КҮП кенә борынгы шәһәрләрне зур калын диварлар яклап торган. Дошман диварның кечкенә генә бер өлешен җимерсә, бөтен шәһәрнең иминлегенә куркыныч янаган. Сезнең тәнегез диварлы шәһәр сыман. Сәламәтлегегез саклану чаралары турында кайгыртуыгызга бәйле. Әйдәгез, авырып китүгә китерә алган биш чыганакны һәм иң яхшы саклану чараларын ничек корырга икәнен карап чыгыйк.

1 СУ

КУРКЫНЫЧ: зыянлы организмнар пычрак су белән сезнең тәнегезгә турыдан-туры «марш атлап» керә ала.

САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ: иң яхшы чара — суны пычранудан саклау. Суыгызның пычрак булуын белсәгез я моңа шигегез булса, аны өйдә чистартып була *. Эчә торган суны ябык савытта саклагыз, аннан суны чиста чүмеч белән алыгыз я краныннан агызыгыз. Чиста суга кулыгызны тыкмагыз. Мөмкин булса, якындагы су чыганаклары пычранмасын өчен, кеше тизәкләреннән дөрес арынган җәмгыятьтә яшәргә тырышыгыз.

2 РИЗЫК

КУРКЫНЫЧ: зыянлы организмнар ризыкта булырга мөмкин.

САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ: зыянлы ризык тәмле һәм файдалы булып күренергә мөмкин. Шуңа күрә җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне әйбәтләп юу гадәтегезгә керсен. Ризык һәм өстәл әзерләгәндә аш бүлмәсендәге кирәк-яраклар, өстәл өсләре һәм кулларыгыз чиста булсын. Кайбер ризыкларны зыянлы микроблары үлсен өчен тиешле температурада пешерергә кирәк. Төсен үзгәрткән, ис кергән я ачыган ризыктан сакланыгыз. Андый билгеләр микроблар гаскәренең сезне көтеп торганын күрсәтә. Кулланылмаган ризыкны мөмкин кадәр тизрәк суыткычка куегыз. Авырган чакта башкалар өчен ризык әзерләмәгез *.

 3 БӨҖӘКЛӘР

КУРКЫНЫЧ: сезгә кайбер бөҗәкләр аша аларда яшәүче микроблар үтеп керергә мөмкин.

САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ: авырулар таратучы бөҗәкләр актив чакта, өйдә калып я озын җиңле кием һәм чалбар киеп, алардан сакланыгыз. Махсус эшкәртелгән челтәр корып, аның астында йоклагыз, һәм бөҗәкләрдән шәхси саклану чаралары кулланыгыз. Черкиләр үрчи алган торгын сулы урыннарны бетерегез *.

4 ХАЙВАННАР

КУРКЫНЫЧ: хайваннар эчендә аларга зыян китермичә яшәүче микроблар сезнең сәламәтлегегезгә янарга мөмкин. Берәр йорт хайваны я башка берәр хайван сезне тешләсә я тырмап алса яисә аның тизәкләре ачык җирдә ятса, сезгә куркыныч яный.

САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ: кайберәүләр хайваннарын ишек алдында тотарга булган. Йорт хайванына кагылгач, кулларыгызны юыгыз, ә кыргый хайваннарга бөтенләй кагылмагыз. Берәр хайван сезне тешләсә я тырмаса, яраны яхшылап юыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез *.

5 КЕШЕЛӘР

КУРКЫНЫЧ: кайбер микроблар сезнең тәнегезгә берәү төчкергәндә я йөткергәндә һавага очкан вак тамчылар белән керергә мөмкин. Алар шулай ук тәнгә кагылу, мәсәлән, кочаклашу я кул кысышу аша тарала ала. Башкаларның микроблары, мәсәлән, ишек тоткычларында, баскыч тоткаларында, телефоннарда, идарә пультларында я компьютер мониторлары белән клавиатураларында булырга мөмкин.

САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ: шәхси әйберләрегезне, мәсәлән, бритвагызны, теш щеткасын һәм сөлгегезне башкаларга бирмәгез. Хайван я башка кеше тәненнән килгән бүлендекләргә, шул исәптән канга һәм канлы нәрсәләргә кагылмагыз. Кулларны әйбәтләп һәм еш юу файдалы, моны онытмагыз. Бу — бәлки, йогышлы авыруларны таратмас өчен иң яхшы чарадыр.

Чирләгәндә, мөмкин булса, өйдә калыгыз. Авыруларны контрольдә тоту һәм булдырмау үзәкләре (АКШ) йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз-борынны кулларыгыз белән түгел, ә кулъяулык я җиңегез белән капларга тәкъдим итә.

Бер борынгы гыйбрәтле хикәядә әйтелә: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Куркыныч авырулар тулы дөньяда бу сүзләр нинди урынлы! Сәламәтлек саклау оешмалары биргән киңәшләргә колак салыгыз һәм гигиена кагыйдәләрен үтәп, куркынычлардан качыгыз. Саклану чаралары күрегез һәм авырып китү куркынычын киметегез!

^ 6 абз. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы суны өйдә чистартыр өчен берничә ысул тәкъдим итә, мәсәлән хлорлау, кояш нурлары белән чистарту, фильтр аша үткәрү һәм кайнату.

^ 9 абз. Ризык саклау турында күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Ризыгыгыз зыянлы түгелме?» (рус) дигән брошюра, 2012 ел, 3—9 нчы битләрне карагыз.

^ 12 абз. Маляриядән саклану чаралары турында белер өчен, «Сез үз тормышыгызны контрольдә тота аласызмы?» (рус) дигән брошюра, 2015 ел, 14, 15 нче битләрне карагыз.

^ 15 абз. Агулы хайван тешләсә, гадәттә, ашыгыч медик ярдәм таләп ителә.