2 300 елдан артык элек Аристотель фәнгә һәм фәлсәфәгә саллы өлеш керткән. Аның хезмәтләре еллар дәвамында кешеләрне кызыксындырып торган һәм күп телләргә тәрҗемә ителеп, өйрәнелгән. Тарих профессоры Джеймс Маклаклан сүзләре буенча, «Аристотельнең табигатькә кагылышлы карашлары 2 000 ел диярлек Европада өстенлек иткән караш булган». Аның кайбер карашлары хәтта католик һәм протестант, шулай ук ислам тәгълиматларына тәэсир иткән.

Аны күп нәрсә кызыксындырган

Аристотель сәнгать, астрономия, биология, әхлак, тел, канун, логика, магнетизм, метафизика, хәрәкәт, ләззәт, шигърият, сәясәт, психология һәм ораторлык сәнгате, шулай ук үзе үлемле дип санаган җан турында язган. Әмма башлыча аның биология һәм логика буенча хезмәтләре билгеле булган.

Борынгы грек галимнәре күзәтү, фикри нәтиҗә ясау һәм логик сәләтләренә нигезләнеп, тирә-яктагы дөньяны аңлаткан. Үзләре ап-ачык хакыйкатьләр дип санаган нәрсәләргә нигезләнгәнгә, алар, тирә-яктагы дөньяга кагылышлы хакыйкатьләрне җентекләп карап чыксалар, дөрес нәтиҗәләргә килә алачак дип уйлаган.

Бу фәлсәфә буенча эш итеп, алар күп кенә җитди нәтиҗәләргә килгән, мәсәлән, галәмдә тәртип булганына игътибар иткән. Әмма аларның күзәтә алу сәләтләре чикле булганга, күп кенә күренекле акыл ияләре, шул исәптән Аристотель, ялгыш юлга кергән. Мәсәлән, алар планеталар һәм йолдызлар җир тирәли хәрәкәт итә дип уйлаган. Ул вакытта бу караш бәхәссез хакыйкать дип саналган. «Акыл да, тәҗрибә дә грекларның галәм турындагы  геоцентрик карашын раслаган кебек тоелган», дип әйтелә бер китапта («The Closing of the Western Mind»).

Бу ялгыш караш фән өлкәсендә генә калган булса, аның тарихка йогынтысы кечкенә булыр иде. Ләкин ул фән белән генә чикләнмәгән.

Католик дине Аристотельне хуплый

Урта гасырдагы христиан Европасында Аристотельнең кайбер тәгълиматлары гомум кабул ителгән хакыйкать дип санала башлаган, ягъни һәркем тарафыннан дөрес дип исәпләнгән. Рим католик чиркәвенең теологлары, аларның иң күренеклесе Фома Аквинский (як. 1224—1274), үзләренең дини тәгълиматларына Аристотельнең язуларын керткән. Шулай итеп, Аристотельнең хәрәкәтсез Җирнең Галәмдә үзәк урынны алып торуы турындагы кузаллавы католик ышануы булып киткән. Бу тәгълиматны протестант чиркәве җитәкчеләре дә, мәсәлән, Кальвин һәм Лютер, Изге Язмаларга нигезләнгән дип әйтеп үзләштергән.  «Алар Изге Язмаларны дөрес аңламаган» дигән рамканы кара.

Аристотельнең кайбер тәгълиматлары гомум кабул ителгән хакыйкать дип санала башлаган

«Кайбер яклардан [Аристотельнең тәгълиматлары] һәм католик дине бер-береннән аера алмаслык диярлек булып киткән»,— дип әйткән Чарлз Фриман. Шулай итеп, Аквинский Аристотельне «чукындырып» католик диненә күчергән дип әйтеп була. Чынлыкта исә «Аквинский Аристотельнең тарафдары булып киткән» дип язган Фриман. Һәм ниндидер мәгънәдә Аристотелизм дин булган дип өстәп була. Нәтиҗәдә, җирнең кояш тирәли әйләнгәненә үз күзәтүләренә нигезләнгән дәлилләрне китерергә батырчылык иткән итальян астроном һәм математик Галилеоны инквизиция алдына басарга һәм үз карашларыннан баш тартырга мәҗбүр иткәннәр *. Шунысы кызык, Аристотель фәнни белемнәрнең үзгәреп торганын, аларны яңадан карап чыгарга кирәк икәнен таныган. Андый карашны чиркәүләр дә таныган булса иде!

^ 11 абз. «Уяныгыз!» (рус) 2003 ел, 22 апрель санындагы «Конфликт Галилея с церковью» дигән мәкаләне карагыз.