Төп мәгълуматка күчү

Өстәмә менюга күчү

Иегова Шаһитләре

керәшен татар

Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?

Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?

НӘРСӘ турындагы хакыйкатьне? Кешеләрне борынгы заманнан борчыган сорауларга җавапны. Сез дә мондый сорауларга җавап эзлисездер:

  • Алла безне яратамы?

  • Сугышлар һәм газаплар кайчан да булса бетәрме?

  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

  • Үлгән кешеләр өчен өмет бармы?

  • Алла ишетсен өчен, ничек теләк итәргә?

  • Бәхетле булыр өчен, нәрсә эшләргә?

Бу сорауларга җавапны кайдан эзләргә? Әйтик, сез Библиотекага яки китап магазинына барырга булдыгыз ди. Анда сез бу сорауларга җаваплар язылган меңләгән китап табарсыз. Әмма еш кына бер китапта әйтелгәннәр икенчесендә әйтелгәннәргә каршы килә. Башкаларында чыннан да дөрес җавап бар кебек, әмма тиздән бу китаплар искерә, һәм аларны үзгәртеп чыгаралар яки аларга алмашка яңа китаплар язалар.

Әмма бер китапта үзгәрми торган һәм ышанычлы җаваплар бар. Бу хакыйкать китабы. Иисус Христос Аллага теләк иткәндә: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дигән (Иоанна 17:17). Алланың Сүзе — Библия кенәгәсе ул. Һәм сез, чираттагы битләрне укып, өстә китерелгән сорауларга Библиягә нигезләнгән ачык һәм төгәл җаваплар алырсыз.

 Алла безне яратамы?

НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА? Без мәрхәмәтсез һәм гаделсез дөньяда яшибез. Күп диннәрдә кешеләргә газапларны Алла бирә дип өйрәтәләр.

БИБЛИЯДӘ НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? Алла беркайчан да явызлык эшләми. «Алла өчен явызлык кылу, Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл!» — дип әйтелә Библиядә (Иов 34:10). Алланың кешеләргә карата искиткеч нияте бар. Менә ни өчен Иисус безне: «Күкләрдәге Атабыз... [...] Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен»,— дип теләк итәргә өйрәткән (Матфея 6:9, 10). Алла безне шулкадәр ярата ки, үз ниятен үтәр өчен, бик кыйммәтле корбан китергән (Иоанна 3:16).

Шулай ук Бытие 1:26—28; Иакова 1:13 һәм 1 Петра 5: 6, 7 не карагыз.

Сугышлар һәм газаплар кайчан да булса бетәрме?

НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА? Сугышларда күп кешеләрнең гомере өзелә. Кешеләр кичергән газаплар беркемне дә ваемсыз калдырмый.

БИБЛИЯДӘ НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? Алла бөтен җир шарында тынычлык урнаштырачакмын дип вәгъдә итә. Ходай җир белән идарә итә башлагач, кешеләр «сугышырга өйрәнмәс». Киресенчә, алар «кылычларыннан чүкеп — төрәннәр... ясарлар» (Исаия 2:4). Алла бар гаделсезлекне һәм газапларны юк итәчәк. Евангелиедә мондый вәгъдә язылган: «[Алла] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр [шул исәптән гаделсезлек һәм газаплар] үтеп китте» (Откровение 21:3, 4).

Шулай ук Псалом 37:10, 11; 46:9 һәм Михей 4:1—4 не карагыз.

Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА? Күп диннәрдә кеше үлгәч, аның ниндидер бер өлеше яшәвен дәвам итә дип өйрәтәләр. Кайберәүләр үлгән кеше зыян китерә ала дип ышана. Яки алар Алла начар кешеләргә җәза бирә: аларны мәңге утлы тәмугта газаплый дип уйлый.

БИБЛИЯДӘ НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? Кеше үлү белән яшәүдән туктый. «Үлеләр бернәрсә дә белми»,— дип языла Экклезиаст 9:5 тә. Үлеләр бернәрсә дә белми, сизми һәм кичерә дә алмый, шуңа күрә алар зыян да, файда да китерә алмыйлар (Псалом 146:3, 4).

Шулай ук Бытие 3:19 һәм Экклезиаст 9:6, 10 ны карагыз.

 Үлгән кешеләр өчен өмет бармы?

НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА? Кеше яшәргә, яраткан якыннары белән бергә шатланып гомер итәргә тели. Шуңа күрә без үлгән якыннарыбызны кабат күрергә телибез.

БИБЛИЯДӘ НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? Үлгән кешеләрнең күпчелеге терелтеләчәк. Иисус Христос: «Кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак»,— дигән вәгъдә биргән (Иоанна 5:28, 29). Алланың башлангыч нияте буенча, бу кешеләргә оҗмахка әйләндерелгән җирдә яшәргә мөмкинлек биреләчәк (Луки 23:43). Аллага тыңлаучан кешеләрнең шулай ук сәламәтлеге камил булачак, һәм алар мәңге яшәячәк. Псалтирь китабында әйтелә: «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Псалом 37:29).

Шулай ук Иов 14:14, 15; Луки 7:11—17 һәм Деяния 24:15 не карагыз.

Алла ишетсен өчен, ничек теләк итәргә?

НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА? Һәрбер диндә диярлек кешеләр теләк итә. Әмма күпләр теләкләре җавапсыз калганын сизә.

БИБЛИЯДӘ НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? Иисус безне теләк иткәндә ятланган сүзләрне кабатламаска өйрәткән. «Теләк иткәндә,— дигән ул,— бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез» (Матфея 6:7). Алла теләкләребезне тыңласын өчен, без аның таләпләренә туры китереп теләк итәргә тиеш. Ә моның өчен безгә Алланың ихтыярын белеп, аның ихтыяры буенча теләк итәргә кирәк. Евангелиедә: «[Алланың] ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә»,— дип әйтелә (1 Иоанна 5:14).

Шулай ук Псалом 65:2; Иоанна 14:6, 14 һәм 1 Иоанна 3:22 не карагыз.

Бәхетле булыр өчен, нәрсә эшләргә?

НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА? Күп кешеләр акча, дан яки матур булу аларны бәхетле итәчәк дип ышана. Шуңа күрә алар бу нәрсәләргә ирешергә тырыша, әмма бәхет кенә тапмый.

БИБЛИЯДӘ НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле»,— диеп, Иисус бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк икәнен күрсәткән (Матфея 5:3). Алла турында һәм аның безгә карата нияте турында белү бик мөһим. Бу ихтыяҗыбызны канәгатьләндереп кенә чын бәхет табып була. Андый белем Библиядә бар. Аны өйрәнеп, без нәрсә чыннан да мөһим, ә нәрсә мөһим түгел икәнен аңлаячакбыз. Карарлар кабул иткәндә һәм төрле эшләр башкарганда, Библиядән алынган белем буенча эш итсәк, без күпкә мәгънәлерәк тормыш алып барачакбыз (Луки 11:28).

Шулай ук Притчи 3:5, 6, 13—18 һәм 1 Тимофею 6:9, 10 ны карагыз.

 Без Библиядән алты сорау гына карап чыктык. Тагын да күбрәк белергә телисезме? Сез дә «рухи нәрсәләргә сусаучы» кеше икән, сез, һичшиксез, күбрәк белергә теләрсез. Сезне, бәлки, мондый сораулар кызыксындырадыр: «Алла безне ярата икән, ни өчен ул шулхәтле күп явыз эшләргә һәм газапларга юл куйган? Семья тормышын яхшы якка ничек үзгәртергә?» Библиядә бу һәм башка күп сорауларга тулы һәм канәгатьләнерлек җаваплар бар.

Әмма бүген күпләр Библиядән җаваплар эзләми. Алар аны бик калын һәм кайвакыт аңларга авыр булган китап дип саный. Сорауларыгызга Библиядән җавап табасыгыз киләме? Йәһвә Шаһитләре сезгә ярдәм итәргә тели.

Алар Библия өйрәнүен өйдә, түләүсез үткәрәләр. Аларның берәрсе өегезгә килеп яки башка яраклы урында, кыска вакыт эчендә һәр атна сезнең белән Библияне өйрәнә ала. Андый өйрәнү җир шарында яшәгән миллионлаган кешегә файда китергән. Аларның күпчелеге бер дә шикләнмичә: «Мин хакыйкатьне таптым!» — дип әйтә ала.

Библиядәге хакыйкать — кыйммәтле хәзинә. Бу хакыйкать безне төрле хорафатлардан, билгесезлектән, куркудан азат итә һәм безгә өмет бирә, тормышыбызны максатлы һәм шатлыклы итә. «Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дигән Иисус (Иоанна 8:32).