Һәр көн сезнең тәнегез тынсыз һәм күренмәгән, ләкин үлемгә китерә алган дошманнар белән сугыш алып бара. Бактерияләр, вируслар һәм паразитлар кебек яулап алучылар сәламәтлегегезгә яный *. Сез, бәлки, бу сугыш турында белмисездер дә, чөнки сезнең иммун системагыз, авыру билгеләре күренгәнче үк, күпчелек бу дошманнарга каршы торып, аларны юк итә. Әмма кайвакыт зыянлы микроблар өстен чыга. Шунда сезгә үзегезне яклар өчен дарулар һәм башка чаралар күрергә кирәк булыр.

Меңләгән еллар буена кешеләр микроскопик я башка кечкенә зыянлы организмнарның куркынычлы булулары турында бернәрсә дә белмәгән диярлек. Әмма XIX гасыр галимнәре бактерияләр һәм авырулар арасындагы бәйләнешне ачыклагач, без хәзер үзебезне яклар өчен яхшырак коралланган. Медицина буенча белгечләр күп кенә йогышлы авыруларның, шул исәптән оспа һәм полиомиелитның, куркынычын юкка чыгарган я күпкә киметкән. Әмма күптән түгел генә башка авырулар, мәсәлән, сары бизгәк, денге бизгәге кире кайткан. Ни өчен? Берничә сәбәп карап чыгыйк:

  • Һәр ел миллионлаган кеше дөнья буйлап сәяхәт итеп, еш кына зыянлы микроблар тарата. Бер журналдагы мәкалә буенча, «бөтен йогышлы чирләр диярлек» бер илдән икенчесенә күчеп йөрүче кешеләр аша таралырга мөмкин («Clinical Infectious Diseases»).

  • Кайбер бактерияләр антибиотикларга чыдам булып киткән. «Дөнья антибиотиклардан соңгы чорга кереп бара, ул вакытта киң таралган йогышлы чирләр... кабат үтерә алачак» дип кисәтә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы.

  • Граждан чуалышлары һәм фәкыйрьлек еш кына хөкүмәтнең авырулар таралуын контрольдә тоту тырышлыкларына комачаулый.

  • Күпләрнең авыруларны кисәтү өчен гамәли белемнәре юк.

Моңа карамастан сез үзегезне һәм гаиләгезне саклар өчен күпне эшли аласыз. Киләсе мәкаләдә күрсәтелгәнчә, сез экономик яктан артта калган илдә яшәсәгез дә, гади һәм нәтиҗәле чаралар күреп була.

^ 3 абз. Күпчелек микроблар авыруларга китерми. Бу мәкаләләрдә сезнең сәламәтлегегезгә янаган микроорганизмнар һәм башка йогышлы организмнар турында сүз барачак.