Ни өчен Гайсәнең дошманнары кул юу белән бәйле сорау күтәргән?

Бу Гайсәнең дошманнары аның үзенә һәм шәкертләренә бәйләнергә сәбәп итеп кулланган күп кенә бәхәсле сорауларның берсе булган. Муса кануны церемониаль чисталыкка кагылышлы күп кенә күрсәтмәләрне үз эченә алган. Андыйларга, мәсәлән, җенси әгъзадан бүлендек килү, махау авыруы, кеше мәетенә һәм үләксәгә кагылу белән бәйле күрсәтмәләр кергән. Канунда шулай ук чистарынуга да кагылышлы күрсәтмәләр бирелгән. Мәсәлән, корбан китереп, юынып яки су бөркеп чистарынганнар (Лев. 11—15 нче бүлекләр; Сан. 19 нчы бүлек).

Яһүд равиннары шушы күрсәтмәләрне барлык нечкәлекләренә кадәр аңлаткан. Бер чыганакта әйтелгәнчә, һәр очракта нәҗесләнүнең «сәбәбе тикшерелгән: бу нинди шартларда һәм ничек булган, ул нинди дәрәҗәдә кешегә күчә я йога алган, савыт-әйберләрнең кайсылары нәҗес булып китә алган, ә кайсылары юк; һәм менә шуннан соң гына чистарыну өчен таләп ителгән чаралар һәм йолалар аңлатылган».

Гайсәнең килешмәүчеләре аңардан: «Ни өчен синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны үтәмичә, нәҗесләнгән куллар белән ашый?» — дип сораган (Марк 7:5). Аларның гади гигиена кагыйдәләрен үтәү-үтәмәү турында әйтәсе килмәгән. Тоткан йолалары буенча, раввиннар ашар алдыннан кулларына су коюны таләп иткән. Өстә әйтеп кителгән чыганакта болай диелә: «Шулай ук су кулга нинди савыттан коелырга, ниндирәк су кулланылырга, суны кем салырга тиешлеге һәм кулларны кай җиренә кадәр юарга яки кая хәтле суга батырырга тиешлеге турында бәхәсләр барган».

Уйлап чыгарылган кануннарга Гайсәнең карашы гади булган. Беренче гасырдагы яһүдләрнең дин әһелләренә ул болай дигән: «Икейөзлеләр, Ишагыя сезнең турында дөрес пәйгамбәрлек иткән. Ул болай дип язган: „Бу халык мине теле белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак. Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәтә, шуңа күрә аларның гыйбадәт кылулары юкка гына“. Сез Аллаһы әмерләрен ташлап, кеше йолаларына ябышкансыз» (Марк 7:6—8).