КҮККӘ күтәрелер алдыннан, Гайсә үз шәкертләренә: «Сез... җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз»,— дигән (Рәс. 1:8). Беренче мәсихчеләр авыр булып күренгән бу йөкләмәне ничек үтәр?

Оксфорд профессоры Мартин Гудман сүзләре буенча, «мәсихчеләргә йөкләнгән миссия аларны Рим империясендәге башка дини төркемнәрдән, шул исәптән яһүдләрдән аерып торган». Гайсә төрле җирләрдә вәгазьләп йөргән. Аның үрнәгенә ияреп, мәсихчеләр «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне» бөтен җирдә игълан итәргә һәм хакыйкатьне белергә теләгән эчкерсез кешеләрне эзләп табарга тиеш икәнлекләрен аңлаган (Лүк 4:43). Менә ни өчен беренче гасырдагы мәсихче җыелышта рәсүлләр булган. «Рәсүл» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кая да булса җибәрелгән кешегә я илчегә карый (Марк 3:14). Гайсә үз шәкертләренә: «Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»,— дигән (Мат. 28:18—20).

Бүген безнең арабызда Гайсәнең рәсүлләре булмаса да, Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре миссионер рухы чагылдыра. Хезмәтегезне киңәйтегез дигән чакыру яңгыраганда алар: «Менә мин! Җибәр мине!» — дип җавап кайтара (Ишаг. 6:8). Кайберәүләр ерак җирләргә күченгән я билгеләнгән, мәсәлән Галаад мәктәбен тәмамлаган меңләгән кардәшләр. Башкалар үз илләренең бүтән төбәгенә күченгән. Күпләр яңа тел өйрәнеп, шул телдәге җыелышларда я төркемнәрдә хезмәт итәргә булган. Ихтыяҗ булган җиргә күченгән я яңа телне өйрәнергә булган кардәшләрнең шартлары кайчак әллә ни мактанырлык түгел, шуңа күрә бу җиңел вакыт булмаска мөмкин. Йәһвәгә  һәм үз якыннарына карата булган ярату аларны фидакарьлек күрсәтергә этәрә. Барысын да «күпмегә төшәсен хисаплап», алар үз вакытын, көчен һәм акчасын башкалар файдасына куллана (Лүк 14:28—30). Андый кардәшләрнең тырышлыклары югары бәяләнә.

Әмма безнең шартларыбыз төрле һәм һәр Йәһвә Шаһите дә ихтыяҗ булган җиргә күченә я яңа телне өйрәнә алмый. Шулай да безнең һәрберебез үз җыелышында миссионер рухы чагылдыра ала.

ҮЗ ҖЫЕЛЫШЫГЫЗДА МИССИОНЕР БУЛЫГЫЗ

Үз шартларыгыздан чыгып игелек кылыгыз:

Беренче гасырдагы мәсихчеләрнең күпчелеге үз җирләреннән беркая күченмәсә дә һәм миссионерлар булмаса да, вәгазь эшендә ашкынып катнашкан. Паул Тимутине, шул исәптән башка мәсихчеләрне: «Яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкар, үз хезмәтеңне һәрьяклап үтә»,— дип өндәгән (2 Тим. 4:5). Бу сүзләр Аллаһының барлык хезмәтчеләренә дә кулланырлык. Патшалык хакындагы хәбәрне вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эше һәр мәсихчегә ышанып тапшырылган. Өстәвенә, без үзебезнең җыелышларыбызда күп кенә яклардан миссионерлар кебек эш итә алабыз.

Мәсәлән, чит илдә хезмәт иткән миссионерлар яңа шартларга яраклашыр өчен тапкырлык күрсәтә. Яңа җирдә күп кенә нәрсә бик нык аерылып тора. Ихтыяҗ булган җиргә күченә алмасак, нәрсә эшләргә? Без җыелышыбызның территориясе турында барысын да беләбез дигән нәтиҗәгә килергә тиешме? Яисә без бүтән төрле вәгазьләү ысулларын кулланып карарга тырышырбызмы? Мәсәлән, 1940 елда кардәшләргә атнаның бер көнен урамда вәгазьләү өчен бүлеп куярга киңәш ителгән иде. Сез дә шулай эшли аласызмы? Сез стендлар белән вәгазьләргә тырышасызмы? Кыскача гына әйткәндә, сез үзегез өчен яңа булган вәгазьләү ысулларын куллану турында уйлыйсызмы?

башкаларны «яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен» башкарырга дәртләндерегез

Уңай караш безгә хезмәттә ашкынып һәм зур энтузиазм белән катнашырга булышачак. Ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченгән яки чит тел территориясендә хезмәт иткән кардәшләр, гадәттә, бик оста вәгазьчеләр. Шуңа күрә алар җыелышка зур файда китерә ала. Мәсәлән, алар вәгазьләү эшендә башкалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Өстәвенә, миссионерлар җирле абый-кардәшләр рухи яктан үсеп җиткәнче, җыелышлар турында кайгыртып тора. Син суга чумдырылган абый-кардәш  булсаң, үз җыелышыңдагы имандашларыңа риясыз хезмәт итәр өчен хезмәттәш ярдәмче я өлкән вазифасына омтыласыңмы? (1 Тим. 3:1)

БАШКАЛАР ӨЧЕН ТАЯНЫЧ БУЛЫГЫЗ

гамәли ярдәм күрсәтегез

Вәгазьләү эшендә ашкынып катнашудан һәм җыелышта өстәмә җаваплылык алырга омтылудан тыш, без җыелышыбызга башка яклардан да булыша алабыз. Һәммәбез дә — яшьләр һәм олы яшьтәгеләр, абый һәм апа-кардәшләр — ярдәмгә мохтаҗ булган имандашлар өчен таяныч була ала (Көл. 4:11).

Кардәшләребезгә булышыр өчен, безгә аларны яхшы белергә кирәк. Бергә җыелган чакларда Изге Язмалар безне «бер-беребезгә игътибарлы» булырга өнди (Евр. 10:24). Бу сүзләр без башкаларның эшенә тыкшынмыйча гына аларның ихтыяҗларын белергә тырышырга тиеш дигәнне аңлата. Бу гамәли, эмоциональ я рухи яктан ярдәм булырга мөмкин. Имандашларга ярдәм күрсәтү өлкәннәр белән хезмәттәш ярдәмчеләрнең генә вазифасы түгел. Әмма кайбер очракларда җаваплы кардәшләр генә кирәкле ярдәм күрсәтә ала (Гәл. 6:1). Шулай да безнең һәрберебез олы яшьтәге кардәшләргә я проблемалары булган тулы гаиләләргә ярдәм итәргә сәләтле.

тормыш михнәтләре кичергәннәргә эмоциональ яктан булышыгыз

Мәсәлән, Сальвато́ре исемле абый-кардәш акча ягыннан җитди авырлыклар кичергән. Нәтиҗәдә, ул үз эшен, йортын һәм гаилә милкенең кайбер өлешен саткан. Ул үз гаиләсенең хәле турында борчылган. Җыелыштагы бер гаилә аларның ярдәмгә мохтаҗ булганнарын белеп алган һәм матди ярдәм күрсәткән. Бу гаилә Сальваторе белән аның хатынына эш табарга булышкан, шулай ук кичләр дәвамында аларның борчуларын тыңлап, бөтен гаиләне дәртләндерергә тырышкан. Бу хәл нык, какшамас дуслыкка нигез салган. Хәзер бу ике гаилә үткәндә баштан кичергән михнәтләр вакытында бергә үткәргән чакларны җылылык белән искә ала.

Мәсихчеләр өчен дин, ышанган дини карашлары шәхси нәрсә түгел. Без Гайсә үрнәгенә ияреп, һәркемгә Аллаһының гаҗәеп ниятләре турында сөйләргә телибез. Бүтән җиргә күченә алмасак та, җыелыштагыларга игелек эшләү һәрберебезнең көченнән килә (Гәл. 6:10). Шулай эшләп без бирүдән килгән бәхетне татырбыз һәм «һәр игелекле эштә җимеш» китерербез (Көл. 1:10; Рәс. 20:35).