«Сез камил һәм бар яктан таза булсын өчен, шулай ук сездә һичнәрсәдә дә җитешсезлек булмасын өчен, чыдамлык үз эшен башкарып чыксын» (ЯГЪК. 1:4).

ҖЫРЛАР: 24, 139

1, 2. а) Гидеон белән аның 300 кешесеннән нәрсәгә өйрәнеп була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Лүк 21:19 буенча, ни өчен чыдам булу үтә мөһим?

БУ БИК алҗыткыч сугыш булган. Төне буе исраилле гаскәриләр хаким Гидеон җитәкчелеге астында Мидьян белән союздашларының гаскәрләрен якынча 30 километр буе эзәрлекләгән. Шуннан соң нәрсә булганлыгы турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аннары Гидеон Үрдүн янына килеп, аны кичеп чыкты. Ул үзе дә, аның белән булган 300 кеше дә арыган иде». Әмма бу әле тулы җиңү булмаган, чөнки якынча 15 000 дошман гаскәрие калган булган. Исраиллеләр еллар дәвамында мидьянлылар җәбере астында газап чиккән һәм бирешер өчен вакыт түгел икәнлеген яхшы аңлаган. Шуңа күрә исраиллеләр дошманнарын куа киткән һәм, нәтиҗәдә, мидьянлыларны тулысынча тар-мар иткән (Хак. 7:22; 8:4, 10, 28).

2 Без дә авыр һәм алҗыткыч сугышта катнашабыз дип әйтеп була. Шайтан һәм аның дөньясы безгә каршы тора. Өстәвенә, безгә кимчелекләребез белән көрәшергә туры килә. Безнең кайберләребез инде дистәләгән еллар буе шундый сугыш алып бара, һәм Йәһвә ярдәме белән без күп кенә җиңүләргә ирештек. Алып барган көрәш аркасында без кайчак  хәлдән таябыз, бу дөнья төзелешенең ахырын көтә-көтә талчыгабыз. Шулай да без әле тулы җиңүгә ирешмәдек. Гайсә кисәткәнчә, соңгы көннәрдә яшәүчеләр авыр сынауларга һәм рәхимсез мөгамәләгә дучар булачак. Әмма ул шулай ук безнең җиңүебез чыдамлыктан тора дигән. (Лүк 21:19 укы.) Чыдамлык нәрсә ул? Чыдам булып калырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Һәм чыдамлык нинди мәгънәдә «үз эшен башкарып» чыга ала? (Ягък. 1:4)

ЧЫДАМЛЫК НӘРСӘ УЛ?

3. Чыдамлык нәрсә ул?

3 Изге Язмалар буенча, чыдамлык яки чыдамлылык авырлыклар белән сынауларны кичерүдән күбрәкне аңлата. Ул безнең акылыбыз һәм йөрәгебез, ягъни авырлыкларга ничек каравыбыз белән бәйле. Чыдам кеше кыюлык, ныклык һәм түземлек күрсәтә. Бер белешмәлек буенча, чыдамлылык — «авырлыкларны карусыз гына түгел, ә кайнар өмет белән кичерергә булыша алган эчке рух. Бу сыйфат кешегә, каршы җил искәндә, аякта торып калырга ярдәм итә. Ул иң авыр сынауны данга әйләндерә ала, чөнки авырту артында максатны күрергә булыша».

4. Ни өчен чыдамлыкны күрсәтергә безне мәхәббәт дәртләндерә дип әйтеп була?

4 Мәсихче чыдамлыкны күрсәтергә безне мәхәббәт дәртләндерә. (1 Көринтлеләргә 13:4, 7 укы.) Йәһвәне яратканга, без аның ихтыяры буенча булган һәр нәрсәне чыдамлык белән кичерәбез (Лүк 22:41, 42). Имандашларыбызны ярату безгә аларның кимчелекләренә түземле булырга булыша (1 Пет. 4:8). Тормыш иптәшебезгә карата ярату һәр гаиләдә булган авырлыкларны җиңеп, никах бәйләнешләрен ныгытырга ярдәм итә (1 Көр. 7:28).

ЧЫДАМ БУЛЫРГА НӘРСӘ БУЛЫШАЧАК?

5. Ни өчен тик Йәһвә генә безгә чыдам булырга булыша ала?

5 Йәһвәдән көч сорагыз. Йәһвә — «чыдамлык һәм юаныч бирүче Аллаһы» (Рим. 15:5). Тик ул гына кичергән авырлыкларыбызны, шулай ук яшәгән шартларыбызның, хис-тойгыларыбызның һәм хәтта геннарыбызның безгә ничек тәэсир иткәнен тулысынча аңлый. Фәкать ул гына безне чыдамлы итә ала. Изге Язмаларда: «Ул үзен тирән хөрмәт итүчеләрнең теләкләрен үти, ярдәм сорап үтенүләрен ишетеп, аларны коткара»,— дип язылган (Зәб. 145:19). Әмма, без чыдам булыр өчен көч сораганда, Аллаһы догаларыбызга ничек җавап бирә?

6. Изге Язмалар вәгъдә иткәнчә, Йәһвә сынауларда «котылу юлын» ничек күрсәтә ала?

6 1 Көринтлеләргә 10:13 укы. Сынауларга дучар булганда Йәһвәдән ярдәм сорасак, ул безгә «котылу юлын» күрсәтәчәк. Йәһвә хәлгә кушылып, сынауны юкка чыгарырмы? Бәлки. Ләкин еш кына ул безгә «вәсвәсәгә дучар булганда нык калыр өчен» котылу юлын күрсәтә. Әйе, Йәһвә без «сабыр булып һәм шатлык кичереп бар нәрсәдә нык калсын өчен» безне ныгыта (Көл. 1:11). Йәһвә безнең физик, психик һәм эмоциональ халәтебезнең чикләрен бик яхшы белә, шуңа күрә ул авыр хәлнең тугрылыгыбызны саклап кала алмаслык дәрәҗәгә җитүенә беркайчан да юл куймаячак.

7. Ни өчен безгә чыдам булып калыр өчен, рухи ризык кирәк? Мисал ярдәмендә аңлат.

7 Рухи ризык белән тукланып, иманыгызны ныгытыгыз. Дөньядагы иң биек тауга — Эверестка менүче альпинистлар көненә якынча 6 000 калория сарыф итә, бу — кешенең гадәттәге ихтыяҗыннан шактый күбрәк. Тау башына менеп җитеп, максатына ирешер өчен, альпинистларга мөмкин кадәр күбрәк калория кирәк. Шул рәвешчә, безгә дә мәсихче юлында калып, максатыбызга ирешер өчен, даими рәвештә мөмкин кадәр күбрәк рухи ризык белән тукланырга кирәк. Шәхси өйрәнүгә вакыт бүлеп куяр өчен, җыелыш очрашуларын калдырмас өчен, үз-үзеңне тәрбияләү дигән нәрсә кирәк. Шундый эшләр иманыбызны «мәңгелек  тормыш бирүче бозылмый торган ризык» белән тукландыра (Яхъя 6:27).

8, 9. а) Сынауларга очраганда Әюп 2:4, 5 буенча нәрсәне истә тотарга кирәк? ә) Сынауларга очраганда нәрсәне күз алдына китереп була?

8 Бәхәсле сорауны истә тотыгыз. Йәһвә хезмәтчесе сынауга дучар булганда, сүз бер кешенең генә газаплары хакында бармый. Сынауларга мөнәсәбәтебездән без Йәһвәне чынлыкта Галәмнең Хакиме итеп таныйбызмы, юкмы икәнлеге күренә. Йәһвә хакимлегенең дошманы Шайтан Йәһвәне болай дип мыскыллаган: «Үз җаны өчен кеше бар нәрсәсен бирәчәк. Син менә кулыңны сузып, аның [Әюпнең] сөякләрен һәм тәнен зарарла, шулчак ул сине ачыктан-ачык каһәрләячәк» (Әюп 2:4, 5). Шайтанның әйтүенчә, беркем дә Йәһвәгә риясыз яратудан чыгып хезмәт итми. Бу сүзләрне әйткәннән бирле Шайтан үзгәргәнме? Һич тә юк! Күп гасырлар үткәннән соң күктән куылгач, Шайтан һаман да «кардәшләребезне Аллаһыбыз каршында көне-төне яманлаган гаепләүче» дип аталган булган (Ачыл. 12:10). Шайтан кешеләрнең сафлыклары турындагы бәхәсле сорауны онытмаган. Ул безнең сынаулар алдында бирешүебезне һәм Аллаһы хакимлеген яклаудан туктавыбызны күрергә бик нык тели.

9 Шуңа күрә авырлыклар кичергәндә мондый күренешне күз алдына китерегез: бер якта Шайтан һәм аның җеннәре тора, алар сезгә төртеп күрсәтеп, сез авырлыклардан сыгылып төшеп бирешәчәксез дип әйтә. Икенче якта Йәһвә, аның идарә итүче Улы, үледән терелтелгән майланганнар һәм исәпсез-хисапсыз фәрештә тора. Алар сезне дәртләндереп тора һәм көн саен чыдамлык күрсәтеп Йәһвәнең хакимлеген яклаганыгызга шатлана. Аннары сез Йәһвәнең шәхсән үзегезгә карата әйтелгән үтенечен ишетәсез: «Улым, зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер, шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын» (Гыйб. сүз. 27:11).

10. Чыдамлылык турында әйткәндә, без Гайсәнең үрнәгенә ничек иярә алабыз?

10 Игътибарны чыдам булуыгыз өчен алачак әҗергә туплагыз. Күз алдына китерегез: сез сәфәргә чыктыгыз. Юлыгыз озын туннель аша үтә. Туннельдән бара торгач, сез аның уртасында туктыйсыз. Тирә-як — дөм караңгы. Шулай да сез һич шикләнмисез: юлыгызны дәвам итсәгез, туннель ахырында яктылык булачак. Шул рәвешчә, кайчак сезгә проблемаларның иге-чиге юк кебек тоелырга мөмкин. Хәтта Гайсә дә, бәлки, андый хисләр кичергәндер. Ул үзенә карата «гөнаһлыларның... дошманнарча әйткән» сүзләрен ишеткән, хурлык кичергән һәм хәтта «җәфалану баганасында» җәзаланган. Бу, һичшиксез, аның җирдәге тормышының иң караңгы чоры булган! Әмма Гайсә «үзен киләчәктә көткән шатлык хакына» боларның барысын кичереп чыккан (Евр. 12:2, 3). Ул үз игътибарын чыдам булуы өчен алачак әҗергә туплаган. Гайсә үзенең Аллаһы исемен изгеләндерүгә һәм Йәһвәнең хакимлеген аклауга кертәчәк өлеше турында уйланган. Гайсә газап чиккән караңгы чор вакытлыча гына булган, ә аның якты күктәге әҗере мәңге булачак. Бүген безнең сынауларыбыз бик авыр һәм хәтта түзә алмаслык булып тоелырга мөмкин. Ләкин шуны онытмагыз: мәңгелек тормышка алып барган юлда очраган газаплар вакытлыча гына.

АЛАР ЧЫДАМЛЫК КҮРСӘТКӘН

11. Ни өчен түзеп нык калганнарның мисалларын карап чыгу файдалы?

11 Без берүзебез генә чыдамлык күрсәтмибез. Шайтан тудырган авырлыклар белән көрәшкән мәсихчеләрне дәртләндерер өчен рәсүл Петер болай дип язган: «Дөньядагы бөтен кардәшлегегезнең шундый ук газапларга дучар булуын белеп, Иблискә каршы торыгыз һәм иманда нык булыгыз» (1 Пет. 5:9). Түзеп нык калганнарның мисаллары безне нык рухлы булырга өйрәтә, уңышларга ирешә алганыбызга  ышандыра һәм тугрылыгыбыз, һичшиксез, фатихаланачагын исебезгә төшерә (Ягък. 5:11). Әйдәгез, берничә мисал карап чыгыйк. [1]

12. Гадән бакчасы янында куелган керубимнәрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

12 Керубимнәр. Кешеләргә беренче булып күренгән бу югары дәрәҗәдәге фәрештәләрнең үрнәгеннән без авыр йөкләмә алган чакта ничек чыдам булып калырга икәнлеге турында белә алабыз. Йәһвә Аллаһы «тормыш агачына алып барган юлны саклар өчен, Гадән бакчасының көнчыгыш ягына керубимнәр куйган һәм әйләнмәле, утлы йөзле кылыч» урнаштырган [2] (Ярат. 3:24). Әлбәттә, керубимнәр андый йөкләмәне үтәү максаты белән барлыкка китерелмәгән булган, чөнки гөнаһ белән фетнә Йәһвәнең кешеләргә карата ниятенең өлеше булмаган. Шулай да беркайда да керубимнәрнең, бу йөкләмә безнең югары дәрәҗәбезгә туры килми, дип зарланганнары турында әйтелми. Алар үз йөкләмәләреннән ялыгып, үз урыннарын калдырмаган. Киресенчә, алар, күрәсең, Туфан килгәнгә кадәр, 1 600 елдан артык вакыт дәвамында, тыңлаучанлык күрсәтеп, бу йөкләмәне чыдамлык белән ахырына кадәр үтәгән!

13. Әюпкә авыр сынауларга чыдарга нәрсә булышкан?

13 Ыруг башлыгы Әюп. Кайчак дустыбызның я якын кешебезнең авыр сүзе күңелебезне яраларга мөмкин. Яисә без җитди авыру аркасында газап чигәргә я яраткан кешебезнең үлүе сәбәпле кайгырырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, Әюп мисалы безнең өчен юаныч була ала (Әюп 1:18, 19; 2:7, 9; 19:1—3). Үз газапларының сәбәбен белмәсә дә, Әюп бирешмәгән. Ни өчен? Иң элек ул «Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәткән» (Әюп 1:1). Әюп уңай һәм авыр шартларда да Йәһвәнең хуплавын алырга тырышкан. Өстәвенә, Аллаһы үзенең изге рухы аша инде башкарган гаҗәеп эшләренә игътибар итеп, Әюпне уйландырган. Шулай итеп ул Йәһвәнең үз вакытында газапларга чик куячагына тагы да ныграк инанган (Әюп 42:1, 2). Нәкъ шулай булган да. Йәһвә аны «бөтен кайгы-хәсрәтеннән» азат иткән. Әюп бик озак яшәп, тормышыннан канәгать булган (Әюп 42:10, 17).

14. 2 Көринтлеләргә 1:6 буенча, Паулның чыдамлылыгы башкаларга ничек булышкан?

14 Рәсүл Паул. Сез каты каршылыклар я хәтта хак гыйбадәт кылуга каршы торучылардан эзәрлекләүләр кичерәсезме? Өлкән я район күзәтчесе булып хезмәт итеп, сез үз өстегездәге авыр җаваплылык йөген сизәсезме? Шулай икән, рәсүл Паул мисалы турында уйланыгызчы. Ул аяусыз эзәрлекләүләргә дучар булган һәм һәрвакыт җыелышларның иминлеге турында борчылган (2 Көр. 11:23—29). Шулай да Паул бирешергә  уйламаган да, һәм аның үрнәге башкаларны ныгыткан. (2 Көринтлеләргә 1:6 укы.) Авырлыкларга чыдаган чакта шуны бер дә онытмагыз: сезнең үрнәгегез башкаларга да чыдам булырга көч өстәячәк.

ЧЫДАМЛЫК СИНДӘ «ҮЗ ЭШЕН» БАШКАРЫП ЧЫГАРМЫ?

15, 16. а) Чыдамлык «үз эшен» ничек башкарып чыга ала? ә) Чыдамлык бездә «үз эшен» ничек башкарып чыга алганына мисаллар китер.

15 Аллаһы тарафыннан рухландырылып, рәсүл Ягъкуб болай дип язган: «Сез камил һәм бар яктан таза булсын өчен, шулай ук сездә һичнәрсәдә дә җитешсезлек булмасын өчен, чыдамлык үз эшен башкарып чыксын» (Ягък. 1:4). Чыдамлык бездә «үз эшен» ничек башкарып чыга ала? Сынаулар еш кына кимчелекләребезне, яхшыртасы булган сыйфатларны ачыкларга мөмкин. Сынауларга чыдаганда, безнең мәсихче сыйфатларыбыз камилрәк, тазарак булып китә. Моның нәтиҗәсендә без, мәсәлән, түземлерәк, рәхмәтлерәк һәм шәфкатьлерәк булып китәргә мөмкин.

Сынауларга чыдаганда мәсихче сыйфатларыбыз камилрәк булып китә (15, 16 нчы абзацларны кара.)

16 Чыдамлылык мәсихче шәхесен формалаштыруда мөһим роль уйнаганга, без юлыбыздагы сынаулардан җиңел генә котылыр өчен Изге Язмалардагы принципларны бозмаячакбыз. Мәсәлән, сез бозык уй-фикерләр белән көрәшәсез икән, бирешмәгез! Йәһвәдән ярдәм сорап, бозык уйларны кире кагыгыз. Шулай итеп сез тотнаклылык күрсәтергә өйрәнерсез. Ә Йәһвәгә хезмәт итмәгән берәр туганыгыздан каршылык кичерсәгез, нәрсә эшләрсез? Бирешмәгез! Йәһвәгә алга таба да чын күңелдән хезмәт итәргә тәвәккәл булыгыз. Нәтиҗәдә, сезнең Йәһвәгә ышанычыгыз артачак. Шуны онытмагыз: Аллаһы хуплавын алыр өчен, без чыдам булырга тиеш (Рим. 5:3—5; Ягък. 1:12).

17, 18. а) Ни өчен ахырга тикле чыдам булу мөһим? Мисал китер. ә) Ахыр якынлашып барган арада безнең нинди ышанычыбыз бар?

17 Без күпмедер вакыт дәвамында гына түгел, ә ахырга тикле чыдам булырга тиеш. Бата барган корабны күз алдына китерегез. Исән калыр өчен пассажирларга ярга таба йөзәргә кирәк. Ярга кадәр берничә метр кала барганда йөзүче бирешсә, аның ахыры элегрәк бирешкән кешенеке шикелле үк булачак. Шуңа күрә без яңа дөнья килгәнчегә кадәр чыдамлылык күрсәтергә тәвәккәл булырга тиеш. Безнең гомерләребез чыдамлылыктан тора. Әйдәгез, рәсүл Паул кебек, беркайчан да бирешмик (2 Көр. 4:1, 16).

18 Йәһвә безгә ахырга тикле чыдам булырга булышачагына безнең тамчы да шигебез юк. Без Паулның Римлыларга 8:37—39 да язылган фикерләре белән тулысынча риза: «[Без] үзебезгә мәхәббәт күрсәтүче ярдәмендә тулысынча җиңеп чыгабыз. Чөнки мин шуңа инанам: үлем дә, тормыш та, фәрештәләр дә, хөкүмәтләр дә, хәзерге һәм киләчәктәге нәрсәләр дә, көчләр дә, биеклек тә, тирәнлек тә, барлыкка китерелгән башка һичбер нәрсә дә безне Аллаһының Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән аера алмаячак». Әйе, кайчак без хәлдән таябыз. Шулай да, әйдәгез, Гидеон белән аның кешеләреннән үрнәк алып, ахырга тикле чыдам булыйк. Алар хәлдән тайса да, бер дә бирешмәгән (Хак. 8:4).

^ [1] (11 абзац) Сезне шулай ук безнең көннәрдәге Аллаһы хезмәтчеләренең чыдамлылыгы дәртләндерми калмас. Мәсәлән, 1992, 1999 һәм 2008 елгы «Еллык басма»ларында Эфиопия, Малави һәм Россиядә яшәгән кардәшләребезнең иманыбызны ныгыткан мисаллары китерелә.

^ [2] (12 абзац) Изге Язмаларда бу йөкләмә ничә керубимгә бирелгәне турында әйтелми.