Төп мәгълуматка күчү

Өстәмә менюга күчү

Иегова Шаһитләре

керәшен татар

Җыелыш очрашуларыбыз

Җыелыш очрашуларыбыз турында күбрәк белегез. Сезнең яныгызда үткәрелә торган очрашу турында мәгълүмат табыгыз.

Иң якынын табарга

Безнең очрашуларыбыз ничек уза?

Иегова Шаһитләре атнага ике тапкыр Аллага гыйбадәт кылыр өчен очраша (Еврейляргя 10:24, 25). Андый җыелыш очрашуларына һәрбер кеше килә ала. Анда без Библиядәге хакыйкатьләрне һәм аларны тормышыбызда ничек кулланып була икәнен өйрәнәбез.

Программа пунктларының күбесендә залда утыручыларга катнашырга мөмкинлек бирелә. Мәктәпләрдә сыман, бу пунктлар сорау-җавап формасында үтә. Очрашулар алдыннан да, алардан соң да җыр башкаралар һәм дога кылалар.

Очрашуларга йөрер өчен Иегова Шаһите булу таләп ителми. Анда бар кеше чакырыла. Керү түләүсез. Акча җыемнары үткәрелми.