Әфлисун төсле клоун-балык

КЛОУН-БАЛЫК кебек игътибарыбызны җәлеп итә торган балыклар күп түгел. Бәлки, безгә аның цирк клоунын хәтерләтә торган хикмәтле төсе ошыйдыр. Я безне аның гаҗәп сайлавы — актиниянең чагучы капшавычлары арасындагы яшәү урыны шаккатырадыр. Шуңа күрә кайбер телләрдә клоун-балыкның икенче исеме актиния балыгы икәнлегенә гаҗәпләнәсе юк.

Клоун-балык, күп кенә Голливуд актерлары кебек, фотога төшәргә бер дә каршы түгел. Су астында йөзәргә яратучылар гадәттә клоун-балыкның фотога төшәр өчен «кыланчыклануын» көтә, чөнки ул үз өеннән читкә сирәк китә һәм әллә ни куркак түгел.

Ләкин клоун-балык үзенең куркыныч булып тоелган тормыш рәвеше белән үзенә күрә бер булып тора. Агулы капшавычлар арасында яшәү еланнар оясына урнашуга тиң булып тоелырга мөмкин. Шулай да, клоун-балык белән аның сайлаган актиниясе аерылгысыз. Ни өчен андый сәер күршелек мөмкин һәм уңышлы?

«МИН СИНСЕЗ ЯШИ АЛМЫЙМ»

Ике буйлы клоун-балык

Күпчелек яхшы күршеләр кебек, клоун-балык һәм актиния бирү-алу килешүе буенча  яши. Клоун-балык өчен бу бәйләнеш уңайлы гына түгел, ә мөһим. Диңгез буенча биологлар әйтүенчә, клоун-балык табигатьтә үзенә торак бирүче актиниясез яши алмый. Ул начар йөзүче һәм актиниянең яклавы булмаса, ач ерткычлар хакимлегендә булыр иде. Әмма актинияне оя һәм куркыныч туганда ышык урын итеп кулланып, клоун-балык ун ел яши ала.

Актиния клоун-балыкны балалар чыгару урыны һәм оя белән тәэмин итә. Клоун-балык үз уылдыкларын үзенә торак биргән актиниянең төбенә чәчә. Анда ата һәм ана балык алар турында кайгырта. Соңрак бу клоун-балык гаиләсенең шул актиния тирәсендә йөзеп йөрүен күреп була.

Ә актиниягә андый күршелектән ни файда? Клоун-балык, актиниянең капшавычларын ашарга яратучы «күбәләк» балыкларны куып җибәреп, аның тән сакчысы булып тора. Актиниянең ким дигәндә бер төре клоун-балыксыз яши алмый. Галимнәр клоун-балыкларны актинияләрдән алып куйгач, нибары 24 сәгать эчендә актинияләр тулысынча юк булган. Ахрысы, аларны «күбәләк» балыклар ашап бетергән.

Клоун-балык үзенә торак бирүчесенә хәтта энергия дә бирә бугай. Ул бүлеп чыгарган аммиак актиниягә үсәргә ярдәм итә. Шулай ук клоун-балык капшавычлар арасында йөзеп йөргәндә кислородка бай суны актиниягә китерергә ярдәм итә.

БАШКАЛАР ЙӨЗӘРГӘ КУРЫККАН УРЫНДА ЯШӘҮ

Алсу клоун-балык

Клоун-балыкның яклавы аның тиресендә. Аның тәңкәләренең өсте үзен чагудан саклый торган лайла белән капланган. Бу химик «киеме» ярдәмендә актиния, күрәсең, клоун-балыкны башка актиния дип саный. Диңгез буенча бер биолог язганча, клоун-балык «актиния тиресенә ябынган балык» булып китә.

Кайбер тикшеренүләр буенча, үзенә яңа торак бирүче сайлаганда, клоун-балыкка аңа ияләшергә туры килә. Ул, берәр актиниягә беренче мәртәбә якынлашкач, берничә сәгать дәвамында аңа вакыт-вакыт кагылып ала. Күрәсең, бу кагылып алулар клоун-балыкка үзенең яклау «киемен», аны яңа актиниянең үзенчәлекле агуына яраклаштыру өчен, үзгәртергә мөмкинлек бирә. Бәлки, бу вакыт эчендә актиния клоун-балыкны әз-мәз чагадыр да. Ләкин аннан соң алар яхшы күршеләр булып китә.

Андый төрле хайваннарның күршеләр булып яшәве күмәк эш башкаруда искиткеч сабак бирә. Күп кенә эшләр башкарылганда төрле культуралардан һәм чыгышлары белән төрле кешеләр үз тырышлыкларын берләштереп, искиткеч нәтиҗәләргә ирешә. Клоун-балык сыман, без башкалар белән эшләргә ияләшер өчен бераз вакыт сарыф итәргә мөмкин, ләкин тырышлыкларыбыз заяга булмаячак.