Без төрле илләрдә яшәүче, төрле телләрдә сөйләшүче төрле милләт кешеләре. Шулай да безне уртак максатлар берләштерә. Иң элек безнең һәммә нәрсәне барлыкка китергән Иегова Ходайны данлыйсыбыз килә. Ул Библиянең Авторы. Без Иисус Христостан үрнәк алырга тырышабыз һәм үзебезне христианнар дип атарга шатбыз. Без кешеләргә Библия һәм Алла Патшалыгы турында сөйлибез, аларга моның турында күбрәк белергә булышабыз. Без Иегова Алла һәм аның Патшалыгы турында шаһитлек биргәнгә, ягъни сөйләгәнгә, Иегова Шаһитләре дип аталабыз.

Без сезне сайтыбызны карап чыгарга һәм Библияне онлайн укырга чакырабыз. Шулай итеп сез безнең турында һәм нәрсәгә ышанганыбыз турында күбрәк белерсез.