Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Гайсә Маттай 18:15—17 дә язылган киңәшне биргәндә нинди гөнаһларны күздә тоткан?

Гайсә каршылыкка турыдан-туры катышы булган кешеләр арасында үзара хәл итәргә тиешле хәлләрне һәм, хәл ителмәсә, җыелыштан чыгарылуга нигез була алган гөнаһларны, ягъни гаеп эшләрне күздә тоткан. Аларга, мәсәлән, алдашу я яла ягу керә (bw570, 7 б.).

Изге Язмаларны укудан ничек күбрәк файда алырга?

Укыганда яңа фикерләрне үзләштерергә әзер булыгыз. Укыганны тормышта ничек кулланып булганы турында уйланыгыз. Үзегезгә мондыйрак сораулар бирегез: «Башкаларга ярдәм итәр өчен мин бу мәгълүматны ничек куллана алам?» Булган тикшерү кораллары ярдәмендә тикшерү үткәрегез (bw570, 24—26 б.).

Мәсихче терелтүгә ышанса да, якын кеше үлгәндә кайгыга бату начармы?

Мәсихченең терелтүгә булган ышануы якын кешене югалтканда кичергән тирән кайгысын басмаска да мөмкин. Мәсәлән, Ибраһим Сараның үлеменнән соң кайгырып елаган (Ярат. 23:2). Әмма вакыт узу белән кайгы басылачак (bp170, 4 б.).

Йәзәкил китабының 9 нчы бүлегендәге биленә сәркатип тартмасы таккан кеше һәм кулларында корал тоткан алты кеше кемне аңлата?

Алар Иерусалимны җимерүдә катнашкан һәм Армагеддонда бу дөнья төзелешен юк итүдә катнашачак күк гаскәрен аңлата. Бу күренешнең безнең көннәрдәге үтәлешендә биленә сәркатип тартмасы таккан кеше котылачак кешеләргә билге куючы Гайсә Мәсихне аңлата (bw571, 16—17 б.).

Изге Язмаларның сакланып калуына нәрсә куркыныч тудырган?

1) Изге Язмалар тексты язылган материалларның, мәсәлән, папирус белән пергаментның вакыт узу белән бозылуы, 2) сәяси һәм дини җитәкчеләренең Изге Язмаларны юк итәргә тырышлыклары һәм 3) Изге Язмаларның текстын үзгәртергә тырышлыклар (bp172, 4—7 б.).

Тормышны ничек гадиләштереп була?

Чын ихтыяҗларыгызны билгеләгез, кирәкмәгән чыгымнардан арыныгыз. Реаль бюджет төзегез. Кулланмаган әйберләрдән арыныгыз һәм бурычларны түләп бетерегез. Дөньяви эш вакытын кыскартыгыз һәм хезмәттә күбрәкне эшләр өчен тырышлыклар куегыз (bw572, 10 б.).

Изге Язмалар буенча нәрсә алтыннан һәм көмештән дә кыйммәтлерәк?

Әюп 28:12, 15 тә язылган сүзләрдән күренгәнчә, Аллаһы зирәклеге алтыннан һәм көмештән кыйммәтлерәк. Андый зирәклекне эзләгәндә, басынкы һәм иманда нык булып калыгыз (bw573, 18—19 б.).

Абый-кардәшләргә сакал йөртү дөресме?

Кайбер культураларда пөхтәләп кырылган сакал урынлы һәм Патшалык хакындагы хәбәрнең әһәмиятен һич киметми. Шулай да кайбер абый-кардәшләр сакал йөртмәскә булган (1 Көр. 8:9). Башка культураларда һәм җирләрдә исә сакал йөртү абый-кардәшләр өчен урынсыз дип санала (bw574, 21 б.).

Ни өчен Изге Язмаларда Давыт һәм Голиат турында язылган хәбәргә ышанып була?

Голиатның буе бүгенге вакытта рәсми рәвештә теркәлгән иң озын кешенең буеннан 15 сантиметрга озынрак булган. Археологлар тапкан бер борынгы язуда Давыт йорты искә алына. Өстәвенә, Гайсә Мәсих тә Давыт турында сөйләгән. Изге Язмаларда тасвирланган географик үзенчәлекләр фактларга каршы килми (bw174, 13 б.).

Белем, аңлау һәм зирәклек арасында нинди аерма бар?

Белемгә ия булган кеше мәгълүмат һәм фактлар җыя. Аңлауга ия булганы шул фактларның үзара ничек бәйле булуын күрә. Ә зирәклеккә ия булган кеше исә, белгәннәрен аңлавы белән бергә бәйләп, аларны тормышта куллана (bw575, 18 б.).