенчесе гаскәр башлыгы Абинир булган (1 Иш. 17:57—18:3). Соңрак Абинир Шаулның Давытны үтерү ниятен куәтләгән. «Көчлеләр җанымны эзлиләр»,— дип язган Давыт (Зәб. 53:5; 1 Иш. 26:1—5). Ни өчен Абинир һәм Йонафан Давытка карата төрле мөнәсәбәттә булган? Абинир да Давытның Аллаһы тарафыннан сайланып Исраилнең булачак патшасы икәнлеген белгән. Шаулның үлеменнән соң Абинир басынкылык күрсәтеп һәм Шаулның улы Ишбәшиткә түгел, ә Давытка булышлык итеп, Аллаһыга үз тугрылыгын раслый алыр иде. Соңрак Абинир Шаул патшаның җариясе белән якынлык кылып, күрәсең, үзенең тәхеткә менеп утырырга теләгәнен күрсәткән (2 Иш. 2:8—10; 3:6—11).

10. Ни өчен Әбессәлам Аллаһыга тугры булмаган?

10 Давытның улы Әбессәламгә басынкылык җитеп бетмәгәнлектән, ул Аллаһыга тугры булмаган. Аның турында: «Әбессәлам үзенә патша арбасы ясатты, атлар һәм 50 сакчы алды»,— дип язылган (2 Иш. 15:1). Ул шулай ук халыкның тугрылыгын яулый килгән һәм Давытның Йәһвә тарафыннан Исраил патшасы итеп майланганын белсә дә, Абинир кебек, аны үтерү җаен эзләгән (2 Иш. 15:13, 14; 17:1—4).

11. Абинир, Әбессәлам һәм Барух мисалларыннан нинди сабак алып була?

11 Абинир белән Әбессәлам мисаллары шуны раслый: амбициягә, ягъни мин-минлек тойгысына бирелү кешене җиңел генә Аллаһы алдында тугрылыксыз итә ала. Әлбәттә, Йәһвәгә тугрылык сакларга теләгән кеше үзенең эгоистик теләкләренә ияреп, бозык юлга басмас. Әмма баеп китү я бу дөньяда карьера ясау теләге мәсихченең рухилыгына зыян китерергә мөмкин. Мәсәлән, Ирмия пәйгамбәрнең сәркатибе Барух безгә  билгеле булмаган сәбәпләр аркасында үз игътибарын читкә юнәлткән. Йәһвә Барухка болай дигән: «Мин үзем төзегәнне җимерәм һәм үзем утыртканны йолкып чыгарам. Мин моны бөтен илдә башкарам. Ә син үзеңә бөек нәрсәләр эзлисең. Аларны бүтән эзләмә» (Ирм. 45:4, 5). Барух төзәтүне кабул иткән. Аллаһының шушы сүзләрен бу явыз дөнья төзелешенең ахырын көткән арада истә тоту никадәр акыллы!

12. Эгоистик теләкләребез аркасында без Аллаһы алдында ничек тугрылыксыз булып китә алганыбызны аңлатыгыз.

12 Мексикада яшәүче Даниэ́ль исемле абый-кардәш Аллаһыга тугры булып калыргамы я үзенең эгоистик теләкләренә иярергәме дигән сайлау алдында торган. Ул Йәһвә Шаһите булмаган бер кызга өйләнергә теләгән. Даниэль болай ди: «Хәтта пионер хезмәтен башлагач та, мин аның белән языша идем. Әмма соңыннан мин үземне басынкыландырып, бер тәҗрибәле өлкәнгә эчемдә барган көрәш турында сөйләдем. Ул миңа, Аллаһыга тугры булып калыр өчен, аңа хатлар язудан туктарга кирәк икәнлегемне аңларга булышты. Күп догалар кылып елаганнан соң мин нәкъ шулай эшләдем дә. Тиздән хезмәт миңа күбрәк шатлык китерә башлады». Соңрак Даниэль бер сөйкемле апа-кардәшкә өйләнгән, һәм хәзер ул район күзәтчесе булып хезмәт итә.

АЛЛАҺЫГА ТУГРЫЛЫК ИГЕЛЕКЛЕ БУЛЫРГА БУЛЫША

Имандаш дустыгызның җитди гөнаһ кылганын белсәгез, сез тугрылык күрсәтеп аңа рухи ярдәм алырга булышырсызмы? (14 нче абзацны кара.)

13. Давыт гөнаһ кылгач, Натан Аллаһыга да, Давытка да ничек тугры булып калган?

13 Йәһвәгә тугрылык башкаларга карата тугрылыгыбыз белән турыдан-туры бәйле булырга мөмкин. Натан пәйгамбәр Аллаһыга тугры булып, Давытка да тугры булып калган. Ул Давытның Битсәбия белән зина кылып, ирен сугышта үтерүен оештырганын белми калмаган. Йәһвә Натанны Давытны фаш итәр өчен җибәргәч, пәйгамбәр тыңлаучанлык күрсәткән һәм, Давытка тугры булса да, кыюлык белән эш иткән. Натан аны зирәклек һәм игелек күрсәтеп шелтәләгән. Давытка кылган гөнаһларының җитдилеген аңларга булышыр өчен, Натан бер бай кешенең ярлы кешедән сарык бәтиен тартып алып, гаделсез эш иткәнен күрсәтүче мисал сөйләгән. Мисалдагы бай кешегә Давытның ачуы чыккач, Натан аңа: «Ул кеше — син!» — дигән. Шунда Давыт Йәһвәгә каршы гөнаһ кылганын таныган! (2 Иш. 12:1—7, 13)

14. Без Йәһвәгә дә, якыннарыбызга да ничек тугрылык күрсәтә алабыз?

14 Игелек сезгә башлыча Йәһвәгә һәм  шулай ук башкаларга да тугрылык күрсәтергә булыша ала. Мәсәлән, сезгә, бәлки, бер кардәшнең җитди гөнаһ кылганы билгеле булып киткәндер. Сезнең аңа, аеруча ул якын дустыгыз я туганыгыз булса, тугрылык саклыйсыгыз килә. Әмма аның гөнаһына күз йомсагыз, бу Аллаһыга карата тугрылыксызлык булыр иде. Әлбәттә, сез беренче чиратта Йәһвәгә тугры булырга тиеш. Шуңа күрә Натаннан үрнәк алып, игелекле булыгыз, әмма шул ук вакытта үзегезне нык тотыгыз. Дустыгызны я туганыгызны ярдәм сорап өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә өндәгез. Билгеле вакыт эчендә ул моны эшләмәсә, Аллаһыга тугрылык сезне үзегезне өлкәннәргә барысын сөйләп бирергә дәртләндерергә тиеш. Шулай итеп, сез Йәһвәгә — тугрылык, ә дустыгызга я туганыгызга игелек күрсәтәчәксез, чөнки өлкәннәр үзләрен юаш тотып, аны төзәтергә тырышачак. (Левилеләр 5:1; Гәләтиялеләргә 6:1 укы.)

АЛЛАҺЫГА ТУГРЫ БУЛЫР ӨЧЕН КЫЮЛЫК КИРӘК

15, 16. Ни өчен Хушайга Аллаһыга тугрылык саклар өчен, кыюлык кирәк булган?

15 Хушай исемле кешегә Аллаһыга тугрылык саклар өчен, кыюлык кирәк булган. Ул Давыт патшаның тугры дусты булган. Әмма Давытның улы Әбессәлам күпләрнең күңелләрен яулап, Иерусалимга килеп тәхеткә утырырга тырышканда, Хушайның тугрылыгы сыналган булган (2 Иш. 15:13; 16:15). Давыт шәһәрдән качарга мәҗбүр булган, әмма Хушай нәрсә эшләр? Ул Әбессәламгә кушылырмы я гомере кыл өстендә торган олы яшьтәге патшага иярерме? Аллаһы тарафыннан билгеләнгән патшага тугрылык сакларга тәвәккәл булып, Хушай Зәйтүн тавында Давыт белән очрашкан (2 Иш. 15:30, 32).

16 Давыт Хушайдан Иерусалимга кире кайтуын һәм Әбессәламнең дусты булып сабышып, Ахитафилның киңәшен таркатуын үтенгән. Үз гомерен куркыныч астына куеп, Хушай Йәһвәгә үз тугрылыгын раслаган һәм Давытның йомышын үтәгән. Йәһвә Давытның догасына җавап биргән: кыю Хушайның киңәше Ахитафилның ниятен бозган (2 Иш. 15:31; 17:14).

17. Ни өчен Аллаһыга тугры булып калыр өчен кыюлык кирәк?

17 Йәһвәгә тугры булыр өчен кыюлык кирәк. Безнең күбебез гаилә әгъзаларының, хезмәттәшләрнең я хакимият кешеләренең басымына дучар булса да, кыюлык күрсәтеп, Йәһвәгә тугры булып кала. Мәсәлән, Япониядә яшәүче Та́ро бала чактан ук әти-әнисенә тугры һәм тыңлаучан булган. Ул моны бурыч хисеннән генә чыгып түгел, ә үз әти-әнисен чын мәгънәдә бәхетле итәсе килгәнгә дә эшләгән. Шуңа күрә алар аның Йәһвә Шаһитләре белән аралашуына каршы чыккач, аларга мәсихче очрашуларга йөрергә карар иткәне турында әйтү аңа аеруча авыр булган. Таро болай ди: «Аларның миңа шулкадәр нык ачулары чыкты, берничә ел дәвамында миңа үзләре янына килеп йөрү тыелды. Мин Аллаһыга үз карарымда нык торырга булышсын дип кыюлык сорап дога кылдым. Хәзер аларның миңа мөнәсәбәте йомшарды һәм мин аларга еш кына килеп йөрим». (Гыйбрәтле сүзләр 29:25 укы.)

18. Бу мәкаләдән сез нинди файда алдыгыз?

18 Әйдәгез, Давыт, Йонафан, Натан һәм Хушай кебек, Йәһвәгә тугрылык саклыйк. Бу безгә чын канәгатьлек китерәчәк. Шулай ук тугрылыксызлык күрсәткән Абинир белән Әбессәлам мисалларыннан сабак алыйк. Без, һичшиксез, Давыт кебек, Йәһвәгә җан-тән белән тугрылыклы булырга телибез. Камил булмаганга, без кайвакыт хаталар кылабыз. Шулай да без Йәһвәгә карата тугрылык күңелләребездә төп урын алып торганын раслый алабыз.

^ [1] (7 нче абзац) Кайбер исемнәр үзгәртелгән.